Автор конспекта:
Автор(ы): — Гайсарова Рамзия Галиевна

Место работы, должность: — МОУ Шалинская средняя общеобразовательная школа Пестречинского муниципального района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Укучыларның якын һәм кадерле булган туган теле турындагы белемнәрен актуальләштерү һәм формалаштыру; яңа белемнәр алу; күнегүләр һәм биремнәр ярдәмендә ныгыту, тирәнәйтү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — 1. Ф.С. Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан. “ Мәгариф” нәшрияты, 1998.
2. Н.Исәнбәт. Отканга мәкаль, тапкырга табышмак. Казан.1973.
3.В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы. 2001.
4.Д.М. Абдуллина, Л.Г. Гыйләҗева. Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен тестлар һәм иҗади биремнәр. Казан. 2008.

Используемая методическая литература: — 1. Ф.С. Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан. “ Мәгариф” нәшрияты, 1998.
2. Н.Исәнбәт. Отканга мәкаль, тапкырга табышмак. Казан.1973.
3.В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы. 2001.
4.Д.М. Абдуллина, Л.Г. Гыйләҗева. Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен тестлар һәм иҗади биремнәр. Казан. 2008.

Используемое оборудование: — IBMPC, OC WINDOWS XP.
Microsoft Word,
Microsoft Power Point,
Мультимедиа проектор.

Краткое описание: — Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уяту; материалны үзләштерү өчен уңай шартлар булдыру. Язучыларның, күренекле кешеләрнең тел турында әйткән сүзләре аша туган телгә, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Ресурс для профильной школы: — Ресурс для профильной школы

Тема:Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.






7нче сыйныфта татар теленнән
ачык дәрес план-конспекты.





Питрәч муниципаль районы
Шәле урта гомуми беле бирү
мәктәбенең югары категорияле
татар теле һәм әдәбият укыту-
чысы Гайсарова Рәмзия Гали
кызы.












Тема: Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.
Максат: 1. Дидактик. Укучыларның якын һәм кадерле булган туган теле турындагы белемнәрен актуальләштерү һәм формалаштыру; яңа белемнәр алу; күнегүләр һәм биремнәр ярдәмендә ныгыту, тирәнәйтү.
2.Психологик. Укучыларда татар теленә карата кызыксыну уяту; материалны үзләштерү өчен уңай шартлар булдыру.
3. Тәрбияви. Язучыларның, күренекле кешеләрнең тел турында әйткән сүзләре аша туган телгә, аның тарихына мәхәббәт тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Метод: традицион, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Дәреснең төре: иҗади эзләнүле, әңгәмә.
Дәреснең тибы: белемнәрне билгеле бер системага салу, ныгыту.
Дәреснеҗиһазлау: 1. Ф.С. Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан. “ Мәгариф” нәшрияты, 1998.
2. Н.Исәнбәт. Отканга мәкаль, тапкырга табышмак. Казан.1973.
3.В.Казыйханов. Әхлак дәресләре. Яр Чаллы. 2001.
4.Д.М. Абдуллина, Л.Г. Гыйләҗева. Татар теленнән БРИга әзерләнү өчен тестлар һәм иҗади биремнәр. Казан. 2008.
— — — Техник чаралар: IBMPC, OC WINDOWS XP.
Microsoft Word,
Microsoft Power Point,
Мультимедиа проектор.
— — — — — — — — — — — — — — Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру- ориентлашу.
1. а) Психологик уңай халәт тудыру:
-Укучылар, без бүген туган телебез- татар теле турында, аның байлыгы, матурлыгы, гүзәллеге, тапкырлыгы, могҗизасы, җорлыгы, фикри тирәнлеге, җегәре турында сүз алып барырбыз.
Халкыбызның атаклы галимнәре, әдипләре, шагыйрьләре тарафыннан әйтелгән фикерләр белән танышырбыз.Сезне дә телебезнең тирән, кодрәтле, серле дәрьясына чакырып калам. Нәкый ага Исәнбәтнең халыктан язып алган бер тәгъбире бар:
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән карап калыр.
Әйдәгез, шул дәрьяның хәзинәләре белән танышыйк, сүзнең тылсымлы көчен тагын, тагын күзәтик. Телнең халык белән, аның тарихы белән аерылгысыз икәненә ышаныйк. С. Хәкимнең “ Тел- ил белән” дигән канатлы сүзләрен тагын бер кат искә төшерик.Телебезнең җәүһәрләренә күз ташлыйк, һәр сүзнең кадерен белергә өйрәник.
2.“Тел иленә” сәяхәт.( Слайдларда тел турында күрекнекле кешеләрнең фикерләре):
Без — татарлар, телебез татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел. ( К.Насыйри)
Тел — табигатьтә булган күренешләрнең иң гаҗәп, иң тирән, иң катлаулы булганы. …Халыкның ана теле шул халыкның бөтен тарихы, бөтен тормышы. ( Г. Алпаров)
Тел – халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы. Бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән кадерле хәзинә.
(Г. Бәширов)
Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел. ( Садри Максуди)
2.Өй эшен тикшерү ( Өйгә татар шагыйрьләренең тел турындагы шигырьләрен барлап килергә иде).
Викторина.
1) Үз ана телем – минем өчен иң матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел. ( М.Гафури)
2) Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.( Г.Тукай)
3) И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген. ( Х.Туфан)
4) Халык кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләрдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле! ( Н.Нәҗми)
5) Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле , затлы тел. ( Ш.Маннур)
6) Туган телул. Ничә гасыр
Бездән элек туган тел.
Безгә кирәк булачагын
Алдан белеп туган тел.( З. Насыйбуллин)
II. Тел — аралашу чарасы.
1. Әңгәмә:
-Нәрсә ул тел?Алдагы сыйныфларда тел турында ниләр белдегез?
-Тел ул – сөйләм органы, аралашу чарасы, туган телебез…һ.б. җаваплар.
-Тел турында нинди мәкальләр һәм әйтемнәр беләсез? Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, сез тәмамлыйсыз.
Тел – белемнең ачкычы,( акылның баскычы).
Әдәп башы – ( тел).
Теле барның ( иле бар).
Һәр илнең ачкычы – ( тел).
Алтыда белгән ана телен ( алтмышта да онытмас).
Иле барның (теле бар).
Иң татлы тел – ( туган тел).
-Нәрсә ул аралашу?
-Аралашу – 1) Кем белән булса да очрашкалап-күрешкәләп тору. Бәйләнеш тоту; 2) Бер-береңне аңлау, фикер алышу.
- Ничек аралашырга мөмкин? Аралашу чараларын санагыз.
-Тел ярдәмендә, хәрәкәтләр белән, рәсем, музыка һ.б. аша аралашырга мөмкин.
-Аралашу өчен иң кулай чара нәрсә?
-Аралашу өчен иң уңай чара – тел. Беренчедән, тиз; икенчедән, гади.
Тел – аралашу чарасы
4 нче баскыч
Тел – иң уңай чар
3 нче баскыч
Чара( хат, тел, хәрәкәт,һ.б.
2 нче баскыч
аралашу
1 нче баскыч
2. Күңелле тәнәфес.( Ял минуты):
1) Фотоларны тиз ясый торган автомат ( көзге).
2) Борынгы заман сәгате( әтәч).
3) Өстәл янында нәрсә иң кирәге ( авыз).
4) Тапларны бик тиз юкка чыгара торган препарат ( сабын).
5) Кешегә иң якын әйбер ( күлмәк).
6) Нинди савыттан эчеп булмый? ( буш).
7) Кәҗәнең башында нәрсә бар? ( “м” хәрефе).
III. Буташтырма вәләкин телгә телне…( Дәрдемәнд).
1.Телнең сафлыгын, табигыйлеген, чисталыгын саклап сөйләү – һәркемнең намус эше. Әдхәт Синугылның “ Тел бәете” шигыре өстендә эшләү:
Урысчага гашыйк ич без үлеп,
“ Педагог” – ул булмый – “мөгаллим!”- дип.
Күп телбелгеч булды галим,
“ Учитель” дә түгел, дип,-“мөгаллим”.
“Юлаучы”ны“пассажирлар” ясап,
Уйлыйсыздыр – дәлилләүләр ансат?!
Урысчасыз һичбер эш тә уңмый-
“ Янгын”ны да “ пожар” дими булмый.
“Каланча”дан “ башня” диеп тукып,
Гәзит-журнал булмас алып укып.
Өлеш кертик “бөек тел”не яклап.
“Хөрмәтле”не “почет”лы, дип мактап.
Зур ачышлар без ачып ташладык.
“Җәнҗал” сүзен “скандал” ясадык.
Татар телен баетып без беттек,
Хәтта Тукай аңламаслык иттек!
-Телебезне нинди сүзләр боза?
-Рус сүзләре.
- Безнең телебезне бозып сөйләшүдә кем гаепле?
- Үзебез, әти, әни һ.б.
-Телне саклау өчен ниләр эшләргә кирәк?
-Күп итеп укырга, матур итеп сөйләшергә һ.б.
2.Тәрҗемәләр болай булмасын.
Заманында Г.Тукай начар тәрҗемәләрдәнкөлеп шундый бер мәкалә язган:
Русча: Я перешел через мост.
Тәрҗемәсе: Мин чыктым аркылы күпер.
Русча: Это глухое место.
Тәрҗемәсе: Бу чукрак урын.
Русча: Лев Толстой умер.
Тәрҗемәсе: Арыслан җуан үлде.
Русча: Җили-были дед да баба.
Тәрҗемәсе: Торды булды бабай да әби.
Русча: Дай сюда поднос!
Тәрҗемәсе: Бир монда борын астын!һ.б.
IV.Практик күнекмәләр бирү.
1.Текстны укыгыз, биремнәрне үтәгез:
(1)“Безнең телебез – бик моңлы тел”, ди халык. (2)Шушы моң халыкның хәтер кылларына кагыла да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.(3)Телнең сыгылмалылыгы, матурлыгы, моңлылыгы композиторлар, шагыйрьләр өчен генә түгел, ул барыбыз өчен дә кирәк. (4) Матур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.
(5)Телнең нечкәлеген белү өчен, аны һәркөн куллану кирәк. (6) Әйе, күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. (7) Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың.
(8)Туган телне белмәү – наданлык.( 9)Бу нәрсә, минемчә, телгә һәм үз халкыңа мәхәббәт булмаудан килеп чыга.(10) Без бит хәтта үзебез яраткан күлмәгебезне дә пычратмаска тырышабыз, әз генә керләнсә дә юып киябез.(11) Ә менә үзебез сөйләшә торган телне өстебезгә кия торган күлмәк кадәр дә күрмибез.(12) Аны теләсә ничек пычратабыз, чүплибез, сындырабыз. (13)Телне ярату өчен дә аны аңлау,Һич югы аңларга тырышу кирәк, диләр. (14)Тел – халык күңеленең кыңгыравы. (15) Ә кыңгырау – кагылмасаң чыңламый.(16) Әйдәгез, шушы кыңгырауны ешрак кагыйк.(17) (18)Ул тутыкмасын, гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын. ( Ф.Яруллин).
1) Кайсы җөмләләрдә текстның төп мәгънәсе чагылыш тапкан?
а) 5, 6, 7; б)11, 12; в) 14; г) 15.
2) Кайсы мәкаль текстның эчтәлегенә туры килә?
а) Иң татлы тел – туган тел, анаң сөйләп торган тел.
б) Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.
2. Кем күбрәк сүз ясый? ( Иҗек артыннан иҗек китә):
Такта…( таба, басу, сука, кабан, начар, чара, ракета, табак, бакча…)
3.Орфографик ярыш ( һ һәм х хәрефләре кергән сүзләр яздыру):
Һәйкәл, һава, шәһәр, бәхет, бәхәс, хәтер, һәркем, Маһира, хат, мәһабәт, халык, Илһам,шәхес, шаһит.
4.Сүзләрне дөрес яз:
Табигать, шагыйрь, шигырь, галим, гыйлем, сәгать, игътибар, төзелеш, төтен, борыч, болытлы, озынборын.
V.Йомгаклау.
1.Нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.
VI. Өйгә эш. Туган тел турында шигырь язып килергә.







Файлы: Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел..ppt
Размер файла: 48128 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология