Автор конспекта:
Автор(ы): — Якупова Йолдыз Гамировна
Место работы, должность: — МОУ СОШ №6 г. Лениногорска
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Целевая аудитория: — Все целевые аудитории
Класс(ы): — 7 класс
Предмет(ы): — Родной язык
Цель урока: — Максат: 1) шагыйрь иҗаты буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгәннәрне искә төшерү, ныгыту; Х.Туфанның “Киек казлар” шигырен өйрәнү, анализлау; 2) шигырь эчтәлеген аңлау, төзелешен күрә белү, эзлекле фикерләү сәләтләрен үстерү; 3) туган җиргә, туган илгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, кешелеклелек сыйфатлары булдыру.
Краткое описание: — Дәрес барышы. I. Оештыру. Исәнләшү. – Хәерле көн, укучылар! Бүген безнең дәресебезгә кунаклар килделәр. Кунакларыбыз каршында сынатмассыз дип уйлыйм. Сезгә барыгызга да хәерле эш сәгатьләре телим. Дәресебезне башлыйбыз.Сүземне Мостай Кәримнең Х.Туфанга багышлап язган шигыреннән башлыйсым килә: Сандугачка нигә буй-сын, Нәрсәгә аңа бизәк? Таңда бер сайрап җибәрсә, Биш кат өзелә үзәк. Шагыйрьгә нигә чин кирәк, Нәрсәгә аңа титул? Патшалар ятлап алырлык Шигырьләр яза бит ул. Әйе, узган дәрестә без сезнең белән йөрәк хисләрен кузгатырлык шигырьләр иҗат иткән шагыйрь иҗатын өйрәнә башладык.
Файлы: Хасан Туфан.ppt
Размер файла: 670208 байт.