Автор конспекта:
Автор(ы): — Хайруллина Рамзия Лотфулловна

Место работы, должность: —

Учитель татарского языка и литературы,классный руководитель М БОУСОШ с Чалпы Азнакаевского района Республики Татарстан

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — высшее профессиональное образование

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — сценарий мероприятия

Краткое описание ресурса: —

Сценарий мероприятия Әниләр көне

“Кадерлеләрем минем”

(Әниләр көненә багышланган кичә)

Бу көнне кул эшләреннән ярминкә уздырыла.Ярминкәдән соң укучылар, укытучылар, әти-әниләр кичәгә кереп утыралар.

1.Сүз башы.“Ана- шәфкать диңгезе”(10 нчы сыйныф җитәкчесе Р.Л.Хәйруллина чыгышы). Бу дөньяда әни кебек кадерле,ягымлы кеше бармы икән?Кайгы килсә,шатлык булса.һәркем әнисе яныны ашыга.”Әнине борчымадыммы?”-дип уйлап та карамый.Син сөйләп, эчеңдәге борчулардан арынасың,чөнки сине ул юатса,сиңа рәхәт булып китә.Әмма ана йөрәге борчылуын дәвам итә.Юкка-барга әниеңне борчыма.Ул мәңгелек түгел.Иртә картайтасың түгелме әниеңне.”Ана күңеле балада- бала күңеле далада”,-дип,борынгылар бик дөрес әйткән.Читкә китсәң. Әниеңә телефоннан шалтыратырга, хат язарга онытма. Соңга кала күрмә!Яхшылыклар эшләргә ашык.Аны тәмле чәйләр, ризыклар, һичшиксез, шатландырыр.Бәйрәмнәрнең яме тагын да артыр.Синең кылган гамәлләрең соңыннан үзеңә дә яхшылыклар булып кайтыр.Начар гамәлләр кылсаң,ояты үзеңә дә,әти-әниеңә дә , якыннарыңа да. Һичкайчан әниләрне рәнҗетергә ярамый.Хәтер калдыра торган сүзләр әйтә күрмә.Соңыннан үкенечкә кала күрмәсен! “Җәннәт- әниләрнең аяк астында”,-дигән борынгылар.Әниеңнең фатихасын алып калырга тырыш.Һәр көнне игелек кылырга ашыгыйк.Шәфкатьле әниең булуы-үзе зур бәхет икәнен онытма.Синең яхшы укың, тәртипле булуың –әниеңә иң зур бүләк.Бу зур бүләктән әниеңне мәхрүм итмә.Син гомерең буе әти- әниеңә бурычлы –онытма!

2. 1 нче алып баручы.Хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар!Бүген без Әниләр көненә багышланган “Минем кадерлеләрем” дигән кичәгә җыелдык. Әни, әти, әби, бабай! Аларга без игътибарлымы? Мөлаеммы? Барыбыз да шул турыда уйланыйк әле.Сезнең өчен җырлый Гөлназ Латипова.”Мең яшә,әнкәй.”

2 нче алып баручы.4 нче сыйныф укучылары”Өч кыз” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәләр.Сез кайсы кыз яклы? Карап утырыйк әле!

1 нче алып баручы.Кадерле.әти-әниләр! Сез безгә тормыш бирүчеләр,тәрбияләп үстерүчеләр,кеше итүчеләр.Рәхмәт сезгә барсы өчен дә.Алсу Пулатова. Шигырь . “Кадерлемә

2 нче алып баручы.Кая гына китсәк тә,сагындыра Әниләрнең икмәк тәмнәре.Җырлый Гөлназ Хабибуллина.”Әнкәмнең тәрәзәләре”

1 нче алып баручы.”Юлларда имин йөр,-дип,- һәркемгә игътибарлы бул”,-дип озатып кала безне әти- әниләр. Җырлый Ленара Сафиуллина.”Әнкәмнең догалары”

2 нче алып баручы.Күпме тырышсак та, ата-ана хакын түләп бетерү мөмкин түгел.

10 нчы сыйныф укучылыры”Әниемә” җырын җырлыйлар

1 нче алып баручы.Кадерле укучылар!

Әти-әни, әби, бабай — сезнең өчен кадерле кешеләр.Һәр өйнең терәге, шәфкатьле, рәхмәтле

Өлкәннәр йөрәге.Игелек кылганга сөенер өлкәннәр йөрәге.Сәхнәдә-7нче сыйныф кызлары”Татар халык биюе.”

2 нче алып баручы.Без бүген якын кешеләребез булганга, бик бәхетле.Ярминкәдә әниләребез белән теккән,чиккән,пешергән әйберләребезне күрдек.Аларның осталыгына сокланып яшисе , укыйсы, үзебезнең дә алар кебек уңган буласы килә. 10 нчы сыйныф укучылары “Замана килене”мәзәген сәхнәләштереп күрсәтәләр.

3. Кичәнең ахырында ата-аналар комитеты җитәкчесе Илһамия Кәримуллина укучыларга үзенең теләкләрен әйтә.

4. Кичәне йомгаклау.”Җәннәт-әниләрнең аяк астында” 10 сыйныф җитәкчесе Р.Л.Хәйруллинаның йомгаклау сүзе.Тормыш-диңгез.Аны кичү өчен үзеңдә көч таба бел.Иң кадерле кешеләреңнең фикерләренә колак сал. Иң беренче әниеңне рәнҗетмә. ”Җәннәт –әниләрнең табан астында,”- дигән борынгылар.

Рәмзия Хәйруллина Лотфулловна-Азнакай районы Чалпы мәктәбенең татар теле һзәм әдәбияты укытучысы,сыйныф җитәкчесе.

Файлы: Әниләр көне Азн,Чалпы.Р.Х.Л.docx
Размер файла: 16237 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология