Автор конспекта:
Автор(ы): — Гыйльманова Алия Руфкатовна

Место работы, должность: — студентка 4 курса

Регион: — Республика Башкортостан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Бурыч hәм максатлар:

I.Белем бирү:

Укучыларның сыйфат турында белемнәрен тирәнәйтү, тикшерү, системага салу, белем күнекмәләрен бәяләү,сөйләмдә сыйфатнын куллану даирәсен ачыклау.

II.Баланың үсешен тәэмин итү:

Танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне ,сөйләм культурасын, фикер эшчәнлеген үстерү.

III.Тәрбияви:

Укучыларда кышкы табигатьнең матурлыгын күрү,җәнлекләргә ярдәм итү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемая методическая литература: —

Җиһазлау:

Такта,мел,интерактив такта,таратма карточкалар, тестлар, таблицалар, кроссворд” Сыйфат”темасына,плакатлар,6нчы сыйныфтатар теле дәреслеге(рус телендә урта гомуми белем бируче мәкт.6нчы с-фы өчен д-лек(татар балалары өчен)/Н.В.Максимов,М.З.Хәмидуллина.-Казан:Мәгариф,2005.58-64 битләр),русча-татарча сүзлек,кышкы урман картинасы.

Краткое описание: — Дәрес планы: 1.Оештыру.(исәнләшү,укучыларны барлау) 2.Телне шомарту.(тизәйткеч,фонетик күнегү) 3.Өй эшен тикшеру. 4.Белемнәрне актуалләштерү.(кроссворд) 5.Яңа теманы аңлату.( “Кышкы табигать” тексты) 6.Гомумиләштеру(күнегүләр,сораулар) 7.Өй эше бирү. 8.Билгеләр кую

Дәрес барышы.

1.-Исәнмесез балалар!

Матур үтсен көнебез!

Көләч булсын йөзебез!

Булыйк һәрчак әдәпле,

Отыйк матур гадәтне.

Дөрес, матур утырыйк,

Тырышып җавап бирик.

Хәлләрегез,кәефләрегез ничек?

-Хәерле иртә!Ал да гөл кебек.

-Утырышыгыз,балалар.Айгөл,дәрестә барысы да бармы?

-Барысы да бар.

— Бик яхшы,әйдәгез дәресне башлап җибәрик.Укучылар, бүген көн нинди?

— Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

-Көз көне тагын нинди көннәр була?

— Ноябрь ае елның кайсы фасылына керә?

— Көз айларын санагыз әле.

2.-Үткән дәрес башында без сүзек диктанты язган идек,ә бүген дәресне тизәйткечләрдән hәм фонетик күнегүдән башлап китик.

(тактага тизәйткеч hәм фонетик күнегү язылган була)

-Мин укыйм да,аннары бергә укырбыз.

“Тиз әйт!Тиз әйт!

Тизрек!Тизрәк!

Тиз!Тиз!Тиз!”-ди.

Тизәйткеч

Тизәйткечул,

Тиз зйттереп,

Телебезне төзәткеч!

(Х.Халиков)

Җәен җиләк җыйганда

Җиңен ерткан Җамалый,

Елама-елама Җамалый

Елап җиңең ямалмый.

-Хәзер бергәләп.

Ә-ә-ә-ә-ә әби,әни,әтәч,әлифба

Җ-җ-җ-җ җәй,җиләк,җимеш,җомга

Ү-ү-ү-ү үрдәк,бүрек,түгәрәк,күбәләк

-Бик яхшы. Хәзер дәфтәрегезне ачып,числоны языгыз да,охшаган тизәйткечне күчереп языгыз. Икенче дәрескә шәп итеп укырга өйрәнеп килегез. Килештекме? Укучылар,әйдәгез әле өй эшен тикшереп алыйк.Айдар нәрсә бирелгән иде?

— Эш,хезмәт турында мәкальләр язып алып килергә.

3.-Укып та күрсәт Айдар бер-ничә мәкалеңне.(балалар кулларын күтәрәләр)

-Ярар hәрберегез икешәр мәкаль укыгыз.(укыйлар) Молодцы! Бигрәк күп тапкансыз. Өй эшен зшләмәгән укучылар бармы?

-Юк.

4.-Яхшы. Вакыт калса,калганнарыгызны да тикшерербез.Ә хәзер игътибарыгызны интерактив тактага җәлеп итегез.Хәзер инде үткән теманы кабатлау йөзеннән кроссворд чишеп алыйк. Дөрес чишсәгез ,сезгә таныш булган сүз төркеменең исеме килеп чыгар. (Укытучы табышмаклар әйтә)

1. Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата (суган).

2. Өй түбәсендә кызыл әтәч кычкыра (янгын).

3. Зур үлчәүле, авыр сөякле (буйчан).

4. Аяксыз, кулсыз, үзе агачтан сикереп төшә (яфрак).

5. Көмеш тәнле, ите тәмле (балык).

6. Ак җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап (китап).

Нинди сүз килеп чыкты?

-Сыйфат.

— Дөрес. Ә нәрсә соң ул сыйфат? Нинди сорауларга җавап бирә (тактада “Сыйфат”плакаты эленгән)

-Сыйфат предметның билгесен белдерүче сүз төркеме нинди?кайсы?сорауларына җавап бирә

— Предметның нинди билгеләрен белдерә алыр соң сыйфат?

-Төсен, тәмен, формасын, характер билгеләрен, физик үзенчәлекләрен

-hәрбер билгесенә икешәр-өчәр мисал китерегез.Шулай итеп, сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә.Рус теле дәресләрендә сыйфат турында сез нәрсәләр өйрәндегез, укучылар?

— Төсен (кызыл алма, зәңгәр чиләк, яшел яулык)

Тәмен (баллы чәй, тозлы кыяр, ачы торма)

Формасын (түгәрәк өстәл, туры сызык, яссы такта)

Күләмен ( зур өй, биек тау, кечкенә күл)

Характерын ( акыллы бала, яхшы кеше, хәйләкәр төлке)

5.Изменение по родам, числам, падежам, степени сравнения, разряды имён прилагательных

— Менә степени сравнения дидегез. Нәрсә соң ул степень? Әйдәгез, бу сүзнең тәрҗемәсен белү өчен русча-татарча сүзлеккә күз салыйк әле. (сүзлектән карыйлар)

-Дәрәҗә

— Ә степени имен прилагательных дигәнен татар теленә ничек тәрҗемә ясар идегез?

— Сыйфат дәрәҗәләре

— Дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куябыз. Бергәләп тәрҗемә итик(карточкада сүзләр)

-это платье красивое -бу кулмәк матур

— а это платье красивее- ә бу күлмүк матуррак

— у меня платье длиннее, а у тебя короче-минем күлмәк озын,ә синеке кыскарак

— тот дом маленький , а этот ещё меньше-теге өй кечкенә,ә тегесе таны да бәләкәйрәк

— эта кукла новее- бу курчак яңарак

— твой костюм красивее- синең костюмың яңарак

— снег белее платья-кар күлмүктән аграк

Ә хәзер таблицага игътибар итик. Сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар.

сыйфат дәрәҗәләре

гади

-

чагыштыру

-рак, -рәк

артыклык

-п, -м

бик, иң сүзләре

кабатлау

кимлек

-кылт –келт

-гылт –гелт

—ча, -су


1. Гади дәрәҗә( Положительная степень)

2. Чагыштыру дәрәҗәсе (Cравнительная степень)

3. Артыклык дәрәҗәсе (Превосходная степень)

4. Кимлек дәрәҗәсе (Уменьшительная степень)

Ә хәзер “Кышкы табигать” дигән текст белән танышып китәрбез. Игътибар белән карап һәм тыңлап торыгыз.

Менә салкын кыш та килеп җитте. Бөтен җирне ап-ак кар каплады.

Кешеләр җылы киемнәрен киделәр. Агачлар ак күлмәк кигән кебек

утыралар. Кыш көне кошларга да салкын. Аларга ризык табуы бик

авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәләр: җимлекләр ясыйлар, җим салалар.

Менә урман. Кышкы урман бик матур! Тып-тын. Анда каен, усак,

нарат, чыршы, имән агачлары үсә. Ә кар өстендә җәнлек эзләре күр-

ренә. Урманда усал бүре,хәйләкәр төлке, куркак куян, матур тиен,

зур пошилар да яши.

Кышын җәнлекләргә авыр. Кешеләр аларга ярдәм итәргә тиешләр.

Сүзлекләрегезне ачып таныш булмаган сүзләрне языйк:

Табигать-природа

Каплады-накрыла

Ризык-еда

Җимлекләр-кормушки

Җим-корм

Усак-осина

Нарат-ель

Чыршы-елка

Имән-дуб

Җәнлек эзләре-следы зверей

Пошилар-лоси

-Балалар тагы да аңлашылмаган сүзләр юк мы?Алмаз хикәя нәрсә турында?Бу өзектән сыйфатларны табыйк та,тәрҗемә итик.(салкын,ап-ак,хәйләкәр,усал,кышкы,матур,куркак)

Гади дәрәҗәдәге сыйфат предметның гадәти билгесен белдерә.(куркак куян, матур тиен,кышкы урман)

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең , башка предметтагы билгегә караганда чагыштырмача артык булуын белдерә- рак-рәк кушымчасы ярдәмендә ясала(матур-матуррак,усал-усалрак,суык-суыграк)

Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат бер предметтагы билгенең башка шундый ук предметтагы билгедән бик күпкә артык икәнлеген белдерә. Артыклык дәрәҗәсе төрлечә формалана:

1) сыйфатның кабатланып килгән беренче авазына яки иҗегенә “п” яки “м” авазлары өстәлә: ап-ак, ямь-яшел.

2) иң, җете, үтә, дөм кебек кисәкчәләр ярдәмендә: иң зур, иң биек.

Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат предметтагы билгенең гадәттәгедән бераз ким булуын белдерә. –гылт –гелт, -кылт –келт, сыл-сел-су кушымчалары ярдәмендә формалаша. –(кызыл, күксел).

Истә тотарга! Тартыкка беткән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп әйткәндә, кушымча алдыннан ы, е авазлары ишетелә, ләкин язуда күрсәтелми : тар-рак.

Кимлек дәрәҗәләре кушымчалары ялганганда, кайбер сыйфатларның соңгы бер-ике авазы кыскара: яшел — яшькелт.

рак-рәк кушымчалары ялганганда (к) (къ) (п) авазлары үзләренең яңгырау парлары белән чиратлашалар матур-матуррак, ак — аграк.

6Тексттан сыйфатларны табыйк һәм 4дәрәҗәдә куйыйк.

Салкын, ап-ак, җылы, ак, салкын, бик авыр, бик матур, тып-тын,

усал, хәйләкәр, куркак, матур, зур, авыр.

Гади Чагыштыру Артыклык Кимлек

Салкын Салкынрак Сап-салкын Салкынча

Ак Аграк Ап-ак Аксыл

Җылы Җылырак Җып-җылы Җылымса

Авыр Авыррак Бик авыр

Матур Матуррак Бик матур

Тын Тынрак Тып-тын

Усал Усалрак Бик усал

Хәйләкәр Хәйләкәррәк Бик хәйләкәр

Куркак Куркаграк Бик куркак -

Зур Зуррак Зуп -зур

— Дөрес. Укыган текст буенча иинем сорауларга җавап бирегез

1.Нинди кыш җитте?

2.Бөтен җирне нинди кар каплады?

3.Кешеләр нинди киемнәрен киделәр?

4.Агачлар нинди күлмәк кигән кебек утыралар?

5.Кыш көне кошларга ничек?

6.Аларга ризык табуы ничек?

7.Кешеләр аларга ничек ярдәм итәләр?

8.Кышкы урман нинди?

9.Урманда нинди агачлар үсә?

10.Кар өстендә нәрсә эзләре күренә?

11.Урманда нинди җәнлекләр яши?

12.Кышын җәнлекләргә ничек?

13.Җәнлекләргә кемнәр ярдәм итәргә тиеш?

Балалар ә сез булышасызмы урман җәнлекләренә?

-Ничек?

— Хезмәт дәресендә җимлекләр эшлибез

-Молодецлар! Эзрэк ял итеп алыйк.Физминутка “Бакалар”.

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка,бата-калка

Битләрен дә юдылар,

Аннары соң зарядкага

Тезелешеп бастылар.

Уңга-сулга,уңга-сулга

Алга-артка,алга-артка,

Утырдылар,тордылар,

Сузылып-киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.

Хәзер инде яңа көчләр белән эшкә тотыныйк,китапнын 62 битен

ачып 103 күнегүне карыйбыз.Илина биремен укып кит әле.(күчереп яз.сыйфатларның астына сызыгыз,дәрәҗәләрен билгеләгез). Бик яхшы. Алмаз беренче җөмләне укып яздыр әле.Ә Илвира тактага чыгып яза. Бөтенесе дә өлгердеме? Мин сезнең hәрберегезгә карточкалар тараттым,әйдәгез әле беренче биремне карап китик әле.

Уен. “Артык сүзне тап”.

Кыяр, яфрак, яшел, агач.

Алма, карбыз, җиләк, тәмле.

Эшчән, кыз, укучы, малай.

Җил, кояш, кар, кечкенә.

Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.

Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.

Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

Бик тиз таптыгы. Ягез әле,менә бу күнегүне дә эшләп карагыз

(Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз).

… … көн. Болында … , … чәчәкләр үсә. … күктә … кошлар сайрый.

… үлән арасында … җиләкләр үсеп утыра. Нинди … вакыт.

Сыйфатлар: кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле,

яшел.

7. Әйдәгез инде бергәләшеп дәресне йомгаклап куик.

Балалар сыйфатлар өстәгәч, җөмләләр тулыландымы? Сыйфатлар ни өчен кирәк?

-Сыйфат безнең сөйләмне ,телне матуррак яңгырашлы итә,баета. Бигрәк тә язучылар үз әсәрлшрендә аларны куллануы отошлы.

— Бүген без дәрестә нинди сүз төркемен өйрәндек?

— Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар, ниндиләр?

— Сыйфатлар җөмләдә нәрсәгә бәйләнеп киләләр?

8.-Тагын да без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Бик яхәы балалар. Дәфтәрләрегезгә өй эшен язып куегыз. “Әниемне яратам” , “ Минем әнием”, “ Иң кадерле кешем” дигән темага сыйфатлар кулланып сочинение язырга. Hәм карточкадагы тестны эшләргә.

Тест сорауларына җавап бирү.

1. Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;

б) предметны;

в) предметның хәрәкәтен.

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли? нишләгән?

б) нинди? кайсы?

в) кем? нәрсә?

3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

а) 5;

б) 6;

в) 4.

4.Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?

а) числительное;

б) прилагательное;

в) существительное.

5. Яшькелт — дигән сыйфат нинди дәрәҗәдә?

а) чагыштыру;

б) гади;

в) кимлек.

6.Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны тап.

а) гүзәл;

б) кып – кызыл;

в) зуррак.

Афәрин балалар,дәрестә бик актив катнаштыгыз,45 минутны сизмичә дә калдым.(билгеләр класс белән бергә,аңлатып куела)

Бүгенге дәресебез тәмам. Киләсе очрашуга тиклем,сау булыгыз!

-Сау булыгыз!

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология