Автор конспекта:
Автор(ы): — Зиннатуллина Лилия Вазыйховна

Место работы, должность: —

Учитель начальных классов , МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниөипалҗного района Республики Татарстан"

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — начальное общее образование

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Естествознание
Предмет(ы): — Окружающий мир

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — конспект урока (занятия)

Краткое описание ресурса: —

3 сыйныфта үткәрелгән әйләнә-тирә дөнья фәненнәнүткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы

Аксу гомуми урта белем мәктәбе

3 сыйныфта үткәрелгән әйләнә-тирә дөнья фәненнән

үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныф укытучысы

Зиннатуллина Лилия Вазыйховна

19 декабрь, 2013 ел

Предмет: әйләнә-тирә дөнья.

Класс: 3

Тема: Хайваннар дөньясы.

Максат:

1.Белем арттыру: хайваннар патшалыгының күптөрлелеге һәм аерым төркемнәре; аларның үзенчәлекләре белән таныштыру.

2.Психологик һәм иҗади үсеш: үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү;

3.Тәрбияви: укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтияҗы уяту.

Шәхескә кагылышлы УУГ: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру.

Регулятив УУГ: уку максаты кую; проблеманы чишүдә берничә вариант табу;

кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; нәтиҗә ясау.

Танып белү УУГ: логик гамәлләр башкару(анализ, синтез); проблема кую һәм аны чишү.

Коммуникатив УУГ: үз фикерләреңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау; иптәшеңнең фикерен тыңлый белү.

Дәреснең тибы: Яңа тема өйрәнү.

Методик алымнар: Логик – гомуми белемнәрне ачыклау, аермаларны табу, нәтиҗә ясау.

Җиһазланыш:ноутбок, презентация, карточкалар, “серле сандык” .

Материал: А.А.Плешаков, М.Ю. Новицкая: “Әйләнә- тирә дөнья”,

М.Ю.Новицкая “Окружающий мир» книга для учи-

теля.

Дәрес барышы.

  • Ориентлаштыру- мотивлаштыру этабы.
  • Уңай психологик халәт тудыру.

    • Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез, бер-берегезгә карап елмаешыйк та, бу дәрестә һәркайсыбызга уңышлар телик.
    • Ә хәзер матур итеп утырыйк һәм дәресне башлап җибәрик.
  • Белемнәрне актуальләштерү, тигезләү.
  • Узган дәрестә без сезнең белән үсемлекләрнең күптөрлелеге турында сөйләшкән идек.Әйдәгез, белемнәрегезне тикшереп алыйк.

    Тест биремнәрен үтәү.

  • Уку мәсьәләсен кую.
  • Тактада сүзләр: эт, юлбарыс, чәчәк, саескан, тычкан.

    - Кайсы сүз артык?

    -Ни өчен? Ул кайсы патшалыкка керә?

    -Ә эт, юлбарыс, саескан, тычкан нәрсәне белдерә?

    Без бүген гаҗәп бай үсемлек патшалыгы белән саубуллашып икенче патшалыкка сәяхәткә китәрбез. Ә нинди патшалыкка икәнен, менә шушы музыканы тыңлагач бергәләп табарбыз. “Хайваннар дөньясында” гы тапшыруның музыкасы яңгырый.

    Булдырдыгыз ,балалар. Димәк, бүген без нәрсә турында белем туплаячакбыз?

    -Хайваннар турында!

    - Хайваннар патшалыгы үзенең гаҗәеп күптөрлелеге белән кызыксындыра. Ә без сезнең белән инде анда булганыбыз бар, искә төшерик әле:2 нче сыйныфта нинди төркемнәр белән таныштык без?

    -Кошлар, җәнлекләр, балыклар, бөҗәкләр.

    Һәр төркемнең үзенә генә хас сыйфаты бар.Искә төшерик әле, кошлар башка төркемнән нәрсә белән аерыла?

    • Аларның тәне каурый белән капланган.

    Җәнлекләр нәрсә белән аерыла?

    -Аларның тәне йон белән капланган. Балаларын имезеп үстерәләр.

    Балыклар нәрсә белән аерыла?

    • Аларның тәне лайлалы тәңкә белән капланган .Алар бары тик суда гына яши алалар.
    • Бөҗәкләрне башка төркемнән аерып тора торган сыйфат нинди?
    • Алар 6 аяклылар.

    4. Яңа белемнәр ачу.

    Хайваннар… Бу сүзне ишетүгә, син нинди тереклек иясен күз алдына китерәсең? Дүрт аяклы дустың этнеме? Тиенне яки нәфис боланнымы?Бәлки, кемдер болын өстеннән очучы чуар күбәләкне һәм йөнтәс төклетураны күз алдына китерер? Ихтимал, арагыздан: “Күбәләкләр һәм төклетуралар да хайванмыни?”- дип сораучыгыз да табылыр.

    Әлбәттә инде! Күбәләкләр, төклетуралар һәм барлык башка бөҗәкләр – барысы да чын хайваннар. Кошлар да, балык, елан,кәлтә, бака,суалчаннар да – болар җыенысы искитәрлек хайваннар патшалыгының аерым вәкилләре. Хайваннар патшалыгы да, үсемлекләр патшалыгы кебек бик күптөрле. Хайваннар җир өстендә дә, туфракта да, һавада да, суда да яшиләр. Нәрсә соң ул-хайваннар?(Слайд). Хәрәкәт итү органнары булган һәм хәрәкәт итә алган дөньядагы һәрбер тереклек “хайван” дип атала.Йөзәме ул, йөгерәме, шуышамы яки очамы, йөриме яки сикерәме.

    Хайваннар турындагы фән зоология дип атала. Бу биологиянең тагын бер бүлеге.

    Галим – зоологлар хайваннар патшалыгын бик күп төркемнәргә аералар. Бүген шушы патшалыкта яшәүче тагын бик күп төркемнәр белән танышырбыз. Әгәр схемага карасак,бүген безне күп эш көтә. Сәяхәт ахырында сезнең белән менә шушы схеманы тулыландырып бетеребез. (слайд)

    Шулай итеп, сәяхәтебезне башлыйбыз! Сәяхәтебезне хайваннар патшалыгының суалчаннар төркемендә яшәүче хайваннар белән танышудан башларбыз. Слайд.Рәсемнәр. Сезнең партагагызда “серле сандыклар” бар. Сандык эчендә без белмәгән серләр яшеренгән. Әйдәгез, сандыкны ачыйк!

    -Суалчаннарның йөз егерме мең төре билгеле.

    -Алар туфракта, сулыкларда яшиләр.

    -Барлык суалчаннарга да хас сыйфат ул – озынча сыгылмалы йомшак тән.

    -Хәрәкәтләнергә тәннәрендәге кыска төкләр булыша.

    -Яңгыр суалчаннары җирдә 8 метрга кадәр тирәнлеккә үтә ала, туфрак ясалуга ярдәм итә.

    - Сөлекләр – төче сулыкларда яшиләр.

    Хайваннар патшалыгы буенча сәяхәт итүебезне дәвам итәбез.Патшалыкның моллюсклар яки йомшактәнлеләр төркеме белән танышабыз.

    Слайд.Шушы төркемгә кергән берничә төре белән танышу.

    “Серле сандык”безне нинди яңалыклар белән таныштырыр икән?

    • Моллюскларның 100 мең төре билгеле.
    • Диңгез – океаннарда, төче сулыкларда, коры җирдә дә яши.
    • Бу төркемгә кергән хайваннарның тәннәре –йомшак, кабырчык эченә яшеренгән.
    • Кабырчыклары төрле формада.
    • Башында кармавычлар,күзләр, авыз ачыклыгы бар.
    • Табигатьнең яшәешендә зур роль уйныйлар.

    Патшалыкта үрмәкүчсыманнар да яши. Әгәр рәсемдәге үрмәкүчләргә карасак, алар бер –берсенә охшаганнар. Ә “серле сандык” нинди серләр ача?

    • Үрмәкүчсыманнарның 40 мең төре билгеле.
    • Коры җирдә яшиләр.
    • Башка хайваннардан 4 пар яки 8 аяк булуы белән аерылып торалар.
    • Тәннәре 2 өлештән: башкүкрәк һәм корсак өлешеннән тора.
    • Мыекчалары юк.
    • Барлык үрмәкүчләр – ерткычлар.

    Хайваннар патшалыгының кайсы төркеме янына килеп җиткәнегезне табышмакның җавабын тапкач белерсез.

    Слайд. Ике мөгезе, алты аягы,

    Берсенең дә юктыр тоягы. (Кысла)

    -Дөрес.Безне кысласыманнар каршы ала.

    Слайд. Аларның нинди генә төрләре юк.

    Ә “серле сандык” кысласыманнар турында нәрсәләр сөйләр?

    -Кысласыманнарның 30 меңгә якын төре бар.

    -Күпчелек кысласыманнар сулы тирәлектә яши.

    - Аякларның саны төрлечә, ләкин 5 пардан да ким түгел.

    - Башында 2 пар мыек – антенна бар. Болар – сизү органнары, кайвакытта хәрәкәтләнергә ярдәм итә.

    - Сәяхәтебезне дәвам итеп, хайваннар патшалыгының сөйрәлүчеләр төркеменә дә күз салыйк.

  • Ә “серле сандык”та хайваннарның бу төркеме турында нинди серләр бар икән?

    • Алар 200 млн. ел элек барлыкка килгәннәр.
    • Төрләр саны -8000 .
    • Коры җирдә һәм суда яши.
    • Аларның тәне коры тәңкә белән капланган. Ә кайберләренең каты панцирь белән.
    • Күкәй салып үрчиләр.Күкәйләрдән кечкенә кәлтә, елан, ташбака, крокодил балалары чыга.

    Ә хәзер хайваннар патшалыгының безгә таныш булмаган төркеме белән танышырбыз. Болар – энәтирелеләр.

    Слайд. Рәсемнәр.

    Алар турында күбрәк белер өчен әйдәгез, “серле сандык”ка күз салыйк.

    • Энәтирелеләрнең 7 мең төре бар.
    • Диңгез, океан төпләрендә яшиләр.
    • Тән төзелеше төрле формада.
    • Аз хәрәкәтләнәләр.
    • Күбесе – ерткыч.
    • Дошманы һөҗүм иткәндә, тәннең бер өлешен өзеп тә калдыра ала.

    Сәяхәтебезне җир-су хайваннары янында тәмамларбыз.

  • Ә “серле сандык” бу хайваннар турында нәрсә әйтергә тели икән?

    -Җирдә алар 320 млн. ел элек барлыкка килгәннәр.

    - Төрләр саны – 4500.

    - Суда һәм коры җирдә яшиләр.

    - Алар күбесенчә җылы климатлы һәм җитәрлек дымлы урыннарда таралган.

    - Салкын, карлы кыш була торган җирләрдә аларның төре аз санда.

    - Ялангач тәнле,салкын дымлы тире.

    Җир-су хайваннарының яшәве уылдыктан башлана. Суга уылдык чәчәләр. Бака уылдыгыннан чукмарбаш дөньяга килә. Алар тукланалар, үсәләр,һәм акрынлап олы хайванга әвереләләр.

  • Бигрәк шаян үрдәк мин, бер тик тормыйм берчак мин.

    Бер утырам, бер торам:бак,бак,бак

    Башымны уңга борам, аннары сулга борам,

    Һәм кагынып тә алам:бак,бак,бак.

    Тыпыр-тыпыр тыпырдыйм,

    Чәбәк-чәбәк чәбәклим.

    Бер утырам,бер торам:бак,бак,бак.

    Канатым алга сузам, аннары янга сузам.

    Елмаям һәм утырам.

  • .Белемнәрне ныгыту.
  • Укучылар, бүген без сезнең белән хайваннар дөньясының нинди төркемнәре белән таныштык? (Укучыларның җаваплары).

    -Сезнең “серле сандык”та тагын бер сер калды.Анда -хайваннар патшалыгында яшәүче затлар.Сез аларның кайсы төркемнән кунакка килүен әйтергә тиешсез.

    7. Модельләштерү. Дәрес башында мин сезгә менә шушы схеманы тутырырга кирәк булачак дип әйткән идем. Ә хәзер аны дәфтәрләрегездә схема рәвешендә күрсәтегез.

    кошлар балыклар җәнлекләр бөҗәкләр

    суалчаннар ХАЙВАННАР сөйрәлүчеләр

    моллюсклар кысласыманнар җир-су хайваннары

    энәтирелеләр үрмәкүчсыманнар

    Слайд ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

    8. Парларда эш. Уен. “Хайваннарның төркемнәрен билгелә”.

  • Тәннәре ялангач,салкын тире …….(җир-су хайваннары).
  • Алгы очлыклары – канатлар ……(кошлар).
  • Тәннәре йон белән капланган …. (җәнлекләр).
  • 6 аяклары бар …..(бөҗәкләр).
  • Балаларын сөт имезеп үстерәләр …..(җәнлекләр).
  • Су хайваны, тәне тәңкә белән капланган ….( балык).
  • Шуышып хәрәкәтләнәләр …..(сөйрәлүчеләр).
  • Хәрәкәт органы – йөзгечләр ….(балыклар).
  • Тәннәре каурый белән капланган …..(кошлар).
  • Диңгез төбендә яшиләр, тәннәре энә белән капланган ….(энәтирелеләр)
  • 8 аягы бар …. (үрмәкүчсыманнар).
  • Тәннәре йомшак, кабырчык эченә яшеренгән ….. (моллюсклар).
  • Слайд ярдәмендә дөреслеген тикшерү.

    9.Проблемага әйләнеп кайту.

    • Бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
    • .Хайваннарның нинди төркемнәре белән таныштык?
    • Нәрсә ул – зоология?

    10.Йомгаклау. Нәтиҗә ясау.

    • Дәрестә нәрсәләр эшләдек?

    Хайваннар ул — табигать байлыгы. Алар безгә ризык, кием бирәләр;саклыйлар,эштә булышалар.Болары файдалы, болары зыянлы дип хайваннар турында әйтеп булмый.Алар табигатьтә бер-берсе белән бәйле, бер- берсенә кирәк.

    2013 нче ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителгән иде?

    Укучыларның җавабы. Слайд.

    Табигатьне саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау бер елда гына эшләп була торган эш түгел.Аның турында без һәрвакыт кайгыртып торырга тиешбез.

  • Бүгенге дәрестә эшләгән эшләрегезгә нәтиҗә ясагыз.Урман аланын чәчәкләр белән бизәгез.

    12. Өй эше.

    1.86-88 нче биттәге материалны укырга. Сорауларга җавап әзерлә.

    2.Иҗади. Хайваннар турында шигырь яки әкият язып кара.

    Дәрес тәмам.

    Файлы: животный мир.pptx
    Размер файла: 8603568 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология