Автор конспекта:
Автор(ы): — Нуртдинова Л.Р.

Место работы, должность: — Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение » Средняя общеобразовательная школа №48″г. Набережные Челны

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование
Уровень образования: — дополнительное образование детей

Целевая аудитория: — Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс

Предмет(ы): — Внешкольная работа
Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Развивать творческие, эмоциональные способности учащихся;

воспитывать интерес и уважение к профессии учителя

Учащихся в классе (аудитории): — 4

Используемые учебники и учебные пособия: —

  • Исхакова Р.Ш. Тел – рухи байлыгыбыз//Ачык дәрес№8,2010.
  • Шәмсетдинова А. Үзем сайлаган язмыш// Мәгариф№1, 2010.
  • Используемая методическая литература: —

  • Исхакова Р.Ш. Тел – рухи байлыгыбыз//Ачык дәрес№8,2010.
  • Шәмсетдинова А. Үзем сайлаган язмыш// Мәгариф№1, 2010.
  • Используемое оборудование: —

    портрет, интерактивная доска, иллюстрации

    Краткое описание: — Рассказыы стихов о профессии "Учитель", песни, крылатые выражения

    Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!(Сценарий)

    Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым!” дигән сүзләр язып эленгән. Күңелле музыка яңгырый. Сәхнәгә укучы чыга, кулында олы сумка, култык астына китаплар тутырган. Җырлый- җырлый чыга:

    I. Укучы: Кемнең өе тулы китап,

    Ул бар кешегә бик таныш,

    Кем кулында гел көндәлек,

    Белем алырга, ай тырыш,

    Аны бар җирдә таныйлар,

    Әйтегезче кем соң ул?

    У-ку-чы-лар ( Пәрдә артыннан)

    У-ку-чы-лар!

    Укучы: Әйе, ничек авыр хәзер мәктәп укучысына: дәресләр дәресләр, биремнәр, күнегүләр.Ох, бүген иртәрәк ятыйм әле, бәлки берәр нәрсә төшкә керер.(Йокыга китә).

    2. Төшендә инглиз теле укытучысын күрә.

    Менә тагын мин синең каршыңда,

    “ Мин белмим”- дигән җавапны

    Ишетергә һич кенә дә теләмим.

    Ә мин сиңа чит телендә әйтәм,

    Җавап бирмәссең шикелле,

    Мин синнән белем көтәм,

    Син дәшмисең, димәк икеле”,

    ( чыгып китә)

    (Укучы сикереп тора) Ой, юк! куймагыз ! (Икенче якка борылып ята),

    3. Тарих укытучысы чыга:

    Син иң яраткан китабыңны, дустым,

    Рус теле дигәнен

    Ничек җөръәт иттең буярга.

    Ачып укы син аның битләрен

    Сиңа рус телен белү бик кирәк.

    Рус телен дә белмәгән кеше

    Бу дөньяда ник кирәк.

    Укучыларымның белемнәре

    Мине борчый бик тә.

    Барыбер тырышырмын мин

    Аларга белем бирергә. ( чыгып китә)

    4. Төшендә Татар теле укытучысын күрә.

    Укытучы: Тагын зачетка әзер түгел,

    Тагын күчерергә уйлыйсың?

    Тагын эшеңне миңа бүген,

    Дустым, тапшыралмассың.

    Мине күрү белән шундук,

    Шпаргалкаң кулыңнан төште.

    Куркып калдың, калтырыйсың

    Намусың сине сатты.Ай, бу икеле, ай-яй-яй-яй,

    Ай, бу икеле, ай-яй-яй-яй,

    Укучы: ( Укучы уяна) Нишләргә соң инде хәзер миңа?…

    Укытучы булыр идем,

    Гел яхшылык кылыр идем,

    Куяр идем” дүртле”, “ бишле”,

    Нигә соң ул “ икеле”, “ өчле”

    • Синең өй эшең кая?- дип

    Тимәс идем теңкәләргә.

    Әллә белми кайчагында

    Ял кирәген өлкәннәргә.

    — Мин уйлаган укытучы

    Була микән- ансын белмим.

    Үсеп җиткәч, укытучы

    Булырга мин бик- бик телим.

    Минемчә, әгәр бар укучылар да да белемле, мәрхәмәтле булсалар, укытучыларга зарланырлык урын калмас иде.

    ( Залга берничә укучы чыга)

    V. 1ук. Бөтен гомерен балаларга биреп,

    Таңнан төнгә янып көюче,

    Күктә янган якты кояш сыман

    Тирә- юньне нурга күмүче- укытучым!

    2ук. Кирәк чакта бераз кырыс булып,

    Тыныч кына җавап бирүче,

    Белем дөньясының баскычларын

    Синең белән бергә үтүче- укытучым!

    3ук. Укытучым минем! Сезгә карап

    Торган саен арта хөрмәт хисем.

    Юлларыма олы маяк булып

    Йөрәгемдә балкый сезнең исем.

    4ук. Игелекле татар мөгаллиме,

    Сездән күчә безгә мәрхәмәт.

    Йөрәк утың балкып янса гына,

    Яшәр иман, яшәр мәхәббәт.

    5ук. Укытучы, якты кояш кебек,

    Күңелемне назлап җылыта.

    Авыр чакта ярдәм кулы суза,

    Сабыр сүзе белән юата.

    . Укучылар бергәләп: “ Рәхмәтлебез сиңа, укытучым!

    VI. Бию

    VII. Бер укучы:

    Гомер буе якты нур өләшеп,

    Белем биреп, биреп тәрбия,

    Сез яшисез. Шуңа күрә зурлап

    Күпме кеше сезгә баш ия.

    Сокланырлык гомер кичерәсез,

    Балалар дип янып яшисез.

    Олы җанлы, киң күңелле, якты

    Фәрештәгә тиңләр кеше Сез!

    VIII. Җыр “ Җыр керсен күңелгә”( дуэт)

    -Укытучы изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп, яхшылыкны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

    Хөрмәтле укытучылар!

    Шушы тынгысыз һәм үтә җаваплы хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар, бәхет- шатлыклар телибез.

    IX. Йомгаклау этабы: “ Яратыгыз” җыры хор белән башкарыла.

    Кичә тәмамлана.

    Файлы: Сәнг. уку.docx
    Размер файла: 87963 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология