Автор конспекта:
Автор(ы): — Садрутдинова Гульнур Марсовна

Место работы, должность: —

Школа № 89, Ново-Савиновский район, г. Казань

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — основное общее образование
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Методист
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — методическая разработка

Краткое описание ресурса: —

Рус телендә сөйләшүче укучыларда аларның танып белү сәләтләрен активлаштыру аша татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык үстерү һәм шул нигездә һәр укучы шәхесен үсеш режимына чыгару, уку-укыту субъектын тәрбияләү, ягъни аның алдында торып баскан мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган , үзүсешкә ия булган кешене тәрбияләү мөмкин.

. Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Бу ике төр бик тыгыз бәйләнештә яши.

Танып белү сәләтен стимуллаштыру нигезендә татар теле дәресләрендә һәм класстан тыш эшчәнлек вакытында рус телендә сөйләшүче укучы шәхесенең үзүсеше

авторлаштырылган программа

Эшнең авторы:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Садрутдинова Гөлнур Марсовна, Яңа Савин районы, Казан

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү, гомумән алганда, профессор Ф.С.Сафиуллина төзегән программа нигезендә алып барыла. 5нче сыйныфлар өчен А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфәрова тарафыннан төзелгән дәреслек кулланыла. Бу дәреслектә кызыклы һәм файдалы текстлар, күнегүләр бар, әмма теоретик сорауларны бирүдә эзлеклелек юк. Укучыларның аңында татар грамматикасының бер бөтенлеге тумый. Ә укучылар бу мәгълүматларга таянып эш итәләр бит! Баланың башында буталчылык булса, аның фән белән кызыксынучанлыгы төшә. Шунлыктан мин, әйтеп киткән программага һәм дәреслеккә таянып, үземнән үзгәрешләр кертеп, авторлаштырылган программа тәкъдим итәм.

Концепция: Рус телендә сөйләшүче укучыларда аларның танып белү сәләтләрен активлаштыру аша татар телен өйрәнүгә тотрыклы кызыксынучанлык үстерү һәм шул нигездә һәр укучы шәхесен үсеш режимына чыгару, уку-укыту субъектын тәрбияләү, ягъни аның алдында торып баскан мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә омтылган , үзүсешкә ия булган кешене тәрбияләү мөмкин.

. Татар теленә өйрәтү дигән сүз укучының дәрестә генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлеген дә үз эченә ала. Бу ике төр бик тыгыз бәйләнештә яши. Шуңа күрә укучының класстан тыш эшчәнлегенең системасын да бирәм.

Укучыда танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итүнең төп шартлары

1.Укучыларның актив фикерләү сәләтләренә таяну.

Фикерләргә өйрәтү – ул анализ ясарга, иң әһәмиятлесен аерып чыгарырга, чагыштырырга, охшашлыкны табарга, гомумиләштерергә һәм системага салырга, исбатларга һәм кире кагарга, төшенчәләрне билгеләргә һәм аңлатырга, мәсьәләләрне куярга һәм хәл итәргә өйрәтү дигән сүз.[1]

Концепция:Фикер йөртү сораудан башлана. Үсеш дәресе сорарга өйрәтә.

Методиканың үзенчәлеге: Татар грамматикасының иң әһәмиятле мәсьәләләрен аерып чыгару һәм материалны эре блоклар белән бирү. Яңа материалны бирү дәвамында, укучыларның чагыштыру, гомумиләштерү, төшенчәләрне билгеләү сәләтләре төрле сораулар ярдәмендә үстерелә. “Нигә?” дигән сорау дәрестә иң еш яңгырый торган сорау. Әйтелгәнне искә алып, укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерә торган күнегүләр эшләнде, рус телендә сөйләшүче 5нче сыйныф укучыларын татар теленә укытуның тематик планы тәкъдим ителә.

2.Уку-укыту процессын укучы үсешенең иң уңай дәрәҗәсендә булдыру

Концепция:Диалектик фикерләү ысулларына нигезләнеп эшләү, укучының иҗади үсешенә куелган киртәне алып ташларга булыша.

Методиканың үзенчәлеге:Аларны кулланганда,укучыга мөстәкыйль фикер йөртү мөмөкинлеге бирелә. Укучы төрле әйбер, объект, күренешләрнең үзлекләрен, алар арасындагы бәйләнешләрне мөстәкыйль ачыкларга өйрәнә, аның сәләте, интеллекты үсә.

Укучының позициясе: Укытучы һәм иптәшләрем белән тикшерү-эзләнү методы белән танып белдем – төшендем – истә калдырдым – үз фикеремне әйтә алам – алынган белемнәремне гамәлдә куллана алам.

2.1.Уку- укыту процессында кулланылучы төп психологик-педагогик ысуллар

ØТатар теленнән алынган белемнәрнең гамәли әһәмиятлелеген ачыклау;

ØУку материалының эчтәлеген иң мөһим фән ачышларына, иҗтимагый – сәяси тормышның төрле социаль күренешләренә якынлаштыру;

ØУку материалын күп тапкыр төрле вариантта кабатлау;

ØКатлаулы теманы дозалаштырып алдан кертеп җибәрү;

ØУку-укыту процессында тышкы контроль һәм үзлегеннән контроль, үз-үзеңне бәяләү үрелеп бара;

ØУкучыларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру.

2.2. Укучыларда гомуми белем, осталык, күнекмәләр булдыруның уңай- укыту проөессында кулланылучы төп психологик-педагогик ысуллар эчтәлеген аңлау дәрәҗәсен ачыкл ысуллары

ØМин укучыларымнан татар грамматикасының иң әһәмиятле моментларын нык белергә өндим, чөнки алар яңа белем өчен нигез булып торалар. Укучыларның танып белү көчләре яңа белемгә юнәлә, шуңа күрә алар гомуми белемнәреннән, осталыкларыннан, күнекмәләреннән автоматик рәвештә куллана белергә тиеш. Шуны искә алып, мин укучыларыма төрле алгоритмнар тәкъдим итәм.

ØУкучыларга килешләрнең тәртибен түбәндәгечә бирү отышлырак:

Баш килеш кем? нәрсә?

Юнәлеш килеше кая? кемгә? нәрсәгә? нигә?

Урын-вакыт килеше кайда? кайчан? кемдә? нәрсәдә?

Чыгыш килеше кайдан? каян? кемнән? нәрсәдән?

Төшем килеше кемне? нәрсәне?

Иялек килеше кемнең? нәрсәнең?

Укучыларга башта килешнең иң мөһим сорауларын, аларны рус теле килешләре белән чагыштырып бирергә кирәк.

Творительный падеж = исем (Б.к) + белән

зат алмашлыгы (И.к.) + белән

Предложный падеж = исем (Б.к.) + турында

зат алмашлыгы (И.к.) + турында

Укучылар килеш сорауларын, кушымчаларын отып алгач, килешләрнең дөрес тәртибен күрсәтәм. Моны җиңел отып алыр өчен, вертикаль сызык рәвешендә язылган БИЮТЧУВ сүзен истә калдырырга кирәк (ул килешләрнең баш хәрефләреннән ясалган сүз).

ØЗат кушымчаларының төрләре

Фигыльнең зат-сан белән төрләнешен бирер алдыннан, укучыларга зат кушымчаларының ике төре генә булуы турында әйтергә кирәк.

Iтөр: Мин -мын / -мен (-м) IIтөр: Мин -м

Син -сың / -сең -“- Син -ң

Ул -“- Ул

Без -быз / -без -“- Без -к

Сез -сыз / -сез -“- Сез -гыз / -гез

Алар -лар / -ләр -“- Алар -лар / -ләр

-нар / -нәр

тулы ким

вариант

Зат кушымчаларының дөрес ялгау шарты:

Фигыльнең заман кушымчасы тартык авазга бетсә, I төр зат кушымчаларын ялгыйбыз (тулы вариантын).

Фигыльнең хәзерге заман кушымчалары артыннан I төр зат кушымчаларының ким вариантын кулланабыз.

Фигыльнең заман кушымчалары сузык авазга бетсә, II төр зат кушымчаларын өстибез.

ØТөрле сүз формалары яки конструкцияләрнең төзелешен өйрәнгәндә, башта аларның абстракт схемаларын сызу бик отышлы, чөнки укучыларда яңа проблемага бер бөтен караш туа.

ØРус телендә сөйләшүче укучыларга шактый күп төрле кушымчаларны истә тотарга һәм аларның калын – нечкә; яңгырау – саңгырау вариантларын бутамаска кирәк. Бу мәсьәләне җиңеләйтү максатыннан, мин кушымчаларның калын һәм яңгырау вариантларын ятларга өйрәтәм. Татар теленең авазлар системасын нык белгәч, укучы үзе кушымчаларның нечкә һәм саңгырау вариантларын әйтә.

ØКушымчаларның яңгырау-саңгырау вариантларын ялгаганда, рус телендә сөйләшүче укучылар сузык, яңгырау һәм саңгырау авазлар арасында югалып калалар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, мин укучыларыма “Сул кул кагыйдәсе”н тәкъдим итәм.

ØМетодиканың тагын бер үзенчәлеге – укучыларның әйтелешенә һәм уку техникасына зур игътибар бирү. Әйтелеш һәм укудагы хаталар язудагы хаталарга әвереләләр. Сәнгатьле уку баланың төшенеп укуы белән бәйле, чөнки шунысы ачык күренә: укучының акыл көчләре кая сарыф ителә — уку процессына гына, һәм укылган текстның мәгънәсен аңларга аның көчләре калмый яки, киресенчә, автоматик рәвештә укып, ул шунда ук укылганның мәгънәсенә төшенә. Ә бу турыдан-туры укучының танып белү кызыксынучанлыгы белән бәйле. Шуңа өстәп әйтәсе килә, уку вакытында салмак , басымсыз гына сүзләрнең актив һәм пассив запасы арта.

3. Уку-укыту процессының уңай атмосферасын булдыру

Концепция:“Шатлык аша укыту һәм тәрбияләү” тискәре хисләр һәм җәза куркынычына караганда нәтиҗәлерәк.

Методиканың үзенчәлеге: Америка психологы А.Маслоу фикеренчә, иҗади үсешнең төп шартларыннан берсе — укучы шәхесенең өйрәнүгә омтылыш механизмын эшләтеп җибәрү, ягъни профессор В.И.Андреев әйтүенчә, стимуллар системасын булдыру:

· бу кызык!

· минем фикерем…

· бу аңлаешлы!

· мин моны үзем ясадым!

· мин дә эшли алам, мин дә сәләтле![2]

Мин дә үземнең педагогик эшчәнлегемдә бу закончалыкларга таянып эшлим.

Бу мәсьәләне чишү юллары күп, мәсәлән, Һәр чиректә үтелгән темалар буенча мин укучыларга берәр иҗади эш бирәм.

4. Уку-укыту субъектлары арасындагы хезмәттәшлек педагогикасына нигезләнгән уңай аралашу

Концепция:Гуманлы педагогика – хезмәттәшлек педагогикасы – үсеш педагогикасы.

Методиканың үзенчәлекләре: Һәрбер дәрес – үстерешле дәрес. Ул әзер хәкыйкать дәресе түгел, ул- хәкыйкать эзләү дәресе

Укытучы позициясе: Укучылар алдына әзер җаваплар белән түгел, ә сорау белән килү, алар белән бергә хәкыйкать эзләү, дөрес юнәлеш күрсәтеп торыру.

4.1. Үстерешле дәресләр системасы

ØЭзләнү дәресе

Бу дәрестә теоретик материал эре блоклар[3] белән һәм төрәк схемалар яки таблица рәвешендә бирелә. Дәрес дәвамында укучыларның фикер йөртү сәләтләре төрле сораулар ярдәмендә гел активлаштырыла. Мәсәлән, укытучы мисаллар китерә, ә укучылар анализ ярдәмендә төшенчәне тәгъбир итәләр. Яки укытучы теоретик материалны аңлату вакытында аерым бер моментларда укучылардан сорау көтә башлый. Бу ысул теориянең катлаулы өлешенә укучыларның игътибарын җәлеп итү максатыннан кулланыла.

Өй эше:теоретик материалны ятларга, теманы ныгыту максатыннан репродуктив характердагы күнегүләр эшләргә.

ØГрамматик һәм сөйләм күнегүләрен устерү дәресе

Биредә теоретик белемне гамәлдә куллану күздә тотыла.Коммуникатив ситуацияләр никадәр чынбарлыкка күбрәк охшаса, укучыларның аралашуы шулкадәр нәтиҗәлерәк була[4] .

Өй эше: теоретик материалны кабатларга, үстерешле характердагы күнегүләр эшләргә.

ØТекст белән танышу дәресе

Баланың уку эшчәнлегенең төп сәбәбе – текстның эчтәлеге белән кызыксыну. Шуңа күрә лексик теманың төп тексты алына һәм аның белән танышу алдыннан проблемалы сорау кую яки тексттан ниндидер кызык мәгълүмат китерү – бик отышлы ысул.

ØӨй эше: яңа сүзләрне кабатларга, текстны бик яхшы укырга һәм тәрҗемәсен кабатларга. Теләсә нинди җөмләдән тәрҗемә зарури, моның өчен тексттагы һәр сүзне аңларга кирәк. Теоретик Диалогик сөйләм үстерү дәресе

Тексттан алынган мәгълүмат буенча сорау – җавап формасында эш алып барыла. Таныш лексиканы кулланып, темага караган төрле коммуникатив биремнәр үтәү, шунда диалоглар төзү. Шул арада укучыларның сөйләм теленә яңа грамматик конструкцияләр, яңа лексика да кереп китә, үзләштерелә.

Өй эше: Укучылар парларга бүленәләр. Яңа конструкцияләр кертеп, текст эчтәлеге буенча тулы диалог төзиләр.

материалны ныгыту максатыннан грамматик күнегүләр дә бирелә.

ØМонологик сөйләм үстерү дәресе

Бу дәрестә иң мөһиме – һәр укучы өйрәнелә торган тема буенча я телдән, я язмача бәйләнешле текст төзи белергә тиеш. Белем дәрәҗәсенә карап, һәр укучы эш төрен үзе сайлый: яки хәбәрләмә төзи, яки темага караган рәсемне тасвирлый, яки укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйли.

Өй эше:Дәрестә төзелгән план буенча текст төзү һәм сөйләү.

ØБәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Бу дәрестә укучылар барлык белемнәреннән файдаланып, гомумән тема буенча әңгәмәдә катнашалар. Биредә иң мөһиме – темага карата үз фикереңне әйтергә тырышу. Бу дәрестә грамматик материал да системага салына, кабатлана. Укучыда аралашу теләге тусын өчен, балалар дөньясына хас ситуацияләр булдыру, дәресне уен формасында үткәрү зарури.

Өй эше: Һәр укучыдан темага язмача обзор ясау, өйрәнелгән темага үз мөнәсәбәтен күрсәтү, үз эшчәнлегенә билге бирү сорала.

4.2. Укучының танып белү эшчәнлеген оештыру формалары

Концепция:Укучының танып белү эшчәнлегенең төрле формаларын берләштерү дәресләрне сыгылмалы, елгыр итә, ә бу, үз чиратында, шәхеснең үзүсешенә этәргеч булган кызыксынучанлыкны тудыра.

Методиканың үзенчәлеге:танып белү процессының 4 формасы актив кулланыла.[5]

Индивидуаль форма– укучы мөстәкыйль рәвештә уку материалының эчтәлеген үзләштерә. Әлбәттә, уку материалы катлаулы булырга тиеш түгел.

Укытучы тарафыннан балаларга бирем аңлатыла, аны үтәү юллары күрсәтелә. Укучылар сүзлекләр белән эшләргә өйрәнәләр. Бу- аларның мөстәкыйль эш итүенә, үзүсешенә этәргеч була, чөнки шундый юл белән алынган белемнең кадере бик зур. мөстәкыйла, аны үтәү юллары күрсәтелә. иратлашуы үзгәрми.

Фронталь форма- дәреснең азагында яки экскурсияләрдә тикшерү сораулары буларак бик отышлы форма.Проблемалы ситуацияләрне чишкәндә, бу форма укучыны күмәк эзләнү-тикшеренү эшендә катнашырга, үзенең иҗади активлыгын күрсәтергә этәрә.

Группа белән үткәрелә торганформаның исеме үзе барысын да әйтә. Бирем аерым бер төркемгә бирелә. Төркемдәге укучылар саны 2дән 6га кадәр, күбрәк булса, һәр укучының актив эшчәнлеген оештырып булмый. Эшнең бу төрен конкурслар, викториналар, гомумиләштерү дәресләре үткәргәндә куллану бик отышлы.

Күмәк үткәрелә торганформа– традицион булмаган дәресләр әзерләү вакытында кулланыла. Мондый дәресләр чирек дәвамында еш үткәрергә ярамый, ләкин шундый 1-2 дәрес уку-укыту процессын җанландырып җибәрә, балаларның танып белү сәләтләрен активлаштыра.

Традицион булмаган дәресләрнең төрләре:

ØДәрес- сәяхәт

ØДәрес-викторина

ØДәрес-очрашу (язучы, рәссам һ.б. белән очрашу) һ.б.

Мониторинг һәм диагностика

Концепция:Хаталарны кисәтү.

Методиканың үзенчәлеге: Системалы рәвештә үткәрелә торган 10 минутлык тикшерү эшләре укучыларның өйрәнелә торган теманы үзләштерү дәрәҗәләрен күрсәтеп бара.

Укучының класстан тыш эшчәнлеге

Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтү балаларның класстан тыш эшчәнлеген дә күздә тота. Эшнең бу төре укучының танып белү сәләтен стимуллаштыру белән турыдан-туры бәйләнгән. Ә ул, үз чиратында, баланың үзүсешенә этәргеч булып тора.

Укучыларның класстан тыш эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

Øөй эшен әзерләү. Өйгә бирелгән күнегүләр эчтәлекле, үстерешле биремле булсын дип тырышам.

Øиҗади эшләр ясау (“Уку-укыту процессының уңай атмосферасын булдыру” дигән бүлекне карагыз);

Øтатар теленнән төрле бәйгеләрдә катнашу;

Øтатар балалар газета һәм журналлар белән даими танышып бару.

Øтатар телендә булдырылган видеофильмнар карау, компьютер уеннарын уйнау.

Øтатар халкының тарихы, мәдәнияте белән экскурсияләр, концерт-спектакльләр аша, татар теле айлыгында катнашу аша танышу.

мәктәпнең кече Фәннәр Академиясенең татар теле һәм әдәбияты секциясендә эшләү.

Укучының танып белү сәләтен булдыру, аның белән идарә итү — бу уңышка ирешүнең беренче басмасы.

Дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә укучы шәхесен күз алдында тотып эшләсәң, уңышка алып баручы баскычның икенче басмасына менәсең.

Алда басма саннары әле күп. Әмма укыттучы үзе иҗади үзүсешкә ия шәхес икән, ул башта укучылары алдыннан бара, аннан соң алар белән бергә юл үтә, соңыннан балаларын алга җибәрә, димәк, укучы шәхесе үсеш процессын кичерә.

[1] Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре.- Казан: Мәгариф.- 1998.-25б.

[2] Андреев В.И. Педагогика.- Казань: Центр инновационных технологий.- 2003.-с.56.

[3] Махмутов М.И. Проблемное обучение: Основные вопросы теории.- М.: Педагогика, 1975.- 27с.

[4] Букатов В.М., Ершова А.П. Я иду на урок: Хрестоматия игровых приемов обучения: Книга для учителей. – Москва: Первое сентября, 2000. – 78с.

[5] Конаржевский Ю.А. Анализ урока. – М.: Центр «Педагогический поиск», 2000. — 336с.

Файлы: Имя существительное.ppt
Размер файла: 5807104 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология