Автор конспекта:
Автор(ы): — Красилҗникова Гүзәл Габделхаевна

Место работы, должность: —

Учитель татарского языка и литературы, МАОУ"СОШ" №15

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай яшәгән заманны күзаллап, аның кечкенә Апуштан зур Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алуын, бөеклеккә нинди фаҗигаләр бәра-бәренә ирешүен тирәнтен аңлату;

2. ЕРЭ кысаларында укучыларның Тукай тормышы һәм иҗаты буенча белем дәрәҗәләрен сынау;

3. Сәхнәдә тамашачы алдында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен тәрбияләү

Учащихся в классе (аудитории): — 54

Используемые учебники и учебные пособия: —

"Мәгариф" журналы, "Ачык дәрес" газеталары. Г. Тукайның шигырь җыетыклары.

Используемая методическая литература: —

"Мәгариф" журналы, "Ачык дәрес" газеталары. Г. Тукайның шигырь җыетыклары.

Используемое оборудование: —

компьютер, телевизор,DVD-плеер.

Краткое описание: — повторение творчества Тукая . инсценировки по его произведениям, чтение его стихов. В конце мероприятия учащиеся 9-11 классов отвечают на вопросы теста по теме Г.Тукая.

Мероприятиянең барышы.

  • «Бәйрәм бүген» (Г.Тукай сүзләре) җыры яңгырый. Сәхнә пәрдәсе ачыла. Сәхнәдә Г.Тукай портреты, чәчәкләр, китап күргәзмәсе. Җыр бетүгә ике яктан ике алып баручы чыга.
  • Кичә башлана.
  • Укытучы сүзе: Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар һәм укучылар! Белгәнебезчә, бу ел республика күләмендә Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул хөрмәттән без бүген бөек шагыйребез Г.Тукайның 125 ел тулу уңаеннан үзебезнең кечкенә генә музыкаль-кичәбезне тәкдим итәбез.

    Здравствуйте уважаемые гости и учащиеся! Мы рады приветствовать вас в стенах нашей школы. Этот год в Республике Татарстан был объявлен годом Габдуллы Тукая. В городе проходят многочисленные мероприятия посвященные году Тукая, и мы не остались в стороне. Мы вам предлагаем посмотреть мероприятие, посвященное 125 летию со дня рождения великого татарского поэта — Габдуллы Тукая.

    1нче алып баручы: “Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай: ул караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай”

    2нче алып баручы: “Поистине, Габдулла Тукай – солнце татарской поэзии, которое, однажды взойдя над нашей великой землей, не зайдет уже никогда”.

    1нче алып баручы: “Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында, 1886 елның 26 апрелендә, Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә. Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына “Аллаһының сөеклесе, яраткан колы” дигән мәгънәгә ия Габдулла дигән исем куялар.

    2нче алып баручы: 125 лет тому назад в Заказанье, в семье рядового деревенского муллы родился мальчик. Родился он в апреле, когда торжествует весна. Отец дал ему имя Габдуллаҗан.

    1нче алып баручы: Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икән. Юкка гына: “Азмы какканы вә сукканы күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем,” — дип язмаган соңрак Тукаебыз. Габдуллага 5 ай вакытта әтисе кинәт кенә үлеп китә. Әнисе Мәмдүдәне Сосна авылына бер муллага кияүгә бирәләр. Ике яшьярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра әнисе. Ул анда кеше башына сыймаслык авыр тормыш кичерә. Бераздан, Шакир мулланың рөхсәтә белән, Әнисе Соснага алдыра. ( “Бишек җыры” җырланыла. Кыз бала аналарча киенә, сәхнәдә бишек. Бишек тирбәтә-тирбәтә җырлый.)

    1нче алып баручы: Бу гаиләдә бер еллап торгач әнисе дә үлеп китә. Әнисе вафатыннан соң, Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла гаиләсенә җибәрәләр. Зиннәтулла бабай – Өчиле авылының мулласы. Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый. Үги әби, зур гаилә. Монда Габдулла артык кашык. Озакламый аны бер олаучыга утыртып, Казанга җибәрәләр. Анда ярыйсы гына яшәп ятканда, Габдулланы алган ата-ана авырып китәләр. Аны таган Өчилегә җибәрәләр. Үги әби озак тотмый, күрше Кырлай авылы крестьяны Cәгьди абзыйга биреп җибәрә.

    Кырлай чоры Тукай тормышында үзенә бер аерым урын алып тора. Әйе, ул монда да сынык күңелле ятим. Ләкин аның тамагы тук, ул авыл малайлары белән су коена, балык тота, урменда чикләвек җыя. Зурлар белән эшкә урала. Эш беткәч, авыл халкы бәйрәм итә. Кайда җыр, моң, кайда уен-көлке, Габдулла да шунда.

    Бичара сабый Кырлайның куе һәм серле урманнарына кереп онытылып, хискә бирелеп утырырга ярата торган була. Безнең күңелләрдә бүгенгәчә сакланып калган “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләренә дә, менә шул Кырлай урманнары чыганак булып торган.

    2нче алып баручы: В возрасте четырех лет Тукай стал круглой сиротой. Дальнейшая судьба мальчика зависела от милости и доброты людей, усыновивших его, хотя и не надолго, и проявивших к нему родительские чувства. Так в 1892-1895гг его жизнь проходит в семье крестьянина Сагди в деревне Кырлай. Здесь Габдклла начал приобщаться к трудовой крестьянской жизни, испытал ее радости и горечи, стал учиться и, как он сам потом призновался в своих воспоминаниях, Кырлай открыла глаза ему на жизнь. Благодаря волшебной природе появились наши любимые сказки “Шурале” и “Водяная”. (Бу cүзләр укыганда сәхнәгә курай тавышы яңгырый һәм әкият геройлары чыгып бииләр).

    1нче алып баручы: Әйе, сөекле шагыйребезнең иҗат юлы озын булмаса да, ул безгә гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Кечкенә чакта һәркайсыбыз аның “Гали белән Кәҗә”, “Кәҗә белән сарык” “Бала белән күбәләк”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һәм башка бик күп шигырьләрен, әкиятләрен рухландыра. Хәзер шул шигырьләрнең берсе “Кызыклы шәкерт” сәхнәләштерелә.

    2нче алып баручы: Ценно то, что произведения Тукая пронизаны глубокой любовью к родному краю, его природе, его творческое наследие из поколения в поколение воспитывает в детях любовь и бережное отношение к родному дому, родной земле, учит ценить упорный труд, терпение, закладывает основы эстетического восприятия мира. Нельзя не отметить и педагогически-воспитательную мотивацию в поэзии Габдуллы Тукая, связанную с детской литературой. Именно через стихи и сказки Г.Тукая ребенок познает окружающий мир. Через его произведения дети изучают традиции татарского народа, его устои: почтительность, уважение к старшим, доброту и отзывчивость.

    Они способствуют формированию у детей таких ценных качеств характера как трудолюбие, честность, смелость, скромность, ответственность, прививает интерес к школе и знаниям. Сейчас к вашему вниманию инсценировка стихотворения “Эш беткәч уйнарга ярый”.

    1нче алып баручы: Шагыйрь – балачактан ук җыр җырлап үскән, җырны юлдашы гына түгел яшәү рәвеше иткән, җырлы – биюле кичәләр яраткан.

    Ә хәзер сезнең игътибарыгызга татар халык биюе.

    2нче алып баручы: Татар халкының бөек улы, атаклы гуманист, мәгърифәтче һәм фикер иясе нибары 27 ел яшәп калды. Шушы кыска гына гомерендә дә аңа әллә ничә тапкыр гаять авыр тормыш шартларын җиңеп чыгарга туры килде. Тик шулай да Тукай, көчле рухлы талант иясе, кабатланмас шәхес икәнен раслап, тарихи оптимизмны һәм – кешелекнең тантана итәчәгенә ышанычын, халыкка мәхәббәтен беркайчан да җуймады.

    2нче алып баручы: По единодушному признанию ученых-литературоведов и критиков Тукай – самый популярный представитель новой татарской литературы начала ХХ века. Если прежняя классическая литература в основном прословляла и идеолизировала великих людей своего времени, то Тукай обратился к жизни и быту простого трудового народа. В его стихах явственно звучала любовь к родному краю, материнскому языку.

    (Фархетдинова Резеда домбрада “Туган тел” көен уйный. Көй астына шигырь юллары укыла)

    2нче алып баручы:

    Родной язык, святой язык, отца и матери язык, -

    Я целый мир узнал, когда я твой чудесный дар постиг.

    Качая колыбель, тебя мне в песне открывала мать,

    И сказки бабушки потом я научился понимать.

    Родной язык, родной язык, с тобою смело шел вдаль,

    Ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль.

    1нче алып баручы:

    И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле,

    Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

    Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

    Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

    И туган тел! Һәрвакытта ярдәиең берлән синең,

    Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым кайгым минем.

    2нче алып баручы: Сразу несколько авторитетных, как государственных, так и международных, организаций объявили 2011 год – Годом Габдуллы Тукая. Проводить юбилейные мероприятия решили не только культурная общественность и власти Татарстана, на родине великого татарского поэта, но и Комиссия Российской Федерации по делам ЮНЕСКО.

    1нче алып баручы: Бөтен дөнья буйлап таралган татар диаспрасы өчен Тукай милли бердәмлек һәм яңарыш символына әверелде. Ул Беренче булып ана телен милләтнең нигезе дип атады. Аның шигъриятенең моңы, татлы яңарышы АКШта, кечкенә мәктәпләрдән башлап, татар җәмгыяте җыела торган клубларга барып җитте. Аның шигырьләрен Хельсинкида һәм Кытайда укыйлар. Аны төрки дөньяның һәр почмагында данлыйлар, хөрмәтлиләр. Тукай – татар әдәбияты күгендә генә түгел, барча төрки телле халыклар мәдәнияте гөмбәзендә дә якты йолдыз ул.

    (Шигырь укыла “Әллүки” көе тыныч кына уйный)

    Ишеттем мин кичә, берәү җырлый

    Чын безнеңчә матур, милли көй.

    Башка килә уйлар төрле-төрле,

    Әллә нинди зарлы, моңлы көй.

    Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

    Татар күңеле ниләр сизгәнен;

    Мескен булып торган өч йөз елда

    Тәкъдир безне ничек изгәнен.

    Күпме михнәтчиккән безнең халык,

    Күпме күз яшьләре түгелгән;

    Милли хисләр белән ялкынланып,

    Сызылып-сызылып чыгакүңеленнән.

    Хәйран булып җырны тыңлап тордым

    Ташлап түбән дөнья уйларын!

    Күз алдында күргән төсле булдым

    Болгар һәм Агыйдел буйларын

    Түзалмадым, бардым җырлайчыга,

    Дидем: “Кардәш бу нинди көй?”

    Җавабында милләттәшем миңа:

    “Бу көй була, диде, Әллүки!”

    2нче алып баручы: Тукай стал проповедником национального самосознания, любви к родному языку. Это – национальное знамя татарского народа. Если образ гордой ханым Сююмбике хранится в народной памяти как символ верности своему народу, то образ Тукая стал символом возрождения, перехода от нищеты и бесправия к свободной и мирной жизни. Стихи Тукая оповестили об этом весь мир.

    Тукайның шигырьләре укыла. (Сураева Маша “Жизнь” , Гасимова Алина “Матурыма” шигырьләрен укыйлар.)

    1нче алып баручы:Ребята, теперь мы предлагаем Вам порешать тесты на тему Г.Тукаяо, так как у нас по татарскому языку и литературе есть ЕРЭ. Вы сможете оценить свои знания, приобретенные на протяжении 11 лет, ответив на вопросы с части А.

    “Тукай маршы” яңгырый.

    1нче алып баручы: “Мәңгелек йортка” күчәр алдыннан өметсез авыру хәлендәге шагыйрь җырлап үлде.

    Тукай исән, җыры күңелләрдә.

    Яшәсәк тә үзен күрмичә.

    Тукай килә моңлы сазын уйнап,

    Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

    Газраилләр юкка сөенгәннәр

    Карап шагыйрь яткан табутка.

    Аерылгысыз тоташ бер көч булып,

    Җаны яши аның халыкта.

    Халык яшәгәндә аның җырлары да яшәячәк. “Һәр үткән көн, һәр мәдәни аталган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә. Тукай яши, Тукай яшәячәк. Татар милләте яшәгәнгә кадәре Тукай яшәячәк!

    2нче алып баручы: Тукай жил, Тукай жив, Тукай будет жить!

    Файлы: тукай.docx
    Размер файла: 25625 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология