Автор конспекта:
Автор(ы): — Самигуллина Фаягуль Шамиловна

Место работы, должность: — МОУ СОШ №3 п.г.т. Кукмор, учитель

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение

Используемые учебники и учебные пособия: —

1. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”-Казан: “Мәгариф”, 2003.

2. Р.Х.Ягъфәрова “Уку- 1 нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2008.

3. М.Ш.Галләмова “Туган тел- 1 нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2006.

4. Р.Х.Ягъфәрова “Уку- 2 нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2008.

5. Р.Х.Ягъфәрова “Уку- 3 нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2009.

6. Р.Х.Ягъфәрова “Уку- 4 нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2004.

Краткое описание: — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән 1-4 нче сыйныфлар өчен “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укыту программалары”на (2003) нигезләнеп төзелгән программа фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлеккә ирешүне күздә тотып төзелде. Программаның эчтәлеген әдәбият буенча мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр ята.

Аңлатма язуы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән 1-4 нче сыйныфлар өчен “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият укыту программалары”на (2003) нигезләнеп төзелгән программа фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлеккә ирешүне күздә тотып төзелде. Программаның эчтәлеген әдәбият буенча мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр ята.

1-4 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

1.Уку күнекмәләрен үстерү һәм камилләштерү.

2.Укуга, китапка кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү.

3. Матур әдәбият, аның авторы, әсәрнең жанры, персонажы турында күзаллау булдыру.

4. Дөрес һәм бәйләнешле әйтмә һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

5. Әдәби әсәрләр йогынтысында үз- үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен булдыру.

6. Татар әдәбиятына, халык авыз иҗатына, татар халкының җыр- музыкасына,театры, сынлы сәнгатенә кызызыксыну уяту.

Программада укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүгә, халкыбызның күренекле шәхесләре — композиторлар, рәссамнар белән таныштыруга урын бирелде.

Һәр сыйныф өчен программада “Уку һәм сөйләм үстерү”, “Ятлау өчен әсәрләр”, “Сөйләшү тематикасы” кебек бүлекләр бар.

3-4 нче сыйныфларда укучыларны мөстәкыйль укырга өйрәтә башлап, сыйныфтан тыш уку өчен дә тематика

тәкъдим ителде.

Программа ел фасылларына яки сөйләм эчтәлегенә бәйле булган табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр белән танышуны, әкиятләр укуны, җырлар өйрәнүне, рәсемнәр буенча сөйләүне, дидактик уеннар уйнауны да күздә тота.

Өйрәнелә торган материаллар, башлыча күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар, төрле хәрәкәтләр ярдәмендә аңлатылырга тиеш.

Әдәби уку программасына текстларның күбесе балалар әдәбиятыннан һәм әдәби әсәрләрдән сайланып, табигать, кешенең табигатькә мөнәсәбәте, туган якка мәхәббәт, туганчыллык, әдәплелек, бала белән ана арасындагы мөнәсәбәт, дуслык кебек бүгенге заман проблемаларына туры килә.

Сөйләм телен үстерү бигрәк тә уку дәресләрендә тормышка ашырыла.Укытучының халык авыз иҗаты үрнәкләреннән файдалануы балаларны татарча аңлаешлы әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия. Дәресләрдә милли төбәк компонентына караган материаллардан киңрәк файдаланырга киңәш ителә. Әдәби уку дәресләрендә файдаланыла торган текстлар татар этнокультурасын, тарихын, гореф- гадәтләрен, йолаларын киңрәк чагылдырып, шулай ук төбәк

( район) үзенчәлекләрен, анда яшәүче аерым шәхесләрне үз эченә алырга тиеш.

Программа тематик принципка нигезләнеп, тематик план формасында төзелде. Төп теманың темачыклары аерым- аерым алынып, аларның ничек үтәлү тәртипләре күренеп тора. Болай төзегәндә, укытучыга яңадан тематик план төзүнең кирәге булмый.

Программаның нигезендә коммуникативлык принцибы ята. Шуңа күрә программа таләп иткән барлык метод һәм алымнар укучыларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерелә.

Татар телен өйрәнүнең метод һәм алымнары күптөрле. Шулар арасыннан катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы. Программада балаларның сөйләмен үстерүгә һәм системалы фәнни белем бирүгә игътибар бирелде.

Укытучы дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып, эш алымнарын төрләндереп, дәресләрне мавыктыргыч , нәтиҗәле итеп оештыруны күздә тотарга тиеш. Программа гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып төзелде.

Файлы: уку прогр.1-4.doc
Размер файла: 374784 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология