Автор конспекта:
Автор(ы): — Гимадиева Рамзия Аглулловна

Место работы, должность: — Сатламышевская средння общеобразовательная школа, учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Естествознание
Предмет(ы): — Изобразительное искусство
Предмет(ы): — Информатика и ИКТ
Предмет(ы): — Искусство
Предмет(ы): — Математика
Предмет(ы): — Музыка
Предмет(ы): — Окружающий мир
Предмет(ы): — Родной язык
Предмет(ы): — Русский язык
Предмет(ы): — Технология

Цель урока: — Укучыларга белем һәм тәрбия бирү, аларның фикерләү сәләтен үстерү

Учащихся в классе (аудитории): — 4

Используемые учебники и учебные пособия: —

Мәгариф, Начальная школа

Используемая методическая литература: —

Математика, русский язык и другие

Используемое оборудование: —

компьютер

Краткое описание: — Укыту эшчәнлегенең дидактик максаты укучыларга белем һәм тәрбия бирү, аларның фикерләү сәләтен үстерү. Математика дәресләрендә ( 2 слайд) Уку, сынлы сәнгать дәресләрендә ( 3 слайд) Татар теле , әйләнә- тирә дөнья белән танышу дәресләрендә( 4 слайд) Бу рус теле дәресләрендә( 5 слайд) Информатизация бүгенге көндә кеше тормышының барлык өлкәләренә дә киң үтеп керде диярлек. Иҗади эшләүче укытучы беркайчан дадәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне , методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. (6 слайд) Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары бик күп, безгә укытучыларга бик күп эзләнергә һәм материал тупларга кирәк.( 7 слайд)

Укыту эшчәнлегенең дидактик максаты укучыларга белем һәм тәрбия бирү, аларның фикерләү сәләтен үстерү. Бу педагогикадагы мәңгелек проблема.( 1 слайд)
Дәресләрдә балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген , иҗади күзаллавын, логик фикер йөртүен үстерү өчен шартлар булдырырга кирәк. Шулай эшләгәндә , укучы теләсә нинди очракта да , әйтик читенрәк мәсьәләләрне чишкәндә дә югалып калмый. Билгеле, барлык балалар да бертөрле нәтиҗәгә ирешә алмый. Шуның өчен дә бу төр күнегүләрнең катлаулана баруы , күләме буенча да төрле булуы шарт. Дәрес җитди дә , кыен да , шатлыклы да булырга тиеш дип уйлыйм. Моңа ирешү өчен дәресләрне халык педагогикасына нигезләнеп, мәкальләр белән башлыйм, халык уйлап чыгарган табышмак белән баетам.
Математика дәресләрендә укучыларга беренче минутларда ук телдән исәпләү өчен күнегүләр һәм сораулар тәкъдим ителә.Мәсәлән: 10, 20гә кадәр һәм кирегә санау, икешәрләп, өчәрләп санау, таблицадан тыш тапкырлау очраклары һ.б. темаларныдәрес башында ук кабатлау уңайлы. Математика дәресенең шулай тиз башлануы таркау һәм әкрен фикерләүче укучыны "уянырга" һәм керешергә мәҗбүр итә. Телдән күнегүләр эшләүне уен формасында оештыру аеруча нәтиҗәле була. Дәрестә укучыларга белем алу кызыклы булсын өчен лото, домино,кроссворд, ребус, логик квадратлар һ.б. кулланыла. Балалар фикер йөртергә, исбатларга, мәсьәләләрне төрле ысуллар белән чишәргә өйрәнә. Дәрестә төрле дәрәҗәдәге биремнәр тәкъим ителә. Мөстәкыйль эшне һәр бала сәләтенчә үти.( 2 слайд)
Укылган шигырь, хикәя, әкият эчтәлегенә нигезләнеп иллюстрацияләр ясыйбыз һәм алардан күргәзмә оештырабыз. Бу эшләрне уку, сынлы сәнгать дәресләрендә еш кулланам.Уйланырга мәҗбүр итә торган төрле сораулар бирәм, кроссвордлар, ребуслар чишәбез, тизәйткечләр кулланам.Укучылар үзләре дә бик күп ребуслар төзеделәр. Укытучы темасын әйтә: мәсәлән язучылар фамилияләренә бик күп уйлап таптылар һәм дәресне без шул ребусларны чишеп башлап җибәрәбез. ( 3 слайд)
Татар теле , әйләнә- тирә дөнья белән танышу дәресләреннән белемнәрен тикшерү өчен тестлар файдаланам. Үткәрелгән тестларның нәтиҗәләрен дә билгели барабыз. Өч җавапның өчесе дә дөрес кебек кебек тоелган җавапларның бары тик дөресен генә сайлау өчен укучыга уйланырга, фикерләү сәләтен үстерергә кирәк. Шулай ук төрле анкеталар да тутырабыз. Мондый эшләрне укучылар зур кызыксыну белән теләп башкаралар. Һәр этапта балаларның фикерләү сәләте үсешен ачыклау, хаталарны төзәтү өчен текстлар системасы кулланыла. Дәресләр балаларның танып- белү сәләтен үстерә һәм мавыктыргыч итеп оештырыла. Фикер йөртүнең аерым компонентларын( хәтер, игътибар, фараз итү һ.б.) һәм алар арасындагы бәйләнешләрне үстерүгә юнәлтелгән биремнәр системасы; сүзле уеннар( анаграмма, шарада, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне аңлату, кроссвордлар,сүзләр чылбыры, табышмаклар һ.б.)- болар барысы да укучыларның кәефен күтәрә, баланың иҗат мөмкинлеген киңәйтә, интеллектуаль уеннардан канәгатьләнү алырга өйрәтә.( 4 слайд)
Ятлаган шигырьләрне хәтер диктанты итеп яздыру гадәткә керде. Бу рус теле дәресләрендә күбрәк кулланыла.( 5 слайд)
Информатизация бүгенге көндә кеше тормышының барлык өлкәләренә дә киң үтеп керде диярлек. Шул исәптән хәзер ул уку- укыту эшендә дә киң файдаланыла. Безнең мәктәптә дә 3 нче сыйныфтан информатика кабинетында дәресләр үткәрелә. Компьютер артында 10- 15 минут эшлибез, дәреснең калган өлешендә әңгәмәләр, ярышлар оештырыла, кызыклы мәгълүматлар хәбәр ителә. Монда балалар рәсем ясарга, сүзләр җыярга, логик мәсьләләр чишәргә, укытучы җитәкчелегендә төрле биремнәр үтәргә өйрәнәләр. Компьютер ярдәмендә төрле котлаулар, бәйрәмгә чакыру- открыткалар, кечкенә журналлар ясадылар. Компьютер кулланып үткәрелгән дәресләр укучыларда кыенлык тудырмый.(6 слайд)
"Җиде кат ишеткәнче, бер кат күрүең яхшы" ди халык. Бу мәкаль мәгънәсе бигрәк тә башлангыч сыйныф балалары психологиясенә туры килә. Чөнки башлангыч сыйныф укучыларындакүрмә хәтер көчле була. Шуңа без дәресләрне күргәзмә әсбаплар ярдәмендә үткәрергә тырышабыз. Терәк схема, сигналлар укучының танып- белү активлыгын үстерә, материалны үзләштерү һәм истә калдыру тәэсирен көчәйтә.
Иҗади эшләүче укытучы беркайчан дадәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне , методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала.
Мин кемнеңдер эш системасын яки ул куллана торган технологияне алу кыен дип уйлыйм. Һәр педагог үзенең мөмкинлегенә , иҗади карашларына , укучыларның ихтыяҗына карап , үз эш алымнарын булдырырга тиеш. Иң мөһиме — белем сыйфаты, эшнең нәтиҗәлелеге. Шул очракта гына укучының фән белән кызыксынуы арта, ул дәрестә алган белемне төрле ситуцияләрдә кулланырга өйрәнә, кыскасы, иҗади фикерләүче шәхес формалаша.
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү юллары бик күп, безгә укытучыларга бик күп эзләнергә һәм материал тупларга кирәк.( 7 слайд)

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология