Автор конспекта:
Автор(ы): — Хайруллина Рамзия Лотфулловна

Место работы, должность: —

Учитель татарского языка и литературы, классный руководитель МБОУсош с Чалпы Азнакаевского района Республики Татарстан

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — высшее профессиональное образование

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Классный руководитель

Тип ресурса: — другой тип

Краткое описание ресурса: —

Гаилә бәйрәме өчен скетч

Ялындыра

( Гаилә бәйрәме өчен скетч)

Катнашалар:

Әни.

Малай.

Әти.

Әни кеше өстәлгә ризыклар куя.Улы компьютер каршында утыра.

Әнисе.Улым,ашарга кил.

Малай.хәзер ,әни.

Әнисе.Улым,ашың суына.

Малай.Әйттем бит инде.Хәзер дип!(компьютерга ныграк текәлә)

Әни.Бигрәк күп бирәләр инде өй эшләрен.Ашарга да вакыты юк баланың.

Малай.Әле нәрсә пешергәндер? Ашарга да ашарга!

Әни.Кәбестәле аш,улым!Кил инде!

Малай.Мин кәбестә яратмыйм.Токмачлы аш ашыйсым килә минем.

Әни.И бала,кичә токмачлы ашны яратмыйм,-дидең.

Әтисе кайтып керә

Әти.Бу нинди хәл? Ник әниеңә каршы әйтәсең?Күзең сукырая бит, компьютер каршында утырып.(Якын килә). Син нинди кино карап утырасың анда? “Өй эшләрен эшләп килми”,-дип сыйныф җитәкчегез зарлана.Оят бит.Ничек ГИА бирерсең?Бар, аша,дәресләреңне хәзерлә.Һаман компьютер каршында утырма!(Малайны урыныннан торгыза)

Малай.ГИА да ГИА!Каян уйлап тапканнардыр шуны?Мин генәме әллә? Безнең класста өй эшен эшләми килүчеләр дә,концультациягә йөрмәүчеләр дә бар , мин генә түгел.

Әти.Улым,үз башыңны эшләт.Син андый булма.Начардан үрнәк алма.Дәресеңне тыңла,өй эшен эшлә , шул чагында бирерсең ГИАңны.

Малай тыныч кына барып ашарга утыра.

Әни.Ярый, атаң кайтып керде , юкса һаман шул компьютер каршында утырыр идең әле…

Файлы: Скетч.docx
Размер файла: 12299 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология