Автор конспекта:
Автор(ы): — Кашапова Фануза Анваровна

Место работы, должность: — МБОУСОШ№2п.г.т. Актюбинский Азнакаевский район Республика Татарстан, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Воспитание любви к обычаю татарскому народу, привить интерес к татарскому языку

Учащихся в классе (аудитории): — 20

Краткое описание: — Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе уйлап тапкан, буыннан буынга күчеп, алар безгә килеп җиткәннәр. Бишек җырлары халык җырлары белән бергә яшәп килә — җырларның беренче чаткылары 1000 еллар элек яшәгән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Ана теле сабый күңеленә җыр булып керә. Бишек тирбәткәндә ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр-моңга төреп җиткерә. Бишек җырлары авылларда, шәһәрләрдә, төрле урыннарда яңгыраган. Бүген без дә кечкенә вакытта җырланган бишек җырларын искә төшерербез.

Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы, Азнакай районы Актүбә икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Бишек җырлары- халкыбыз рухы

Максат: Укучыларны халкыбызның йөрәк түреннән шытып чыккан җәүһәрләре – бишек җырлары белән таныштыру, бу җырларның эчтәлеген һәм тәрбияви үзенчәлекләрен ачыклау, әти — әнигә, әби-бабайларыбызга һәм моңлы бишек җырларына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: өй күренеше: сәке, бишек, чүпләмле сөлге, мендәр һәм башка урын – җир; бишек – арба рәсемнәре, ноутбук.

Материал: “Бишек җырлары”, Казан, “Мәгариф”, 1993; укучылар ярдәмендә төзелгән альбом “Бишек җырлары”.

Кичә барышы

(Сәхнәнең почмагында өй күренеше. Бишек эленгән. Бишектә биләүгә биләнгән бала-курчак ята. Көй уйнала. Магнитофон язмасында Алсу Хисамиева башкаруында “Бишек җыры” яңгырый)

Укытучы:

  • Исәнмесез, кадерле укучылар! Безнең бүгенге кичәбез кунаклар белән ямьләнер. Әнә, карагыз, күпме кунак килгән безгә. Ә хәзер без игьтибарыбызны туплап,“Бишек җырлары — халкыбыз рухы” дип аталган кичәбезне башлап җибәрәбез.

Безнең бүгенге кичәбез бишек җырларына багышлана.

Алып баручы. (Алия сөйли)

Гаиләгә шатлык, өмет һәм куанычлар өстәп, бала дөньяга килә.

Әлбәттә, куаныч белән бергә, мәшәкатьләр дә өстәлә. Бәбине гел карап, тәрбияләп үстерәсе була. Ул борчыла да, елап та ала. Менә шул чакта әниләребез бишек җырларын көйләп – җырлап йоклаталар, юаталар. (Рината Шәймиева башкаруында “Бишек җыры” башкарыла.)

Укытучы бишек җырлары тарихы турында сөйләп үтә.Слайд1.(рәсем, китап күргәзмәләре күрсәтелә)

-Халкыбызда бишек җырлары борын-борын заманнарда ук барлыкка килгән. Аларны халык үзе уйлап тапкан, буыннан буынга күчеп, алар безгә килеп җиткәннәр. Бишек җырлары халык җырлары белән бергә яшәп килә — җырларның беренче чаткылары 1000 еллар элек яшәгән. Балалар сөйләшә белмәсә дә, шул авазларны тыңлап яткан, шулай рәхәтләнеп йоклап киткән. Ана теле сабый күңеленә җыр булып керә. Бишек тирбәткәндә ана үзенең газизенә әйтәсе сүзләрен җыр-моңга төреп җиткерә. Бишек җырлары авылларда, шәһәрләрдә, төрле урыннарда яңгыраган. Бүген без дә кечкенә вакытта җырланган бишек җырларын искә төшерербез. (Мөхәммәтвәлиева Сөмбел сөйли)

Әлли-бәлли итәргә

Ал бишеге бар аның,

Алдына алып йоклатырга

Үз әбкәсе бар аның.

Ал бишеге бар аның,

Гөл бишеге бар аның.

Өзгәләнеп сөяргә

Үз әнкәсе бар аның.

Әлли-бәлли бәү итә

Кызым йокыга китә.

Кызым йокыга киткәч

Әнисе дә ял итә.

Укучы.(Бикбаева Диләрә) Хәзер бишек җырларын язучылар да күп. Аларның авторлары бар, көйләрен, сүзләрен язучылары билгеле кешеләр.

Укытучы.Ә бишекне ничек ясаганнар? Шул турыда сөйләшеп алыйк әле.(Укучылар белән әңгәмә.)

— Балалар! Эне – сеңелләрегезне кая салып тибрәткәннәр соң?

— Кайда йоклатканнар? Бишек нәрсәдән ясала? Ничек беркетелә?

Укучы.(Бикбаева Диләрә) Сабый бишектә ята. Бишек электән ук табигый материаллардан хәзерләнгән. Ягы-ягы белән тал чыбыктан үрелгәннәре да очрый, тар гына такта кисәкләрен бизәкләп ясаганнарын да очратырга мөмкин.Бишекне дүрт тактадан рамка кебек озынча итеп эшлиләр . Аның төбенә капчык чүпрәген тегеп куялар.Бишек сиртмә ярдәмендә ыргакка эләгә һәм тушәмгә ныклы итеп беркетелә. Бишекне әнисенең караваты янына асып куялар.Бала бишеген өйнең матчасына беркетергә рөхсәт ителмәгән, халыкта алай эшләү баланы саташтыра дигән фикер яшәгән.

Бишек төрләре белән таныштыра Слайд 2.(рәсемнәр күрсәтелә).

(Т.Миңнуллинның “Тал бишек” җыры яңгырый).

Укытучы.Ә менә бишекләрне бүген очратып буламы соң?

Укучы. (Зиятдинова Ләйсән) Бишекләр инде өйләрдә юк диярлек, аларны заманча бишек –коляскалар алыштырды. Ә бит асылмалы бишек бик тә уңайлы булган. Карагыз әле: бишекне аяк белән дә тирбәтеп була, ә буш калган куллар я оекбаш, я бияләй бәйләгәннәр, чиккәннәр, теккәннәр, ямаганнар, әниләр шулай итеп бар эшкә дә өлгергәннәр.

Укытучы.Балалар, сезнең чыбылдык сүзен ишеткәнегез бармы? Чыбылдык ни өчен кирәк булган икән соң? Чыбылдык ул – бишек өстенә каплап куела торган тукыма. Бишекне чыбылдык белән ябып куйгач, нәни бәби өчен кечкенә генә өй барлыкка килгән: һава да җылы, тирбәткәндә җил дә керми, чебен-черки дә борчымый. Бәби рәхәтләнеп йоклый. Безнең бәбиебез дә тынычлап йокласын.

Әкрен генә бишек җыры яңгырый.(Әюпова Резидә бишеккә иелеп җырлый).

Әлли-бәлли, былбылым

Г. Афзал шигыре. Ф. Әхмәтов көе.

Кошлар да кунган инде,

Күзләрен йомган инде,

Йом күзеңне, күз нурым,

Әлли-бәлли, былбылым!

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Күк тулы йолдыз гына,

Ай йөри ялгыз гына,

Ак көмештәй ай нурым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

Бал — шикәрдәй тәмлесең,

Күр төшеңнең тәмлесен

Йокла инде, йолдызым,

Әлли-бәлли, былбылым.

Әлли-бәлли, әлли-бәлли,

Әлли-бәлли, былбылым!

1 нче укучы.(Садыйкова Алсу) Кеше баласы да ягымлы, матур сүзгә, изге теләккә, моңлы авазга мохтаҗ бит. Халык аны гасырлар буена бала күңеленә бишек җыры аша җиткерә килгән.

2 нче укучы.(Шакирова Ландыш) Безнең дәү әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз белмәгән бишек җырлары юктыр. Әни кеше сабыеның теле ачылганчы, сүзләрне аңлый башлаганчы ук аңа ягымлы, җылы, назлы бишек җырларын көйли. Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәне һәркемгә мәгълүм.

(Кызлар Дәрдемәнднең “Бәллү” җырын курчаклар тотып җырлап күрсәтәләр).

Бәллү (Хәйретдинова Камилла)

Дәрдемәнд шигыре, Ш. Шәрифуллин hәм Р. Әхъярова көе.

Кыйгач кашым,

Асыл ташым!

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү-бәү!

Хублар хубы,

Алма тубы,

Пешкән, тулгансың,

Бу чагында

Син тагын да

Чибәр булгансын!

Алмакаем,

Аппакаем,

Йоклаек икәү!

Йокла, иркә,

Йокла, бәбкә,

Бәүкәй, бәллү-бәү!

Укытучы. Балалар, ошадымы сезгә бу җыр? Шундый моңлы җырдан соң, бала тирбәлеп йокыга китәрме?

Укучы.(Бикбаева Диләрә) Әйе, әниләребезгә безне төн йокыларын калдырып, безгә назлы сүзләр әйтеп, җырлап юатканнары өчен мең – мең рәхмәт.

Укытучы. Укучылар, Гөлчәчәк һәм Гүзәл үзләре өйрәнгән бишек җырының текстын укып күрсәтерләр.

Кызыма” ( Башкара Шагалиева Гөлчәчәк.)

М. Җәлил шигыре, Җ. Фәйзи көе.

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синең гомрең җыр булып

Яңграр бәхет илендә,

Йолдыз булып яңарсың

Син туган ил күгендә.

Таңнан торып, бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде, йолдызым!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әнкәемнең бишек җыры( Башкара Раянова Гүзәл.)

Инсаф Хәбибуллин көе

Хәлим Миңнегәлиев сүзләре

Әнкәемнең җырын тыңлап

Тал бишектә үскәнмен

Шул җыр белән канатланып

Тәпи атлап киткәнмен.

Бишек җыры илһам биргән

Юлдаш булган җаныма.

Әнкәемнең нурлы йөзе

Мәңгегә күз алдымда.

Бишек җыры белән иңгән

Күңелемә яктылык, —

Туган җирне һәм гомерне

Сөю хисе саф булып.

Бишек җыры илһам биргән

Юлдаш булган җаныма.

Әнкәемнең нурлы йөзе

Мәңгегә күз алдымда.

Рәхмәт сиңа, әнкәй бәгърем,

Рәхмәт сиңа, тал бишек.

Әнкәемне, талларымны

Онытыйм соң мин ничек.

Бишек җыры илһам биргән

Юлдаш булган җаныма.

Әнкәемнең нурлы йөзе

Мәңгегә күз алдымда.

Укытучы. -Укучылар, бу җырларның барын да ишеткәнегез бар идеме соң? Хәзер бишек җырын еш ишетергә буламы, беләләрме аны кешеләр? Кирәкме соң алар?

Укучы. ( Шагалиев Илнур.) — Әйе, хәзер бишек җырлары сирәк ишетелә шул. Ә аларны өйрәнәсе иде, беләсе иде, башкаларга да өйрәтәсе иде. Менә бу турыда шагыйрь Мөдәррис Әгьләмов ниләр язган:

Аналарда һаман бер үк хәсрәт,

Алар куркып һаман уяна.

Стенада карый тонык сурәт -

Хәсрәт – кайгы бетсә, ни кала?

Балаларын салып имезәләр,

Чыр елатып күлмәк кигезәләр,

Тәгәрмәчле бишекләр генә…

Варисларын көтә еллар буе

Туган йортта ишекләр генә.

Оныкларың кәнфит кимерәләр,

Асфальт юлдан чыр – чу йөгерәләр –

Табаннарын камыл кадамый…

Бишек тә юк, әлли – бәлли дә юк,

Чөнки хәзер әби карамый.(“Сөембикә” № 10, 1996 ел)

Укытучы. Нишләп тынып калдыгыз әле болай? Бу нинди җыр? Ни сәбәпле бишек көенә бала изрәп йоклый?

Табигатьтә тигез тибеп – агып торган авазлар бар. Әгәр сез кош сайрауларына, агач яфраклары шыбырдавына, җилләр, агымсулар тавышына игътибарлы булсагыз, моны аңларга була. Бишек җырында әнә шул табигый – сихри авазлар, талгын тирбәлеп, сабыйга тынычлык иңдерә. Ә сабыйга тынычлык иңдерүче кеше кем соң?

Укучы. (Солтанова Лилия). Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.

Әниләр һәм бишек җырлары. Бу ике сүз бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Әниләрдән башка бишек җырын, бишек җырларыннан башка әниләрне күз алдына китереп булмый.Чөнки аларда тормыш чишмәсенең башы, яшәү чыганагы.( “Әниемә” җыры. Башкара Раянова Гүзәл.)

Укытучы.Рәхмәт сезгә, кадерле балалар. Менә мин сезне киләчәктә дә тату гаиләләрдә яшәсеннәр, өлкәннәрне хөрмәт итсеннәр, бишек җырларының моңы гомер буе озата барсын иде дигән теләктә калам. Рәхмәт барыгызга да.

Кунакларга киңәш.(Укытучы Шагалиева Гөлназ Нәҗип кызы)Әле үзебез әниләр, әбиләр булгач та, кечкенәдән өйрәнгән бишек җырларыбызны бер дә онытмыйбыз. Шуңа күрә, балаларга беренче елларында ук бишек җырларын көйләгез, ул баланың хәтеренә уңай тәэсир итә, тора-бара хәтере формалаша, үсә. Татар халкыбызның бишек җырлары белән бер рәттән күренекле композиторларыбыз иҗат иткән бишек җырларын да онытмагыз. Хәзер кибет киштәләрендә “Бишек җырлары” китапларын алырга мөмкин.

Буш вакытларыгызда, ял көннәрендә, эшләгәндә, бала йоклатканда бишек җырларын, халык җырларын искә төшерегез, үзегез белгән, җырлаган җырларны балаларыгызга өйрәтегез.

Педагогик күзлектән чыгып караганда да бишек җырларының кыйммәте аеруча зур. Беренче еллар, һичшиксез, кеше өчен иң мөһим, кабатланмый торган чор. Бишек җырлары белән безнең киләчәгебез шәкелләнә. Балаларны шул могҗизалы җырлардан мәхрүм итмәсәк иде. Җырларыбыз учагы сүнмәсен, алга таба дәвам итсен. Экзюпери сүзләре белән әйткәндә — без чыгышыбыз белән барыбыз да балачактан…

(Укытучы Кашапова Фәнүзә Әнвәр кызы Ф.Зыятдинованың шигырен укый).

Һәр төн саен Җирне,

Хыялымда,

Балам кебек назлап, иркәләп,

Мин йокларга салам,

Тыныч йокы теләп,

Аяз булсын диеп иртәләр.

Әкрен генә төн юрганын ябам,

Сакка куям

Айны, йолдызларны,

Тынлыкны,

Тигез сулыймы дип тыңлап торам.

Ялгыш кына әгәр

Йоклап китсәм,

Әллә ниләр шунда

Булыр күк…

Һәр төн саен Җирне,

Хыялымда,

Балам кебек назлап, иркәләп,

Мин йокларга салам,

Тыныч йокы теләп,

Аяз булсын диеп иртәләр!

Хөрмәтле кунаклар, безнең укучылар белән әзерләгән кичә программасы тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология