Автор конспекта:
Автор(ы): — Идрисова Н.М.

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Методист
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1.Ә. Еникиның «Матурлык» әсәре нигезендә кешедәге күр- кәм сыйфатларны билгеләү. 2. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү , иҗади фикерләү, сән- гатьле уку күнекмәләрен ныгыту. 3.Күркәм әхлак сыйфатлары тәрбияләүне дәвам итү. 4.Рухи сәламәтлек турында сөйләшү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Краткое описание: — ТИБЫ: Ныгыту дәресе. МЕТОДЛАР: Укытучы сүзе, әңгәмә, информацион технологияләр куллану, сүзлек эше,сәнгатьле сөйләү, иҗади эш,төркемле эш. ҖИҺАЗЛАУ:Агач рәсеме,слайдлар,Ә. Еникиның «Матурлык» әсәре, «Көч һәм рух тамырлары»китабы,тургай тавышы белән аудиоязма.

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:»Calibri»,»sans-serif»; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:»Times New Roman»; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:»Times New Roman»; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}

ДӘРЕСНЕҢ БАРЫШЫ.

1.ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

-Исәнмесез,укучылар!Хәерле көн.

- Исәнмесез!

2. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ.

Акыл штурмы .

Укытучы:

- Укучылар,әйтегез әле,нәрсә ул матурлык?

(Укучылар җавабы:табигать матурлыгы,матур киенү һ.б.

Һәр укучының җавабы тыңлана,тактага языла.)

3.НЫГЫТУ ӨЛЕШЕ.

-Укучылар, һәркайсыгызның җавабы дөрес.Ә менә бу чәчәкләргә игътибар итегез әле: кайсы матуррак? слайд

(Укучылар җавабы)

-Нинди чәчәкләр икәнен таныйсызмы?

( Укучылар җавабы : роза,мәтрүшкә)

-Алар турында ниләр беләсез?

( Укучылар җавабы : матур - файдалы)

НӘТИҖӘ: әллә ни матур булмаса да, файдалы!(Укучылар белән бергә нәтиҗә ясала)

- Шулай итеп,укучылар, безнең бүгенге дәреснең темасы: «Агач яфрагы

белән, кеше күркәм холкы белән матур»

(ТЕМА һәм МАКСАТ ӘЙТЕЛӘ) слайд

-Укучылар, бүген без кешеләрдәге матурлык турында сөйләшербез.Матур булу өчен чибәрлек кенә җитәме икән? Моның өчен безгә менә бу агач ярдәм итәр. Укучылар, игътибар итегез әле , бу агачка нәрсәдер җитеп бетми .Нәрсә икән?

(Укучылар җавабы: яфраклар)

-Ә менә яфракларын без сезнең белән бергәләп урнаштырыр-

быз.Бу эштә безгә Ә.Еникиның «Матурлык» әсәре ярдәм итәр.

-Укучылар,Бәдертдин чибәрме?

( Дәреслектән 265нче битне укыйлар.Әңгәмә кору.)

-Әйе, ул-сөйкемле! Ә нәрсәне аңлата соң сөйкемле дигән сүз?(Сүзлектән

карыйлар. Сүзлек эше тактада язылган)

-Димәк, безнең агачка куела торган беренче яфрак-СӨЙКЕМЛЕЛЕК.

(Яфракны агачка беркетү)

-Укучылар, сөйләмебездә мәкаль-әйтемнәрне еш кулланабыз.

Экранга карыйк әле.

(Мәкаль-әйтемнәр укыла) слайд

- Укучылар мәкаль-әйтемнәрдән сез нәрсәләр аңладыгыз?

(Укучылар җавабы: тырышлык)

-Ә Бәдертдиннең тырышлыгы нәрсәдә?

(Дәреслектән 263нче битне укыйлар.Әңгәмә кору.)

-Димәк, агачка куела торган икенче яфрак – ТЫРЫШЛЫК.

(Яфракны агачка беркетү)

-Укучылар, ӘЙТЕМ-СҮЗНЕҢ БИЗӘГЕ, МӘКАЛЬ- СҮЗНЕҢ

ҖИЛӘГЕ дигәнгә игътибарны юнәлтик.

( Әңгәмә. Укучылар җавабы: Бизәк- матурлык, җиләк-мәгънә)

хәзер менә бу мәкаль- әйтемнәр турында сөйләшик.

(Укыла. Әңгәмә.) слайд

-Бәдертдин хезмәт яратамы?

(Җавап 263нче биттән укыла.)

- Ә бу сыйфат аны бизиме?

(Укучылар җавабы: бизи)

-Шулай булгач агачка беркетелә торган өченче яфрак-

ХЕЗМӘТ СӨЮЧӘНЛЕК

(Яфракны агачка беркетү)

4. ДИН.ПАУЗА.

-Укучылар, сез ХӘДИСнең нәрсә икәнен беләсез.Шулай бит.

(Укучылар җавабы. )

Экрандагы хәдискә игътибар итегез әле.

-Юмартлык нәрсә белән чагыштырыла? слайд

(Укучылар җавабы. )

-Бу сыйфат Бәдертдиндә ничек чагыла?

(Җавап 264нче биттән укыла.)

-Бу күркәм сыйфатмы? КҮРКӘМ сүзен сүзлектән карыйк әле.

-Димәк , агачка эленә торган тагын бер яфрак-ЮМАРТЛЫК.

(Яфракны агачка беркетү)

-Укучылар , менә бу шигырь юлларына карыйк.

-Шигырьләр кем турында?

( Укучылар җавабы :әниләр турында)

-Сезгә шушы икеьюллыкларны дәвам итәргә кирәк.

(2сенең берсен сайлап, дәфтәргә дәвам итеп язып бетерәләр)

УКУЧЫЛАР ҖАВАБЫ ТЫҢЛАНА.

-Үз әниләрегезне яратасызмы? Ни өчен?

-Ә Бәдертдинның әнисенә мөнәсәбәте нинди?

(Укучылар җавабы :ярата,хөрмәт итә)

-Тагын кемнәрне хөрмәт иткәнен күреп була?

(Укучылар җавабы :бабасын 273нче биттән укыйлар.)

-Димәк,Бәдертдин әти-әнисен ,олыларны хөрмәт итә.

(Агачка яфрак эленә:ӘТИ-ӘНИГӘ,ОЛЫЛАРГА ХӨРМӘТ)

-Укучылар, хәзер төркемнәргә бүленәбез.

(Бүлү)

-Беренче төркем- ялагайны,икенче төркем-сабырны,

өченче төркем-тыйнакны ничек күз алдына китергәнегезне уйнап күрсәтергә кирәк.(Вакыт бирелә)

УЙНАУ.

-Укучылар ,әлеге сыйфатлар әдәби героебызда ничек чагыла?

(Җавап 263,264нче битләрдән укыла.)

-Шулай итеп ,тыйнаклык, сабырлык кешене күркәм итә икән.

(Агачка яфрак эленә:ТЫЙНАКЛЫК, САБЫРЛЫК)

-Укучылар, мин сезгә « Ут,Су,Намус»дигән татар халык әкиятен сөйләргә телим.

(Укытучы сөйли.Әңгәмә корыла)

-Димәк,кешегә хас тагын бер күркәм сыйфат НАМУСЛЫ БУЛУ.

(Агачка яфрак куела)

-Безнең агач матурландымы?

(Укучылар җавабы. )

- Ни өчен? Чөнки без аңа яфраклар куйдык.Кеше нинди холык- сыйфатларга ия булса матур була икән? Холык сүзенең аңлатмасын сүзлектән карагыз әле.

(Укучылар җавабы. )

-Укучылар,дәрес башында 2 чәчәкне чагыштырган идек.Менә бу кошларга игътибар итегез әле. слайд

(Ике кошны чагыштыру. Укучылар җавабы: кыяфәтләре, сайраулары белән аерылалар.)

-Әсәрдә кайсысы очрый? Ни өчен? Ничә тапкыр?

(Укучылар җавабы. Әңгәмә кору )

ТУРГАЙ ТАВЫШЫН ТЫҢЛАУ.

-Әлеге тавышта нәрсәләр ишетергә була?

(Укучылар җавабы: җир йөзенең матурлыгына соклану,язгы эшләргә чакыру)

-Укучылар, матурлык дигәч күзалдыгызга нәрсә килә?

(Җавап:тышкы матурлык, күркәм холык, хезмәт)

5.ӨЙ ЭШЕ.

«Минем холкым».Рәсем ясарга яки хикәя төзергә.

6.ЙОМГАКЛАУ.

(Билгеләр кую).

Файлы: Адиятуллина.doc
Размер файла: 38400 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология