Автор конспекта:
Автор(ы): — Гайнанов Руслан Наилевич

Место работы, должность: — МБОУ «Многопрофильный лицей» п.г.т. Кукмор, Кукморский район РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1.Сүз ясалышы турында белем – күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

2.Кушымча төрләрен гамәлдә дөрес куллана белергә өйрәтү.

3.Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.

4.Мәхәббәт хисе турында сөйләшү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 13

Используемые учебники и учебные пособия: —

Р.Вәлиевнең китаплары.
Дәреслек: 5 нче класс. Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова “Татар теле”, 2010

Используемая методическая литература: —

Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова "Рус мәктәбендә татар балаларына ана теле укыту", 5 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма, Казан "Мәгариф" нәшрияты, 2007

Используемое оборудование: —

компьютер, интерактив такта.

Используемые ЦОР: —

компьютер слайдлары,тестлар, карточкалар

Краткое описание: — 1.Оештыру өлеше. 1) Укучыларның фикерен дәрескә туплау, аларда дәрестә эшләү теләге булдыру. 2) Дәрес максаты белән таныштыру. 2.Актуальләштерү. 1) Өй эшен тикшерү, 298 нче күнегү – 132 бит. 2) Кагыйдәләрне искә төшерү: а) сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә? б) ничә мәгънәле кисәк бар? в) нәрсә ул сүзнең тамыры? г) нәрсә ул сүзнең нигезе? д) кушымча нәрсә ул? 3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1) Интерактив такта янында эш. – мәгънәле кисәкләр буенча мисаллар — сүзләрнең кушымча төрләрен язып чыгу -гади кроссвордны чишү — тест эшләү — карточкалар белән язма эш ( тәрбияви момент) — кроссвордны чишү 4. Өйгә эш Сүз төзелеше буенча йомгаклау контроль эшкә әзерләнеп киләсе 5.Йомгаклау 1) Сорау бирү-җавап алу 2) билгеләр кую

Дәрес планы

Тема: Сүз ясалышы һәм сүз төзелеше иленә сәяхәт (кабатлау).

Максат: 1.Сүз ясалышы турында белем – күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

2.Кушымча төрләрен гамәлдә дөрес куллана белергә өйрәтү.

3.Балаларның фикерләү һәм белем дәрәҗәсен үстерүне дәвам итү.

4.Мәхәббәт хисе турында сөйләшү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер слайдлары, интерактив такта, карточкалар, тестлар, Р.Вәлиевнең китаплары.

Дәрес планы

1.Оештыру өлеше.

1) Укучыларның фикерен дәрескә туплау, аларда дәрестә эшләү теләге булдыру.

2) Дәрес максаты белән таныштыру.

2.Актуальләштерү.

1) Өй эшен тикшерү, 298 нче күнегү – 132 бит.

2) Кагыйдәләрне искә төшерү:

а) сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә? б) ничә мәгънәле кисәк бар?

в) нәрсә ул сүзнең тамыры?

г) нәрсә ул сүзнең нигезе?

д) кушымча нәрсә ул?

3.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) Интерактив такта янында эш.

– мәгънәле кисәкләр буенча мисаллар

— сүзләрнең кушымча төрләрен язып чыгу

-гади кроссвордны чишү

— тест эшләү

— карточкалар белән язма эш ( тәрбияви момент )

— кроссвордны чишү

4. Өйгә эш .

Сүз төзелеше буенча йомгаклау контроль эшкә әзерләнеп киләсе

5.Йомгаклау

1) Сорау бирү-җавап алу

2) билгеләр кую

Дәрес барышы.

— Исәнмесез, балалар. Дәресебезне башлыйбыз. Иң элек сүзне дежур укучыга бирәбез. Гадел, рәхим ит.( Бүген 21 февраль.Шимбә көн. Дәрестә барсы да бар. Безгә өй эше 298 нче күнегү бирелгән иде, анда калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең төзелешен язып тикшерергә кирәк иде.)

— Бик яхшы. Әйдәгез өй эшен тикшереп китик. Сүзне Алинәгә бирәбез.

— Алинә һәм башка укучылар өй эшен сөйлиләр.

— Укучылар, алдагы дәресләрдә без нинди тема өйрәнгән идек әле?

(сүз ясалышы һәм сүз төзелеше темасын). Бүген без сезнең белән сүз ясалышын һәм сүз төзелешен кабатлап китәбез. Иң элек кагыйдәләрне искә төшерик әле. а) сүз төзелеше нәрсәне өйрәнә?

б) ничә мәгънәле кисәк бар?

в) нәрсә ул сүзнең тамыры?

г) нәрсә ул сүзнең нигезе?

д) кушымча нәрсә ул? ( Укучылар җавап бирә ).

— Бик дөрес. Ә хәзер тактага карыйбыз һәм биремне укыйбыз. (мәгънәле кисәкләр буенча мисаллар).

Сүзләрне укыгыз.Кайсы сүзләр иҗекләргә, кайсы сүзләр мәгънәле кисәкләргә бүленгән?

• Ки- лер- ләр кил- ер –ләр кү- ңел- ле күңел- ле кы- зым кыз- ым у- лы- быз ул- ыбыз кө- ле- гез көл- егез ки- лер-ләр кил- ер- ләр

— Яхшы укучылар, бик дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер сүзләрнең кушымча төрләрен язып чыгабыз.

— Яманлыкны көннәр

— күзлек күзлекләр матурлыкны әниемнең тәрәзәдән бишенче кызчыклар юлчылар күңелле эшләделәр дускайлар иреннәрем өстәлдән шифалы

— Укучылар тактада чыгып берәм берәм эшлиләр

— Молодцы, бик дөрес. Укучылар тактага карыйбыз монда безгә гади кроссворд бирелгән.

— Бирем. Шигырьләрдән өзекләрне укыгыз.Күп нокталар урынына куелырга тиешле сүзләрне шакмакларга языгыз.Аларның мәгънәле кисәкләрен шартлы билгеләр белән күрсәтегез.

— Ягез, кайсыгыз җитезрәк? Кем тактага чыгып биремне эшли?

— Бу биремне бер хатасыз гына Булат башкарып чыкты. Рәхмәт, Булат.

— Укучылар, киләсе биремне язмача башкарырга кирәк булачак.Мин сезгә тест өләшәм, сорауларны игътибар белән карагыз.

Сүзясалышы буенча тест

1.Сүзләрнең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәт:

а) кай-та-лар сү-зем-не

ә) кит-ә-сез эш-лә-гән

2.Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленмәгән сүзләрне күрсәт:

а) са-бын са-тып са-ры-рак

ә) кар-лар сөз-геч-кә яшь-лек

3.Ясагыч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) белгеч юлдаш йонлач

ә) мәктәпкә яшьрәк балалар

4.Бәйләгеч кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) бәйрәмнәр биегрәк килмәде

ә) һәйкәлнең күрделәр иптәшеңнән

5.Модальлек кушымчалары булган сүзләрне күрсәт:

а) кызгылт дускай күлләр

ә) матурлык сүзчән сердәш

6.Дуслык сүзенең нигезе нинди ?

а) тамыр

ә) ясалма

7.Тамырдаш сүзләрне күрсәт:

а) кешелек кешелекле кешелексезлек

ә) җырлы җырсыз җырчы

8. Бер мәгънәле кисәктән торган сүзләрне күрсәт:

а) элгеч эзтабар җиләс

ә) сүзчән кайтыр уйламаган

б) сандугач карлыган яфрак

— Укучылар ә хәзер әйдәгез җавапларыгызнын дөреслеген тикшерәбез.

Тест җаваплары

1.ә) кит-ә-сез эш-лә-гән

2.а) са-бын са-тып са-ры-рак

3.а) белгеч юлдаш йонлач

4.ә) һәйкәлнең күрделәр

иптәшеңнән

5.а) кызгылт дускай күлләр

6.ә) ясалма

7.а) кешелек кешелекле кешелексезлек

8.б) сандугач карлыган яфрак

— Балалар хәзер мин сезгә карточкалар өләшәм, шигырьне игътибар белән укыйбыз һәм кара белән белдерелгән сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерәбез.

Татарстан

Яшьлекнеңтаңында мин күпме

Хыялыйсарайлар кормадым!

Хыялны канатлы кош итте,

Туган җир, тик синең җырларың.

Без-дусларга ак күгәрчен,

Дошманнарга– арыслан.

Безгә шундый иман бирдең,

Көч бирдең, Татарстан.

Янымда син булган чагында

Ялгыз да, ятим дә булмамын!

Мәңгелек көч алам Иделдән,

Җаныма коя күк Чулманың.

Безгә бит бергәләп кичәсе

Дөньяның давыллы елларын

Тик бәхет ягына

ИлтсеннәрВатаным юллары (Укучылар телдән җавап бирәләр).

Тәрбияви момент .(Укучылар белән Татарстан, туган ил, туган җир турында сөйләшү, туган илне ярату турында әңгәмә кору, һәм мәхәббәт хисе турында да сөйләшеп алу, Р.Вәлиевнең мәхәббәт турында шигырьләре).

— Балалар, без бүген нинди теманы кабатлап үттек әле( сүз ясалышын һәм сүз төзелешен кабатлау) тактага игътибар белән карыйбыз һәм сорауларга җавап бирәбез(кроссворд чишү).

Кроссворд

1.Исемнәрдәге килеш һәм тартым , фигыльләрдә зат-сан,-ып,еп;-у,-ү һ.б.кушымчаларның уртак исеме.2.Сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә торган кисәк. 3.Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерә торган кушымчалар.4.Сүзнең төп мәгънәсен белдерә торган кисәк (укучылар җавап бирәләр)

- Ә хәзер кроссворд җавапларын тикшерәбез. Игътибар белән тактага карагыз.

- Җаваплар:

— бәйләгеч

— кушымча

— модальлек

— тамыр

— Укучылар дәресебез шуның белән ахырына якынлашты. Бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Мин бик канәгать калдым. Дәрестә актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән балаларга бишле, дүртле билгеләре куям. Өйгә эш “Сүз ясалышы һәм төзелеше темасы буенча йомгаклау контроль эшкә әзерләнергә” Чыгарга мөмкин . Сау булыгыз.

Файлы: конференция.ppt
Размер файла: 4705792 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

Вы захвачены в том, чтобы столкнуться с обольстительными шлюхами? Они престижные шлюхи вожделейтеют сделать ваш интимный досуг по-настоящему благополучным, украсив его своим присутствием.