Автор конспекта:
Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — все уровни образования

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Тип ресурса: — дидактический материал

Краткое описание ресурса: — Тема: “Сашаның дуслары” хикәясе өстендә эшләү. ( 6 нчы сыйныф, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча)

Югары Ослан муниципаль районы Мәйдан урта мәктәбе
— — — — Тема: Сашаның дусларыхикәясе өстендә эшләү.
( 6 нчы сыйныф, Р.З.Хәйдәрова дәреслеге буенча)
— — — — — — — — — — Укытучы:Низамиева Лилия
Кәримулловна

— — — 2019 ел.
Тема: “Сашаның дусларың” хикәясе.
Максат: 1)”Дуслык” темасы буенчабелемнәрне камилләштерү.
2) Фикерләү сәләтен үстерү.
3)Дуслар арасында дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәреснең тибы: Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Җиһазлау: дәреслек, мәкальләр,сүзлек, карточкалар,(уен өчен),
магнитофон.

Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.
Укучылар белән әңгәмә.
-Исәнләшү;
-дежур укучы белән әңгәмә.

Үткәннәрне кабатлау.
Мәкаль уку,тәрҗемә итү.
Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма.
-Укучылар,димәк безнең темабыз нинди,без нинди тема өстендә эшлибез?
-Дуслык темасы өстендә.
-Дөрес, балалар. Дус нинди булырга тиеш?
- Дус тәрбияле, ышанычлы, гадел, ярдәмчел булырга тиеш.
Үткәннәр аркылы яңа темага күчү.
- Укучылар, хәзер карагыз әле тактага. Монда исемнәр язылган. әйдәгез укып карыйк әле, бу исемнәр сезгә танышмы?
- Наилә, Лена, Алсу.
- Бу исемнәр сезгә танышмы?
- Әйе.
- Фәһимә, Нәсимә, Наил, Әхмәт.
- Әйе.
- Бу исемнәр кайсы хикәядән?
- “Фәһимәнең дуслары”.
- Әйдәгез искә төшереп китик әле, кем сөйләп карый бу хикәяне?
- (Бер укучы сөйли)
- Рәхмәт.
- Саша, Валера, Азат.
- Бу геройлар сезгә танышмы?
- Юк.
- Дөрес, балалар, бу исемнәр сезгә таныш түгел. Чөнки без алар белән бүген танышачакбыз. Без бүген сезнең белән “ Сашаның дуслары” исемле хикәя белән танышабыз. Мин хәзер сезгә бу хикәяне укып чыгам, сез тыныч кына тыңлагыз. Матур итеп утырыгыз, кулларыгызны парта өстенә куегыз. Тыңлыйбыз.
А) Укытучы укый;
Б) сүзлек өстендә эш;
В)Хор белән уку;
Г) чылбыр белән уку.
Фонетик зарядка. (Балаларга сүзләрне, авазларны дөрес әйттерү максатыннан. Һ – хавазларын кабатлау.
Аһ — әһ ыһ – еһха – хә хы — хе
Һа – һә һы – һеах — әх ых — ех
— — Физкультминутка. (Күзләрне ял иттерү максатыннан) Музыка яңгырый. 9тактада күзләр өчензарядка ясалган)
3.Ныгыту.
1) “Дуслар янында кунакта” уены.
-Укучылар, мин сезгә хәзер карточкалар таратам. Анда сүзләр язылган. Сез аларга сораулар куегыз һәм нинди сүз төркеменә караганлыгын әйтегез.
(һәр укучы укып чыга)
Кош канаты белән кеше дуслыгыбелән
Дус күңелле кызыклы яши җырлый әкрен
Тиз сыер чыпчык укучы әнисе дуслык
Ялкау бу зур яхшы түбәтәй елый
Йөгерәтракторчы сикерә калфакмин начар
Көчле
Укытучы
Аш
Карый
читек
Ә хәзер Настя, Борис, Даша, Сергей, Равил, Настя, Таня басыгыз. Карточкадагы беренче сүзләрегезне укып чыгыгыз.
Кош канаты белән, кеше дуслыгы белән көчле.
-Нәрсә килеп чыкты?
-Мәкаль.
-Әйдәгез, тәрҗемә итеп карыйк әле!
-Птица крыльями, человек силён дружбой.
-Яхшы балалар, рәхмәт.
-Нам над чем ещё осталось работать?
- Составить план текста.
2) Дәфтәрләрдә эшләү.
-Дәфтәрләрегезне ачыгыз, матур итеп число язабыз. Әйдәгез, башта мәкальләрне язып куябыз, аннары план язарбыз.
План.
(мин русча әйтәм, сез татарча языгыз.)
а) Близкие друзья.
Б)Однажды бабушка заболела.
В)Саша не захотел выйти.
- Ә хәзер бер-берегез белән дәфтәрләрегезне алыштырыгыз. ХАТАЛАРЫГЫЗНЫ ТИКШЕРЕГЕЗ, ДӨРЕС ТӘРҖЕМӘ ИТТЕГЕЗ МИКӘН?
Үзегез билгеләр дә куегыз.
3 хата булса, 4 ле
1 хата булса, 5 ле
4-5 хата булса, 3 ле.
- Инде китапларыгызны ачыгыз, сезнең планыгыз китапта бар. Чагыштырып карагыз. (Балаларның рус теленә дөрес тәрҗемә итүләрен, текстны аңлауларын тикшерү)
4. Йомгаклау өлешләре.
-Укучылар, без бүген дәрестә дуслык турында күп сөйләдек. Ә хәзер әйдәгез менә мондый ситуацияләр карап китәбез.
1) Ха-ха-ха. Син “ике”ле алдың
-Миңа нишләргә соң хәзер?
- Әйдәгез әле балалар, сез ничек уйлыйсыз, Настяга нишләргә? Нинди киңәшләр бирер идегез?
- Өй эшен көн саен әзерләргә кирәк.
- Даша, син нишләр идең?
- Мин булышыр идем.
Б) –Равил, өй эшен эшләргә ярдәм ит әле?!
- Минем дискотекага барасым бар, ашыгам.
- Балалар, Равил дөрес эшләдеме?
- Юк.
- Сез нишләр идегез?
- Настя син нишләр идең?
- Мин башта булышыр идем, аннары дискотекага барыр идем.
- Борис син нишләр идең?
- Өй эшен эшлибез дә, аннары бергә барабыз.
- Дөрес, балалар, бер-береңә булышырга, ярдәм итәргә кирәк, дус, тату яшәргә кирәк.
- Ә хәзер тактага карагыз әле. Бу хикәя геройлары чын дуслармы икән?
Лена- Наилә- Алсу—юк.
Фәһимә- Нәсимә- Наил- Әхмәт—юк.
Саша- Валера—юк.
Саша- Азат—чын дуслар.
Тактага мәкаль язылган плакат эленгән.
Дустың булмаса- эзлә, тапсаң- югалтма.
- Әйдәгез, тәрҗемә итик әле.
- Рус телендә моңа охшаш мәкаль бармы?
- Бар.
- Әйе балалар, дусны югалтырга ярамый, аңа һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк.
(дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр кую)
5. Өй эше.
Мин сезгә шундый сигналь карточкалар өләшәм. Шушы карточкалар аша, сез үзегезнең нинди билгеләр алганыгызны белерсез.
А) хикәя язып килергә, үзеңнең дустың турында.
Б) “Чын дус ниниди була?” Шул сорауга үз фикерегезне язып килегез.
В) Дуслык турында шигырьләр табып килергә.
- Дәрес бетте, рәхмәт балалар, саубулыгыз.


( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология