Автор конспекта:
Автор(ы): — Бариева Диляра Тафкиловна

Место работы, должность: — МОУ

Регион: — Город Москва

Характеристика конспекта:
Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — другой тип

Краткое описание ресурса: — Актуальлек. Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин фәнни-тикшеренү эшемнең темасын “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү” дип алдым.

Тема:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү.
Җир йөзендә иң зур байлык- кеше белән аралашу байлыгы.
А.Сент-Экзюпери.
Актуальлек.Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенеңһәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин фәнни-тикшеренү эшемнең темасын “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә коммуникатив технологияләр аша мәдәни компетенция үстерү”дип алдым.
Өйрәнү объекты: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә мәдәни компетенция формалаштыру.
Өйрәнү предметы: коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнары.
Максат: Мәдәни компетенцияне үстерүдә коммуникатив технологиянең нәтиҗәлелеген исбатлау, методик рекомендацияләр әзерләү.
Бурычлар:
1. “Коммуникатив технология” һәм “мәдәни компетенция” төшенчәләрен ачыклау;
2. Мәдәни компетенцияне үстерү өчен коммуникатив технологиягә туры килгән эш алымнарын куллану;
3. Укучыларның башка милләт мәдәниятенә (бу очракта татар) мөнәсәбәтен ачыклау.
Гипотеза:
дәресләрне коммуникатив технологиягә нигезләнеп оештыргандагына мәдәни компетенцияне үстереп була. Һәмбары тик шул телдә җанлы аралашу гына башка милләт мәдәниятенә карата кызыксыну уятыр.
нәтиҗә:
Мәдәни компетенция формалаштыруда коммуникатив технологиягә нигезләнгән эш төрләре (диалог,сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә һ.б.) төп рольне үти. Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, мәдәни компетенция үсә.

Файлы: iccled prez.ppt
Размер файла: 272384 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология