Автор конспекта:
Автор(ы): — Хайруллина Рамзия лотфулловна

Место работы, должность: —

Учительтатарского языка и литературы,классный руководитель МБОУСОШ с Чалпы Азнакаевского района Республики Татарстан

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — высшее профессиональное образование

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — сценарий мероприятия

Краткое описание ресурса: —

Ата- аналар һәм балалар конференциясе өчен сценарий

“Әти-әни һәм мин-дус гаилә” темасына ата- аналар һәм балалар конференциясе

Кадерле әти-әниләр, укучылар!Без бүген балалар һәм әти-әниләр дуслыгы,бәхете турында сөйләшербез.Әти- әниләр белән бер уен уйнап алырбыз.

1.«Без кем яклы?»уены.

(Әти –әниләрнең кулында “Әйе” һәм “Юк” дигән күтәрү карточкалары)

Укытучы педагогик ситуацияләрне укый, ә әти-әниләр карточкаларны күтәрәләр.

1.Яшәгән,ди, бер әти.Эчмәгән,тартмаган,баласын аңлаган,хуплаган.Кирәк икән, ачуланган, уңышларга сөенгән.

Кемнәр бу әти яклы?

2.Яшәгән,ди,бер әни.Гел эшләгән,әзерләгән.Бар вакытын баласын кайгыртуга багышлаган.Аның өе якты,ямьле,ашлары тәмле булган.

Кемнәр бу әни яклы?

3.Яшәгән ,ди,бер малай,гел өлкәннәрне тыңлаган,мактанмаган,тыйнак булган.Укуы да,тәртибе дә үрнәк булган.

Кайсы әти- әни бу бала яклы?

4.Яшәгән,ди,бер кыз.Чиста,пөхтә,түземле,серле булган.Тыйнаклыгы башкаларны сокландырган.

Кайсы әти- әни бу кыз яклы?

Укытучы.Укучылар, бу 4 мисалда да без нинди сыйфатны яклыйбыз?

-Яхшы,тырыш,уңганлыкны…

-Ә безгә бу сыйфатлар җитәме соң?Укуыбыз да , тырышлыгыбыз да яхшымы соң?

2.Укытучы . “5”леләр күбрәк кемдә?” уенын тыңлап узыйк әле

Һәр фәннән кемнең “5”лесе күп,шуларны атап уза.Укучылар, сез һәрберегез дә , үзегезгә шундый максат куйган булсагыз, бу уенда җиңә алыр идегез.Әйдәгез, алдагы чиректә тырышлыгыбызны арттырып карыйк әле.

3.”Гаилә бәхете нәрсәдә?”исемле бәхәстә катнашу өчен,“Алтын алмалар” әкиятен укучылар сәхнәләштереп күрсәтәләр.

Укытучы.Әти- әниләрнең бәхете нәрсәдә дип уйлыйсыз?

-Яхшы укыган,тәртипле булган балалар булуда.

Гаиләдә күңеллелек нәрсәдә?

-Сәламәт,сәнгатьтә актив катнашып,күңелле яшәүдә.

-Тату яшәгән гаиләләр бәхетле булалар.

4.Әти-әниләрнең сезгә әйтәсе килгән фикерләрен тыңлыйк әле.(Алдан әзерләнеп килгән ата-аналар комитеты җитәкчесенең чыгышы тыңлана)

5.Укытучының йомгаклау сүзе.Укучылар!Әти- әниләр!”Әти-әни,мин-дус гаилә”темасына узган конференциябез төгәлләнүгә якынлаша.Бер-беребезгә игътибарлы булыйк.Мәктәптә һәр көнебез тырышлык белән узсын.Яхшы күңелле кешеләр булып формалашыйк!

6.Чәй табыны янында.( һәр гаилә алдан кушу буенча яраткан ризыгын пешереп алып килгән була.дустанә сөйләшү , чәй эчү уздырыла)

Рәмзия Хәйруллина Лотфулла кызы-Азнакай,Чалпы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе

2013 нче ел

Файлы: Конференция.docx
Размер файла: 9892 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология