Автор конспекта:
Автор(ы): — Хазиева З.Ф.
Место работы, должность: — МБОУ «СОШ им.Г.Г.Гарифуллина с. Ядыгерь»
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 7 класс
Предмет(ы): — География
Цель урока: —
- Төньяк Американың климатына мөстәкыйль характеристика бирү;
- укучыларны Төньяк Американың эчке сулары белән таныштыру;
- елгалар һәм күлләрнең хуҗалык өчен әһәмиятен билгеләү.
Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Краткое описание: — 7 сыйныфлар өчен дәрес конспекты
Дәреснең темасы:Төньяк Американың климаты. Эчке сулары. (1нче слайд)
Максатлар:(2 нче слайд)
- Төньяк Американың климатына мөстәкыйль характеристика бирү;
- укучыларны Төньяк Американың эчке сулары белән таныштыру;
- елгалар һәм күлләрнең хуҗалык өчен әһәмиятен билгеләү.
Җиһазлар:
Төньяк Американың физик картасы, мультимедиа проектор.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.Теманы һәм максатны бәян итү.
II. Өй эшен тикшерү. Өйрәнелгәннәрне кабатлау.
Укучыларның бер өлеше тест эшли, калганнар укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр.
Тест.”Төньяк Американың рельефы һәм файдалы казылмалары.”
Iвариант.
1. Кордильер тауларының иң биек ноктасы:
А) Митчелл,
Б) Аконкагуа,
В) Мак — Кинли.
2. Т. Американың иң зур тигезлекләре:
А) Үзәк тигезлек, Бөек тигезлек;
Б) Амазония, Патагония;
В) Боливия, Амазония.
3. Актив вулканнар материкның кайсы өлешендә урнашкан?
А) көнчыгышта,
Б) көнбатышта.
4. Материктагы иң борынгы таулар:
А) Кордильер,
Б) Аппалач,
В) Намиб.
5. “Карст” күренеше нәрсә ул?
А) еш җир тетрәүләр, вулканнар ату,
Б) җир астыннан кайнар сулар чыгу,
В) җир астында куышлар барлыкка килү.
IIвариант.
1. Т. Американың иң биек ноктасы ничә метр?
А) 6194 м,
Б) 8848м,
В) 6960м.
2. Материкның иң түбән урыны ничек атала?
А) Миссисипи түбәнлеге;
Б) Үлем үзәне;
В) Ориноко түбәнлеге..
3. Түбәнлекләр материкның кайсы өлешендә урнашкан?
А) көнчыгышта,
Б) көнбатышта.
4. Йеллоустон милли паркындагы күренешләрне безнең илдә очратырга мөмкинме?
А) юк, мөмкин түгел;
Б) Камчаткада очратырга мөмкин;
В) Урал тауларында очратырга мөмкин.
5. Түбәндәге вулканнарның кайсысы Төньяк Америкада урнашкан?
А) Орисаба;
Б) Этна,
В) Котопахи.
III. Актуальләштерү.
IV. Яңа материал өйрәнү.
1. Экранда бирелгән сорауларга укучылар мөстәкыйль җавап бирәләр:
- Материкта иң салкын айның(январь) температуралары ничек бүленгән? (4 нче слайд)
- Материкта иң җылы айның температуралары ничек бүленгән? (5 нче слайд)
- Материкта явым-төшемнәр ничек бүленгән? (6 нчы слайд)
- Төньяк Америка нинди климат поясларында урнашкан? (7 нче слайд)
2. Материкның төп елга системалары һәм күлләре белән таныштыру.
(8 нче слайд)
Карта ярдәмендә билгеләгез:
- Материкның иң зур елгаларын әйтегез;
- Төп елга системаларының субүләрләре кайдан уза?
- Елгаларның характеры һәм режимы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
- Кайсы елгалар кышын боз белән каплана?
- Иң зур күлләрне әйтегез. Алар кайсы ил территориясендә урнашкан?
V. Өйрәнелгәннәрне ныгыту.
Укучылар Калифорния һәм Флорида ярымутрауларына чагыштырма характеристика бирәләр. (9 нче слайд)
VI. Дәресне йомгаклау.
Өй эше. (10 нче слайд)
- 41 нче параграфны укырга, сорауларга җавап бирергә.
- Контурлы карталарда түбәндәге елгаларны һәм күлләрне билгеләргә:
Елгалар:
— Миссисипи, Миссури, Макензи, Атабаска, Колумбия, Юкон, Колорадо, Ниагара.
Күлләр:
— Эри, Онтарио, Гурон, Мичиган, Верхнее, Бол. Медвежье Виннипег.
Файлы: Конспект урока 1.doc
Размер файла: 26112 байт.