Автор конспекта:
Автор(ы): — Гайсина Суфия Искандаровна

Место работы, должность: — МОУ СОШ №16 г. Зеленодольска РТ, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — основное общее образование
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 4 класс
Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — дидактический материал

Краткое описание ресурса: — А.Яхин методологиясе буенча әдәби әсәргә классик анализ ясау үрнәге буларак тәкъдим ителә. Укучыларның тәнкыйди фикерләүләрен үстерү, әдәбият теориясеннән белемнәрен камилләштерү максаты куела.

6 нчы сыйныфта әдәбият дәресе.

Гайсина С. И.

аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

16нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Тема: Т. Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясендә Әлмәндәр карт образының тормышчан- фәлсәфи нигезе. Әсәрдә конфликт.

Максат: 1.Укучыларның конфликт, сюжет-композицион бөтенлек турында белемнәрен тирәнәйтү.

2.Драма әсәренә анализ ясау барышында тәнкыйди һәм образлы фикерләүләрен үстерү.

3.Әсәр геройларының эчке кичерешләренә хөрмәт хисе һәм гомумәхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:-Т.Миңнуллинның портреты.

-дәреслек-хрестоматия

-К.Насыйри “Китаб-әт-тәрбия”

-“Көч һәм рух тамырлары”

Дәрес барышы:

Дәхи олуглык вә игелеклелек

әдәп вә күркәм әхлак беләндер.

К.Насыйри

“Китаб-әт-тәрбия”

I. 1.Кереш.Укытучы сүзе:

-Гомеркәйләр… Кешеләрнең яшәүләре таң җиле кебек кенә шул. Бик кыска гына арада исә дә үтә.Гомер шулкадәр кыска, аңа кире кайтмак юк.Йөрәкнең һәр тибеше, һәр кылган гамәл-үзе бәхет.”Ни белән үлчәнә бу гомер, калган эзләр белән…” Бүгенге дәрестә без “Әлдермештән Әлмәндәр “әсәрен сюжет-композицион яктан тикшерү

Барышында Яшәү, Гомер, Тормыш турында фәлсәфә корырбыз.

(эпиграфны уку)

2. Сүзлек өстендә эш:

Фани дөнья-кеше яши торган дөнья;

Менәз-характер;

Җор телле-ягымлы, матур сөйләшүче;

Гайрәт-көч;

Варис-нинди дә булса эшне дәвам итүче;

Шәҗәрә-буыннар чылбыры.

Әлеге төшенчәләрне”Әлдермештән Әлмәндәр”әсәрндәге Әлмәндәр карт образына нисбәтле рәвештә һәм конфликт чыганакларын барлау аша файдаланырбыз.

II. Әсәргә анализ ясау адымнары:

1.Драма әсәрләренә хас нәрсә ул-кичереш.Кичереш—-сәбәбе—-дәрәҗәсе. Драма-кичерешнең югары дәрәҗәсе.Җыеп торучы үзәк – каршылык.Әлеге каршылык көрәшкә әйләнсә-конфликт туа. Әсәр өлешләренең һәркайсыннан каршылык эзлибез.

2.Әсәрдә образлар бирелеше сюжет-композицион корылышка хезмәт итә.

 SHAPE  \* MERGEFORMAT

Әлмәндәр

(фокус)

Әҗәл

Илсур

Евстигней

Мансур

Гөлфирә

Искәндәр

Өммия

Йөзембикә

Хәмдебану

III. Әсәрнең нинди конфликтка корылганлыгын табу өчен, вакыйгаларны барлыйбыз, өлешләргә аерабыз. а)Вакыйгаларны берләштерү өчен сораулар:

1.Әлмәндәр белән Әҗәл арасында бәхәс ник чыга?

2.Әлмәндәр, Әҗәлнең повесткасына кул куймас өчен,нинди сәбәпләр таба?

3.Әҗәл ни өчен башта Әлмәндәр карт белән килешми?

4.Әлмәндәр карт ни өчен дача төзи?

5. Әҗәл Әлмәндәргә ни өчен ташлама ясый?

(Укучыларның җаваплары гомумиләштерелә?)

Әлмәндәрнең уллары турында сөйләве турында фикер алышу.

б). Охшаш вакыйгаларны бергә кушып, өлешләр чыгарабыз:

1.Әлмәндәр һәм аның тормышы

2.Әҗәл белән көрәш

Сорау: Әлмәндәр Әҗәл белән ничә тапкыр очрашкан була? 3 тапкыр очрашкан була .

(Җаваплар гомумиләштерелә)

Әсәрнең өлешләре аша конфликтны билгеләү:

Әлмәндәр белән Әҗәл бәхәсе-төп конфликт

1.Әҗәл һәм аның теләге (Яшәү)

2.Әлмәндәр һәм аның теләге (Үлем)

Яшәү һәм Үлем арасында көрәш.

IV. 1.Әҗәлнең сыйфатларын барлау:

Әҗәл-фәрман үтәүче, җансыз, хиссез .Ул-мәңгелек. Тик бу мәңгелек-яхшы мәгънәдәге мәңгелек түгел. (288 биттәге өзекне уку). Әҗәлгә Әлмәндәр ошый , Әлмәндәрне алып китәсе килми башлый.

Әҗәлнең эчке каршылыгы нәкъ шуннан тора.

2. Әлмәндәрнең эчке каршылыгын билгеләүөчен сораулар:

1.Ни өчен Әлмәндәр дусты Евстигней янына бара?

2.Улы Искәндәрне һәм килене Өммияне ни өчен ачулана?

3.5-6 яшьлек Илсур белән дуслашу аңа ни өчен кирәк?

4.Ул ни өчен өйләнергә йөри?

5.Әлмәндәр ни өчен повесткага кул куймый?

“Эшлисе эшләрем бар бит әле , ди”

-Искәндәр әкренләп торып йөри башлый

-Өммияне сөйләшергә өйрәтә

-Гөлфирә-Мансур арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлап калдыра

-Евстигней карт белән бәхилләшеп кайта

-Илсур- варис…

Эшлисе эшләргә бәя бирү аша ——-ИГЕЛЕК төшенчәсен ачу. Әлмәндәр үлемен кичереп тора.

Сорау: Әлмәндәрнең эчке каршылыгы нидә?

Җаваплар:- Әлмәндәр хәсрәтләнә, тик сиздерми. Үлемен дә көлкегә әйләндерә.Әҗәл белән шаярып сөйләшә. Шуның белән үзен юата.Шаянлыгы-сагышы. Аның бер генә сәгать, бер генә минут яшәп каласы килә. Башкалар аңа игътибар иткән саен, ул тормыштан ераклаша бара.

V.Әҗәлгә автор мөнәсәбәтен билгеләү:

Ни өчен автор Әҗәлгә теләктәшлек белдерә? Әҗәл кешеләр тормышына кызыга башлый. Әҗәл аша Әлмәндәрнең игелекле, миһербанлы, мәрхәмәтле булуы күрсәтелә.

VI.Әсәрнең тема, проблема, идеясен билгеләү.

Тема:Игелек, изге күңелле булу.

Проблемалар:

1.Яшәү белән үлем проблемасы.

2.Сугыш

3.Олы кешегә ихтирам җитмәү

Идея: Яшәү ул-үзеңне хуҗа итеп тою, башкаларның бәхете өчен җаваплы булу.

(Укучылар яшәүнең нәрсә икәне турында әйтәләр)

-башкаларга ярдәм итү

-дуслык

-мәхәббәт

-авырлыкларны җиңеп чыгу

-тормыштан тәм табу

-хезмәтне ярату

Таң алдыннан барысын да янына җыеп, әлмәндәр якты дөньядан китә.

(—“Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленнән өзек карау)

VII.Йомгаклау.

Укытучы: -Әлмәндәр-шаян табигатьле, тормыштан туя белмәс, милли герой. Татар рухлы, дәртле, эш сөючән, тапкыр, зирәк картның үлемсез образын Шәүкәт Биктимеров тудырды. Аңа тиздән 80 яшь тулачак.”Дөньяда дөрес яшибез микән” дигән сорауга уйланыйк.Кеше гомеренең, нинди генә үлчәүләргә салып үлчәсәң дә, бәһасе юк. Туфан ага Миңнуллинның үлемсез әсәрләренә әле без кабат-кабат кайтачакбыз.

III. Өйгә эш бирү .

Сочинение өчен материал туплап килергә:

1. Әби, бабайның тормышыннан берәр истәлекле вакыйга турында.

2.Яшәүне аңлауда Әлмәндәр карт образы.

3.Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер…

Файлы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты -электив курс.docx
Размер файла: 31203 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

Неизбежно воспользуйтесь услугами самостоятельных шлюх, которые-нибудь поделились данными о себе на страничках веб сайта https://prostitutkikrasnodara123.date. Это дозволит взнести в собственную жизнь многообразие. | Если вы одиноки, искать чудных проституток можно на веб-ресурсе http://prostitutkikrasnoyarskasex.info. Некоторым мужчинам даже наличие второй половины не мешает вкусить сексом с изящными индивидуалками. | Сексом можно вкусить с приятной проституткой с этого сайта http://prostitutkichityrest.com. Услуги симпатичных индивидуалок со всего города рассчитаны на одиноких мужчин. Разрешите нашим индивидуалкам украсить ваш досуг интимной ноткой.