Автор конспекта:
Автор(ы): — Оразсахатова Гюзелия Баймухаметовна

Место работы, должность: — МОУ СОШ №3 п.г.т.Кукмор, учитель татарского языка и литературе

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Максат. Татар ҺӘМ рус теле грамматикаларын чагыштыру нигезендә, сүз төркеме буларак, сыйфат турында тулы мәгьлүмат бирү; аларны ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлү; табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 18

Используемые учебники и учебные пособия: —

Сафиуллина Ф.С.

Используемое оборудование: —

Схемалар, телевизор макеты, магнитофон, карточкалар, суз төркемнәренең модельләре, дәреслекләр

Краткое описание: — Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

Тема. Сыйфат дәрәҗәләре.
Максат. Татар һәм рус теле грамматикаларын чагыштыру нигезендә, сүз төркеме буларак, сыйфат турында тулы мәгьлүмат бирү; аларны ясалышы ягыннан төркемнәргә бүлү;
табигатьне яратырга, матурлыкны күрә, тоя белергә өйрәтү; укучыларның, үз фикерләрен әйтә, дәлилли, шулардан чыгып, нәтиҗә ясый белүләренә ирешү.
Җиһазлау. Схемалар, телевизор макеты, магнитофон, карточкалар, суз төркемнәренең модельләре, дәреслекләр һ.б.
Дәрес төре: яңа материалны аңлату.
Дәрес барышы.
I.Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру, проблема кую.


Укытучы. Балалар, карагыз әле безгә нинди хат килде. («Сабантуй» газетасы эмблемасы төшерелгән конверт күрсәтелә.)
Йолдыз, ападан булырга тиеш. Чөнки ул күптән түгел генә бездә
кунакта булып китте. Сочинение-хикәяләребез басылган газеталарны
буләк итте.
әйе, бик дөрес, әйдәгез ул җибәргән хатны бергәләп укып карыйк
әле.

«Хөрмәтле 6а сыйныф укучылары! Газетабызда сезнең берсеннән-берсе матур мәкаләләрегез басылгач, безгә бик күп хатлар килде. Шулар арасында Маратның да язмасы бар. Тик без аның мәкаләсен газетабызда бастыра алмыйбыз. Ни өчен? Яшь хәбәрчеләребез буларак, бәлки сез аңа ярдәм итәрсез.
Ихтирам белән Йолдыз апагыз».
Укытучы.Маратның хикәясен һәммәгез дә укый алсын өчен,без аны күбәйткечтән чыгарып тараттык. Хәзер шуның эчтәлеге белән танышыпчыга аласыз. (Балалар текстны башта эчтән генә укып чыгалар, аннары берсе кычкырып укый.)
Көз.
Вакытлар тиз уза шул. Әле кайчан гына җәй иде. Безнең тәрәзә каршында каен кызы җилфердәп тора иде.
Көз килде дә каен яфракларын буяуга манып китте. Ә җил минем дустымны кочаклап алды да дер селкетеп какты, сукты. Яфраклар шыбырдап җиргә коелдылар.

II.Куелган проблеманы чишү.
-Хикәядә сүз нәрсә турында бара?
-Көз.
-Исеме эчтәлегенә туры киләме?
-Килә.
-Жөмләләр төзелеше ничек?
Дөрес.
-Башлам, йомгаклау өлешләре?
-Әйбәт кебек.
-Ә ни өчен газетада басылмаган? Нәрсә җитми?
(Укучыларның төрле фикерләре тыңлана. Сыйфатлар җитмәве ачыклана.)
-Ни өчен сыйфатлар өстәргә кирәк?
- Сыйфатлар җөмләне бизи, матурлый, тулыландыра һ. б.
III. Сыйфат турында белемнәрне искә төшерү.
1.-Нәрсә ул сыйфат?
-Предметның нинди билгеләрен белдерә? (Төсен, тәмен, формасын
күләмен, характерын һ. б.)

Укытучы. Хәзер Маратның хикәясенә сыйфатлар өстәп яза алырбыз дип уйлыйм. Тик аларны җөмләдә нинди сүз төркемнәре янына куярбыз икән?
-Исем янына.
-Ни өчен?
-Сыйфатлар исемне ачыклап, киләләр.
2. Мөстәкыйль эш. Укучылар компьютердан чыгарылган әлеге
текстны дәфтәргә күчереп тормыйлар. Карандаш белән сыйфатлар
өстәп язалар. Болай эшләү вакытны нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек
бирә. Бер үк вакытта укытучы берничә укучы белән индивидуаль эшли.
Теманы авыррак үзләштерүче укучыларга әзер сыйфатлар тәкъдим итә.
(Искәрмә. Мөстәкыйль эш вакытында көзне күз алдына китерә торган музыка уйнатырга мөмкин.)
3.Тулыландырылган текстны бергәләп уку. (Балаларның һәммәсе дә
үз текстын укый, кабатланмаган сыйфатлар дәфтәрләргә языла.Укытучы
йомгак ясый. Иң матур, иң күп сыйфат кулланган укучыларны билгеләп
үтә. «Сабантуй» газетасы хезмәткәре Йолдыз Шәраповага яңартылган
текстны җибәрәчәген әйтә.)

IV. Сыйфат турында яна белемнәр үзләштерү, сүз төркеме буларак, аның моделен төзү.
Укытучы. Балалар, без бүген дәрестә сыйфатны сүз төркеме буларак тикшерәчәкбез.
1. Рус һәм,татар телләрен чагыштырып, сыйфатның морфологик
үзенчәлекләрен ачыклау. (Такта янында эш.)

Укытучы. Гадәттә тикшерү эшләрен без ике телне чагыштыру юлы белән алыпбарабыз.


Балалар сыйфат русча ничек атала?
Имя прилагательное.
Что мы знаем о прилагательном?
Имя прилагательное обозначает признак предмета, отвечает
вопросы какой? какая? и т. д.

Давайте, это запишем в модель прилагательного.
Имя
прилагательное
I.
Признак
какой?
какая?
ит. д.
II.
Род
Число
Падеж
III
. Определение
Сейчас рассмотрим морфологические признаки прилагательного
(работа у доски).

Какие окончания прилагательных здесь пропущены? Почему?
В слове красная— окончание ая потому что слово книга женского
рода. В слове красный— окончание ый . Так как лист мужского рода.
Какой вывод сделаем?
Имя прилагательное согласуется с именем существительным в роде.
(Таким образом, работая по таблице, дети делают вывод, что имя

прилагательное согласуется с именем существительным в роде, числе,в падеже;


Рус телендә сыйфатта булган билгеләр татар телендә дә бармы: Тактадагы таблицада ни өчен беренче юлда берни дә язылмаган?
Татар телендә род төшенчәсе юк.
Икенче юлга карыйбыз. Бу шакмакларга нинди кушымчалар
куярсыз?

Яшел сүзенә бернинди кушымча да ялганмый.
Моннан нинди нәтиҗә чыгарабыз?
Сыйфат санбеләнтөрләнми.Таблицабуенчасыйфатныңүзенчәлекләрен тикшереп, балалар шундый нәтиҗә ясыйлар: сыйфатсан белән дә, килеш белән дә төрләнми. Димәк, исем белән янәшә торуюлы белән бәйләнә.
Укытучы. Балалар, сыйфат моделендә тагын нидер булырга тиеш. Хәзер без шуны ачыкларбыз.
2. Сыйфат дәрәҗәләрен билгеләү.
Укытучы.. Марат та хикәясендә «вакытлар тиз уза шул» дигән иде. Менә көз дә үтеп китте. Аның матур мизгелләрен куңелдә яңарту өчен, мин берничә яфракны дәфтәр эченә салып куйган идем. (Сары, саргылт, сап-сары төскә буялган яфракларны укытучы өстәлгә куя. Һәр яфракны күрсәтеп, аның нинди төстә булуын сорый. Укучылардан төрле җаваплар алына. Сары, сап-сары, нык сары,, әз генә сары кебек сүзләр әйтелә.)
Укытучы. Бу минутларда телеэкраннарда «Тел күрке- сүз» дигән тапшыру бара,әйдәгез, без дә шуны тыңлап китик. (Сыйфат дәрәҗәләре турындагы фикер телевизор макеты аша укучы-диктор тарафыннан әйттерелә.)
Укучы. Хәерле көн. «Тел күрке — сүз» тапшыруын башлыйбыз.
Максим. Хөрмәтле тыңлаучылар! Без сезнең белән бүген сыйфат турында сөйләшербез.
Сыйфатлар предмет билгесенең, төрле куләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш, сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар:
гади дәрәҗә (сары, яшел һ. б.);
артыклык дәрәҗәсе (сап-сары, ямь-яшел һ. б.);
кимлек дәрәҗәсе (саргылт, яшькелт һ. б.);
чагыштыру дәрәҗәсе (сарырак, яшелрәк һ. б.)-
Исегездә калсын өчен, кабатлыйм: гади дәрәҗә, артыклык дәрәҗәсе, кимлек дәрәҗәсе, чагыштыру дәрәҗәсе.
Киләсе тапшыруга кадәр, хушыгыз.
Укытучы. Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз. Яфракларның төсен дөрес
Кызыл туп. Кып-кызыл туп. Кызгылт туп.
Бу туп кызылрак.

итеп билгеләп языгыз. (Күнегүләрне өстәргә мөмкин.)
Сары яфрак.
Сап-сары яфрак.
Саргылт яфрак.
Бу яфрак сарырак.
Укытучы. Димәксыйфатныңдүртдәрәҗәсебула. (Модель тулыландырыла.)
Физкультминут.
3. Җөмлә кисәге буларак, сыйфатның җөмләдәге урынын билгеләү. (Кечкенә диктант. Бер укучы тактага яза.)
Сары яфракларга мамыктаййомшаккарятты. Тирә-як ап-ак. Моңсу каенның ботакларына бәс сарды.
Нәтиҗә: сыйфатлар җөмләдә күп вакыт аергыч һәм хәбәр булып килә. Ә рус телендә ул определение була. (Сыйфат моделе төзелеп бетә.)
V. Өй эше.
Укытучы. Балалар, сезгә өйдә шушы темаларның берсенә, сыйфатлар кулланып, хикәя язарга кирәк.
1.Кар ничек барлыкка килә?
2.Беренчекар.
3.Кар бөртегенең җиргә сәяхәте.

Файлы: Өс-баш киемнәре.Дәрес.doc
Размер файла: 37376 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология