Автор конспекта:
Автор(ы): — Хуснутдинова Резеда Аюповна

Место работы, должность: — МБОУ СОШ №177, учитель татарского языка

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

-укучыларны дару үләннәре атамалары белән таныштыру һәм тормышта дөрес файдаланырга өйрәтү;

-бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

-балалар күңелендә табигатькә карата сакчыл караш, үзарә дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлелек тәрбияләү; төркемнәрдә киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 15

Используемые учебники и учебные пособия: —

А.Х.Нуриева, Р.Х.Ягъфарова, К.С.Фатхуллова. Татар теле, 5 нче сыйныф. — Казан: Мәгариф, 2006.

Используемое оборудование: —

Интерактивная доска

Краткое описание: — Дару үләннәре белән таныштыру, тормышта аларны куллана белү

Рус төркемнәрендә укучылар өчен. 5 сыйныф. Татар теле

Тема:Дару үләннәре.

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, магнитафон, мультимедиа проектор.

Материал:презентация (слайдларда: дару үләннәре рәсемнәре,)

Максат:

-укучыларны дару үләннәре атамалары белән таныштыру һәм тормышта дөрес файдаланырга өйрәтү;

-бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

-балалар күңелендә табигатькә карата сакчыл караш, үзарә дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлелек тәрбияләү; төркемнәрдә киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләү күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

II.Өй эшен тикшерү.Укучылар, мин сезгә берәр дару үләне турында сөйләргә әзерләнеп килергә әйткән идем. Яле, кайсыгыз сөйләп карый. (Җаваплар тыңлана. Укучылар үзләре өйрәнеп килгән дару үләне турында сөйлиләр.( Кычыткан, мәтрүшкә, үги ана яфрагы)

III. Үткәннәрне кабатлау, белемнәрне актуальләштерү.

IV. Яңа тема буенча эш.

1. Ребус аша теманы тәкъдим итү. 9-19 слайдлар.

2. Яңа сүзләр белән таныштыру.

(Бака яфрагы-подорожник , кычыткан-крапива, мәтрүшкә-душица, сары мәтрүшкә-зверобой, энҗе чәчәк-ландыш, үги ана яфрагы- мать и мачеха).

3. Яңа сүзләрнең тәрҗемәсен сүзлек дәфтәрләренә язу. Шул сүзләр белән сүзтезмәләр, аннан җөмләләр төзеп әйтү.

4. Дару үләннәренең нинди авырулар вакытында ярдәм иткәнен аңлату.(Тузганак, бака яфрагы, бөтнек)

5. Урман кунагы Шүрәле алып килгән файдалы дару үләннәреннән ясалган күргәзмә белән танышу.

6. Ә хәзер балалар бераз күзләребезне ял иттереп алыйк.( Күзләр өчен физкультминутка).

V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. Текст өстендә эш. Укырга һәм тәрҗемә итәргә.

Укытучы текстны укып чыга. Соңыннан балалар тәрҗемә итәләр.

2. Ә хәзер , балалар әйдәгез сорауларга җавап биреп карыйк.

— Син нинди дару үләннәрен беләсең?

— Алар кайларда үсәләр?

— Дару үләннәреннән нәрсәләр ясыйлар?

— Дару үләннәрен кайда киптерәләр?

— Әбиең дару үләннәре җыямы?

— Син аңа булышасыңмы? (Укучылар җавабы тыңлана).

Бик яхшы , укучылар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Әби-бабай, әти-әни безнең терәгебез. Олылырга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк. Без сезнең белән матур җыр өйрәнгән идек. Әйдәгез, бергә шул җырны җырлыйбыз.

Җыр: “Терәк”

3. Карточкалар белән эш.

1. Кирәкле сүзләрне куеп язарга.

Авылыбыз янында … урман бар. Урманда … үсә. Җәен кешеләр урманда … җыялар. Дару үләннәре авыруларны … ярдәм итәләр.кура җиләге белән карлыган да төрле авырулардан ….

(зур, файда итәләр, дәвалыйлар,дару үләннәре)

2. Тактада кроссворд чишү.кроссвордның сораулары

А) Бер үлән бар чокырда,
Аны таный сукыр да. (Кычыткан)

Б) Язын беренчеләрдән чәчәк ата. Чәчәкләре энҗе бөртегедәй.(энҗе чәчәк)

В)Үзе матур , шәмәхә. Чәе дә бик тәмле.(мәтрүшкә)

Г) сандучачнын дус куагы.(гөлҗимеш)

Д) Хуш исле үсемлек. Тәмләткеч итеп кулланалар.

3. Сәләтле укучыларга өстәмә бирем.кечкенә хикәя язарга.

VI. Йомгаклау.

Укучылар, бүгенге дәрестә күп кенә дару үләннәре белән таныштык. Киләчәктә сез аларны тормышта да куллана белсәгез иде. Шуның өчен мин сезгә ярдәмлек-буклет бүләк итәсем килә. Хәзер барыгыз да мәтрүшкәле чәй табынына рәхим итегез.

Урман кунагы укучыларны мәтрүшкәле чәй белән сыйлый.(Магнитафон тасмасында җыр: “Мәтрүшкәләр”А. Гыйлаҗев көе, И. Юзеев сүзләре.)

VII. Өй эше. Карточкалар таратыла. Диалогны дәвам итеп язып бетерергә.

Файлы: тиңдәш кисәк ачык дәрес.doc
Размер файла: 54784 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология