Автор конспекта:
Автор(ы): — Саляхова Зиля Савитовна

Место работы, должность: — МБОУ «Байрякинская СОШ», учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение
Предмет(ы): — Математика
Предмет(ы): — Родной язык
Предмет(ы): — Русский язык

Цель урока: —

сәяхәт-дәрес формасында төрле предметлардан кабатлау һәм ныгыту күнегүләре эшләү; матур язу, исәпләү, логик фикерләү сәләтен, сөйләм күнекмәләрен камилләштерү; тырышлык, пөхтәлек, игътибарлылык, әти-әниләргә, дусларга карата хөрмәт хисе, төгәллек тәрбияләү.

Тип урока: — Комбинированный урок

Используемое оборудование: —

шарлар, полотно, тиен акчалар, геометрик фигуралар, кроссворд, исәпләү өчен саннар, рәсемнәр, магнитофон.

Краткое описание: — 1. Оештыру моменты һәм максат белән таныштыру. 2. Кроссворд чишү. 3. Математика дәресе: — мәсьәлә чишү (телдән); — чылбырдан мисаллар төзеп чишү; — геометрик фигураларны чагыштыру. Нәтиҗә. физминутка 4.Уку дәресе: -58 бит. Иң зур кеше. Шигырь өстендә эшләү. -Мәкальләр 5.Татар теле дәресе: — гаилә турында төркемләп бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзү.Нәтиҗә. физминутка 6.Русский язык. -чтение стихотворения; -словарный диктант по рисункам; -самопроверка. Выводы. 7. Музыка. -Әниләр көне турында әңгәмә; -җыр башкару; -әниләрне котлау. Нәтижә. 8.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

Вакыт машинасында сәяхәт.

_ Балалар, әйдәгез әле артка борылып карыйк. Бездә бүген кунаклар бик күп. Шулай бит. Алар безгә сезнең ничек итеп дәресләрдә катнашып утыруыгызны карарга килгәннәр.

Балалар, без бүген дәресебезне бераз гына икенче төрлерәк итеп үткәреп карыйк әле. Әйдәгез бергәләп дәресләр буйлап вакыт маштнасында сәяхәт итеп алабыз. Ләкин ул машинаны кабызып җибәреп, вакыт арасында күчеп йөрү һәм кире үз вакытыбызга әйләнеп кайту өчен безгә өйрәнгәннәребезне искә төшерергә, актив, игътибарлы һәм бик тырыш, бердәм булырга кирәк. Сез шуңа ризамы?

— Машинаны кабызып, сәяхәтне башлап җибәрү өчен безгә ачкыч кирәк. Ә ул ачкыч шушы табышмаклар арасына яшеренгән. Димәк, сезнең тапкыр булуыгыз сорала.

1. Буйлысы бар, шакмаклысы

Калыны һәм юкасы.

Укучының көзгесе ул-

Белә моны барысы. (Дәфтәр)

2. Сумка тотып керәсең, белем алып чыгасың. (Мәктәп)

3. Исеме бар, авазы бар,

Тамгасы аның нәрсә? (Хәреф)

4. Ниләр генә тутырмыйлар:

Ручка, бетергеч, каләм.

Сындырмый, югалтмый саклап

Көн дә мәктәпкә киләм. (Пенал)

5. Миннән башка укучы

Мәктәпкә бара алмый.

Кирәк-ярак әйберләрен

Йөретәм армый-талмый. (Сумка)

6.Иътибар белән карагыз:

Нинди сүз чыкты? — Дәрес.

Ә хәзер төймәләрдәге

Хәрефләрне тезегез.

Д Ә Р Е С

Сезнең алда төсле шарлар бирелгән. Аларга язылган хәрефләрне дөрес итеп урнаштырырга кирәк. Бу шарлар безнең машинаның идарә итү кнопкалары булырлар. Беренче кнопкага басып карыйк әле. (Шарларны һәр дәрес саен шартлатабыз һәм эчендәге язуларны алабыз)

Д – Математика

— Әйдәгез карап карыйк әле. (Шар эченнән акчалар чыга)

— Бу нинди тамгалар?

— Саннар.

— Димәк без сезнең белән кайсы дәрескә эләктек икән?

— Математика.

— Балалар, әйдәгез һәрберегез җавап биргән сорауларга, эшләгән эшләргә шушы акчалар ярдәмендә билге куеп яки очколар җыеп барсын. Һәркем үзенең җавабына тиеннәр өсти һәм соңыннан санарбыз.

— Ә математика дәресендә нәрсәләр эшлиләр?

— Мәсьәлә, мисаллар чишәләр, сызалар, исәплиләр.

-Әйдәгез, мәсьәлә чишеп алыйк. Мәсьәләләр гади түгел. Игътибарлылык тәлап итәләр.

1. Алмагачта 15 алма бар иде. Бакчачы берничә алманы балаларга биргәч, агачта 8 алма калды. Ничә бала булган? (7 бала)

2. Миндә 3 фотография бар. Ике фотографиядә мин үзем, икесендә минем әни. Шулай булырга мөмкинме? (Әйе, 1 фотода икесе бергә төшкәннәр)

— Ә бу уенда тагын да ныграк игътибарлы булырга кирәк. (Чылбыр)

5 + 5 + 10 — 8 — 2 + 6 + 4 + 30 + 10 — 20 — 3 — 7 — 30 = 0

-Молодцы, ә хәзер бу фигуралар арасында кайсы фигура артык икәнен әйтсәгез башка дәресләргә сәяхәтебезне дәвам итә алабыз.

1 комплекс гимнастических упражнении.

1-22

-Төймәгә басып алабыз. (Икенче шарны шартлатабыз. Шар эченнән кәгазь чыга)

Ә — Уку дәресе

Безне адәм иткән уку,

Адәмне алга илткән уку,

Илтеп күккә җиткән уку,

Уку, уку, уку.

_ Балалар, без нинди дәрескә эләктек икән? (УКУ дәресенә).

_ Балалар , әйдәгез без дә сезнең белән уку китабының 58 нче битен ачып карыйк әле. Нинди шигырь бирелгән? «Иң зур кеше» Рөстәм Мингалим. Нәрсә турында икән бу шигырь? Әйдә безгә … укып күрсәтсен әле, ә калганнар бармакларын төртеп игътибар белән карап баралар. ( Бер бала укып чыга).

-Сүз кем хакында бара?

— Әйтегез әле, сезнең өегездә иң зур кеше кем? (Әти, Әни)

— Дөньда иң якын, иң кадерле, иң ягымлы кеше кем ул? (Әти, Әни)

-Кешегә туганнар, дуслар ни өчен кирәк?

— Ә сез алар турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

Әти-әни – чын дустым,

Дус-ишләрем – юлдашым.

Әткәм йорты – алтын бишек.

Әткәм — шикәр, әнкәм – бал.

Тырыш укучы ата-анасына шатлык кына китерә.

— Без дә әти-әниләребезгә шатлык кына китерик. Тырышып укыйк. Ә хәзер тагын бер төймәгә басып алыйк. (Шар эченнән кәгазь чыга)

Р — Татар теле

Туган телем – татар теле

Иң якын һәм татлы тел.

Сәнгатьле итеп укып,

Дөрес итеп яза бел.

Балалар без әле яңа гына гаилә турында сөйләшеп алдык. Әйдәгез хәзер үзебез турында кечкенә генә хикәя төзеп алабыз. Төркемләп бирелгән сүзләрнең урыннарын алмаштырып дөрес җөмләләр төзеп языйк.

1. гаилә, зур, Безнең, тату, һәм.

2. яшибез, Без, авылда.

3. эшкә, белән, әни, Әти, йөриләр.

4. мәктәпкә, абыем, барабыз, Мин, белән.

5. дусларым, Минем, күп, мәктәптә.

-Язганнарны җыябыз да әниләргә хат итеп җибәрәбез. Алар җөмләләрнең дөрес язылышын тикшерә торалар, ә без бераз гына ял итеп алабыз.

Е – Русский язык

Физминутка

Две сороки-белобоки

Дружно делали уроки.

И писали,и считали

И от этого устали.

Встали по порядку,

Сделали зарядку.

Крылья расправляли,

По комнате летали,

Приседали столько раз,

Сколько пальчиков у нас.

Головою повертели

Снова за уроки сели.

— Как вы уже поняли, мы попали на урок русского языка. У нас сегодня в гостях кто?

-(Заяц) — Или Зайка. Ребята, наш зайка купила зайчатам гостинцы, но забыла, как они называются. Поможем ей? Вместе прочитаем стихотворение:

Зайка на базар ходила,

Фрукты, овощи купила.

Все в корзину положила

Но названия всех забыла.

А в корзине были:

Словарный диктант. (Слова пишем в два столбика. 1 ст. – овощи; 2 ст. – фрукты.)Лук , морковь, яблоко, горох, сливы, репа, помидоры, виноград, свёкла, груша, лимон, вишни, капуста и лягушка. А лягушка овощ или фрукт?(Нет). Она животное. Мы это слово пишем?(Нет)

— Молодцы, мы помогли зайке?(Да). А теперь определите, которые из них в единственном числе, которые во множественном. Те, что в ед. числе подчеркиваем одной чертой, а множеств. – двумя.

Ваши работы будут проверять ваши родители.

С — Музыка

А теперь красиво и прямо сели. Руки положили на колени.

«Вальс для мамы.» – җырын башкару.

Без әниләребезне якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйбыз. Аларга бары тик яхшы теләкләр, саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез һәм балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.

Нәтиҗә.

-Балалар, ә хәзер үзебезнең вакытка әйләнеп кайтыйк инде. Ә аның өчен безгә һәркемнең ничә очко җыйганын белергә кирәк. Әйдәгез әле исәпләп чыгарыгыз.

— Без сезнең белән бүген нәрсәләр эшләдек?

-Нинди дәресләрдә булдык?

— Сәяхәт итү сезгә ошадымы?

Молодцы, балалар! Сез бүген бик тырышып эшләдегез. Инде ял итегез!

Файлы: Звук о. Буквы О,о.doc
Размер файла: 3891712 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология