Автор конспекта:
Автор(ы): — Э.Р.Галиуллина , Г.Х.Гараева

Место работы, должность: — Балык Бистәсе районы мәктәп — гимназия

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Татарның күренекле шәхесе, каһарман шагыйре М.Җәлилнең кабатланмас тормышы һәм аның көрәштәшләре язмышы аша укучыларда патриотик үзаң формалаштыру ; батырлык төшенчәсенә аңлатма эзләү; шигырьләре аша туган илгә, сөйгән халкыбызга тугрылык хисләре чагылышы турында фикерләшү; иҗатына карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 7

Краткое описание: — Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Юк, ул шәхес кенә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып, батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Ул ,чыннан да , бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Балык Бистәсе 1нче гимназиясе

( М.Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә багышланган хәтер кичәсе )

"Янып торсын гомрең маяк булып"

Гәрәева Г.Х. Галиуллина Э.Р.

Максат.Татарның күренекле шәхесе, каһарман шагыйре М.Җәлилнең кабатланмас тормышы һәм аның көрәштәшләре язмышы аша укучыларда патриотик үзаң формалаштыру ; батырлык төшенчәсенә аңлатма эзләү; шигырьләре аша туган илгә, сөйгән халкыбызга тугрылык хисләре чагылышы турында фикерләшү; иҗатына карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Чара барышы.

(Кыз М.Җәлил китабы тотып шигырь укып утыра, шунда аның янына бер малай керә.)

- Исәнме, Ләйсән!

- Исәнме, Рөстәм!

- Ләйсән, син нишләп утырасың, нәрсә укыйсың?

- Минме, мин М.Җәлилнең шигырьләр китабын укып утырам.

- Тыңла әле, нинди искиткеч шигырь язган М.Җәлил. Менә бер шигыренең 4 юлын гына укыйм:

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен!

-Аның тууына 105 ел тула бугай, әйеме, Ләйсән.

-Әйе, әйдә аның турында иптәшләрне чакырып сөйләшәбез, шигырьләрен укыйбыз. (Түгәрәкләп утыралар һәм чара башлана, сүзләр балаларга бүленеп бирелгән була). Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. М.Җәлил әнә шундый шәхесләрнең берсе. Юк, ул шәхес кенә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып, батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, фидакарьлек, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Ул ,чыннан да , бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше. Чөнки, М.Җәлил диюгә татар халкын, ә татар халкы диюгә , М.Җәлилне күз алдына китерәсең. Аның исемен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. ,,Палач балтасына башын тоткан “ килеш тә киләчәк буыннар турында кайгырта алган, кешеләрне дәртләндерерлек һәм рухландырырлык әсәрләр иҗат иткән кеше нинди кеше соң ул? Кем баласы? Кем тәрбияләп үстергән аны? Ул үзен үзе ничек тәрбияләгән? Исеме үлемсезгә әйләнгән татар халкының бөек шагыйре , татар әдәбиятының , татар халкының горурлыгы булган шагыйребез М.Җәлилгә 15нче февральдә 105 яшь тулган булыр иде. 1906 нчы елның буранлы февраль аеның 15нче числосында Оренбург өлкәсенең иксез – чиксез даласында утырган гап – гади Мостафа исемле татар авылында , гаиләдә 6нчы бала булып, соңыннан үзенең батырлыгы һәм гүзәл иҗаты белән дөньяны таң калдырган шагыйребез Муса Җәлил дөньяга килә. Мусаның балачагы аның яраткан камышлы, төнбоеклы Нит елгасы буенда су коенып, башка балалар кебек үк таудан чана шуып үтә, ул бигрәк тә кармак белән балык тотарга ярата . Бервакыт хәтта шундый хәл була: аның ирененә үзенең кармагы кадала, Мусаның ирененнән кармакны көчкә тартып алалар.

Бу камышлар – минем танышларым,

Бу сөмбелләр – минем сеңелләр.

Бу урманның бөтен кошлары-

Йөрәгемнең яшьлек дуслары, — дип яза ул үзенең туган төбәге турында. Мусаның әтисе гади крестьян була, 1913нче елларда вак сәүдә эшенә катнашып китә, сатудан кергән акчасы налог( салым) түләргә дә җитми аның. Ахырда әҗәткә батып йорт һәм йорт җиһазларын сатып, шәһәргә күчәргә мәҗбүр була. Шәһәрдә дә төрле кәсепкә тотынып карый, ләкин берничек тә тормышын җайлый алмый, әҗәтен түли алмаганга аны төрмәгә дә утыртып куялар, ләкин алырлык әйбере булмагач, озакламый азат итәләр. Алар бик авыр тормышта яшиләр.Шулай бәхет күрмичә, Мусаның әтисе Мостафа абзый 41 яшендә үлеп китә. Муса әтисен бик ярата, иртә әтисез калса да , әтисен гомере буе исеннән чыгармый. Тышкы кыяфәте белән ул әтисенә охшаган була. Мусаның әтисенең фотографиясе юк диелгән язмаларда , ә сүрәтләү буенча рәссам Б.Әлменов ясаган рәсеме генә бар. Авылдашлары Мусаның әтисен кечерәк гәүдәле, җирәнрәк чәчле, бик йомшак характерлы, үткен сүзле, уен – көлке яратучы, шаян, җырга, моңга гашыйк, төрле такмаклар җырларга яратучы кеше итеп сүрәтлиләр. Аның башында һәрвакыт бархат түбәтәй, өстендә кара камзул яисә жилет, тышка чыгарып киелгән ак күлмәк булган. Мусаның әнисенең чыгышы гади крестьян гаиләсеннән. 14 яшендә ятим кала. Үги әнисе Рәхимәне ( Мусаның әнисен) яратмый, бик нык җәберли һәм бик яшьли кияүгә бирә. Яшь ананың 11 баласы була . Шуларның 4се генә исән – сау үсә: Ибраһим, Муса, Зәйнәп, Хәдичә. Рәхимә апа 4 баласын берүзе аякка бастыра, өчесенә югары белем бирә. Рәхимә апа бик күп авырлыклар кичерә. Авылда да Оренбургка күчеп килгәч тә эш табалмый интегүләр, ачлык, ялангачлык, фатирсыз яшәүләре дисеңме… Кеше керен уып, идәннәре юып көн күрәләр алар. Балалары ашарга сорап елаша башласалар, башка чара калмагач, яннарына утырып җыр җырлый, риваятьләр сөйли ул аларга, мескен балалар онытылып тыңлый- тыңлый йоклап китә торган булалар. Мусаның әнисе шигъри җанлы кеше була, җырлар,бәетләр, шигырьләр чыгара, балаларына багышлап язган мөнәҗәте дә билгеле аның бүгенге көндә. Балалары төрле якка укырга, эшкә таралып беткәч, 1928 нче елда, үләр алдыннан балаларына атап язган шигырь – мөнәҗәте дә әле дә Мостафа авылы халкында саклана. Бик нык авырдым , балам, үлсәм – күрәлми калам;

Зарланып бер хат салам, уйлап карагыз, балам! …

Чит илдә сез үзегез, хатта килә сүзегез,

Үзәгемне өздегез, уйлап карагыз, балам.

Мусаның әнисендә артистлык сәләте – теләсә кем булып кылана белү сәләте – бик көчле булган. Аның мимикага бай булуын сокланып сөйлиләр авылдашлары. Рәхимә апа яшь вакытта бик матур, сабыр холыклы, шук була, биергә , җырларга ярата. Ул бик пөхтә йөргән, башында һәрвакыт ап- ак яулык, өстендә бал итәкле аклы ситса күлмәк, колагында үзенә килешеп тора торган арзанлы алкалар , ә чәч толымнарында үргән тәңкәләр зыңгылдап чылтырап торганнар. Ул бик эшчән, тыйнак, гадел булган. Балаларында да шушы сыйфатларны тәрбияләргә тырышкан. 51 яшендә Мусаның әнисе исәнлеген югалтып дөнья куя. Муса әнисен дә бик ярата. Шуңа күрә Ана образы Җәлил иҗаты буеннан буена үтә, күп кенә поэма – шигырьләрендә бу образ тулысы , эчке матурлыгы , мөлаемлыгы белән ачыла. Гомеренең соңгы һәм авыр көннәрендә, үлем җәзасын көткәндә дә Муса газиз әнисен искә төшерә.

Эчем тулы кайгы, үпкә белән.

Китәм инде җирнең өстеннән.

Минем әни мине юкка гына

Күз нурларын түгеп үстергән,

Юкка гына күкрәк сөтен имезеп,

Бишек җырын җырлап тибрәткән…

Каргыш булып чыкты ул җыр

Минем йөрәктән, — дип яза ул. Муса әнисе турында күп яза һәм күпләр бу образда үз аналарына хас сыйфатлар күрәләр . Ана образы Җәлил иҗатында Ватан – анага , Туган ил образларына барып тоташа. Мин оныттым күптән үксезлекне, Югалтсам да туган әнине Бар нәрсәдән якын һәм сөекле Туган илем- хәзер әнием, дигән юллары бар аның. ,,Ана” шигыре. Мусага 6 яшь булганда абыйсы Ибраһимга мәктәпкә барырга вакыт җитә. Ибраһим сандыктан киндер букчасын ала, аңа әлифбасын , дәфтәр – карандашларын сала, итеген чистартып куя. Аны күргәч кечкенә Муса әтисе янына килә дә : — Әти, мин дә мәктәпкә барам, минем дә укыйсым килә , — дип әтисенә ялына башлый. — Син әле кечкенә 1-2 ел уйна әле син, дип әтисе әйтеп карый, ләкин Муса бу сүзләрне ишетергә дә теләми, үз фикереннән кире кайтмый. Шуннан әтисе Мусаны мәктәпкә алып бара, укытучыга ул:,, Менә кечкенә улыбыз да укырга тели, аңа 6 яшь кенә бит әле .Нишләргә инде? “- ди. — Әйдә йөрсен, туйгач туктар! – ди укытучы. Шулай итеп Муса мәктәпкә йөри башлый . Авылда балалар аз булганлыктан бер бүлмәдә 1нче, 2нче, 3нче, 4нче сыйныф балалары бергә укый. Муса анда иң яше һәм иң кечкенәсе була. Аңа әле ,,кәтүк” дип исем дә кушалар. Бер ел эчендә Муса беренчедән икенчегә, икенчедән өченчегә күчә һәм дүртенчегә. Дүртенче сыйныф балалары җавап бирә алмаган сорауларга җавап бирә, эшли алмаган мәсьәләләрне чишә. Муса уку алдынгысына әйләнә. Җыр дәресләрендә дә һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый. Ул халык җырларын күп белә. Шуннан соң инде Мусаны ,,кәтүк” дип беркем дә үртәми. Шулай итеп, бер ел эчендә ул башлангыч мәктәпне тәмамлый. Муса 5 яшьтән шигърият белән кызыксына башлый. 9- 10 яшьләрендә Мусаның ул вакыттагы татар әдәбиятыннан укымаган китабы калмый. Әтисе төрмәдән чыккач, Мусалар гаиләсе Оренбургка күчә, шунда алар ,,Хөсәения “ мәдрәсәсенең ишегалдындагы бер йортның подвал бүмәсендә яшиләр. Аларны әтиләре мәдрәсәгә укырга бирә. Мәдрәсәнең ,,Белек” исемле китапханәсе була. Муса шул китапханәгә яратып йөри. Тукайның бөтен шигырьләрен яттан өйрәнә, Пушкин белән кызыксына, аның әсәрләре белән таныша, укый. М. Гафури шигырьләрен аеруча ярата һәм күңелдән белә. Атаклы ,,Хөсәения” мәдрәсәсен тәмамлап, Муса үз вакытында шактый тирән белем ала. Муса 10 яшьтә үк шигырьләр яза башлый. 1916 -17-18нче елларда язган шигырьләрен ,,Вакыт “ газетасына илтеп карый, ләкин алар басылмый. 1919 нчы ел. Оренбургта акгвардеецлар , ,,сугыш сугыш инде киселә меңнәрчә гомерләр…” Муса кызыл Армиянең җиңүен теләп, эшче – крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып, ак бандаларга каршы нәфрәт белән тулы шигырьләрен яза. Ул шигырләренең 10лабы бер – бер арты ,,Кызыл йолдыз” газетасында урын ала. Хәтеремдә: дип искә алып сөйли шагыйрь ,,ши- гырьләремне куенга кыстырып бер иптәшем белән ,,Кызыл Йолдыз “ редакциясенә киттем. Бу – 1919 нчы елның сентябре иде. Редакциягә килеп кердек, икебез дә бер сүз әйтә алмыйбыз. Шуннан бездән: ,,Балалар, ник килдегез?- дип сорадылар. Мин тартынып кына куенымнан шигырьләремне чыгардым. Анда өч шигырь бар иде: ,,Бәхет”, ,, Киттеләр”, ,,Кызыл гаскәр- ләргә”. Редакциядәгеләр минем шигырьләремне укыдылар, шигырьләр бик ошады ахырысы. Икенче көнне үк ,,Бәхет” шигырем ,,Кызыл йолдыз”ның беренче битендә үк иде. Шуннан аллы – артлы өчесе дә басылып чыкты, инде миңа юл ачылды, шигырьләремне илтә тордым, алар басыла бардылар. Минем имзамны ,,кечкенә Җәлил “ дип куялар иде, — ди ,,Бәхет “шигырен укып китәбез.

Кулыма мин кызыл кылычны алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

Олуг бер дәрт белән сафка атылсам,

Кулымны уртага- дошманга салсам

. Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман алга барсам,

Менә шунда берәр пуля очса –килсә.

Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә,

Үлем кулы белән басса – егылсам,

Җаным күккә – гарешкә очса- китсә,

Менә шунда бәхетле мин, бәхет – шул,

Минем өчен зур олуг дан, зур бәхет ул.

Оренбургта Муса 1920нче елның 17 нче февралендә комсомолга керә. Әтисе үлгәч, аңа авылга кайтырга туры килә. Авылда әле комсомол оешмасы булмый. Ул анда кайткач, абыйсы белән балалардан бер оешма төзи. Ул оешмага башта ,,Кызыл Йолдыз” , аннан ,, Кызыл Чәчәк” дип исем бирәләр. Оешманың җитәкчесе итеп Мусаны сайлыйлар. Оешманың китапханәсе, клубы була. Оешма авыл сәхнәсендә балаларга атна саен спектакльләр куя. Ә пьесаны Җәлил яза. Комсомол секретары буларак, М.Җәлилов лекцияләр, концертлар оештыра. Мондалинада уйнап, татар җырларын башкара, буран дими, яңгыр дими, авыл саен йөреп җыелышлар үткәрә. Балалар йортлары оештыруда башлап йөри. Авыр чор: җимереклек, ачлык, акгвардия терроры. Меңнәрчә ятим балалар ярдәмгә мохтаҗ. Балалар йортларына ярдәм йөзеннән М.Җәлилов комсомоллар белән һәр шимбә өмәләре оештыра, тимер юл вагоннары бушатыша, утын белән тәэмин итүдә ярдәм итә. Шулай итеп, Муса тулысы белән комсомол эшенә бирелә, әнә шулай комсомол егетне чыныктыра. Үзенең бер шигырендә ул: Мин яшьлекне Иң кирәкле чорда кабызып. Иң бәхетле илне төзегәндәге Кайнар тирем белән агыздым, — дип яза. М.Җәлил кайда гына эшләсә дә , бетмәс – төкәнмәс энергия, иҗат ялкыны белән аерылып тора. 1922нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып, бик күп шигырьләр яза. Мусаның үзенең шигырьләренең көченә ышануы Казанга канатландыра. 1922 нче елның көзендә ул Казанга килә. Шунда ул ,,Татарстан” газетасы редакциясенә күчереп язучы булып эшкә керә. 1922нче елның декабрь саныннан башлап М.Җәлилнең ,,Безнең юл”( ,,Казан утлары журналында басыла башлый). 1923 нче елның көзендә Татар рабфагына укырга керә. 1925нче елның 3 нче июнендә уңышлы тәмамлый. ,,Рабфак еллары минем иҗатымда бөтенләй башка борылыш тудырдылар. 1924 нче елда мин бөтенләй икенче рухтагы шигырьләр яза башладым”, — дип искә ала Муса Җәлил ул елларын. Мәсәлән, ул чор шигырьләре: ,, Иске Себер җыры”, ,,Авыру комсомолец”, ,,Эш карты”, ,.Эш баласы”, ,,Газета”, ,,Съезддан”. 1925 нче елны аның ,,Барабыз” дигән беренче җыентыгы дөнья күрә, бу шигырьләр барысы да шул җыентыкка басылалар. 1923 нче елны ,.Бибкәй кыз” , ,,Каз канаты”пьесаларын яза, ул пьесалар Казан һәм Уфа сәхнәләрендә уйналалар. Рабфакны тәмамлагач, Муса 1925 нче елда гаиләләрен карау өчен кире Оренбургка кайта, яңадан комсомол эшенә чума. ,,Комсомол эше минем тормыш тәҗрибәмне баетты, мине чыныктырды, дөньяга карашымны яңа баштан тәрбияләде” , — ди ул. ,,Өйдә торган көннәрендә Муса абый гел шигырьләр яза . Аның һаман язып утыруына борчылган әни Мусаны йокларга күндереп карый, ә Муса әнине урындыкка утырта да әле генә язган шигырьләрен укый башлый. Аның шигырьләре әнигә бик ошый, ул шатлыгыннан елый торган иде, дип искә төшерә Мусаның сеңлесе Хәдичә Җәләлова. 1927 нче елның август башында Муса Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына укырга кереп, 1931 нче елда аны тәмамлап, иҗатының зур юлына чыга. Мәскәүдә ул ,,Кечкенә иптәшләр”, ,,Октябрь баласы” исемле балалар журналларында җаваплы редактор, ,,Коммунист” газетасында әдәбият – сәнгать бүлегенең җитәкчесе булып эшли. Муса Мәскәүдә әдәби алмаш тәрбияләүгә нык игътибар итә, әдәби иҗат түгәрәкләрен оештыра. Бу чорда ул ,,Еларгамы, көләргәме?”, ,,Больницада”, ,, Яследә”, ,,Бәйрәм таңында”, ,,Студент көндәлегеннән”, ,,Үлемгә”, ,,Иптәшкә”, ,, Орденлы миллионер”, ,,Шигырьләр һәм поэмалар” һәм башка бик күп шигырьләре ,,Стихи Мусы Джалиля” исемле җыентыкларда русчага тәрҗемә ителеп басылалар. ( ,,Яшьләр җыры”тыңлана.) 1930нчы еллар башында Казанда милли опера театры ачарга карар кылалар. Шулай итеп, 1931нче елда Мәскәү концерваториясе каршында татар опера студиясе ачыла, аңа репертуар кирәк була һәм әдәбият бүлегенә М.Җәлил эшкә чакырыла. Ул анда җаны – тәне белән эшли башлый. Оригиналь ,,Илдар”, ,,Алтынчәч”, ,,Беренче яз” операларына либреттолар яза һәм рус опералары ,.Фауст”, ,,Кармен” , Евгений Онегин” , ,,Русалка” лар татар теленә тәрҗемә ителеп сәхнәгә куелалар. 1938 нче елда опера студиясе , эшен төгәлләп, Казанга кайта, студия әзерләгән кадрлардан 1938 нче елның декабрендә Казанда беренче татар опера театры төзелә. Ул 1939нчы елның июнендә беренче сезонын ачып җибәрә. Муса Җәлил дә студия белән бергә Казанга кайта. Студиядә ул әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли башлый, шунда 1941 нче елның 13 нче июленә кадәр эшли. Шушы ук елны аның ,,Шигырьләр” җыентыгы дөнья күрә. 1940 нчы елны балалар өчен беренче альбомы ,, Балалар җырлары” чыга, көйләрен Җ.Фәйзи яза. ( Балалар җырлары башкарыла. ,, Карак песи”, ,,Сәгать”) 1939 нчы елның апреленнән 1941 нче елга кадәр Татарстан язучылары союзы идарәсе председателе булып эшли. Белгечлеге буенча ул профессиональ язучы була. 1934 нче елдан Совет язучылары союзы члены , үзе исән чакта ул иҗат иткән әсәрләрдән 12 китабы басылып чыга. ,, Муса Җәлил үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне яратып эшли. Ул нәшрият өчен эчке рецензияләр яза, китаплар редакцияли, газета – журнал- ларга мәкаләләр яза, студиядә язучылар союзында , төрле органнарның редакцияләрендә эшли. Аңарда бетмәс- төкәнмәс энергия, яңа омтылыш бар иде, — дип сөйли хатыны Әминә Җәлил. Хатыны Әминә һәм кызы Чулпан белән сугышка кадәр 7 ел яшиләр. Чулпан икесе өчен дә зур куаныч була. Муса аны бик ярата, аның белән бергә булуны күңелле эш дип саный. Алар бәхетле яшиләр. Муса Җәлил бик игътибарлы , сизгер кеше була. ,,Безнең күңелле , шат яшәвебез, бәлки, Мусаның шаяртырга яратуыннан да булгандыр, ул дуслары белән дә очрашып, кичләрен озак – озак сөйләшеп утырырга да ярата иде, “- дип искә ала Әминә ханым.

Кеп- кечкенә булып туган иде,

Хәзер сизәм көн дә артуын.

Күргән саен шуны , йөрәгемдә

Дулкынланып таша шатлыгым.

Аның өчен күргән авырлыклар,

Читенлекләр бер дә сизелми.

Кырык чирне алып үз өстемә,

Аны саклап калыр идем мин.

Бүген әле менә беренче кат

Аягына тәпи басты ул.

Күккә тиде түбәм, әйтерсең лә

Минем өчен котып ачты ул! – дип яза М.Җәлил кызына багышланган бер шигырендә.

( Сугышка кадәр иҗат иткән шигырьләре сөйләнә,җырлары тыңлана ) Җыр,,Чишмә җыры.” Теләр идем мин дә …

Гомерем юлын

Чишмә төсле җырлап үтәргә.

Җырым белән җирне сугарырга,

Күңелләрне бакча итәргә.

(Шигырьләре укыла .”Дусларым”, ,,Җилләр”)

М.Җәлил юморга бик бай була, аның юмор темасына язган шигырьләре дә бик күп: ,,Мәчегә көлке – тычканга үлем”, ,,Хәдичә”һ.б. Шулай итеп, югары белемле Җәлил, киң иҗат мәйданына чыга. Ләкин илебезгә фашистлар Германиясенең хыянәтчел һөҗүме шагыйрьнең иҗат планнарын җимерә . Сугышның беренче көннәреннән үк татар язучылар берлегенең кулына корал тота алган һәр шагыйре, һәр язучысы диярлек фронтка китә. Күбесе алгы сызыкта кулына корал алып көрәшә, бер өлеше фронт газеталарында хәрби корреспондентлар булып эшли. Бик бәхетлеләр генә Җиңү көнен күрә ала. Яу кырында башын салган шагыйрьләр рухына һәйкәл булып Казанның иң мәртәбәле мәйданында богауларны өзәргә омтылган Җәлил сыны тора. Бу һәйкәл Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә генә түгел, ил азатлыгы өчен тиңдәшсез сугышларда башын салган барлык шагыйрьләргә , татар шигъриятенә салынган. Татар шигърияте ярты Европаны түшендә шуышып үтеп, Берлинга барып җиткән. Берлиннар аша аның исеме туган илгә батырлык , фидакарьлек символы булып, җиңүче солдат булып әйләнеп кайтты. Безнең буыннарга алар белән горурланырга гына кала. Үлемнәре белән үлемсезлек Яулап ала безнең шагыйрьләр. Кемдер сорар : кая дәлилең? Мин эндәшмим. Каберләре әйтсен Тукай, Кәрим, Кутуй, Җәлилнең , — дип яза Равил Фәйзуллин алар турында. ( ,,Серле әкият”е күрсәтелә) Муса Җәлил дә башка шагыйрьләр белән бер рәттән сугышның беренче көннәреннән үк армиядә. Ярый , дуслар, кызу көннәрдә Шаяргалап, шулай көлешик; Сау булыгыз , ватан сугышында Җиңеп кайтыйк, исән күрешик. Әйдә , җырым, Батыр җиңү дәртен Алып керик ялкын эченә. Мин калмасам җирдә, Син калырсың Һәйкәл булып үлмәс эшемә. Муса Җәлил башта политработниклар курсларында, ә аннан соң Волхов фронтының ,,Отвага” газетасы редакциясендә эшли. 1942 нче елның маенда икенче удар армия чолганышта кала. Монда М.Җәлил дә була. Сугышчылар айдан артык фашистлар һөҗүменә торалар. 1942 нче елның 26 нчы июнендә М.Җәлил бер группа сугышчылар белән чолганыш боҗрасыннан машинага төялеп чыгарга тырышып карый. Ләкин машина минага эләгә, кешеләрнең күбесе үлә, ә Муса, авыр хәлдә гитлерчыларга әсирлеккә төшә. Чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган лагерьда шагыйрьнең нәрсәләр кичергән һәм ниләр уйлаган булуын аның шигырьләре ,,Бүреләр”, ,,Яшь ана”, ,,Вәхшәт” ачык сөйли. Ул коточкыч бәхетсезлеккә, хурлыклы коллыкка эләгүенә бик кайгыра. Аның йөрәге әрни, исән калуы өчен Ватан каршында үзен гаепле дип саный. ,,Кичер илем” шигыре. Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка. Данлы үлем белән күмелмәдем Бу тәнемне соңгы сулышта, — дип яза ул бу турыда. Әсирлеккә эләккәч, үлем сәгате якынайган саен, Җәлилдә яшәүгә сусау тойгысы күбрәк уяна. Көрәшү өчен яшәргә, кулдан килгән кадәр дошманнан үч алу өчен яшәргә: Тик бер өмет, дуслар, сезнең сафта Табар соңгы көрәш теләген, Яраланган , ләкин тар коллыкка Баш имәгән керсез йөрәгем, — ди ул. Ватанга, халыкка файдалы булырга омтылу, фашистларга каты нәфрәт шагыйрьдә хәрби әсирләрнең яшерен оешмасын төзү фикере уята. Аларның бурычы – фашистларның кабәхәт ниятләрен өзү, әсирләр кулына биргән коралны гитлерчыларның үзләренә каршы бору була. Һәм алар бу максат- ларына шактый ирешәләр дә. Ә дошманны алдау өчен , җәлилчеләргә башта немецлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык биргән кебек кыланырга туры килә. Фашистларга ышаныч тудырырга кирәк була. Җәлилгә һәм аның дус- ларына бу карарга килү җиңел дә булмагандыр, чөнки ул Әминәсенә менә мондый хат – шигырь юллары юллый: ,,Ышанма” шигыре.

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,

,,Ул егылган арып ,”- дисәләр,

Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр,

Илдән киттем ил һәм синең өчен

Автоматым асып аркама.

Илемне һәм сине алмаштыргач,

Җирдә миңа тагын ни кала?

Муса ак эмигрантларның ,,Идел – Урал” комитетында эшли башлый. Үзенә фашистларның культура – агарту эшен алып барырга тапшыруларыннан файдаланып, Җәлил хәрби әсирләр лагерьларында була , хор өчен үзешчән артистлар сайлап алу сылтавы белән яшерен оешмага яңа членнар тарта. Листовка ,белдерү, өндәмәләр бастыру, аларны тарату өчен мөмкин- челек туа аңа, үз кешеләрен җаваплы эшләргә тарта башлый. Көрәшчеләрнең хезмәте бушка китми, алар совет гаскәрләре өчен бик нык ярдәм итәләр. Хәтта немецлар тарафыннан тоткыннардан төзелгән совет гаскәрләренә каршы сугышырга тиеш булган беренче батальон фронтка барып җитмәс үк, восстание күтәрә, немец офицерларын һәм сакчыларны кырып бетерә, коралланган килеш үзләре Белоруссия партизаннары ягына чыга. 1943нче елның августында гестапо подпольщикларның эзенә төшә .Җәлилне һәм аның яшерен группасын кулга алалар. Ләкин җәлилчеләрне кулга алганнан соң да фашистлар совет патриотларының каршылыгын сындыра алмыйлар. Моабит төрмәсенең таш капчыгына ташланган , аяк – куллары богауланган, ләкин рухы сынмаган Муса көрәшне туктатмый. Аның кулында бердәнбер корал – сүз кала, һәм шагыйрь ачы нәфрәт белән дошманнарның йөзенә ата: Мин тез чүкмәм, катыйль , синең алда, Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә, Кирәк икән үләм аягүрә, Балта белән башым киссәң дә. Меңен түгел бары йөзен генә Юк итәлдем синең сыңарның, Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен Мин тезләнеп гафу сорармын, — ди. Моабитта Мусаның үзен җәзалаучыларга каршы аяусыз көрәше , җәза- лауга, газаплауга дучар ителгән , ләкин ,, кырык үлем” куркынычы алдында да баш имәгән татар шагыйре үзенең репортажын ,,палач балтасында “ алып бара. Фронттан хатынына язган бер хатында Муса яшәү һәм үлем мәсьәләсенә кагылып, үзенең мөнәсәбәтләрен белдереп үтә: ,,Мин үлемнән курыкмыйм. Бу бит сүз түгел… Үлемнән соң да яшәү бар бит әле: бу поплар, муллалар вәгъдә итә торган ,,теге дөнья” тормышы түгел, әлбәттә. Ә менә үлгәннән соң халык күңелендә , халык аңында яши торган тормыш бар. Әгәр дә мин исән чакта нинди дә булса әһәмиятле, үлми торган эш эшләп калдыра алсам, моның белән мин икенче кабат яшәргә – үлемнән соң яшәргә хокук алам,”- ди. Чыннан да , М.Җәлил , үлгәннән соң да яшәргә лаек булган шәхес. Муса Җәлил һушы киткән хәлдә әсир алынган ( ләкин ул әсир төшмәгән) минутын- нан үлеменә кадәр кеше булып калды, шагыйрь булып, халкына, Ватанына тугрылыклы гражданин булып калды. Ул хәтта фашист төрмәләре эчендә дә илен, халкын беркайчан да онытмады, аларга багышланган үлемсез шигырь- ләр иҗат итте. Еллар аша безгә килеп ирешкән ,,Моабит дәфтәрләре”нә туплаган шигырьләре иленә , халкына чиксез мәхәббәт белән сугарылганнар аның. Аларда якынлашып килгән үлем белән тормыш матурлыгы, тормыш яме бирелә, кешелек белән кешелексезлек көрәшә. Фашизм белән күзгә күз очрашкан Җәлил гитлеризмның бөтен асылын, төбен тамырын җан ачысы белән ачып сала. Таш диварлар алды шатлыгымны, Биреп картлык, кайгы, ютәлне. Ишегемә барсам, ишек бикле, Тәрәзәмә килсәм – челтәрле. Чәнечкеле тимер чыбык белән Уратылган безнең йортыбыз. Көне буе шунда казынабыз, Әйтерсең лә тирес корты без. М.Җәлил үзенең кыска гомерен үлмәс җыр белән тәмамлады. ,,Җырларым” шигырендә бу бигрәк тә ачык чагыла.

( ,,Җырларым” шигыре.) 1944нче елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә каршы Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны , ,,дәүләткә каршы җимерү эше алып баруда” гаепләп үлем җәзасына хөкем итә. Шагыйрь гомеренең соңгы көннәрендә иң тирән эчтәлекле һәм художество ягыннан камил әсәрләр тудыра: ,, Җырларым”, ,,Ышанма”, ,,Катыйльгә”, ,,Бүләгем”, ,,Серле йомгак”, ,,Алман илендә”, ,,Батырлык турында” һ.б. бик күп шигырьләрен поэзиянең чын алтын хәзинәсе дип атарга була. Шагыйрь караңгы фашизм төнендә дә яхшы һәм кешелекле Германия туачагына ышанычын югалтмый, Германиядә гаделлек кояшы чыгачагына ышана. М.Җәлил әсирлектә узган фаҗигале, газаплы көннәренең саны 791 көн дип исәпләнә. Исемең калсын , үзең үлсәң дә, Тарихларда укып ятларлык. М.Җәлил. Тиздән сүнәр, сүнгән йолдыз кебек, Соңгы яшәү көчем. Үләм , ләкин бөек халык өчен, Илем, халкым өчен. М.Җәлил. Юк, кайгырма, дускай, безнең гомер Ил гомеренең тик бер чаткысы, Без сүнсәк тә , безнең кыюлыктан Арта бара аның яктысы. М.Җәлилнең А.Алишка багышланган шигыреннән. Ниһаять, ел буе үлем җәзасының җиренә җиткерелүен көткән көрәшче- ләрне 1944нче елның 25 нче августында Плетцензее төрмәсенә алып киләләр һәм гильотинада 12 сәгать 6 минуттан башлап 12 сәгать 35 минутка кадәр һәр 3 минут саен 1 кешенең башын кисәләр. Шулай итеп Муса Җәлил һәм аның 11 дустының гомере өзелә, шуларның 6сы татар шагыйре була. Көрәшчеләр шулай һәлак була, ләкин алар үлгәндә дә ир булып калып елмаеп үләләр. Юк, алар һәлак булмады, аларның соңгы адымы үлемсезлеккә атлау иде. Халкым алар алдында баш ия. Канлы палачлар аны җәзаладылар, ләкин аны үтерә ал- мадылар. Ул безгә –иленә һәм халкына- җыр булып кайтты. Муса Җәлил ара- бызда. Ул – мәңгелек,чөнки шигъриятне дә, шагыйрьне дә үтереп булмый. Ни мәгънә бар эзсез яшәүдә, Түбәнлектә, тарлык, кимлектә? Яшәү хозурлыгы хөрлектә, Гомер озынлыгы ирлектә. Ул онытмас , бирсәң каныңны Ватан өчен изге көрәшкә. Хаин каны тама чиләккә, Батыр каны тама йөрәккә, — дип яза Җәлил. Хәзерге вакытта Җәлилнең ,,Моабит дәфтәрләр”ен укымаган һәм белмәгән кеше юктыр да.

Каның белән язган шигырьләрнеңне

Тетрәп укый синең бөтен җир,

Буыннардан буыннарга килер,

Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!

,,Соңгы җырым палач балтасына

Башым тоткан килеш языла,- дигән олуг шагыйрьнең шигырьләре үлемсез.!

Муса Җәлилнең әсирлектән әйләнеп кайткан шигырьләре үзе бер тарих. Аның туган илгә ике дәфтәре кайта. Беренче дәфтәре – гарәп хәрефләре белән язылганы – 1946нчы елда кайта. Аны 1944нче елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шарипов алып чыга. Франциягә килеп җиткәч, ул аны Нигъмәт Терегуловка тапшыра, Нигъмәт Терегулов аны күчереп яза һәм күчермәсен Татарстан язучылар берлегенә тапшыра. Бу дәфтәрнең беренче битендә М.Җәлилнең васыяте язылган була . Анда болай диелә: ,,Моны язды татарның билгеле бер шагыйре М.Җәлил. 1942нче елны сугышка килде һәм әсирлектә күп газаплар чигеп, кырык үлемнән калып, ахырында Берлинга китерелде. Берлинда сәяси яшерен оешмада катнашуда , совет пропагандасын таратуда гаепләнеп кулга алынды. Бәлки аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның 60ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, шигырьләрне яхшылап, диккать белән акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән татар шагыйренең шигырьләрен дөньяга чыгар, минем васыятем шул. М.Җәлил, 1943. Декабрь.” Латин хәрефләре белән язылган икенче дәфтәре исә әсирлектә бергә булган Белгия иле кешесе Андре Тимерманс тарафыннан тапшырыла. Беренче дәфтәрдә 62, ә икенче дәфтәрдә 50 шигыре тупланган, шигырьләрнең 19ы ике дәфтәрдә дә кабатлана. Шулай булгач, илгә 93 шигыре кайта аның. Менә аларның исемнәре: ,,Тик булса иде ирек”, ,,Кызыл ромашка”, ,,Кошчык”, ,,Шагыйрь”, ,,Хәдичә”, ,, Томаулы гашыйк”, ,,Бүреләр”, ,,Соңгы җыр”, ,,Чәчәкләр” һ.б. ,,Соңгы җыры” сөйләнә.

Әйтче, Муса,

Мондый батырлыкны

Кай җирләрдә саклап йөрттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда

Чыныктың ? – дип яза башкорт шагыйре Сәйфи Кудаш.

Ул гасырлар буе балкып торыр. ,, Мин үзем өчен берни теләмим. Сездән бер генә нәрсә сорыйм: Мусаны коткарыгыз. Ул бөтен татар халкына кирәк,”- дип үтенә Абдулла Алиш аның талантын күреп.

Бәйрәм булыр, дускай, бу бәйрәмгә

Безнең дә бит тулы хакыбыз.

Иң данлысы – керсез һәм нык килеш

Кайтты илгә изге антыбыз.

Муса Җәлилне шагыйрь һәм каһарман шәхес буларак бөтен дөнья таныды. Иң әвәл аны туган илебез зурлады . 1956 нчы елда аңа ( үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелде. Бер елдан соң ,,Моабит дәфтәрләре”илнең ул вакыттагы иң югары бүләге – Ленин премиясенә лаек булды. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Мостафа улы Җәлил генә. Җәлилнең шигырьләре 60 тан артык телләргә тәрҗемә ителгән. Шагыйрьнең үлемсез батырлыгы турында матбугат битләрендә күренү белән, бу темага шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар мөрәҗәгать иттеләр. Җәлилгә багышлап бик күп шигырьләр, поэмалар, балладалар, мәкаләләр, истәлекләр язылды, хәтта роман да басылып чыкты. Нәҗип Җиһановның ,,Җәлил” операсы бөтен илебезгә яңгырады, хәтта чит ил опера сәхнәләрендә дә куелды. А.Монасыйпов ,,Җәлил “ исемле симфония язды. Рәсаммнар, скульпторлар Җәлил һәм аның көрәштәшләренең героик образларын эшләделәр, нәфис фильмнар төшерелде һ.б. Аның исемен мәңгеләштерү максатында Казанның опера һәм балет театры М.Җәлил исемен йөртә, М.Җәлил исемен шәһәр, урам, колхоз – совхозларга бирделәр, аңа багышланган музейлар эшли, ул торган йортларга мемориаль такта эленде. Муса Җәлил иҗаты мәктәпләрдә , колледж һәм югары уку йортларында тирән өйрәнелә. Муса Җәлилнең легендар образы хәтеребездән җуелмый, киресенчә, торган саен яңа яңгыраш таба, яңа сыйфатлары белән ачыла бара ул. ,,Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты да шунда..".- дип китә ул сугышка. Син үлдең! Шулай да булсын!.. Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син! – дип яза Муса турында М.Горький. Муса Җәлил җирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!..

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде.

,,Зур түгел шагыйрь йөрәге – ул синең учка сыя. Әйе, Җәлил йөрәге дә башкаларныкы кебек гап – гади , кеп – кечкенә. Әмма аңа иленә тугрылык, ачы нәфрәт тә, ялкынлы сөю дә , мөлаем елмаю да – кыскасы , кешелек дөньясына хас булган , аны борчыган хис – проблема да сыя. Шуңа күрә бу шагыйрь йөрәген олы йөрәк дип атыйбыз”, — дип язган иде Хәсән Ага Туфан. Муса Җәлил тормышы – безнең әдәбиятыбыз тарихына кергән тормыш, — ди Константин Симонов. Уйлап тап, иҗат ит, Һәрбер эштә ян! Сөекле Җәлилдән Һәрчак үрнәк ал!

Арабыздан үзе югалса да, Юк, суытмас һични ул эзне. Көрәштәге Муса , Солдат Муса, Йөрәктәге Муса ул безнең.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын,

Мең яшәрлек имән булып.

Эзе калсын керсез намусыңның ,

Ни үтсә дә синең кулыңнан.

Көчлелегең белән горурланма!

Кешелегең белән горурлан”

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең , маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып,

Исмең калсын, үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

Чыннан да, Муса үзе исән булмаса да , ул үзенең исеме, шигърияте белән бүген дә безнең арада яши. Ул исән! Ул мәңгелек! Безнең якты киләчәгебез, сабыйларыбызның тыныч йокысы өчен башларын салган Ватандашларыбызны , М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен зур хөрмәт белән искә алыйк.

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән искә алыйк бүген аларны. ( бер минутлык тынлык)

Гөлсинә Хатыйп кызы Гәрәева, Энҗе Равил кызы Галиуллина . Балык Бистәсе 1нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Файлы: Дәреснең план-конспекты.doc
Размер файла: 77312 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология