Автор конспекта:
Автор(ы): — Сибгатуллина Альмира Фаритовна

Место работы, должность: — учитель татарского языка

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Тип ресурса: — программа

Краткое описание ресурса: — Сайлап алу курсы Тел дигән дәрья бар

Аңлатма язуы
“Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”, — диелә халык мәкалендә. Туган телебездә язылган әдәби әсәрләрне яратып уку аны аңлауга нигезләнә. Укытучының максаты исә укучыны әдәби әсәрләргә анализ ясарга өйрәтү. Әсәргә анализ нәтиҗәсендә укучы уйларга өйрәнә, әсәрнең эчтәлеген таба, әдипнең тасвирлау осталыгына бәя бирә, язучы иҗатына бәя бирү өчен җирлек әзерли, язучы иҗатын өйрәнү, үз чиратында, әдәбият тарихын өйрәнүгә ярдәм итә.
“Тел дигән дәрья бар…” дигән сайлап алу курсы программасы гуманитар профильгә юнәлеш тоткан белем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим ителә.
Программаның билгеләнеше.
17 сәгатькә исәпләнгән әлеге программа 9нчы сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең гуманитар профильле сыйныфларында кулланыла ала.
Сайлап алу курсының актуальлеге.
Урта мәктәптә татар әдәбияты өчен чыгарылган программада әдәбият теориясенә дә урын бирелә. Шулай да бүгенге көн укучысын әдәби әсәрне үзе анализлый алырга өйрәтүгә зур әһәмият бирелергә кирәктер. Программа укучыны фикерләү гамәлләренә һәм аларны куллана белергә өйрәтүгә нигезләнә. Иҗади фикерли алучы креатив шәхес тәрбияләү – бүгенге көн таләбе.
Сайлап алу курсы бер яктан гамәли эш өчен кирәк күләмдә образлар системасы, сюжет, композиция, тематика, проблематика, идея һ.б. шундый әһәмиятле теоретик төшенчәләр хакында күзаллау булдырса, икенче яктан, әдәби әсәр анализлау күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Әдәби әсәрне укымыйча анализлап булмый. Курсның актуальлеге – укучыларны әдәби әсәрдән күп яңа мәгълүмат алырга өйрәтү, дөнья агышы, кешене урап алган мохит, башкаларның рухи тормышы, хисләре һәм омтылышлары турында фикерләрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирү.
Әсәрләргә анализ ясаганда укучы матурлыкны табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала… Ләкин иң әһәмиятлесе – мөстәкыйль фикер йөртергә күнегә, әдипләрнең сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәләрен фәнни фикер алымнары белән өйрәнә.
Программа эчтәлегенең төзелеше:
Программа 4 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленә.
1.Сәнгать алымнары һәм образ тудыручы чаралар.
2.Әдәби әсәр эчтәлеге. Хис.
3.Тезмә әсәрләргә анализ ясау үзенчәлеге.
4.Чәчмә әсәрләргә анализ ясау үзенчәлеге.
Курсның максаты:
Үзгәреп торган тормыш шартларында шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итү, аңлап уку ихтыяҗы булдыру, сурәтләү чараларының әдәби әсәрләрдә тоткан вазифасын ачыкларга өйрәтү, дәресләрдә алган теоретик материалны тирәнәйтү.
Бурычлары:
-Татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне системага салу, тулыландыру;
- Әдәби әсәргә анализ ясау юлы белән материалны хәтердә калдырырга, фикерләрне тәртипкә салырга ярдәм итү;
- Укучыларны иҗади фикерләү гамәлләре белән таныштыру;
- Әдәби төрләргә анализ ясау үзенчәлекләренә төшендерү;
- Укучыларны татар әдәбиятыннан олимпиадага, бердәм дәүләт имтиханына әзерләү.
- Укучыларның гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрү.
Сайлап алу курсы буенча укучылар белергә тиеш:
1.Теләсә кайсы жанр әсәре өчен уртак булган бәя, мәгънә, метафора, каршылык, сюжет, идея… кебек образ тудыручы чараларны белергә, аларны әсәргә анализ ясаганда файдалана алырга.
2.Әдәби төрләргә (лирик, чәчмә) хас сыйфатларны белеп, аларны әсәргә анализ ясау процессында куллана белергә.
Укучылар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиеш:
1.Үзләштергән белемне гамәлдә куллана белергә.
2.Халык иҗаты һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләрен аңлый белергә.
3.Теоретик материал, сүзлекләр, фәнни методика белән эшләргә өйрәнү.
Көтелгән нәтиҗәләр
1.Сайлап алу курсы программасы буенча үткәрелгән дәресләрдән укучы әдәби төрләрне аерырга, аңларга, анализларга өйрәнә һәм белемнәрен әдәбият дәресләрендә, фән буенча олимпиадаларда файдалана ала.
2.Укучылар дәресләрдә матурлыкны (иҗат матурлыгы, язучы каләменә соклану, үз табышыңа куану) табарга өйрәнә, хискә байый, әхлак тәрбиясе ала.
3.Әдәбиятны фәнни юнәлештә укыту укучыларның теоретик материалны аңлап үзләштерүенә ярдәм итә.
4.Укучылар, ялгышудан курыкмыйча, үз фикерләрен әйтергә өйрәнә.
“Тел дигән дәрья бар…” сайлап алу курсы
программасының эчтәлеге.
I бүлек. Сәнгать алымнары һәм образ тудыручы чаралар. ( 5сәгать)
Каршылык – иҗади фикерләүнең иң киң таралган төре.Аның күп кенә әсәрләрдә әсәрнең идеясен дә, сюжетын да, проблемасын да алыштырып килүе. Бөтенне каршылыкка китерү юллары.Чагыштыру юлы. Әсәрне каршы якларга бүлү, каршылык тудыру алымнарын ачыклау.
Мәгънә. Әсәрләр мисалында сүзләрнең, әйберләрнең, күренешләрнең, вакыйгаларның мәгънәләрен табу.
Сыйфат дәрәҗәсе, төрләре. Әйтемнәрнең вазифасы – нәрсәнеңдер сыйфат дәрәҗәсен күрсәтү.
Мәкальләр. Әйтемнәрдән аермасы. Мәкальләрдә әйтелгән раслауның бәхәссез дөрес булуы.
Халык җырлары. Кайгы һәм шатлык дәрәҗәсен күрсәтүче дүртьюллыклар.Хис сәбәпләренә, юануга багышланган дүртьюллыклар.
Мәзәкчәләр. Аларның вазифасы: кешеләрнең нинди дә булса яман сыйфатын иң югары дәрәҗәгә җиткерү – арттыру.Ике өлеше: беренче өлештә берәү ялкау булса, икенче өлештә башка берәү аңардан да ялкаурак була.
Кабатлау алымы. Кабатланган саен хиснең дәрәҗәсе арту.
Метафора. Аның иҗади фикерләүнең актив кулланыла торган алым булуы.
II бүлек. Тезмә әсәрләргә анализ ясау. әдәби әсәр эчтәлеге. Хис.
( 4 сәгать)
“Хис” төшенчәсе. Хиснең дәрәҗәсе, сәбәбе, юану. Хиснең үзе генә дә бетмәс-төкәнмәс эчтәлеккә ия булуы. Хис тудыручы сәбәпләр – хиснең эчтәлеге Әниләргә, әтиләргә мәхәббәт хисе, дуслык хисе, туган илгә мәхәббәт хисе
Әхлак төшенчәсе. Әсәр эчендәге бәйләнешләр эченнән хис һәм әхлак эчтәлекләрен табарга өйрәтү.Игелеклелек, гаделлек. Персонаж бәясе һәм автор бәясе.
Мифлар, алардагы иҗади фикер.
III бүлек. Тезмә әсәрләргә анализ ясау. ( 3сәгать)
Лирик шигырьләрнең эчтәлеге лирик геройның хис-кичерешләреннән гыйбарәт булуы. Хис дигәндә, кичерешләрнең сәбәбе, дәрәҗәсе һәм юану өлеше күздә тотылу. Шигырьдә өлешләрнең барысы да бер үзәккә бәйләнүе. Безгә кирәкле әлеге үзәкне авторның төрле юллар белән күрсәтүе:
1.Кабатлану. Тезмә әсәрләрдә аеруча күп кабатлана.
2.Чишелмәгән каршылык итү.
3.Әсәрнең исеме итү.
IV бүлек. Чәчмә әсәрләргә анализ. ( 5 сәгать)
Чәчмә әсәрләр төркеменә кергән хикәя, повесть, роман жанрларының уртак максатлары – тормышны танып белү.
Чәчмә әсәрләрнең өлешләре – вакыйгалар. Күләмле әсәрләрне сюжет сызыкларына бүлү.
Чәчмә әсәрләргә анализны фокус табудан башлау. Аны табуның ике юлы:
1.Автор фокусны сюжет эченә кертмәскә мөмкин. Ул вакытта ул үзенә бер мөстәкыйль вакыйга була.
2.Фокус сюжетның үз эчендә дә була ала. Бу очракта автор аны сюжетының төп вакыйгасы итә, кабатлый, укучы тиз тапсын өчен, әсәр исеменә үк менгерә.
Сайлап алу курсының укыту-тематик планы

Тема
Сә
гать саны
Максат
Эш төре
Тикшерү алымы
1
Сәнгать теле. Образ тудыручы чаралар. Каршылык алымы. Чагыштыру юлы.
1
Укучыларны иҗади фикерләү гамәлләре белән таныштыру.
Кереш дәрес
Г.Тукайның “Таз” шигыренә мөстәкыйль анализ
2
Мәгънә. Сыйфат дәрәҗәсе, төрләре. Мәкальләр, әйтемнәр, аларны аеру
1
Әсәрләр тикшерү барышында сүзләр нең,вакыйгаларның..мәгънәләрен табарга өйрәнү.
Предметның сыйфа тын аерып алып, мөстәкыйль объект итеп күзаллау
Практик дәрес
Төркемләп эшләү: әсәренең мәгънәсен табыгыз (Нәби Дәүли “Чулпан йолдыз” , И.Низамов “Теш үтмәгәч”
3
Халык җырларына, мәзәкчәләргә анализ тәртибе
1
Халык җырларының, мәзәкчәләрнең матурлыгын иҗади фикер табышында күрергә өйрәтү
Дискуссия
Дүртьюллыкларга анализ
“Ике ялганчы” мәзәкчәсенә анализ
4
Кабатлау алымы
1
Авторның иң әһә миятле урыннарны кабатлавы хакында аңлатып, бу алымны анализлауда файда ланырга өйрәтү
Катнаш дәрес
Х.Туфанның “Кай сыгызның кулы җылы?” шигырен дәге кабатлау алымын аңлатырга
5
Метафора
1
Метафора ярдәмендә әсәр эчтәлеген табарга өйрәтү
Практик дәрес (әсәр ләрдәге мета фораларны укытучы ярдәме белән эзләп табу)
Ике әсәрнең берсен сайлап алып, мета фораны табарга (М.Җәлил “Чишмә җыры”, Г.Тукай “Иссез чәчәк”)
6-7
Хис. Лирик шигырь эчтәлеге буларак хис.
2
Лирик шигырьләргә анализ ясау алымнарын өйрәнү
Дуслык хисе, туган илгә мәхәббәт хисе чагылган шигырьләргә анализ ясау
Катнаш дәрес
Бирем үтәү. Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасы 2 өлешкә түбәндәгечә бүленә: Матурлык һәм ямьсезлек. Шуны дәлилләгез.
8
Әхлак. Гаделлек. Персонаж бәясе һәм автор бәясе
1
Әхлак темасының әдәби әсәрләрдә башка темалар белән кушылып килүен аңлату
Дискуссия
Г.Тукайның “Исемдә калган нар” әсәреннән гаделлекне табыгыз
9
Мифлар, алардан сурәтләү алымнарын табу
1
Сурәтләү алымна рын истә калдыру өчен, әсәрләргә анализ ясау
Практик дәрес
Сурәтләү алымнары буенча иҗади эш
10
Тезмә әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре
1
Лирик герой кичерешләрненең сәбәбен, дәрәҗәсен, юану өлешен табарга өйрәнү
Катнаш дәрес
И.Юзеевның “Өзелмә” шигыренә анализ
11
Шигырьдә өлешләрнең бер үзәккә бәйләнүе
1
Шигырьдәге үзәкне авторның төрле юллар белән күрсәтү ен аңлату (М.Әгълә мовның “Бердәнбер” шигыре)
Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру
12
Бөтенлек тудыручы чаралар: строфа, рифма, ритм.
1
Рифма, ритм, строфа вазифалары турында аңлату
Катнаш дәрес
Н.Дәүли “Чулпан йолдыз”, Ә.Исхак “Нәфисә”
13
Чәчмә әсәрләргә анализ үзенчәлеге.
1
Чәчмә әсәрне вакыйгаларга бүлеп өйрәнү, күләмле әсәрне сюжет сызыкларына бүләргә өйрәнү
Дәрес-лекция
14
Чәчмә әсәрләрнең исеме
1
Әсәрнең исеме аның үзәк темасын ачарга ярдәм итүе хакында аңлату (Г.Ибраһимов “Көтүчеләр” хикәясе мисалында)
Катнаш дәрес
Ике әсәр героен чагыштырып, уртак якларын табыгыз (“Алмачур”дан Закир, “Көтүче ләр”дән Вахит)
15
Чәчмә әсәрләрдә метафора
1
Чәчмә әсәрләрдә метафора һәм аның вазифасы турында аңлату
Катнаш дәрес
Авыл яме булган күл-метафораның төп вакыйгаларга керткән өлеше (“Кызыл чәчәкләр”, Г.Ибр.)
16
Чәчмә әсәрләрдә фокус. Әсәрдә фокус ның үзенә бер мөстә кыйль вакыйга булуы
1
Әсәр сюжетына бер ягы белән дә бәйлән мәгән вакыйганың фокус булуы һәм аның әсәрне анализ лауда вазифасы турында аңлату
Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру
17
Сайлап алу курсы буенча контроль төре: тест һәм иҗади биремнәр үтәү
1
Белем һәм күнекмәләрне системалаштыру
Практик дәрес
Тестлар эшләү, иҗади биремнәр үтәү
Барлыгы
17
К у ш ы м т а
Кушымта №1
Тестлар
1.”Алар зурайды, биекләнде, түгәрәкләнде” җөмләсендә кулланылган лексик чара:
А) сүз уйнату;
Б) синоним;
В) омоним.
2.”Ләкин зияраттагы ике картайган, черегән, беткән картларның өстенә ап-ак тузлы, ямь-яшел яфраклы яшь ике каен үсте” җөмләсендә кулланылган стилистик фигураның төрен билгеләгез.
А) инверсия;
Б) кабатлау;
В) антитеза.
3.”Кайсыгызның кулы җылы Бәйлисе бар йөрәкне” тезмәсендә кулланылган тропның төрен билгеләгез.
А) метафора;
Б) чагыштыру;
в) метонимия.
4.Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәре драма төренең кайсы жанрына керә?
А) трагедия;
Б) комедия;
В) мелодрама.
5. Түбәндәге төшенчәләрнең кайсы конфликт?
А) әдәби әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе;
Б) әсәрдәге вакыйгаларның, көрәшнең иң югары ноктасы;
В) персонажларның тормышка карашлары, характерлары каршылыгыннан чыккан бәрелеш, көрәш.
Кушымта №2
Иҗади эш биремнәре
1. Шигырьгә анализ ясагыз.
…Зәңгәр күктә бер ак болыт
Җәйге эссе челләдә-
Аккош булып тибрәнә
Җәйрәп яткан күлләрдә.
Ә һәр күлнең үз юравы:
Ак болыт аңа гына!
Керфек-камышлар эченә
Бу бәхет таман гына!
Шул уйда һәр тымызык су
Үз йөзендәгегә -
Коедагы, буадагы да,
Тояк эзендәге дә.
Ә болыт йөзе челләдә…
Күк йөзе – зәңгәр-зәңгәр!
Болытның да үз хыялы –
“Тулышып җитсәм әгәр,
ташлап бушлыкның катларын,
Җиргә төшеп килешкә,
Кушылыр идем тамчы булып,
Чишмәгә йә инешкә”.
2.Әсәрдән китерелгән өзеккә анализ ясагыз. Темасына, куелган проблемага, идеягә, образлылыкка игътибар итегез.
Язмышлар охшашлыгы
Үзләренә кирәк чакта уйнадылар, йомшарса — өрделәр, тыгызланса – бушаттылар, ләкин сүтелеп-тишкәләнеп беткәч, текмәделәр, чыгардылар да ыргыттылар аны. Татар язмышы түгелме бу? Әлегә юк.Тик без дә шул футбол тубы хәлендә түгел идекме? Үзебездә ничек сикертсәләр, шулай сикереп, кайда типсәләр, шунда очып,аздан гына футбол тубы язмышына төшмичә калдык. Әйе, бу репортаж әлегә чүплек башында язылмый. Әмма тагын да хәлсезләнеп бетсәк, безне тиздән тарих чүплегенә чыгарып ыргытачаклар.
(Н.Гариф)
3.Әсәрдән китерелгән өзеккә анализ ясагыз. Темасына, идеясенә һәм образлылыкка игътибар итегез.
Аладан туган колалар.
Күпләр кебек гади генә бер татар егете иде Сәмигулла абзый. Әмма беркатлылыгы аның үз тормышына гомер буена җитәрлек тәэсир итте дә инде.
Әтисенә атлар карашып үссә дә, районнан килгән план буенча тракторчылыкка укып кайтырга туры килде аңа. Инде укып кайтып, яхшы гына эшли башлагач, колхоз рәисе аны эшеннән чыгарып атты. Имеш, ул тракторда килеш, юлдан каршыга килүче атлыга юл биргәндә, кырыйдагы кар көртенә кереп баткан. Колхоз җыелышында бар авылдашлары арасында хурлап, трактор түгел ат та җиктермим мин сиңа, дип куды. Монысы бер сәбәп кенә икән, дөресрәге, үз туганының малаена трактор кирәк була.
Тик шул хәлдән соң авылдан ук чыгып киткән Сәмигулла абый тракторның янына да бүтән барып карамады. Гомер буе ат өстендә килеш күрше колхозының көтүен көтте.
Ә менә бер-берсенә терәлеп үскән өч малае да машинага утырдылар. Әтиләре белән булган хәл тәэсир иткәндерме, белмим, тик боларыннан атлыга түгел, җәяүлегә дә игътибар юк. Озын юлдагы олы кешеме, бала-чагамы, аны белү юк, выжылдыйлар да узып китәләр яныннан.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Менә уйлап торам әле, Сәмигулла абыйның малайларын нинди ачы заман җилләре үз яныннан читкәрәк илтеп ташлады икән?
(Н.Гариф)
Укучылар өчен әдәбият исемлеге
1.Әхмәдуллин А.Г.Әдәбият белеме сүзлеге. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990.
2.Давыдова Т.Т., Пронин В.А., Теория литературы. Учебное пособие. – М.: Логос, 2003.
3.Татар әдәбияты. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен кулланма. – Казан: Школа, 2008.
4.Терман М.М.Литературное произведение: теория и практика анализа. – М., 1991.
5.Хатипов Ф.Әдәбият теориясе. – Казан: Раннур, 2002.
6.Хализев В.Е. Теория литературы. – М., 1999.
Укытучылар өчен әдәбият исемлеге
1.Гиршман М.М. Литературное произведение: теория и практика анализа. – М., 1991
2.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты. — “Мәгариф” нәшрияты,2004.
3.Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминова В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.- “Мәгариф” нәшрияты,2005.
4.Корман Б.А.Изучение текста художественного произведения. – М., 1974.
5.Николина Н.А. Принципы анализа текста художественного произведения. – М., 1981.
6.Рәми И.Г.,Даутов Р.Н.Әдәби сүзлек. – Тат.кит.нәшр., 2001.
7.Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йорты студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003.


Файлы: безнен тукай бабабыз.doc
Размер файла: 46080 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология