Автор конспекта:
Автор(ы): — Якупова Л. М.

Место работы, должность: — Теләче районы Теләче урта мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1. Д. Аппакованың “Йолдызкай” хикәясен укып анализлау. 2. Укучыларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Әдәплелек, җаваплылык хисләре тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — Ф.Ф.Исламов, Ә. М. Зәкирҗанов. Татар әдәбияты. 5 сыйныф.

Используемое оборудование: — : Гөбе, сүзлек эше өчен рәсемнәр.

Краткое описание: — Уку мәсьәләсен чишү дәресе.

Тема: Д.Аппакова.”Йолдызкай”хикәясе.
Максат: 1. Д. Аппакованың “Йолдызкай” хикәясен укып анализлау.
2. Фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
3. Әдәплелек, җаваплылык хисләре тәрбияләү.
Материал: Ф.Ф.Исламов, Ә. М. Зәкирҗанов. Татар әдәбияты. 5 сыйныф.
Җиһазлау: Гөбе, сүзлек эше өчен рәсемнәр.
Дәрес тибы: Уку мәсьәләсен чишү дәресе.

Укытучы куярга тиешле сораулар һәм биремнәр
Элек үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр, көтелгән җаваплар
I. Оештыру өлеше.
Уңай психологик халәт булдыру.
— II. Актуальләштерү.
1 нче бирем
— — Алдагы дәрестә без кем иҗатын өйрәндек?
Дәрҗия Аппакова
— Д. Аппакова турында ниләр әйтә аласыз?
Сорауларга җаваплар төркемнәрдә тикшерелә. Бер төркем җавабын икенче төркем укучылары тулыландыра.
Нәтиҗә.
— — Д. Аппакова турында без кыскача гына нәрсә әйтә алабыз, без нәрсәне истә калды рырга тиешбез?
Д.Аппакова татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург.
Үзбәя.
— III. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
— 2 нче бирем.
— Бүген без сезнең белән Д.Аппакованың”Йолдызкай” хикәясен укып анализларбыз.
— Текст өстендә эш.
— а) сүзлек эше.
Гөбе- май язу өчен кулланыла трган агач савыт.
Күз алмау- текәлеп карап тору.
Бүкән- юан агачтан яки бүрәнәдән кисеп алынган оч, бүрәнә башы.
Бала- бәхетсезлек
әрәм итү- нәрсәне дә булса кирәкмәгәнгә тоту, юкка сарыф итү
1) гөбене күрсәтү, ничек кулланганын аңлату.
2) Хор белән әйтү
3) Үзләре теләгән сүз белән җөмләләр төзү.
— — — — — — — — — — — — Җөмләләр төркемнәрдә сайлана. Уңышлы дип исәпләгәне сыйныфка тәкъдим ителә.
б} Эчтән уку.
— в) Икенче өй эшен тикшерү.
“Йолдызкай” хикәясен сәнгатьле уку.(чылбыр буенча)
Һәр төркемнән бер укучы яки бер генә төркемнән теләге булган берничә укучы укый.
г) Эчтәлекне аңлау.
(сорауларга җавап бирү}
— ни өчен Нәсимә үзенең песиен “Йолдызкаем” дип йөртә? Ул нинди төстә?
Песинең йоннары чем кара.Ә маңгаенда нәкъ ике колак уртасында- ап- ак табы бар.
— Нәсимәнең әнисе нишләргә җыена?
Май язмакчы була. Гөбегә сөт өсте салып куя.
— Гөбе ничек авып китә?
Нәсимә бүкәнгә басып песиенә сөт өсте алмакчы була, бүкән ава. Нәсимә , егылып , гөбене аудара.
— Ни өчен Нәсимә үз гаебен песигә сылтый?
Башта әнисеннән куркып кала. Аннары әйтергә теләсә дә әнисеачуланыр дип туктап кала.
д) Кыскача эчтәлексөйләтү.
— Хикәянең эчтәлеген 3-4 җөмлә белән генә сөйләп бирегез.
— е) Хикәяне өлешләргә бүлү.
Өлешләргә исем бирү.

  • Йолдызкай.
  • Әни май язмакчы.
  • Каймак исе.
  • Көтелгән бәла.
  • Алдашу үпкәле караш.
  • Әти кайтты.
  • Гаепне тану .
  • ж) Өлешләрне берләштерү( 2гә калдыру), исем бирү.
    I. (1,2,3,4,5) алдашу.
    II. (6,7) Гаепне тану
    з) Өлешләр арасында каршылыкны табу.
    — Ни өчен өлешләрне шулай берләштердегез?
    — Беренче өлештә Нәсимәнең начарлык эшләве, алдашуы күрсәтелә .Ә икенче өлештә Нәсимәнең уңай сыйфаты сурәтләнә. Ул гаебен таный.
    и) Яңа эчтәлек ачу.
    — Бу хикәясе белән автор нәрсә әйтергә теләгән?
    — Ялган сөйләргә, дусларга хыянәт итәргә ярамый.
    Нәтиҗә ясау.
    Димәк, укучылар, кеше уңай яки тискәре генә була алмый икән. Безнең һәрберебездә бу сыйфатның икесе дә бар. Бары тик шул сыйфатның яхшысын үстерә белергә, ә начар гадәтләрдән тыелеп торырга өйрәнергә кирәк икән.
    Үзбәя.
    — 3 нче бирем.
    Сезгә ижади биремдә кеше холык- фигыленә багышланган мәкальләр язып килергә тәкъдим ителгән иде. Кемнәр эшләде?
    — — — Мәкальләрне уку , мәгънәләрен аңлату.

  • Кеше холкын күзәт , үзеңнекен төзәт.
  • Күңелең саф булса, көннәрең шат булыр
  • Әдәм фәрештә булмас, әрекмән кәбестә булмас.
  • Җаның тыныч булса, бәрәңге дә май булыр.
  • — 4 нче бирем.
    Сүзлек диктантына әзерлек.

  • 68 б. 6 нчы бирем. Эчтән укып чыгыгыз.
  • Сүзләрне хор белән дөрес уку.
  • Сүзләрне тәрҗемә итү.
  • маңгай- лоб
    йолдыз- звезда
    йомшак – мягкий
    һич – никак, вовсе
    савыт – сосуд, посуда
    көндез- днем
    койрык — хвост
    — — — — — Укучылар тәрҗемә иткәндә “Татарча — русча”сүзлектән файдаланалар.
    Үзбәя.
    IV. Рефлекция.
    — Бу дәрестә без нәрсә өйрәндек? Хикәядә автор нәрсә әйтергә теләгән?
    — — Ялган сөйләргә ярамый, дусларга хыянәт итәргә ярамый.
    Үзбәя.
    — — IV. Өйгә эш.

  • Сүзлек диктанты язарга әзерләнергә.
  • Дуслык турында дәфтәргә 5 мәкаль язып килергә.
  • Үзегезнең песиегез турында кечкенә хикәя языгыз.
  • — Беренче эш һәркем өчен мәҗбүри, икенче, өченче ихтыяри.

    Рубрики: Родной язык Метки:
    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология