Автор конспекта:
Автор(ы): — Юзмухаметова Д.Ш.

Место работы, должность: —

МБОУ СОШ №4 п.г.т. Кукмор Кукморского муниципального района РТ

учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — все уровни образования

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Тип ресурса: — другой тип

Краткое описание ресурса: —

“Мастер-класс” республикакүләм бәйгесе өчен язылган эссе

Татарстан Республикасы

Кукмара муниципаль районы

муниципаль белем бирү учреждениесе

4нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Минем методик табышларым

“Мастер-класс” республикакүләм бәйгесе өчен язылган эссе

Йөзмөхәммәтова Динә Шәрифовна,

Iквалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Февраль, 2011 нче ел

Минем методик табышларым.

(Эссе)

“Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

Ризаэддин Фәхреддин

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

Бу һөнәрнең авырлыгын, зур җаваплылык, сабырлык таләп итүен мин кечкенәдән үк күреп үстем. Әнием – укытучы, өч апам да – укытучы. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң кая укырга бару турында сорау башыма да килеп карамады. Укытучы буласымны белә идем. Казан Дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга кердем. Университетта уку еллары күз ачып йомганчы узып киттеләр. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин балалар укытачакмын!..

Кукмараның иң алдынгылар рәтендә баручы 4 нче мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килдем.Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам…

Юк, сайлаган һөнәремә әз генә дә үкенмим. Эшемнән зур ләззәт табып эшлим. Мәктәпкә, укучыларым янына ашкынып барам.

Очар кошлар күккә омтылгандай

Көн дә мәктәбемә юл алам,

Сабый күңеленә ачкыч табып,

Белем орлыклары мин салам.

Туган телем – татар теле аша

Тормыш серләренә өйрәтәм,

Авыр булуына карамастан,

Хезмәтемнән табам бары тәм.

Һәрбер укучымның уңышына

Сабыйларча ихлас сөенәм.

Биек-биек белем тауларына,

Алар түгел, гүя мин менәм.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

Минем бурыч – укучыларга туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәтү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң, горурлык хисләре булдыру, һәм, иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы шәхес тәрбияләү.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.

Һәрбер дәрес, укучыга белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Борынгы грек философы Сенека : “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, – дип бик дөрес әйткән. Әхлаксыз кеше, никадәр генә белемле булса да, җәмгыять өчен үрнәк була алмый. Укучыларны әдәпле, шәфкатьле итеп тәрбияләү мәсьәләсе турында һәрвакыт уйланам.Чөнки әхлак тәрбиясе, минемчә, башка барлык тәрбия юнәлешләренең (акыл, аң, хезмәт тәрбияләренең) нигезен тәшкил итә.

Бу юнәлештә эшләгәндә мин халкыбызның мәшһүр фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләренә таянам. Гыйлем-тәрбия өлкәсендә искиткеч бай мирас калдырган бу галимнең үгет-нәсыйхәтләре укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә файдалы. Беренче чиратта, укытучы балаларны үз үрнәгендә тәрбияләргә тиешлегенә басым ясап, Р. Фәхреддинболай ди: “…Хозурына саф-саф булып тезелгән шәкертләргә мактаулы холыклардан дәрес бирүдән элек, мөгаллим булган кеше үз холкын яхшыртырга вә үз холкы вә фигыле белән шәкертләргә күчергеч булырга тиештер. Болай булмаганда шәкертләргә бирелгән нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калыр. …Бер мөгаллим никадәр галим вә никадәр зирәк булса да булсын, гүзәл холык иясе булмаса һәм дә гүзәл холкын вәгазьләренә яраклаштырып һәм фигыле белән күрсәтмәсә, аның укытуыннан файда күрелмәс, … бәлки зарар күрелер!…” Искиткеч дәрәҗәдә хаклы булган бу сүзләрне истә тотып, укучыларыма үземнең һәр эшем, һәр хәрәкәтем, һәр сүзем, һәр гамәлем белән гуманлылык дәресләрен бирергә тырышам.

Шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек фәннәр дәреслек программаларына да, көндәлеккә дә кертелмәгән, язып куелмаган. Әнә шул язылмаган дәресләрне укучыларыма Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша җиткерәм. Бүген язучының “Нәсыйхәт”е, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”ләре – минем өстәл китапларым. Һәр дәресемдә мин аларны яратып кулланам һәм үзем көткән нәтиҗәләргә ирешәм.

Бу өлкәдә үз белемемне күтәрү өстендә дә даими эш алып барам. Өч ел рәттән Республика күләмендә үткәрелгән “Ризаэддин Фәхреддин укулары”на барырга насыйп булды миңа. Укытучы өчен бетмәс-төкәнмәс көч, сүнмәс дәрт чыганагы бу укулар. Бүген Ризаэддин Фәхреддин мирасын барлау, өйрәнү максатында үзем дә даими эзләнү эшләре алып барам, мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары конференцияләрендә чыгышлар ясыйм.Ризаэддин Фәхреддиннең тәрбия мирасына нигезләнеп,урта сыйныфлар өчен “Әдәплелек дәресләре” программасы да эшләдем. Әлеге программаның төп максаты булып Р.Фәхреддин үгет-нәсыйхәтләре нигезендә әдәп-әхлак сыйфатлары, милли үзаң тәрбияләнгән, рухи яктан бай, физик яктан камил булган, тормышка әзер шәхес формалаштыру тора. Тәрбия сәгатьләрендә балаларны кызыксындырырдай эш төрләре сайлауга җитди игътибар бирәм. Мәсәлән, экскурсияләр; үз шәхесе белән балаларга үрнәк булырдай өлкән буын вәкилләре, эшлекле, күренекле затлар белән очрашулар; виртуаль әңгәмәләр; кинотеатрларга культпоходлар һ.б. оештырам. Бу юнәлештә эшләү укучыларыма да ошый: алар һәрбер тәрбия сәгатен түземсезлек белән көтеп алалар. Бишенче сыйныфтан үз кул астыма алган укучыларым инде тугызынчыга җиттеләр. Татар теле дәресеме, әдәбиятмы, я булмаса, тәрбия сәгатеме– кулларында һәрчак “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы. Тел дәресләрендә әлеге китаптан өйрәнелгән категорияләргә мисаллар эзләсәк, әдәбиятта укыган әсәребездәге проблемага туры килердәй әхлак кагыйдәләрен барлыйбыз… Минемчә, мондый дәресләр укучыга белем биреп кенә калмыйлар, …мондый дәресләр бала күңеленә миһербанлылык орлыклары чәчәләр, “соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”лык тәрбия бирәләр.

Шагыйрә Клара Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:

Миңа сорау бирсәләр:

— Бәхет ни ул? — дисәләр,

Бәхет – шушы: укучылар

Кеше булып үссәләр.

Әйе, бүген мин – бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам!

Файлы: туган телем — иркә гөлем.ppt
Размер файла: 95232 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология