Автор конспекта:
Автор(ы): — Гаскарова Эльвира Махмутовна
Место работы, должность: — МОУСОШ №2
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 7 класс
Предмет(ы): — Краеведение
Цель урока: — 1. Т.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, кызыксыну уяту; 2. Бәйләнешле сөйләм телен, логик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү; 3. Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт, соклану, горурлык хисләре тәрбияләү;
Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): — 20
Краткое описание: — (7нче сыйныф тәрбия сәгате рус төркемнәре өчен)
Дәрес барышы
I. Оештыру. 1. Уңай психологик халәт тудыру.
2. Дәрес максаты белән таныштыру.
- Укучылар, бүген сезнең белән тәрбия сәгате үткәрәбез. Дәресебез Туфан Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган. Без Туфан Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз. Укытучының кереш сүзе. Дәресемне Президентыбыз М.Ш Шәймиев сүзләре белән башлыйсы килә: “Туфан Миңнуллин — гаҗәеп талант иясе. Берсеннән берсе оста, талантлы сәхнә әсәрләрен коеп кына куя, коеп кына тора..” Заманыбызның, тормышның кайсы ягына гына кагылмасын, Туфан Миңнуллин аны үзенчә күрә, үзенчә бәяли һәм халык күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп сурәтли. Аның геройлары күп сөйләшми, монологлары кыска, диалоглары җанлы, һәм мавыктыргыч. Ул геройларын көчләп сөйләштерми, алар үзләре сөйләшә, үзләре мөстәкыйль тормыш белән яши, уйный-көлә, шаяра. Олпат Ил агасы, милләт язмышы өчен кайгырып, ил борчуы белән борчылып яшәүче һәм иҗат итүче олуг зат, фидакарь шәхес ул. Аның әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән?
II.Яңа белем һәм күнекмәләр бирү.
Сүз укучыларга бирелә.1нче укучы. Известный драматург, прозаик, публицист и общественный деятель Миннуллин Туфан Абдулович родился 25 августа 1935 года в деревне Большое Мереткозино Камско-Устьинского района Республики Татарстан. После окончания в 1952 году средней школы работал счетоводом сельпо в районе, вскоре раскрыв в нем «талант счетного работника», Камско-Устьинский райпотребсоюз направил его в Казань на шестимесячные курсы
по подготовке старших бухгалтеров. В год окончания курсов в стране началась кампания освоения целинных земель Казахстана, и Т. Миннуллина, как молодого специалиста, направили в Кустанайскую область работать старшим бухгалтером одного из совхозов, где он пробыл до сентября 1055 года.Возвратившись в родную деревню, некоторое время работал продавцом сельского магазина, а осенью 1956 года поехал в Москву на учебу в театральное училище им. М.С. Щепкина, по специальности актера драматических театров. С 1961 по 1964 год работал актером в Мензелинском и Татарском академическом театрах, позже старшим редактором Казанской телестудии, заведующим бюро пропаганды художественной литературы при Союзе писателей Татарстана, литературным сотрудником журнала «Чаян».
В 1975 – 1977 годах был слушателем Высших литературных курсов при Литературном институте им. М. Горького в Москве. Туфан Миңнуллин начал писать на последнем курсе театрального училиша. Как признается сам автор, «писал много, печатался мало»Комедия «Люди нашего времени» («Безнең авыл кешеләре») и пьса-сказка «Азат» — были приняты к постановке: первая — Мензелинским театром, вторая — Татарским государственным академическим театром им. Г. Камала. Спектакли были тепло встречены зрителями. И следующий спектакль по пьесе «День рождения Миляуши» («Миләүшәнең туган көне») , был также хорошо принят публикой. С тех пор успех не покидал драматурга.
2нче укучы. Творчество Туфан Миңнуллина – драматурга отличается тематическим и жанровым разнообразием. Он пишет в самых разных жанрах — от комедии до трагедии и философской притчи («Альмандар из деревни Альдермеш»). За сорокалетнюю творческую деятельность им написаны более сорока пьес, несколько повестей, множество рассказов-былей о современной жизни и общественно-публицистические статьи. Всех их объединяет утверждение автором мысли о непрерывности поколений, духовного существования народа, о нравственной чистоте человека и его ответственности перед обществом. Становление человеческой личности, духовная красота, философия жизни и смерти — вот круг морально-этических проблем, которые занимают писателя.
К пьесам Туфан Миңнуллина обращаются, кроме татарских театров, многие русские и другие национальные театральные коллективы страны. Туфан Миңнуллин активно работает и в детской драматургии. Он – автор более десятка пьес-сказок для детей. Они являются основным репертуарным багажом детских постановок Татарского государственного академического театра и других театральных коллективов республики, в том числе и кукольных театров.За большой вклад в развитии татарской драматургии и театрального искусства Туфан Миңнуллин был удостоен республиканской молодежной премии им. М. Джалиля, Государственной премии им. Г. Тукая и российской Государственной премии им. К. Станиславского. Он – заслуженный деятель искусств Татарстана и Российской Федерации, кавалер ордена «Знак Почета».Туфан Миңнуллин – широко известный общественный деятель. С 1995 года является народным депутатом Государственного Совета Республики Татарстан.
2. “Әсәрне таны” уены. Туфан Миңнуллин әсәрләре гаҗәеп бай һәм мавыктыргыч, сихри һәм үзенчәлекле тормышчан бер дөньяга алып керәләр. Алар рухи яктан баеталар, саф әхлак, әйбәт зәвык булдыруга ярдәм итәләр, яхшыны яманнан аерырга өйрәтәләр. “Әсәрне таны” уены үткәреп алабыз. (иллюстрацияләр күрсәтү)
“Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган Кеше. Ул – авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. (“Әлдермештән Әлмәндәр”)
3. Презентация күрсәтү.
4. Викторина сораулары:
1. Туфан Миңнуллин кем ул?
2. Кайда һәм кайчан туган?
3. Туфан Миңнуллинга ничә яшь тулды?
4. Әти-әнисенең исемнәре ничек?
5. Хатынының исеме ничек?
6.Аның хатыны кем?
7. Халыкның иң яратып караган спектакле нинди?
Туфан Миңнуллин әсәрләренең сере, тылсымы нәрсәдә? Ничек аның әсәрләре шул кадәр дә җанлы, мавыктыргыч икән? Дәрес башында шундый сорау куйган идем (укучылар фикерен тыңлау).
Укытучы сүзе. Туфан Миңнуллинның кешеләрне, тормышны, табигатьне, бар дөньяны яратуыннан киләдер.Аның әсәрләрендәге яман затлар да бөтенләе белән яман түгел, ә бәлки ялгышкан, адашкан бичаралар. Хәтта адәмнәрнең җанын алырга килгән Газраил дә Туфан Миңнуллин кодрәте белән әкренләп яхшы якка үзгәрә.
Туфан Миңнуллинның һәр әсәрендә, әсәрнең үзәгендә ихласлык һәм халык язмышы өчен борчылу ята. Ул һәр сүзне кайда һәм ничек итеп әйтергә кирәклеген яхшы белә.
Туфан Миңнуллин әсәрләрен укыгач, пьесаларын карагач, арыган күңелләргә дәрт өстәлә, озак кына аның геройларыннан аерыласы килми, тагын-тагын шул образлар белән очрашасы килә.Туфан Миңнуллин үлемсез әсәр иҗат итте. Әлмәндәрләр үлемсез. Аның тормышка, кешеләргә булган булган мөнәсәбәте, тормышны яратуы үлемсез.
III. Йомгаклау.Йомгак ясап шуны әйтәсе килә, нык ихтыяр көченә ия булган Туфан Миңнуллин күпкырлы талантка ия шәхес, аның иҗатына фәлсәфи тирәнлек, халыкчан моң хас. Т. Миңнуллин тормышчан геройлары аша халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң матур сыйфатларын – хезмәтне ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, әхлакый кануннарга тугрылык һәм башкаларны яктырта алды.