Автор конспекта:
Автор(ы): — Васильева Римма Николаевна

Место работы, должность: — МОУ Старотябердиская сош имени М.К.Кузьмина Кайбицкого муниципального района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү. Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү. Патриотик һәм экологик тәрбия бирү

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — Тема. Боерык фигыль.
Максат.Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.
Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм теленүстерү.
Патриотик һәм экологиктәрбия бирү.
Җиһазлау : Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,
И.Юзеевның “Чишмәләрнең кадерен белегез” шигыре, боерык
фигыльләр кергәнмәкаль һәм әйтемнәр.
Укыту методы. Аңлату, әңгәмә, демонстрация.
Укыту алымнары. Таблицабелән эшләү, дәреслек белән эш, сөйләм
үстерү, күнегүләр эшләү, мөстәкыйль эш.
Дәрес тибы. Яңа темааңлату дәресе.
Дәрес планы.
I. Оештыру. (2 минут)
II. Белемнәрне актуальләштерү. (5 минут)
Алдагы дәресләрдәүткәннәрне кабатлау.
III. Яңа тема. (13 минут)
1. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Табигатькәсакчыл караш турындафикер алышу. (6 минут)
2. Таблица беләнэш . (5 минут)
3. Дәреслектәге параграфны укып, нәтиҗә ясау. (2 минут)
IV. Белем һәм күнекмәләрнекамилләштерү. (20 минут)
1. Күнегүләр эшләү. (8 минут)
2. Карточкалар белән эш.Мәкаль һәмәйтемнәрдән боерык фигыльләрнебилгеләү. (5 минут)
3. Мөстәкыйль эш (тест башкару). (2 минут)
4. Омоним сүзләр беләнҗөмләләр төзеп язу.
5. Сайланма диктант. Боерыкфигыльләрне сайлап язу, аларга морфологиканализ ясау. (5 минут)
V. Өйгә эш. ( 2 минут)
I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6мәкаль яки әйтемтабарга.
II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерык
фигыль кергән2 строфа язып килергә.
VI. Йомгаклау. ( 3 минут)
1. Сорауларгаҗавап алу. (2 минут)
2. Белемнәрнебәяләү. (1 минут)




Дәрес барышы.
I.Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
Укытучы.Хәерле көн, укучылар. Татар теле дәресен башлыйбыз. Алдагыдәрестә безфигыль төркемчәләрен өйрәнә башладык.Бүгенбез боерыкфигыль турындасүзалып барырбыз. Боерыкфигыльләрнең ниндимәгънә белдерүләрен, төрләнешен, гомумән, аларныгамәликуллана белергә белергәөйрәнү─ безнең төпмаксатыбыз.
II.Белемнәрне актуальләштерү.
1.Сораулар.
Укытучы. Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
Укучы. Эшне, хәлне, хәрәкәтне белдереп, нишли, нишләр,нишлә кебек сорауларгаҗавап биргәнмөстәкыйль сүз төркемефигыль дип атала.
Укытучы.Фигыльләр нәрсә беләнтөрләнә?
Укытучы.Нинди фигыльләрне затланышлы диләр?
Укучы.Зат-сан белән төрләнгәнфигыльләрнезатланышлы диләр.
Укытучы. Затланышлы фигыльләргә нинди фигыльләр керә?
Укучы. Хикәя, боерык, шарт фигыльләр.
Укытучы.Затланышсыз фигыльләрнесанагыз.
Укытучы.Инфинитив, сыйфат фигыль, исем фигыль, хәл фигыль.
III. Яңа тема.
Экранда текст.(I cлайд)
Бирем. Шигырьне сәнгатьле итепукырга. Аерыпкүрсәтелгәнфигыльләргә сораукуярга.
Көлгәндә дә, чишмә кебекчелтерәп,
Нәкъ татарча, тыйнак көлегез,
Тәнгә-җангасихәт, дәрман биргән
Чишмәләрнеңкадерен белегез!
Дулкынланып, йөрәкләргәагып,
Үтсенсезнеңһәрберкөнегез,
Күпме сәхра сусыз кибә, сула, ─
Чишмәләрнең кадерен белегез!
Сусызкалсакәгәр, корыячак
Табигатьнең иркәгөле без,
Җилләриссен, назлы гөлләр үссен, ─
Чишмәләрнең кадеренбелегез!
Изге чишмәләргә төкерсәк без,
Саегыр җан, корыртелебез,
Бездәнсоң да челтерәп-челтерәпкалсын, ─
Чишмәләрнең кадерен белегез!
1. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Чишмәләрне кадерләп, саклаптоту турындафикер алышу. Авторның әйтергә теләгәнфикерен ачыклау.
Укытучы. Шигырьдә сезгә таныш нинди фигыльләр бар?
Укучы. Биргән, кибә, сула.
Укытучы. Болар ниндифигыльләр?
Укучы. Хикәяфигыльләр.
Укытучы. Исбатлапкүрсәтегез.
Укучы. Аларэш-хәлне белдерәләр, III затта, барлыкта. Җөмләдә хәбәр булып килгәннәр.
Укытучы. Асларынасызылган фигыльләргә нинди сорауга җавап бирәләр?
Укучы. Нишләгез? нишләсен?
Укытучы. Алар нәрсәнебелдерә?
Дәреслектәгекагыйдәнеукыту.
Экрандачагылдырып, нәтиҗә ясау.
( II cлайд)

Боерык фигыль боеру яисәэш кушуны, өндәүне белдерә. Интонация, кисәкчәләр ярдәмендә, боерумәгънәсейомшартылып, киңәшитү, үтенү,сорау, ялвару кебек төсмерләрбелдерелергәмөмкин. Боерык фигыль заман белән төрләнми,зат-сан белән төрләнә. Ул җөмләдә хәбәр була.
Мәсәлән: И сабыйлар, эшләгез сез, иңмөкатдәс нәрсә — эш. (Г.Тукай)


2. Таблица беләнэш
Таблицаганигезләнеп, боерык фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегз.
I вариант – тап, кал, сук
II вариант –так, кил, сип
III cлайд

Экранда боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше
Берлек
Күплек
Iбар-ыйм
I бар-ыйк
IIбар
II бар-ыгыз
III бар-сын
III бар-сыннар


IV. Белем һәм күнекмәләрнекамилләштерү.
1. Күнегүләрэшләү. Дәреслектәге күнегүне телдәнбашкару.
2. Карточкалар белән эш.
Мәкальһәм әйтемнәрдәнфигыльләрне табарга, төркемчәсен билгеләргә.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустыңбулсын.
Бүгенге эшнеиртәгәгәкалдырма.
Намусыңныяшьтәнсакла.
Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
Мал белән бай булма,күңелең белән бай бул.
Тасма телгә ышанма.
Кеше сүзең тыңла,үз акылың тот.
Уйнапсөйләмә, уйлапсөйлә.
Укытучы. Мәкальһәмәйтемнәраша халыкни әйтергә теләгән?
Укучы. Әдәпле, тәүфыйклы, миһербанлы булыргакирәклекне.

Физкультминут.

3. Мөстәкыйль эш. (Тест башкару).
1. Боерыкфигыль

а) затланышлы б) затланышсыз.
2. Җөмләдән фигыльне табыгыз. Ул нинди фигыль?
Һич күләгә төшермә син җаныңдагы
Туган илең, Туган җирең яктысына.
а) хәл фигыль б) хикәя фигыль в) боерык фигыль
3. Кайсы раслау дөрес?
а) Боерык фигыль заман белән төрләнә.
б) Боерык фигыль заман белән төрләнми.
4. Ә син курыкма, батырбул! Бу җөмләдәбоерыкфигыль нинди мәгънә төсмере белдерә?
а) эш кушу, боеруны б) киңәш бирүне в) үтенүне
5.Дифтонгкатәмамланган боерыкфигыльгә ( сау, яу) зат-сан белән төрләнгәндә, ике сузыкарасына
а) у хәрефе языла б) хәрефеязыла
Экрандагы дөрес җавапларныкүзәтеп, укучылар бер-берсенеңҗавапларынтикшерепбилге куя.
IVслайд.
Дөрес җаваплар.
1. а
2. в
3. б
4. б
5. б
4. Омоним сүзләр беләнҗөмләләр уйлау һәммәгънәаермасынәйтү.
ал(сыйфат) – ал(фигыль)
тырыш (сыйфат) –тырыш (фигыль)
кыр (исем)– кыр (фигыль)
җиң (исем) — җиң (фигыль)
5. Сайланма диктант.
Укытучыукыган тексттан боерык фигыльләрнесайлап , аларга морфологик анализ ясарга.
Оч син, кошчык, көчле җырым булып,
Шушы сиңасоңгы теләгем.
Тәнемкалсын монда, (Нәрсә ул тән?)
Барсынилгә минемйөрәгем.
Үрнәк. Калсын – затланышлы, боерыкфигыль, III заттаберлек санда, барлыкта, төпюнәлештә, хәбәр.
V. Өй эше бирү.
I вариант. Боерык фигыльләр кергән 6мәкаль яки әйтемтабарга.
II вариант. М.Җәлилнең яки Г.Тукайның шигырьләреннән боерыкфигыль кергән2 строфаязып килергә.
VI . Йомгаклау.
· Без бүген фигыльнең нинди төркемчәсен өйрәндек?
· Боерык фигыль нәрсәне белдерә?
· Ул җөмләдәнинди җөмлә кисәге булып килә?
Белемнәрне бәяләү.

Используемая методическая литература: —

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. ─Казан: “Раннур” нәшрияты, 2000. ─ 456 б.

2. Татар урта гомуми белем мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 сыйныфлар. ─Казан: Мәгариф, 2003. ─ 47 бит.

3. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек / Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова һ.б. . ─ Үзгәртелгән һәм тулыландырылган дүртенчеенче басма. ─ Казан: Мәгариф, 2006. ─ 263б.

Используемое оборудование: — Мультимедиа проекторы, слайдлар, тест, таблица,И.Юзеевның “Чишмәләрнең кадерен белегез” шигыре, боерыкфигыльләр кергәнмәкаль һәм әйтемнәр.

Краткое описание: — Боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү.

Дәреснеңтемасы:“Боерык фигыль”.Төп максат: боерык фигыль турында гомуми төшенчә бирү, укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм теленүстерү, патриотик һәм экологиктәрбия бирү.

Актуальләштерү этабындаукучыларның алдагыдәресләрдәфигыльтөркемчәләребуенча алганбелемнәре фронталь сорау алу ярдәмендә тикшерелә.
Яңа тема аңлату слайдларярдәмендә мультимедиапроекторы ашаоештырыла. Укучыларга эзләнергәмөмкинчелектудыру максатыннан,дәреслектәге күнегүләр, карточкалар, тест файдаланыла.
Укучыларның бәйләнешлесөйләмһәм язутеленүстерүгә мәкаль-әйтемнәркулланыла. Халкыбызныңрухи мирасы — мәкаль һәмәйтемнәрәдәплелек, миһербанлылыктәрбияли.

Файлы: моя семья проект майорова т.м.doc
Размер файла: 80059 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология