Автор конспекта:
Автор(ы): — Гиматдинова Гульназ Салихзяновна

Место работы, должность: — МБОУ «Кривоозерская СОШ» Аксубаевский муниципальный район

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1. Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларныңфикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

2.Логик фикерләү, уйлау сәләтен, уку активлыгын, мөстәкыйльлеген, диалогик, монологик сөйләмне үстерү

3.Туган телгә, табигатькә, туган якка мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 8

Используемые учебники и учебные пособия: —

Р.З.Хәйдәрова “Татар теле һәм уку китабы” Казан “Мәгариф”, 2009

Используемая методическая литература: —

  • Р.З. Хәйдарова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләрен оештыру”
  • Р.З.Хәйдарова, Н.Г. Галиева “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту”, 2009
  • “Рус телендә урта ( тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” 1-11 нче сыйныфлар өчен, Казан “Мәгариф” нәшрияты 2010
  • Используемое оборудование: —

    дәреслек, ромашка рәсеме, кроссворд, карточкалар

    Краткое описание: — Укучыларның сыйфат сүз төркеме турында белемнәрен ныгыту, сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән таныштыру; предмет билгеләрен чагыштырып, укучыларныңфикер йөртә белү сәләтләрен үстерүне дәвам итү.

    Дәрес барышы:

    IОештыру өлеше.Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру

    Исәнмесез балалар!

    Матур үтсен көнебез!

    Көләч булсын йөзебез!

    Булыйк һәрчак әдәпле,

    Отыйк матур гадәтне.

    Дөрес, матур утырыйк,

    Тырышып җавап бирик.

    II Актуальләштерү.

    — Бүген сыйныфта кем кизү?

    — Укучылар, бүген көн нинди?

    — Бүген көн кояшлы, салкынча, җилсез.

    — Яз көне тагын нинди көннәр була?

    — Язын буранлы, карлы, болытлы, җилле көннәр дә була.

    — Бүген ничәсе?

    — Март ае елның кайсы фасылына керә?

    — Яз айларын санагыз әле.

    — Яз көне табигаьтә нинди үзгәрешләр була?

    III Уку мәсьәләсен кую.

    — Хәзер табышмакларны укып, җавапларын тактага языгыз.

    1.Аягы юк,кулы юк.
    Ишек ачуга өй эченә йөгерә.
    Бу ни була,кем белә? ( Суык)
    2.Җәен дә,кышын да ямь-яшел.(Чыршы)
    3.Агач башында көмеш алка. ( Ай)

    4. Язын дөньяга килә,

    Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

    5.Ашамый, эчми,

    Көне – төне эшли. ( Сәгать)

    6.Өй эчендә базым бар,

    Баз эчендә бозым бар.

    Керер идем – сыялмыйм ,

    Бозларында шуалмыйм. ( Суыткыч)

    С

    у

    ы

    к

    Ч

    Ы

    Р

    Ш

    Ы

    А

    Й

    Я

    Ф

    Р

    А

    К

    С

    Ә

    Г

    А

    Т

    Ь

    С

    У

    Ы

    Т

    К

    Ы

    Ч

    — Нинди сүз килеп чыкты?

    — Укучылар,ничек уйлыйсыз, бу сүзнең бүгенге дәресебездә нинди катнашы бар икән?

    — Бүген дәрестә сыйфат сүз төркеме белән танышуны дәвам итербез,һәм сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсенең кушымчалары белән танышырбыз.

    Дәрестә “Ромашка” уены уйнаячакбыз. Ромашка таҗларында саннар язылган, тәртип буенча алып биремне укырбыз һәм эшләрбез.

    Әйдәгез ромашканың 1нче таҗын алыйк.

    1 нче бирем(Тактада исемнәр(сущ.) бирелгән,аларга туры килгән сыйфатларны языгыз)

    Бала (чибәр бала) Укучы (тәртипле укучы)

    Көн (озын көн) Болыт (соры болыт)

    Лимон (ачы лимон) Кар (ак кар)

    Малай (тырыш малай) Суган (ачы суган)

    Нәтиҗә

    Бу сыйфатның нинди дәрәҗәсе? (гади)

    Гади дәрәҗә нәрсәне белдерә? (предметның гадәти билгесен)

    (Тактада сыйфатлар язылган: беренче баганада гади дәрәҗәдәге сыйфатлар, икенче баганада чагыштыру дәрәҗәсендә бирелгән)

    — Укучылар, баганадагы сүзләр аерыламы? Ничек аерыла? ( икенче баганада –рак/-рәк кушымчалары бар)

    — Димәк, сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе –рак/рәк кушымчалары ярдәмендә ясала

    2 нче бирем(Бирелгән сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә яз.1-2 җөмлә төзе) 1 укучы такта янында эшли.

    Җылы(җылырак), күңелле(күңеллерәк), зәңгәр(зәңгәррәк), озын(озынрак), якты(яктырак), зур(зуррак), кечкенә(кечкенәрәк), баллы(баллырак)

    3 нче бирем(Антоним сыйфатлар өстәп, җөмләләрне әйтеп бетер).

    Кышын көн кыска, ә төн … .

    Җәен көн аяз, ә көзен … .

    Күп укыган бала белемле, ә аз укыган … .

    Китап калын, ә дәфтәр … .

    Алма баллы, ә лимон … .

    Кар йомшак, ә боз … .

    Шикәр ак, ә күмер … .

    ФИЗКУЛЬТМИНУТКА


    Сазлыктагы бакалар

    Бик иртәуяндылар.

    Бата-калка, бата-калка

    Битләрен дәюдылар.

    Аннан ары зарядкага

    Тезелешеп бастылар:

    Уңга-сулга, уңга-сулга

    Алга-артка, алга-артка

    Утырдылар, тордылар.

    Сузылып киерелделәр,

    Дәрескәтотындылар.


    VI.Ныгыту

    Группалы эш.

    4 нче бирем(Бирелгән тексттан төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны тап, астына сыз)

    Кышның бик матур көне. Ак күбәләктәй карлар җир өстенә куналар.Зәп-зәнгәр күк йөзен болыт каплап ала. Кар балаларның алсу битләренә, кара керфекләренә куна.Ә чана шуучы балалар шуңа куана.

    5 нче бирем(Сыйфат дәрәҗәләрен таблица буенча билгелә)

    Матур, тәртиплерәк, түгәрәк, ачы, тозлырак, матуррак, усал, хәйләкәр, алсу зуррак, белемлерәк, көчле

    ГАДИ

    ЧАГЫШТЫРУ

    6 нче бирем(Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итеп яз. 2 җөмлә төзе)

    Красивое платье, жаркое лето, умная девочка, ленивый кот, мелкий
    дождь, холодный день, широкая река, прямая улица.

    7 нче бирем Группалы эш.

    1 группа- Тиешле сыйфатларны куеп, җөмләләрне күчереп яз.

    … … көн. Болында … , … чәчәкләр үсә. … күктә … кошлар сайрый.
    … үлән арасында … җиләкләр үсеп утыра. Нинди … вакыт.

    Сыйфатлар:кызыл, зәңгәр, ак, җәйге, җылы, төрле-төрле, аяз, күңелле, яшел.

    2 группа -“Артык сүзне тап”.
    Кыяр, яфрак, яшел, агач.
    Алма, карбыз, җиләк, тәмле.
    Эшчән, кыз, укучы, малай.
    Җил, кояш, кар, кечкенә.
    Дәфтәр, каләм, китап, чибәр.
    Сыер, кәҗә, кызыл, сарык.
    Кишер, зур, чөгендер, кәбестә.

    VII.Тест биремнәре.

    1. Тәрҗемә итегез — сыйфат:

    А) существительное

    Ә) прилагательное

    Б) глагол

    2. Сыйфат нәрсәне белдерә?

    А) предметны

    Ә) предметның билгесен

    3. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

    А) нишли?

    Ә) кем? нәрсә?

    Б) нинди?

    4.Бу сыйфатларның кайсысы характерны белдерә?

    А) көләч

    Ә) озын

    Б) җилле

    5. Сыйфатларны тап :

    А) малай, куян,сыерчык

    Ә) хәйләкәр, эшчән,язгы.

    Б) эшли,елмая,йөгерә.

    VIIIЙомгаклау

    1. Нинди тема үтелде?

    2. Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе ничек ясала?

    IX Өй эше. 5 нче күнегү 132 бит

    Файлы: Праздник алифбы.doc
    Размер файла: 569344 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология