Автор конспекта:
Автор(ы): — Зайнуллина Гульшат Нурсалимовна

Место работы, должность: — МБОУ «Ахметьевская ООШ» Алькеевского МР РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Максат. 1. Затланышлы фигыльләр буенча алган

белемнәрне тикшерү.

2. Алган белемнәрне куллана белү

күнекмәсен үстерү.

3. Пөхтәлек, тырышлык тәрбияләү.

Тип урока: — Урок комплексного применения ЗУН учащихся

Учащихся в классе (аудитории): — 7

Краткое описание: — Затланышлы фигыльләрне кабатлау дәресе. БРИ га әзерләнүне күздә тота.

Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү, дәресне башлау.

Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.

- Без алдагы дәресләрдә затланышлы фигыльләрне өйрәнеп киткән идек. Хәзер белемнәрне искә төшереп китик әле. Менә бу карточкаларда сораулар язылган. Сез аларны берәмләп алырсыз һәм җавап бирерсез.

Карточкадагы сораулар.

Нинди сүз төркемен фигыль диләр?

Аның нинди төркемчәләре була?

Кайсы төркемчәләр затланышлыга керә? Ни өчен?

Хикәя фигыль ниләр белән төрләнә? Нинди кушымчалары була?

Шарт фигыль турында ниләр беләсез?

Боерык фигыль турында ниләр беләсез?

Фигыль ниләр белән төрләнә ала?

Затланышлы фигыльләргә мисаллар китерегез.

- Бик дөрес җавап бирдегез. Димәк, биремнәрне эшләү сезгә бик җиңел булачак. Сезгә өлкән сыйныфларда БДИ бирергә туры киләчәк. Шуңа әзерләнү максатыннан, мин сезгә охшаш биремнәр тәкъ дим итәм. Менә бу бланкларга дөрес җавапларны язарсыз. (Бланк күрсәтелә, кагыйдәләр искә төшерелә) Җавабыгызны төзәтергә теләсәгез, аерым шакмаклар бирелгән. Игътибарлы булыгыз, шакмакларга кирәкмәгән тамгалар салмагыз. С өлешен гади язу белән икенче бланкта башкарырсыз. Уңышлар сезгә.

Биремнәр.


А1. Фигыль нинди сүз төркеменә керә?

1) модаль

2) бәйләгеч

3) мөстәкыйль

4) дөрес җавап бирелмәгән

А2. Фигыльнең сорауларын күрсәтегез.

1) кем? Нәрсә?

2) Нишли? Нишләде? Нишләгән?

3) Нинди?

4) Кая? Кайда? Күпме?

А3. Кайсы артык?

1) боерык фигыль

2) хикәя фигыль

3) сыйфат фигыль

4) шарт фигыль

А4. Аерып бирелгән сүз фигыльнең кайсы төркеменә карый? Кая барсаң да, бер кояш.

1) шарт фигыль

2) хикәя фигыль

3) боерык фигыль

4) монда дөрес җавап юк

А5. Кайсы кушымчалар хикәя фигыльдә була алмый?

1) – Ды, — де

2) – ган, — гән

3) – ячак, — ячәк.

4) – са, сә

А6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары түбәндәгеләр.

1) – ыр/ -ер, — ар/-әр, -р

2) –Ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк

3) –а/-ә, -ый/-и,

4) –ды/-де, -ты/-те

А7. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары түбәндәгеләр.

1) – ыр/ -ер, — ар/-әр, -р

2) –Ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк

3) –а/-ә, -ый/-и,

4) –ды/-де, -ты/-те

А8. Билгеле үткән заман хикәя фигыль кушымчалары түбәндәгеләр.

1) – ыр/ -ер, — ар/-әр, -р

2) –Ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк

3) –а/-ә, -ый/-и,

4) –ды/-де, -ты/-те

А9. Кайсы боерык фигыль?

1) килсә

2) киләчәк

3) кил

4) килми

А10. Боерык фигыль нәрсә белән төрләнми?

1) заман

2) юнәлеш

3) зат – сан

4) барлык – юклык


Текстны укыгыз һәм биремнәрне эшләгез.

1) Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, аларда искитәрлек фәлсәфә һәм табигать биргән бердәмлек. 2) Ата – бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаган. 3) Алар терлек – туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы – шатлык уртаклашып, әвәрә килеп яшәгәннәр.

4) Ата – баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серләшеп гомер кичергән. 5) Бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. 6) Йә, нинди урман инде ул – карт юкә башында бәрәңге тукмагы кебек тып – тын гына утырган ябалагы булмаса? 7) Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда вакыт – вакыт күке кычкырып, синең гомереңне санап алмаса? 8) Нинди уҗым басуы инде ул – ук булып ыргылып, күккә күтәрелеп, тургай сайрамаса, нинди кыр инде ул – биектә – биектә тилгән тибрәлмәсә?..

9) Баксаң, кошлар да нәкъ кешеләр кебек икән. 10) Алар да юньлеләргә, юньсезләргә, тәртипле –әдәплеләргә һәм әдәпсезләргә бүленеп яши икән. 11) Кешедәге, гаилә мөнәсәбәтләрендәге, хезмәт бүленешендәге бөтен уңай һәм тискәре яклар аларда да бар икән. 12) Безнең белән бик якын яшәгәнлектән, без аларны бөтенләй күзәтмибез икән. (М. Мәһдиев)

В1. Шарт фигыль кулланылган җөмләләрне табып, саннарын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В2. Юклыктагы фигыль кулланылган җөмләләрне табып, саннарын арта бару тәртибендә күрсәтегез.

В3. 3 нче җөмләдәге хикәя фигыль нинди юнәлештә?

С1. Текстка таянып, 4- 5 бәйләнешле җөмлә языгыз. Җөмләләрегездә хикәя, шарт, боерык фигыльләр кулланыгыз.

- Эшләрне җыеп алу.

- Дәресне йомгаклау.

Өй эше бирү.

Затланышлы фигыльләрне кабатларга.

Файлы: чаваш театре.doc
Размер файла: 60416 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология