Автор конспекта:
Автор(ы): — Самигуллина Фаягуль Шамиловна

Место работы, должность: — МОУ СОШ №3 п.г.т. Кукмор, учитель

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Используемые учебники и учебные пособия: —

1. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теленнән башлангыч гомуми белем бирү стандарты”.

2. “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары” – Казан: “Мәгариф”, 2003.

3. В.Г.Вәлитова, С.Г.Вәгыйзов. “Әлифба” – Казан: “Мәгариф”, 2005.

4. А.Х. Нуриева. “Татар теле-2 нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2008.

5. Ф.Ф.Харисов, Ф.М.Хисамова, Ч.М.Харисова. “Татар теле- З нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2003.

6. Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова. “Татар теле- 4 нче сыйныф”- Казан: “Мәгариф”, 2004.

Краткое описание: — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән 1-4 нче сыйныфлар өчен “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (2003) һәм “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теленнән башлангыч гомуми белем бирү стандарты” на нигезләнеп төзелгән программа фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлеккә ирешүне күздә тотып төзелде. Программаның эчтәлеген әдәбият буенча мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр ята.

Аңлатма язуы

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән 1-4 нче сыйныфлар өчен “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на (2003) һәм “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теленнән башлангыч гомуми белем бирү стандарты” на нигезләнеп төзелгән программа фән нигезләре буенча мәҗбүри нәтиҗәлеккә ирешүне күздә тотып төзелде. Программаның эчтәлеген әдәбият буенча мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр ята.

1-4 нче сыйныфлар өчен тәкъдим ителгән программа түбәндәге бурыч һәм максатларны куя:

1.Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

2.Балаларда татар теле буенча мәгълүматлылык булдыру:

а) фонетика, лексика, сүз ясалышы, грамматика, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;

б) телебезнең орфоэпиясе, лексикасы, грамматикасы, пунктуациясе буенча күнекмәләр булдыра башлау. Хәрефләрдән иҗекләр һәм сүзләр, сүзләрдән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзергә өйрәтү.

3. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә, аерым темалар буенча әңгәмәләр кора белергә, аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү.

Программа тематик принципка нигезләнеп, тематик план формасында төзелде. Төп теманың темачыклары аерым- аерым алынып, аларның ничек үтәлү тәртипләре күренеп тора. Болай төзегәндә, укытучыга яңадан тематик план төзүнең кирәге булмый.

Программаның нигезендә коммуникативлык принцибы ята. Шуңа күрә программа таләп иткән барлык метод һәм алымнар укучыларны татар телен аралашу чарасы буларак кулланырга әзерләүгә юнәлдерелә.

Татар телен өйрәнүнең метод һәм алымнары күптөрле. Шулар арасыннан катнаш, тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә, эксперимент методларын файдалану телгә өйрәтүдә максатка ярашлы. Программада балаларның сөйләмен үстерүгә һәм системалы фәнни белем бирүгә игътибар бирелде.

Укытучы дәресләрдә инновацион технологияләр кулланып, эш алымнарын төрләндереп, дәресләрне мавыктыргыч , нәтиҗәле итеп оештыруны күздә тотарга тиеш. Программа гомумдидактик, лингвистик, методик һәм психологик принципларга таянып төзелде.

Һәр сыйныф өчен программада сөйләм үстерү өчен темалар һәм темаларның тасвирламалары, сәгатьләр бүленеше күрсәтелгән календарь – тематик план бирелде.

Татар теле укытучысы рус теленең үзенчәлекләрен яхшы сиземләргә, аларны истә тотарга бурычлы. Ул ике телгә хас булган охшаш һәм аермалы якларны даими рәвештә күрсәтеп барырга тиеш.

Укучыларда татар сөйләме күнекмәләренә башлангыч сый­ныфта нигез салына. Татар теленең аваз төзелешен өйрәткәндә төп игътибар авазларны ишетә һәм аера, аларны дөрес итеп әйтә белү күнекмәләре булдыруга юнәлтелә. Бу бик әһәмиятле, чөнки күп кенә балаларның сөйләм аппараты инде рус орфоэпиясе ярдәмендә формалашкан, сузык авазлар ( а, о, ы, ө, ү, ә) өлкәсендә шактый зур аерма булуын искә алып эш итәргә кирәк.

Тартыклардан бигрәк тә тирән тел артында ясала торган авазлар къ, гъ, өрелмәле ч, җ, шулай ук ң һәм в(w) авазларының дөрес әйтелешенә әһәмият бирү таләп ителә.

Татар һәм рус телләрендәге басым, интонация аерымлыкларын да игътибардан читтә калмаска тиеш.

Татар теле дәресләрендә ике тел өчен уртак сүзләргә таянып эш итү отышлы. Программа рус мәктәпләрендә укучы татар балаларын укыту өчен төзелгәнлектән, балаларның рус теле дәресләрендә алган белемнәре дә истә тотылды.

Файлы: конкурс.doc
Размер файла: 549376 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

Вместо смазливых девушек вы желаете проверенных индивидуалок? С помощью этого известного веб-ресурса http://prostitutkiufydosug.com/checked/ вы словчитесь обеспечить себя обольстительным досугом сексуального характера в любое время. | Классический секс элитным индивидуалкам - это достаточная услуга, которая разрешит вам бесконечно обворожительно завершить встречу с шлюхой, которую вы отыщите на интим-ресурсе https://prostitutkisevastopolyacity.com/klassicheskiy-seks