Автор конспекта:
Автор(ы): — Гафиева Алина Ринатовна

Место работы, должность: — МБОУ «СОШ с. Олуяз» Кукморского муниципального района

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

С. Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча кыскача мәгълүмат бирү, сүзлек запасын баету, сөйләм телен үстерү, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, туган җирне олылау хисе тәрбияләү

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемая методическая литература: —

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”

Используемое оборудование: —

С. Хәким иҗаты һәм тормыш юлы буенча компьютер презентациясе

Краткое описание: — С, Хәкимнең тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү

Дәрес барышы.

1. Оештыру.

Уңай психологик халәт булдыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

Музыкаль фон. Укытучы С. Хәкимнең “Җырларымда телим” шигырен укый.

Авыруыма врач кирәк түгел,

Йөрәгемнең беләм дәвасын.

Һәр ел саен кайтып иснәп киләм

Авылыбызның чиста һавасын.

Язар өчен илһам эзлә, диләр,

Урын эзлә диләр, ямьлерәк.

Никтер минем шигъри хисләремә

Арышларның исе тәмлерәк!

Яннарына барам агайларның,

Фикерләрен ишетеп карарга.

Җырларыма телим гомерем буе

Алар рухы белән янарга.

-Лирик герой бу шигырендә нәрсә турында сөйли? (Лирик герой туган авылына, туган халкына булган хөрмәтен һәм мәхәббәтен белдерә)

- Укучылар, димәк, без бүгенге дәрестә туган як, туган җир турында сөйләшербез. Ә нәрсә соң ул туган җир? Туган җир сүзенең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз?

-“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә җир сүзенең 67 төрле мәгънәсе бирелгән.

-Туган җир, туган туфрак… Аңа булган хис-тойгыларын һәр шагыйрь үзенчә белдерә, үзенчә җырлый. Бөек шагыйребез Г. Тукай үзенең Кырлаен, Һ. Такташ Сыркыдысын мактаса, шулар өлгесендә, С. Хәкимнең Күлле Кимесе дә поэтик образга әйләнә.

3. Төп өлеш.

1. Дәреснең темасы, максатлары, эпиграфы белән таныштыру. (укучылар дәфтәрләренә язып куялар)

2. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.

-Булачак шагыйрь Казан артында, хәзерге Әтнә районы, Күлле Кимеавылында туа. Элек-электән җырлы як булуы белән, үзенең зур шагыйрьләре, укымышлы уллары белән дан тоткан төбәк ул. Укучылар, Арча, Әтнә төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләребездән тагын кемнәрне беләсез? Бергәләп искә төшереп үтик әле. (Г. Тукай, Г. Бәширов, М. Мәһдиев, Г. Ахунов, Г. Камал, Курсави, Ш. Мәрҗәни)

- С. Хәкимнең әтисе Таҗи-тирә-якта данлыклы балта остасы булган. Ә әнисен туры Газзә дип йөрткәннәр, чөнки ул үз уен, карашларын турыдан- туры әйтеп бирергә яраткан. 1921 нче елгы ачлык Хәкимовлар гаиләсен дә читләтеп үтмәгән. ( С. Хәким истәлекләрен уку, дәреслек, 126 нчы бит)

-С. Хәким авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт мәктәптә пионерлар җитәкчесе булып эшли. 1931 елда Казанга килеп, татрабфакта укый башлый. КДПИ ның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Китап нәшриятында, “Казан утлары” журналында эшли

Ул утызынчы елларда ук Г. Тукайның тормыш юлын чагылдырган”Шагыйрьнең балачагы”, “Пар ат” поэмалары һәм лирик шигырьләре белән халыкка танылып өлгерә. Шуңа күрә С. Хәким турында “Ул шигърияткә пар атта килеп керде”,-диләр. Укучылар, тагы кайсы шагыйрьнең “Пар ат” исемле әсәре бар?

- С. Хәким лирикасы бик күп төрле темаларны үз эченә ала:

-әнкәйләрне сагыну, юксыну

- туган як

-мәхәббәт

-халыклар дуслыгы

- сугыш (Сугыш башлану белән илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына баса. Ул взвод командиры буларак, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичерә, авыру хәлендә туган якларына кайтып егыла.)

- С. Хәкимнең иң гүзәл әсәрләре туган җиренә багышланган. Туган як темасы шагыйрьнең бөтен иҗатын иңләп үтә. Аның туган җир матурлыгын сурәтләп язган әсәрләре татар поэзиясенең иң уңышлы әсәрләре арасында урын алды. Хәзер без шуларның кайберләре белән танышырбыз.

3. -“Туган як-мәңгелек моңым” шигырен бер укучы яттан сөйли.

Шигырьгә анализ ясау.

-Шигырь нәрсә турында? (һәр кеше күңеленә иң якын, иң кадерле булган туган як турында)

- Шигырьнең эчтәлеге хис. Монда авторның нинди хисләре өстенлек ала?( туган якны ярату хисе)

-Туган якны ярату хисен автор нинди образлар ярдәмендә белдерә? (моң, дулкын, арышлар)

Дулкын- лирик герой күңелендәге ярату дулкыны буларак аңлашыла. Ул дулкыннар- мәңгелек. Кеше күңелендә туган якны ярату хисе дә мәңге яши. Арышлар- туган як билгесе. Моң- кеше күңелендә яшәүче, туган якны ярату хисе. Моң кешегә дөнья ямен, тәмен тоярга ярдәм итә.

-Еллар үтеп олыгая баргач, С. Хәким һәр елның берничә аен туган ягында үткәрә торган булган. Туган ягы аның өчен иң изге, дөнья ваклыкларыннан өстен, газиз җирләдән саналган. Аның кешеләре дә гадирәк, суы да тәмлерәк, таңы да зәңгәррәк, һавасы да сафрак булып тоелган һәм шагыйрь күңелендә илһам уяткан.

Ял минуты

-Үзебезне җәйге урманда дип хис итик. Иркен итеп саф һаваны сулыйбыз, сукмак буйлап эчкә үтәбез. Саф сулы чишмәдә бит-кулларыбызны юабыз. Як-якка карагыз, бер-берегезгә елмаегыз. Нинди матур булды бүгенге сәяхәт!

4. “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигырен бер укучы яттан сөйли.

-Сүзлек өстендә эш:

үзән — елга буендагы уйсу җир

серкә – арыш серкәсе

-Шигырьне укучылардан укыту.

-Шигырьгә анализ ясау.

-Шагыйрь кая кайта һәм ни өчен? ( лирик герой туган ягын сагынып кайта, ул анда үткән яшьлек елларын, талларын сагына)

-Шигырьдә нинди эзләр турында сүз бара?( туган ягында йөргән җирләре, балачак эзләре)

-Димәк, лирик герой туган ягын, балачак истәлекләрен сагына.

-Шигырьдә кайсы юллар кабатлана? (кайтам, кайтам туган якларыма)

-Автор ни өчен кабатлау алымын кулланды икән? (лирик герой туган ягын сагынып кайта һәм ул сагыну хисе көчәя бара)

- Соңгы строфада “үзем генә белгән җырлар ” дигән юллар бар. Нинди җырлар турында сүз бара? (лирик геройның туган җирендә үткән тормышы, хатирәләр, истәлекләр)

-Юл сүзенә нинди мәгънә салынган дип уйлыйсыз? ( лирик геройны туган җире белән очраштыручы)

-Нәтиҗә ясыйк, шигырь нәрсә турында? ( туган ягында һәркемнең балачагы, яшьлеге, тормышы үтә, читкә киткән кешеләр күбесе туган якларына әйләнеп кайта; туган якларында алар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп күңелләрен юаталар; кеше кая гына бармасын, аңа туган ягы кирәк)

5. “Башка берни дә кирәкми” шигыре өстендә эш.

-Укучылар, әлеге шигырь көйгә салынган. Гомумән, С. Хәким ул лирик шагыйрь. Аның шигырьләрендә табигый моң ага. Композитор Рөстәм Яхин С. Хәкимнең шигырьләре турында: “Аның шигырьләре лиризм белән шулкадәр сугарылганнар, алар үзләреннән-үзе көйгә салуны сорап торалар”,-ди. “Башка берни дә кирәкми” шигыренә Мансур Мозаффаров дигән композитор көй язган.

-Җырны тыңлау.

-Шигырьне укучылардан укыту.

-Шигырьгә анализ ясау

-Шигырьне ничә өлешкә бүләргә мөмкин?

-Беренче өлештә сүз нәрсә турында бара? ( туган як бик кадерле, аны бернәрсәгә дә алыштырып булмый)

-Икенче өлешне укыгач, нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? (иң кадерлесе үзең чапкан печән исен иснәү, С. Хәким туган ягында кунак булып кына йөрмәгән, аның өчен печәннәрнең үзе чапканнары кадерле булган)

-Өченче өлештә нинди фикер өстенлек итә?

-Дүртенче өлештә нинди фикер җиткерелә? (тормышта якын дуслар булу кирәк)

-Әлеге шигыре белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели? (кешегә туган ягы бик кадерле)

-Димәк туган җирдән дә кадерле нәрсә юк.

5. “Сусау” шигыре өстендә эш.

-Шигырьне С. Хәкимнең укуында язмада тыңлау (1976)

-Шигырьдә кайсы сүз кабатлана?

“Сусау” сүзенә ниди мәгънә салынган? Нигә автор кабатлый? (сагынуының бик көчле икәнен күрсәтү өчен)

-Лирик герой бәхетне нәрсәдә күрә? (туган ягы, аның кешеләре белән үзен бәхетле хис итә, алар белән аралашып яшәргә омтыла)

-Без танышкан шигырьләрне нәрсә берләштерә? (аларда туган якны сагыу хисе чагыла, С. Хәкимнең туган ягын бик яратканы аңлашыла, туган ягының гүзәллегенә соклана, халкына дан җырлый)

-Укучылар, С. Хәкимне туган ягында бик яратканнар, хөрмәт иткәннәр. 1981 елның 26 декабрендә Сибгат Хәкимнең 70 еллык юбилее уңае белән шагыйрь укыган мәктәпнең бер классында музей-бүлмә ачыла. Бу музей-бүлмә укытучылар, укучылар, авыл халкы, музей җитәкчесе Луиза апа Шәмсиеваның зур тырышлыгы һәм Сибгат Хәкимне хөрмәт итүләре аркасында туа. Музей ачылышына С. Хәким дуслары белән кайта, үз куллары белән тасманы кисеп керә.

-1997 елда музейны яңа мәктәпкә күчерәләр. Бу тантанага Татарстан дәүләт Фәннәр академиясеннән бер төркем галимнәр белән Сибгат Хәкимнең улы Рафаэль Хәкимов кайта. Ул музейга 15тән артык документ калдыра, “Сибгат Хәким музее” дигән буклет эшләтә, ә мәктәпкә Сибгат Хәкимнең бюстын бүләк итә. Бу бюст мәктәп фойесында тора һәм кергән һәркемне каршылый.

-Ә хәзер әйдәгез шул музейга читтән торып сәяхәт итик.

-Бүгенге көндә музей бик бай. Анда 2400 дән артык экспонат саклана. Шуларның 90 проценты Сибгат Хәким тормышын, иҗатын чагылдыра. Музей ике бүлмәне үз эченә алган. Аның беренчесе тулысы белән Сибгат Хәкимгә, ә икенчесе Күлле-Киме мәктәбен тәмамлаган күренекле шәхесләргә багышланган.

- Авылча итеп төзелгән гади крестьян йорты. Әнисе тирбәткән кабык бишек, кулдан ясалган чыгыр. Кулдан эшләнгән читек. Шагыйрь утырып иҗат иткән өстәл, урындык, өстәл лампасы, шкаф, аның эчендәге китаплар – барысы да оригинал.

- Һәм истәлекләрдә мондый сүзләр бар: “Туган җиргә, туган туфракка кайттым, яшьлеккә, балачакка, истәлекләргә… Миңа багышланган бу музей шуларның барысын да искә төшерде. Оештыручыларга зур рәхмәт”. (Сибгат Хәким)

4. Йомгаклау

- Укучылар, С. Хәким туган ягын бик яраткан. Туган як аның өчен илһам, моң чыганагы булган. Ул :

Туган җир, ахры, күңелемнән

Кайчан да китмәс,

Бу хакта җырлап, сөйләп тә

Сүзләрем бетмәс, ди.

Әйе, һәркем өчен туган ягы бик кадерле, якын. Беренче тапкыр җиргә аяк басудан алып гомернең соңгы көннәренә кадәр ул безгә көч-таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри. Сезгә дә үз туган җирегез бик якын һәм кадерледер. Сез үзегезнең туган ягыгыз турында ниләр әйтә аласыз? Мин сезгә өйгә туган як турында инша яки шигырь язып килергә кушкан идем. Шуларны тыңлыйк әле.

Укучылар чыгышы.

-Укучылар, без бүген дәрестә кем иҗаты белән таныштык?

-Аның нинди шигырьләрен укыдык?

-Туган як, чыннан да, кешеләрне нечкә күңелле, тугры итеп тәрбияли торган

иң яхшы китапмы, килешәсезме әлеге фикер белән?

Өй эше: 128 нче бит, сораулар һәм биремнәр.

Файлы: Туган як-мәңгелек моңым (С. Хәким иҗаты буенча).pptx
Размер файла: 2283289 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология