Автор конспекта:
Автор(ы): — Мухтарова Нурфия Магруфовна

Место работы, должность: — – учитель начальных классов МОУ «Куянковская ОПСШ»

Регион: — Республика Марий Эл

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Родитель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Литература
Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Г. Тукай турында белемнәрен ачыклау,тулыландыру. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Габдулла Тукай әсәләренә мәхәббәт тәрбияләу. Үзара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 16

Используемое оборудование: — китап күргәзмәсе — « Тукай – балаларга»,

интерактивная доска,

компьютер,

слайдлар,

Россия картасы

Краткое описание: — Урок по родной литературе Ознакомление учащихся с творчеством известного татарского поэта Габдуллы Тукая

Максат:

Г. Тукай турында белемнәреначыклау,тулыландыру. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен үстерү. Габдулла Тукайәсәләренә мәхәббәт тәрбияләу. Үзара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау:

китап күргәзмәсе — « Тукай – балаларга»,

интерактивная доска,

компьютер,

слайдлар,

Россия картасы.

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше.Дәреснең максаты.
Слайд № 1 Габдулла Тукай портреты һәм дәреснең темасы

2.Балаларның белемнәрен активлаштыру. Г. Тукай шигырьләрен уку.

Әңгәмә.
У. — Балалар,мәктәпкә килгәндә сез ап — ак кар өстеннән килдегез. Ул аяк астында сезгә нинди теләкләртеләп шыгырдады икән? Ничек уйлыйсыз?
Б. -Хәерле иртә, балалар!
— Көнегез уңышлы узсын!
-Яхшы билгеләр алыгыз!
У. -Балалар, сез кышны яратасызмы?
Б. – Яратам.
У. – Ни өчен яратасың, син кышны?
Б. – Рәхәтләнеп чаңгыда йөреп була.
— Туйганчы таудан чанада шуып була!
— Кыш көне мин конькида ( тимераякта) шуарга яратам!
У. -Менә, ниһаять, салкын кыш та килеп җитте. Без бүген сезнең белән дәрестә Габдулла Тукайның «Буран» дип аталган шигыре белән танышырбыз.Ә кем соң ул Габдулла Тукай?
Б. – Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре.
У. – Балалар, Тукай, дигәч безнең күңелгә нинди хисләр килә?
Б. – Аның бөеклелеге, даһилыгы.
У. – Әйе ,балалар, Габдулла Тукай, нибары27 ел гына яши һәм 8 ел иҗат итә. Шуңа карамастан, ул сезнең өчен дә балалар бик күп әсәрләр яза. Балалар өчен нинди шигырьләр язган Габдулла Тукай?
Б. – «Эш», «Ай һәм кояш», «Җир йокысы», «Кошларга», «Сабыйга», «Карлыгач», «Кышкы кич», «Бала белән күбәләк», «Эш беткәч уйнарга ярый», « Гали белән кәҗә» һ.б.
У. — Әйдәгез әле берәр куплетын искә төшерепяттан сөйлик!
Б. -(сөйлиләр). «Бала белән Күбәләк», «Җир йокысы», «Эшкә өндәү» һ.б.
У. Әфәрин! Сез Габдулла Тукайның шигырьләрен бик матур сөйли беләсез икән!
3.Китап күргәзмәсе белән таныштыру. «Тукай – балаларга»
4.Китап белән эш итү. Габдулла Тукай. «Буран». 110 бит.

У. — Кышкы бураннар булдымы быел? -Юк. Булыр, әле алар озакламый.Шагыйрьләр буранны төрлечә сүрәтлиләр. Менә, мәсәлән,бөек рус шагыйре А.С. Пушкин «Буря мглою небо кроет, вихри снежные крутя, то как зверь она завоет, то заплачет, как дитя…».
П. Чайковскийның «Ел фасыллары» музыкасы яңгырый.
Ә менә ничек итепбуранны Габдулла Тукай тасфирлаган «Буран» дигән шигырендә.
Китап — 110 бит. Габдулла Тукай. «Буран».
У. -укытучы укый;
сүзләр өстендә эшләү;
— шигырьне балалар эчтән укый;
-эчтәлек буенча сораулар (шигырьдә нәрсә турында язылган? Без Г. Тукайның хисләрен күрәбезме?)

Слайд №2.Шигырь белән эшләү. Беренче икеюллыкта автор кайсы сүзне еш кабатлый? Ул сүзләрне табыгыз. Астына сызыгыз.

Слайд №3.Икенче икеюллыкта хаталарны табыгыз һәм аларны төзәтегез!
Хәзер тикшереп карыйк.
5.Физкультминутка.«Ачык авыз» уены.
Слайд 4. « Уйныйк әле»

6. Уен «Шигырьне таны»
Слайд 5.
Кәҗә белән (сарык)
Туган (тел)
Җир (йокысы)
Су (анасы)

7. Башваткыч « Син Габдулла Тукайны беләсеңме?»
Слайд 6.

1.Татар халкының милли гимны (Туган тел)
2.Кечкенә чагында Тукайны ничек атыйлар? (Апуш)
3.Җир йоклый тыныч, күреп тәмле төш… (Җир йокысы)
4.Кыш турында шигырь (Буран)
5.Һич кенә куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр. (Сабыйга)

У.– Нинди сүз килеп чыкты? – Тукай!
8.Йомгаклау. Билгеләр.
9.Өй эше: Габдулла Тукайның «Буран» шигыренә карата хикәя яки сочинение язып килергә. Рәсем ясасагыз да була.





— — —

Файлы: УРОК ЛИТЕРАТУРЫ В 7 КЛАССЕ.rar
Размер файла: 196786 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология