Автор конспекта:
Автор(ы): — Идрисова Гульсина Мидхатовна

Место работы, должность: — РТ,г. Казань, МБОУ «СОШ №95 с углублённым изучением отдельных предметов», учитель татарского языка и литературы.

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1. Укучыларны яңа сүзләр белән таныштыру.

2. Яңа сүзләр белән җөмлә төзү, тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту.

3. [к], [къ] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү.

4. Хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 23

Используемые учебники и учебные пособия: —

И.Л. Литвинов, Э.Р. Садыйкова, Л.И. Гарипова. Татар теле. Татарский язык,4 класс. Казан, "Мәгариф" нәшрияте, 2008 ел. (Учебник по татарскому языку для русскоязычных учащихся)

Используемое оборудование: —

Җиһазлау: Компьютер белән тоташтырылган мультимедия аша хайваннар, кошлар рәсемнәре, дәрес этапларының планы, тизәйткеч сүзләре, уен исемнәре, өй эше күрсәтелеп бара, уен өчен кирәк булачак бизәкле тартма хәстәрләнеп куела; дәреслек.

Краткое описание: — Урок развития устной речи. Введение новой лексики, использование их в предложениях, в переводах; работа над звукопроизношением.

  • Дәрес башы. Актуальләштерү.
    • Хәерле көн, дусларым! Бүгенге дәрестә мин сезне “Зоопаркта” дигән тема буенча яңа сүзләр белән таныштырырмын, сез алар белән җөмләләр төзерсез, тәрҗемә итәрсез. Без сезнең белән зур сәяхәткә чыгабыз. (Мультимедия җиһазы аша беренче, ягъни “Сәяхәт тукталышлары” дигән слайд күрсәтелә) Анда “Тизәйткеч”, “Уеннар”, “Хаталар утравында”, “Өстәп яз” дигән тукталышлары булыр. Сез әзерме? Киттек алайса!
  • Өй эшен тикшерү, фонетик күнегү үткәрү.
    • Укучылар, иң элек өй эшен тикшереп алыйк. Эшкә керешкәнчә, авазларны, сүзләрне дөрес әйтү максаты белән, тел өчен күнегү ясыйк. (2 нче слайд ачыла. Анда тизәйткеч сүзләре.)
  • Ка – ка – ка — күлдә бер бака.

    Ку – ку – ку – ул баканы ку.

    Кы – кы – кы – күл бит аныкы.

    Тизәйткечне укучылар бергәләп, аннан соң аерым-аерым әйтәләр. Шуннан соң дәреслектәге диалог тикшерелә. Укучылар аны укырга һәм тәрҗемә итәргә тиеш иделәр. Шуннан тыш, элегрәк өйрәнелгән сүзләр дә тикшерелә.

    • Син нинди кыргый хайваннарны беләсең? (Бер-бер артлы 3, 4, 5, 6 нчы слайдлар ачыла бара. Элек хайван сурәте чыга, бала аның исемен әйтә, шуннан соң слайдта язылган белән чагыштырыла. Укучыга билге куела.)
    • Яңа темага керешү.
      • Балалар, зоопаркта бик күп хайваннар яши. Сез анда кошларны очратканыгыз бармы? Берничә кош белән мин сезне таныштырып китәм. (Слайдта торна, акчарлак, ябалак, тукран сурәтләре бер-бер артлы күрсәтелә. Укытучы аларның исемнәрен русча да, татарча да аерым ачык әйтеп бара, ә укучылар аның артыннан кабатлап баралар, истә калдыралар.)
    • Яңа теманы ныгыту. Кош исемнәре белән җөмләләр укыла, тәрҗемә ителә. Шул җөмләләр арасында “Хайваннарны сакларга кирәк!” дигән җөмлә дә була.
      • Укучылар, карагыз әле, мин сезгә нинди матур, бизәкле тартма алып килдем. Аның эчендә бирем. Шул биремне үтәсәгез, тартма бизәкләре кебек матур, шушы аю кебек белемдә көчле, акыллы булырсыз. (Шул ук вакытта слайдта “Бизәкле тартма” тукталышы ачыла.)
    • Ял итеп алу. “Нокталы массаж” үткәрелә. (Слайдта “Ял итү” тукталышы ачыла.)
    • “Хаталар утравы” уены үткәрелә. (Слайдта “Хаталар утравы” тукталышы ачыла. Шуннан соң “Дөресме? дигән слайд. Ул слайдта хаталар җибәрелгән. Укучылар аларны табып төзәтергә, ни өчен алай икәнен аңлатырга тиеш. Хаталар табылгач һәм аңлатылгач, янә “Хаталарны төзәттек” дигән слайд ачыла һәм тагын бер кат балалар тарафыннан укыла. Моны инде күзләп кенә чыгарга да мөмкин.)
    • Йомгаклау. Нәтиҗә ясала, билгеләр куела, өй эше бирелә һәм аңлатыла.
      • Укучылар, сез бүген нинди яңа сүзләр белдегез? Дәрестә без нишләдек? (Соңгы слайд ачыла. Анда өй эше язылган була.) Көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эшен языгыз. Татар теле дәресе тәмам. Сау булыгыз!

    Файлы: Презент. открыт. урока в 4 В кл..ppt
    Размер файла: 1273344 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология