Автор конспекта:
Автор(ы): — Ситдикова Халима Мусиновна

Место работы, должность: — Школа, учитель

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Ознакомить учащихся с татарскими народными песнями

Тип урока: — Комбинированный урок

Учащихся в классе (аудитории): — 25

Используемые учебники и учебные пособия: —

Тема: Татар халкы моңнан яралган

Максат:

-музыка сәнгатенең матур әдәбият белән тыгыз бәйләнештә булуын һәм бер-берсенә йогынты ясауларын күзәтү ;

-татар халык җырларының төрләрен аңлату,аларны сәнгатьле итеп башкару;

-шәхестә милли үзаң,үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек,презентация,җыр китаплары,баян.

Дәреснең барышы:

I.Оештыру өлеше.

II.Актуальләштерү.

а) өй эшен тикшерү

б) үткәннәрне кабатлау (халык авыз иҗатының төрләре)

III.Яңа тема: Халыкларның җаны ул-моң диләр,

Моң диләр бездә дә,җыр диләр.

Өзгәләсә , телсә бәгырьләрне-

Татар җыры әнә шул диләр. (Көй яңгырый)

(Г.Тукай)

- Әгәр моң сүзенең тәрҗемәсен эзлисез икән,сез аны бер телдә дә таба алмасыз.Ул- бары татар халкына гына хас. Моң-көйнең иң асыл сыйфатын,сокландыргыч үзенчәлеген ,төп матурлыгын күрсәтүче төшәнчә.Гасырлар буена халык хәтерендә сакланган “Иске карурман”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү”кебек кыйммәтле хәзинәләр композиторлар иҗатында зур этәргеч биреп торучы көч булды.

Җыр гомер буе кешенең юлдашы булып кала. Нәрсә соң ул җыр? Без аны әдәбият дәресләрендә карап киткән идек инде, әйдәгез искә төшерәбез.Җырларның иң беренчеләре 1000 еллар элек яшәгән хатын-кызларның “ә-ә-ә-әә,әлли-бәү” дип бала юатканда яңгыраганнар. “Бишек җыры”.

-Көйгә салынган шигъри әсәрләгә җыр диләр.

- Аны кайчан җырлаганнар?

-Сагынганда, эч пошканда, һ.б.

-Халык җырлары нинди төрләргә бүленә? Нинди җырлар бар?

-Хезмәт җырлары, уен җырлары, йола җырлары, көнкүреш җырлары, лирик җырлар.һ.б.

-Хезмәт җырлары дип нинди җырларга әйтәбез?….

-Уен җырлары- (“Чума үрдәк,чума каз”),”Каз канаты”.

-Лирик җырлар-озын, моңлы көйләр.Аларда аһ-зар, сагыш яңгырый. Без хәзер укый торган кайсы әсәрдә “Сагыну”җыры турында сөйләнә?

IV. Дәреслек белән эшләү: -Г.Әпсәләмовның “Миңа 19 яшь иде “әсәрендә. (Табып уку)

-Тагын без укыган кайсы әсәрләрдә җыр, музыка турында сөйләнә?

-“Үги кыз”да Зөһрә җырлый (өзеген уйнау),

М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”шигыренә көй язылган , һ.б.(җырлау) Сурәтләү чараларын табу.

-Мәхәббәт турында да җырлар бармы? ( “Ай былбылым” җыры җырлана) (КУБЫЗДА УЙНАУ)

-Халык җырлары музыка коралларына кушылып та,кушылмыйча да җырлана.Ә татарларда иң популяр инструментлар булып нәрсәләр тора?

-Табышмакларны чишик әле(слайдлар)

1. Алты –җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар

Миннән башка үтми иде,

Аулак өйләр,уеннар. (Курай)

2.Уйнавы –дүрт кылда,

Тавышы сокландыргыч

Ә нәзек муенында

Дүрт нәни кара боргыч. (Скрипка)

3.Иреннәргә терисең дә

Чиртеп көйләр эзлисең,

Биетәсең,җырлатасың

Матур кызлар күзлисең. (Кубыз)

4.Борынгы булсам да мине,

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз ,диеп

Сәхнәдән төшермиләр.(Гармун)

-Ә элек җырчыларыбыз күбрәк нинди инструментларга кушылып җырлаганнар?

-Гармун һәм баянга. (Баянда уйнау)

V. -Җырчылардан кемнәрне беләсез?

-Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева, Айдар Фәйзерахманов, Зөфәр Билалов,һ.б.

-Җырчыларыбыз халык җырларын бик оста итеп башкарганнар.Аларның күбесе авылдан чыкканнар,авыл балалары.Шуның өчендер алар бик моңлы җырлаган.

-Ә авыллар турында җырлар күп микән? Без сезнең белән эзләнү эшләре алып барган идек,тикшерик әле. “Туган авылым” (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнәшева сүз.)

-(Эзләнү эше)

-Кеше исемнәре белән аталган халык җырлары күп микән?

- “Мәдинә”, “Әнисә”, “Әпипә”, “Ал Зәйнәбем”, “ Бие-бие Хәйбулла”, һ.б.(“Әнисә”җырын башкару)

VI-Халык җырларына нигезләнеп күп кенә композиторларыбыз профессионал көйләр язганнар : С.Сәйдәшев,Ә.Бакиров, Н.Җиһанов,М.Мозаффаров, А.Ключарев, Һ.Б. (Презентация карау)

VII.Йомгаклау “ Халык җырлары халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”,ди Г.Тукай. Чыннан да ,татар халкы моңнан яралган.Бу сүзләрне якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров әйткән.(Шигырьне уку)

Татар халкы моңнан яралган,

Керсез хисен көйгә салалган.

Мәхәббәттән илһам алалган,

Җырлап туймас дастаннары

калган.

Татар халкы моңнан яралган!

Татар халкы моңнан яралган,

Дөнья буйлап татар таралган.

Тайгасында кала салган,

Илсез калган – телсез калмаган,

Татар халкы моңнан яралган.

VIII.Билгеләр кую.Өй эше: эзләнү эшен дәвам итәргә, үзегезнең исемнәргә багышланган җырлар эзләргә.

Краткое описание: — Әгәр моң сүзенең тәрҗемәсен эзлисез икән,сез аны бер телдә дә таба алмасыз.Ул- бары татар халкына гына хас. Моң-көйнең иң асыл сыйфатын,сокландыргыч үзенчәлеген ,төп матурлыгын күрсәтүче төшәнчә.Гасырлар буена халык хәтерендә сакланган “Иске карурман”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү”кебек кыйммәтле хәзинәләр композиторлар иҗатында зур этәргеч биреп торучы көч булды

Файлы: Презентация2.ppt
Размер файла: 6668800 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология