Автор конспекта:
Автор(ы): — Мустафина А.Ф.
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 1 класс
Предмет(ы): — Литературное чтение
Цель урока: —
1. Дидактик: укучыларны Вв, Фф хәрефләренең авазлары белән таныштыру.
2. Психологик: уку күнекмәләрен үстерү.
3. Тәрбияви: Ватаныбызга карата горурлык хисе уяту.
Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Краткое описание: — Әлифба дәресе
Дәрес планы
Дәрес барышы
I.Ориентлашу-мотивация этабы (белемнәрне тигезләү)
1 нче бирем.
1) актуальләштерү:
– Укучылар, узган дәрестә без сезнең белән Оо, Өө хәрефләре белән таныштык һәм [о], [ө] авазларын төрле иҗектә хәрефләр белән тамгаларга өйрәндек.
Искә төшереп китик әле [о], [ө] авазларын үзенчәлекләрен.
(төркемнәрдә эш, таблица белән эш)
– [о] беренче иҗектә ишетелә һәм “о” хәрефе белән тамгалана; икенче иҗектә [о] ишетелсә дә, “ы” – языла;
– [ө] беренче иҗектә ишетелә һәм “ө” хәрефе белән тамгалана; икенче иҗектә [ө] ишетелсә дә, “е” – языла
дәреслек белән эш: (б. 68 сүзләрне уку)
– Бу нәрсә?
– Бу тавык.
– Бу нәрсә?
– Бу фил.
– Төркемнәрдә тавык, фил сүзләренә аваз анализы ясагыз. Димәк, укучылар, без сезнең белән нинди хәрефләр белән танышабыз?
– Вв, Фф хәрефләре белән.
(төркемнәрдә эш)
– Укучылар, сез 1 нче биремне эшләдегез. Үзегезнең эшегезгә бәя бирегез.
3) үзбәя.
II. Уку мәсьәләсен чишү
1) [в], [ф] авазларына анализ
1 нче бирем.(төркемнәрдә эш)
[в], [ф] авазларына анализ ясагыз.
– Димәк, бу авазлар әйтелеш ягыннан нинди? (Парлы)
2) дәреслек белән эш
2 нче бирем.
Хәзер 68 нче б. Аваз кушылмаларын табыгыз.
(аваз кушылмаларын табып уку)
- Укый башлаганчы, уку алгоритымын искә төшереп китик әле…
- Баштан сүздән сузык авазларны табабыз – ул сүздәге иҗек санын күрсәтеп тора. Аннары сүзне иҗекләп укый башлыйбыз.
– Сүзләрне укыйбыз:
- хор белән уку
- төркемнәрдә уку
- бер укучыдан сорап укыту
3) вак, давыл, фәлән, фикер, ватан сүзләрен аңлату
– Бер сүз белән җөмлә төзегез
(төркемнәрдә эш)
4) “Безнең Ватаныбыз” темасына әңгәмә
Безгә сүзләрне укыганда Ватан дигән сүз очрады. Укучылар безнең Ватаныбыз нәрсә?
– Татарстан
– Ул безнең туган илебез, анда бик күп зур шәһәрләр, матур авыллар, урманнар бар. Безнең үз әләмебез һәм гимныбыз бар. Без аның белән горурланабыз.
5) текст өстендә эш: б.68 текст уку:
1) укытучы укуы
2) хор белән уку
Текст өстендә эш:
- Укучылар, безнең алдыбызда текст икәнен, без каян беләбез?
- Текстның исеме бар, һәм ул җөмләләрдән тора.
- Авылда нәрмә бар? (Ферма)
- Ферма нинди? (Зур)
- Анда нәрсәләр тора? (Терлекләр)
- Авылда нинди ферма бар? (Тавыклар)
6) үзбәя
III. Рефлексия
– Без бүген нинди хәрефләр белән таныштык?
– Вв, Фф хәрефләре белән.
– Алар турында без нәрсә белдек?
- …
IV. Өй эше.