Автор конспекта:
Автор(ы): — Назмиева В.Г.

Место работы, должность: — МОУ СОШ №3 п.г.т. Кукмор

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Максат: — аергыч, аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау; -сөйләм телен үстерү, аергычны дөрес билгеләүләренә ирешү; — табигатькә карата соклану хисе тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — Җиһазлау: тест, таблица, перфокарта.
Материал: “Якташ язучылары” хрестоматия.

Используемая методическая литература: — Җиһазлау: тест, таблица, перфокарта.
Материал: “Якташ язучылары” хрестоматия.

Используемое оборудование: — Җиһазлау: тест, таблица, перфокарта.
Материал: “Якташ язучылары” хрестоматия.

Краткое описание: — Тест. 1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй – фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе а) сүзтезмә; б)җөмлә; 2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән торган төзелмә. а)сүзтезмә; б) җөмлә. 3. Кушыл син дә, җырлыйк бергә, Яңа матур җыр тусын. Бу нинди җөмлә? а) боерык җөмлә; б) хикәя җөмлә; 4. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре. а) тезүле; б)ияртүле; 5. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге: а) хәбәр; б) ия Нәтиҗә ясау. (Үз-үзләрен перфокарта ярдәмендә тикшерәләр)

Тема: Аергыч, аергычның белдерелүе.
Максат: — аергыч, аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыклау;
-сөйләм телен үстерү, аергычны дөрес билгеләүләренә ирешү;
— табигатькә карата соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: тест, таблица, перфокарта.
Материал: “Якташ язучылары” хрестоматия.
Дәрес барышы.
I Оештыру моменты. Тема белән таныштыру, число язу.
II Белемнәрен тикшерү.Тест эшләү.
Тест.
1. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй – фикерне хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе
а) сүзтезмә;
б)җөмлә;
2. Үзара бәйләнешкә кереп, аерым бер төшенчәгә төгәллек бирә торган ике яки берничә сүздән
торган төзелмә.
а)сүзтезмә;
б) җөмлә.
3.Кушыл син дә, җырлыйк бергә,
Яңа матур җыр тусын.
Бу нинди җөмлә?
а) боерык җөмлә;
б) хикәя җөмлә;
4. Җөмләдә бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында бәйләнеш төре.
а) тезүле;
б)ияртүле;
5. Җөмләдә баш килештәге исем яки зат алмашлыгы белән белдерелгән җөмлә кисәге:
а) хәбәр;
б) ия
Нәтиҗә ясау. (Үз-үзләрен перфокарта ярдәмендә тикшерәләр)
— — — — — — III Актуальләштерү.

Иярчен кисәкләр


?

?

?

?

?

Баш кисәкләр

Җөмлә кисәге

1.Таблица ярдәмендә җөмлә кисәкләрен искәтөшерү Сораулар:
- Нинди сүзләр җөмлә кисәкләре дип атала?
(Җөмләдә мөстәкыйль мәгънә белдереп, аерым сорауларга җавап бирә торган сүз җөмлә кисәге дип атала.)
- Нинди кисәкләр баш кисәкләр дип атала?
( Ия, хәбәр)
- Нинди җөмлә кисәге ия була?
(Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча кем?, нәрсә? сорауларына җавап бирә торган җөмлә кисәге ия дип атала.)
- Нинди җөмлә кисәге хәбәр була?
(Ия турында нәрсәдер хәбәр итә торган җөмләнең баш кисәге хәбәр дип атала.)
- Җөмләдә сүзләрнең бер-берсенә бәйләнүе ни өчен кирәк?
(Сөйләм барлыкка килү өчен, җөмләләр төзү өчен)
- Фикер төгәл, аңлаешлы булсын өчен ия белән хәбәрдән башка тагын нинди җөмлә кисәкләре кулланырга кирәк?
(Фикер аңлаешлы булсын өчен иярчен кисәкләр куллана алабыз.)
- Җөмләнең нинди кисәкләре иярчен кисәкләр дип атала?
(Баш кисәкләрне ачыклап, аңа ияреп килә торган кисәкләр иярчен кисәкләр дип атала.)
- Нинди иярчен кисәкләр беләсез?
(Тәмамлык, хәл, аергыч.)
2. Тактада бирелгән сүзләр өстендә эш. Бу сүзләрне парлап язарга кирәк.(дәфтәрдә эшлиләр, бер укучы тактада уклар белән тоташтыра)
Зәңгәр яулыгы
Җиденче чәчәк
Күп хезмәт кую
Әниемнең кунак
Килгән сыйныф
Безнең бакча
— — — — IV. Яңа тема.
1.Алдагы сүзтезмәләргә таянып бирелгән таблицаны тутырырга.

Предметның билгесен белдергән сүзләр
Соравы
Нинди сүз төркеме белән белдерелгән
Нинди сүз төркемен ачыклый
1
2
3
4
5
6
Зәңгәр
Җиденче
Күп
Әниемнең
Килгән
Безнең
Нинди?
Ничәнче?
Ничә?
Кемнең?
Нинди?
Кемнең?
Сыйфат
Сан
Рәвеш
Исем
Үткән зам. сыйф. ф
Алмашлык
Исем
Исем
Исем
Исем
Исем
Исем

2.Нәтиҗә ясала: Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап нинди?, ничәнче?, кайсы?, ничә?, кемнең?, нәрсәнең? Сорауларына җавап бирә торган сүз аергыч дип атала.
Аергыч нинди сүз төркеме белән белдерелә?
Аергыч сыйфат, сан, рәвеш, исем, фигыль, алмашлыклар белән белдерелә.
Ә аергыч белән ачыкланып килгән сүз аерылмыш дип атала. М-н: зәңгәр чәчәк.
3. Дәреслектәге кагыйдәне уку.
V. Яңа теманы ныгыту.
1. 120нче күнегү. Өзекне укырга. Өзектә нәрсә турында сүз бара? (табигать)
Бирем: Өзектән предметның билгесен белдерә торган сүзләрне ияртүче сүзе белән әйтергә, ягъни аергыч белән аерылмышны гына аерып әйтергә.
Сүзтезмәләрне тикшерергә: нинди сүз төркеме белән белдерелгән, нинди сүз төркемен ачыклый.
Башланган (нинди?) кар
Аергыч үткән заман сыйфат фигыль белән белдерелгән, исемне ачыклый
2.Язмача 121нче күнегү.а) укып чыгарга.
б)өзектә нинди ел фасылы турында сүз бара.
в)аергычларны аерылмышлары белән язып алырга, җәя
эчендә аергычның нинди сүз төркеме белән белдерелүен
яза барырга.
1-2 укучы тактада эшли. Алар сүзтезмәне телдән тикшерәләр.
Мәсәлән: сары яфраклар (сыйфат + исем)
3. Рәсем өстендә эш.
Һәр укучыга ел фасыллары сурәтләнгән рәсем бирелә. Рәсемгә нигезләнеп аергычлар кергән сүзтезмәләр әйтәләр.
Көчле укучы шул сүзтезмәләр белән җөмләләр уйлап яза.
Сорау: Җөмләдә аергычларны куллану ни өчен кирәк?
(Аергычлар җөмләне матурлыйлар, сүзләрне төрле яклап ачыклыйлар)
VI. Йомгаклау.

Аергыч

1.

Нинди сүз төркеме белән белдерелә ?

— — Белдерә
?

— Сораулары
?

2. Өй эше: Аергычларны мөмкин кадәр күбрәк кулланып, “Туган як табигате” дигән темага хикәя язарга.
— — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — — 1
— — — — 1
“Г.Тукай мәңгелек сәяхәттә”
Сөекле шагыйребез Г.Тукай туган көне уңае белән үткәрелгән чара. Әлеге чарадаГ.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча алган белемнәре белән көч сынашалар.
Станцияләр билгеләнә. Билетлар буенча һәр станциядә укучылар җавап бирә.Һәр бирелгә җавапка баллар куела.
Казан чоры станциясе.
Б-1
1.ГТукай беренче тапкыр ак күмәчне кайда ашый?
2.Казанда Г.Тукайның йорты , яки фатиры булганмы? Ул кайда торган?
Б-2
1.Казанда Тукай кемнәр белән тыгыз элемтәдә булган?
2.Шагыйрьнең Казан чоры күпме дәвам иткән?
Б-3
1.Рус язучыларыннан һәм шагыйрьләреннән кемнәргә хөрмәт белән карый һәм үрнәк ала?(Казанда торган чагында)
2.Г.Тукай балалар өчен нинди әсәрләр язган?
Б-4
1.1907нче елда Г.Тукайның Казанга килүе, беренче тапкыр булганмы?
2.Казанда Г.Тукай белән бәйле нинди урыннар бар?
Кырлай станциясе.
Б-1
1.”Исемдә калганнар” буенча кечкенә Апушның Казан артындагы тормыш юлы”
дигән схема-карта төзеп күрсәтегез.
2.Сосна авылындагы тормышын Г.Тукай ничек сурәтли?
Б-2
1.Ятимлектә үткән балачак.
2.”Оядан-ояга күчеп йөргән сабыйга Кырлай кайсы ягы белән мәрхәмәтлершк булып күренә?
Б-3
1.Шагыйрь туган җире-Казан артын кайсы әсәрләрендә яктырткан?
2.”Шүрәле” поэмасыннан бер өзекне ятлап сөйләргә.
Б-4
1.”Шүрәледән” өзек укырга.
2.Сосна авылы тормышы турында сөйләргә.
2
Уральск станциясе
Б-1
1.Уральскида Г.Тукай нинди мәдрәсәдә укый?Бу мәдрәсә кайсы ягы белән аерыла.
2.Уральскига кайчан һәм кем янына килә?
Б-2
1.Г.Тукай исеме башка шәһәр һәм авылларга ничек тарала?
2.Уральскидан Казанга кайчан һәм ни сәбәпле китә?
Б-3
1.Ни өчен Г.Тукай типографиядә эшли башлый?
2.Өзек . Укып дәвам итәргә.
Б-4
1.Уральскида укыган беренче русча китабының авторы һәм исеме?
2.Уральскидан Казанга килгәндә кичергән хисләре турында кайсы шигырьдә яза?
Соңгы чор станциясе.
Б-1
1.Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе кайчан бирелә башлый? Беренче тапкыр кемгә, кайсы әсәре өчен бирелә?
2.Өзек укып дәвам итәргә.
Б-2
1.Г.Тукай әсәрләренә кайсы художниклар иллюстрацияләр ясаган?
2.Кайсы шәһәрләрдә Г.Тукай һәйкәлләре бар?
Б-3
1.Г.Тукай музейлары кайларда бар?
2.Картиналарны кем язган?(картина күрсәтелә)
Б-4
1.Г.Тукай көнен кайчан бәйрәм итәләр? Ул нинди бәйрәм?
2.Ф.Яруллин һәм Г.Тукай иҗаты. Сөйләргә.
— — — — — — — — 3
Г.Тукай образы әдәбиятта һәм сәнгатьтә
Б-1
1.Гомеренең соңгы елларында нинди әсәрләр иҗат иткән?
2.Тәнкыйтче буларак Г.Тукай турында нәрсә беләсез?
Б-2.
1.Г.Тукай кайчан һәм нинди числода үлгән?
2.Шагыйрь кайсы больницада һәм нинди авырудан үлгән?
Б-3
1.Өзек уку.(Шәрифә карчык). Бу юллар Г.Тукайның соңгы көннәре белән ничек бәйле?
2.Г.Тукай авыру булуын ничек кичерә?
Б-4
1.Г.Тукайның үлүен халык ничек кичергән?
2.Г.Тукайның соңгы көннәре турында нәрсә беләсез?
Укучылар һәр станцияне үтеп беткәч, баллар җыелып нәтиҗә ясала.
— —

Файлы: aergich.doc
Размер файла: 62464 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

https://hunnymammy.ru поддерживающее и корректирующее белье для беременных.