Автор конспекта:
Автор(ы): — Гаскарова Эльвира Махмутовна

Место работы, должность: — МОУ СОШ№2 п.г.т.Актюбинский

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 8 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Телебезнең байлыгын, матурлыгын күрергә, укучыларны сүзләрне дөрес файдаланырга, мәгънәсен таный белергә, ачык бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү, туган телебезгә ихтирам һәм игътибар тәрбияләү.

Тип урока: — Урок контроля, оценки и коррекции знаний учащихся

Учащихся в классе (аудитории): — 25

Используемое оборудование: —

Татарстан республикасы картасы, дәүләт символлар, шәхси карточкалар, рәсемнәр, музыка коралы, Ш.Маннурның “Яхшы бел” дигән шигыре язылган плакат.

Краткое описание: — Внеклассное мероприятие по татарской литературе для 5-8 классов русскоязычной аудитории, посвященное декаде международного родного языка

Дәрес-кичәнең барышы:

I. Оештыру моменты (“Туган тел” көе уйналып тора.)

- Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм кунаклар. Безнең республикада 21 февральдән 10 апрельгә кадәр “Мин татарча сөйләшәм!” дигән акция бара. Без бүген шушы акциягә кушылып, “Татарча да яхшы бел!” дигән кичә үткәрергә булдык. Без телебезнең матурлыгы, үзенчәлеге, байлыгы турында сөйләшербез.

- Мине, вакытлыча, “Сабантуй” газетасы хәбәрчесе дип уйлагыз. Мин сезнең мәктәп турында бик күп яхшы сүзләр ишеттем. Шуңа күрә сезгә кунакка килергә булдым. Ә хәзер танышып китик. Мин Гаскәрова Эльвира Мәхмүт кызы.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем Настя.

- Настя, син укучымы?

- Әйе, мин укучы.

- Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

- Мин 2нче урта мәктәбендә укыйм.

- Рәхмәт.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем Катя.

- Катя, сезнең мәктәп кайда урнашкан?

- Безнең мәктәп Комаров урамында урнашкан.

- Мәктәп директорыгыз кем?

- Мәктәп директорыбыз Светлана Ивановна Илюхина.

- Сыйныф җитәкчегез кем?

- Сыйныф җитәкчебез Эльмира Сөлләмовна.

- Рәхмәт.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем Оля.

- Оля, сез мәктәптә нинди фәннәр өйрәнәсез?

- Мәктәптә без күп фәннәр өйрәнәбез: математика, рус теле, татар теле, чит тел, тарих һәм башкалар.

- Татар теле дәресендә сез нишлисез?

- Дәрестә без язабыз, укыйбыз, татарча сөйләшергә өйрәнәбез, игътибар белән тыңлыйбыз.

- Рәхмәт.

- Синең исемең ничек?

- Минем исемем Витя.

- Виктор, син үзегезнең мәктәбегез турында нәрсә әйтә аласың?

Укучының чыгышы: Безнең мәктәп – рус мәктәбе. Ул матур, чиста, зур. Безнең мәктәп өч катлы. Беренче катта ашханә, акт һәм спорт заллары икенче катта урнашкан. Безнең мәктәптә зур китапханә бар. Китапханәдә бик күп китаплар бар. Анда татарча китаплар да бик күп. Алар безгә татар телен өйрәнү өчен бик кирәк. Мәктәп – безнең өчен белем чыганагы.

- Зур рәхмәт! Сез бик матур татарча сөйләшәсез икән.

- Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы көнгә кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Элек-электән халыкның матурлык сөюе, үзенең рухи байлыгына зур хәзинә дип каравы, аны кадерләп саклавы, үстерә һәм төрле формаларда буыннан буынга тапшыра баруы һәм гүзәллек традицияләре тудыруы һәркайсыбызда милли горурлык хисләре уята.

- Укучылар, туган тел турында кемнәр нинди шигырьләр иҗат иткән? (рус балалары шигырьләрне чиратлашып сөйлиләр)

Анам теле миңа – халкым теле,

Аннан башка минем халкым юк.

Йөрәгендә халкы булмаганның

Кеше булырга да хакы юк, -

дип язды Башкортстанда яшәп иҗат итүче Ф.Гарипов.

Ә Ә.Атнабаев туган тел турында:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйдәндердем мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә, — диде.

Ә менә Вил Казыйханов, Г.Тукайның “Туган тел” шигыренә ияреп, менә иондый шигырь юллары тезгән. “И родной тел” дип атала.

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле,

Мог я узнать күп нәрсәне

Син родной тел аркылы.

Бу языкта коляскада

Мамам сказку көйләгән.

А затем төннәр буенча

Бабуля рассказ сөйләгән.

А потом, ни сәбәптәндер

Өйрәткәннәр рус язык.

Якобы тик шушы телдә

Алам духовный азык.

Почему же нас детсатта

Сиңа өйрәтмәделәр?

В школе, когда обучали,

Синдә сөйләтмәделәр?

И родной тел, и красивый тел,

Мамам-папамның теле,

Только я их обвиняю

Өйрәтмәгәнгә сине.

И родной тел, аңлаталар,

Можно жить и без синсез,

Мама, папа и бабуля

Оставили меня телсез.

II. - Ә хәзер Татарстан картасына күз салыйк. Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. Ул бай, матур, күпмилләтле республика. Татарстанда борынгы һәм заманча шәһәрләр дә, зур һәм кечкенә авыллар да, район үзәкләре дә күп. Татарстан елгаларга, күлләргә, чишмәләргә бик бай. Анда калын урманнар да, тигез далалар да бар. Татарстанныж башкаласы – Казан шәһәре. Казан – зур, матур, борынгы шәһәр. Анда бик күп татарлар яши. Сез татарча сөйләшә белерсезме икән? Мин сезгә рус телендә сораулар бирәм, ә сез тәрҗемә итеп әйтегез (шәхси карточкалар таратыла)

- Извините, это какая улица?

- Скажите, пожалуйста, аптека где находится?

- Можно спросить это гостиница?

- Далеко ли до школы?

- Скажите, пожалуйста, как добраться до центра города?

- Извините, эта улица куда ведет?

- Скажите, пожалуйста, как добраться до продуктового магазина?

- Вы говорите по-татарски?

- Я правильно иду к вокзалу?

- Рәхмәт, укучылар. Барыгыз да дөрес җавап бирдегез.

III. Диалогик сөйләмне үстерү. (төркемләп эшләү)

Восстановите диалог.

1нче төркем. — Кичә килдем.

- Казан ошадымы соң?

- Дима, син Казанга кайчан килдең?

- Әйе, бик ошады. Казан – зур һәм борынгы шәһәр

2нче төркем. - Әлбәттә, була.

- Автобус яки самолет белән килеп була.

- Ә поезд белән буламы?

- Казанга ничек килеп була?

3нче төркем. - Син троллейбус белән бар.

- Гафу итегез, аптекага ничек барырга?

- Сиңа кайсы аптека кирәк?

- 14 нче.

4нче төркем. - Юк, ерак түгел.

- Гафу итегез, икмәк кибете еракмы?

- Урамны аркылы чык та уңга борыл.

- Миңа анда ничек барырга?

Физминутка: татар халык уеннары, биюләре оештырыла.

IV. Бөек кешеләрнең тел турында әйтелгән сүзләренә конкурс (балалар әйтәләр)

“Сүз – бөек нәрсә ул. Бөек, чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә мөмкин, сүз белән дошманлаштырырга мөмкин, сүз белән кешедә нәфрәт уятырга мөмкин”. (Л.Толстой)

“Языку мы учимся и должны учиться непрерывно, до последних дней” (К. Паустовский)

“Халык сөйләмендә тел яшәсә, халык үзе яши, халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак, халык үзе үлә” (К.Ушинский)

“Туган ил”, “Туган тел” сүзләре һәрвакыт бергә яшиләр, аерылгысыз булып яшиләр” (С.Хәким)

Величайшее богатство народа — его язык. Тысячелетиями накапливаются и вечно живут в слове несмежные сокровища человеческой мысли и опыта» ( М.Шолохов)

«Билгеле, русча белү бик кирәк, ә үз телеңне белү – тиеш. (Г.Ибраһимов)

- Әйтегез әле, укучылар, ни өчен кичәбезнең темасы “Татарча да яхшы бел!“ ничек уйлыйсыз? (укучыларның җаваплары)

- Чыннан да, без татар телен дә, рус телен дә өйрәнергә һәм яхшы белергә тиеш. Пушкин, Лермонтов, Достоевский,Толстой әсәрләрен укып аңлау безне рухи яктан баета. Татар һәм рус телләре дәүләт дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү – безнең бурычыбыз.

Укучы. Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Ш. Маннур язган бу сүзләр белән без кичәбезне тәмамлыйбыз. Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт!

“Мин яратам сине, Татарстан” җыры яңгырый.

Нәтиҗә: актив укучылар бәяләнә, призлар бирелә.

Файлы: Спец.курс.docx
Размер файла: 22565 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология