Автор конспекта:
Автор(ы): — Нагимуллина Эльвина Ахматфатиховна

Место работы, должность: — Әлмәт шәһәре, 5 нче урта мәктәбе.

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — конспект урока (занятия)

Краткое описание ресурса: — Укучыларны Татарстан музейлары белән таныштыру, экспонатлар карау, тема буенча диалогик сөйләм оештыру.

Тема: Безнең музейларыбыз.

Максат: 1) укучыларны текст белән таныштыру; Татарстан музейлары турында белемнәрне арттыру;

2) диалогик, монологик сөйләм телен үстерү, лексик сүзләрне кулланылышка кертү;

3) туган якның мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту, күренекле кешеләргә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, милли киемнәр рәсемнәре, 7 сыйныф Р.З. Хәйдәрова дәреслеге.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

а). Дежур рапорты .

б). Уңай психологик хәләт тудыру.(Бер –берләренә зирәклек, мактауга лаек тәртип, тырышлык, дәрестә игътибарлылык теләү).

- Кадерле укучылар, мин дә сезгә хәерле иртә, сәламәтлек, белемегезнең, зиһенегезнең артуын телим.

2. Актуальләштерү.

а) Фонетик зарядка.

[ ә] авазы. Тыңлагыз һәм [ ә] авазы кергән сүзләрне әйтегез.

Мәдәният, гореф- гадәтләр, сынлы сәнгать, гасыр, күргәзмә, күренекле, кулъязма, көнкүреш, сәфәр, энҗе.

Рәсемнәргә карап татар халык киемнәрен әйтү.

(түбәтәй, читек, беләзек, алка, муенса, калфак, чулпы һ б.)

б). Өй эшен тикшерү

Татарстанда булган музей исемнәрен язып килү.

3. Төп өлеш

1) “Безнең музейларыбыз” тесты өстендә эш.

а) чылбыр буенча уку, тәрҗемә итү, проектор аша слайдлар карау.

б) текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

- Бу текстта нинди музейлар турында сүз бара?

- Алар кайсы шәһәрдә урнашкан?

- Иң зурысы нинди музей?

- Аны кем оештыра?

- Андагы экспонатлар нәрсәне чагылдыра?

- Сынлы сәнгать музее нинди урамда?

- Анда кемнең картиналары бар?

- Нинди күренекле кешеләрнең Казанда музейлары бар?

4. Физминутка.

5. Ныгыту.

1). Җөмләләрне төшеп калган сүзләрен куеп уку. (җөмләләр экранда)

Кешеләрне истәлекле урыннар, музейлар … . Музейларда гасырлар буе җыелган … туплана. Хәзерге вакытта музейда … артык экспонат бар. Андагы … муенса –беләзекләр, … ташлар. Якташыбыз … картиналары да зур урын алып тора.

2). Диалогик сөйләм өстендә эш. (дәреслек, 83б., 7 күнегү). Төшеп калган репликаларны өстәп уку.

3). Ситуация буенча диалог төзү.

Какой разговор произойдёт между вами и вашим другом, если :

- вы приглашаете его в музей;

- после посещения музея Габдуллы Тукая;

6. Йомгаклау.

- Без бүген музейлар турында нинди яңалыклар белдек?

- Кайсы музей сездә кызыксыну уятты?

7. Өй эше.

- Үзегезнең күбрәк белергә белергә теләгән музей турында мәгълүмат туплап, сөйләргә өйрәнергә.

Файлы: Безнең музейларыбыз.7 сыйн..pptx
Размер файла: 1167579 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология