Автор конспекта:
Автор(ы): — Волкова Резида Шамиловна

Место работы, должность: — МОУ Никольская СОШ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — основное общее образование
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Краеведение
Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Библиотекарь
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — методическая разработка

Краткое описание ресурса: — Вопросы и ответы по жизни и творчеству Тукая

“Күңелем Тукай белән сөйләшә…”

“Әлеге талантлы шагыйрь, публицист һәм
мәгърифәтченең тормыш юлы үзенең туып
үскән җиренең, Русия тарихын язмышы белән
аерылгысыз бәйле, ә аның исеме илебез
әдәбиятының бай мирасын кадерләп
саклаучы һәм аның белән хаклы рәвештә
горурланучы һәркемгә таныш”
В.В.Путин.
“Г.Тукай – татар шигърияте гөмбәзендә
балкучы якты кояш”
М.Ш.Шәймиев.

1. Хөрмәтле Тукай әфәнде, әйтегез әле, Сез кайчан һәм кайда тудыгыз?
Тукай. 1886нчы елның 26нчы апреле. Казан губернасы, Мәңгәр өязендә тудым.
2. Туган авылыгыз?
Тукай. Кушлавыч авылы.
3. Әниегезнең исеме ничек?
Тукай. Мәмдүдә.
4. Әтиегезнең исеме ничек?
-Мөхәммәтгариф.
5. Сез гаиләдә ничәнче бала?
-Беренче.
6. Ничә яшьтә әтисез калдыгыз?
-1886нчы елның 29 нчы августында.Миңа бу вакытта 4 ай булган.
7. Әниегезне кем яңадан үзенә хатынлыкка алган?
-1889нчы елда Сасна мулласы әниемне миннән аерып алып китте.
8. Бу вакытта сез кем тәрбиясендә булдыгыз?
-Шәрифә карчыкта.
9. Аны ничек хәтерлисез?
-Бик усал булып истә калган.
10. Әниегез үлгәндә сезгә ничә яшь иде?
-Әнием 1890нчы елның 18нче гыйнварында мәрхүмә булды. Миңа 3 яшь 9 ай иде.
11. Зиннәтулла бабай гаиләсенә ничәнче бала булып кайтып төштегез?
- Шул ук елны, 7нче бала булып.
12. Зиннәтулла бабай нинди тормышта яши иде?
- Алар бик авыр тормышта яши иделәр. Мин анда артык кашык идем.
13. Ул гаиләдә сезне нинди кошка тиңлиләр?
- Алты күгәрчен арасында бер чәүкә.
14. Саҗидә апа Сездә нинди хатирәләр уята?
- Яңа гаиләдә бердәнбер ышанычым һәм яклаучым тутам Саҗидә булды. Аның сабый вакытымда миңа күрсәткән изгелекләрен мәңге онытасым юк.
15. Сезне кайчан һәм ни сәбәпле Казанга алып китәләр?
-1890нчы елның җәендә. Илдә барган хәерчелек бабам гаиләсен дә читләтеп үтми. Мин артык кашыкка әверелгәч, Казанга баручы ямщикка утыртып җибәрәләр. Берәрсенә асрамага бирергә кушалар.
16. Казандагы яңа әти-әниегез кем исемле иде?
- Әтием – Мөхәммәтвәли, әнием – Газизә.
17. Алар кайда яшиләр иде?
- Яңа бистәдә.
18. Мөхәммәтвәли әтиегез ничек тормыш итте?
- Ул байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.
19. Бай йортында булырга туры килдеме?
-Әйе. Әни белән кәләпүш илтергә баргач, байлар йорт эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, аларны оҗмахта торалар дип уйлый идем.
20. Газизә әниегез Сезне яраттымы?
-Бик яратты. Ул үзен минем күзем аклы булып калган өчен дә гаепле сизә иде.
21. Казаннан китүегезнең сәбәбе?
- Казанда ике ел яшәгәч, 1892 елның җәендә, әти-әнием икесе берьюлы авырый башлаганнар. Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: “Без үлсәк, бу бала кем кулында кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…” дип, теге мине Казанга китергән ямщикны табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә җибәргәннәр.
22. Өчиледә Сезне ничек каршы алдылар?
- Әби-бабай инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлап ялгышканнар. Шуңа күрә мине ничек каршы алганнарын уйлап белергә мөмкин.
23. Кырлайга ничек килеп эләктегез?
- Үги әбием Зиннәтулла бабам авылга килгән һәр кешегә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр. Өчиледән 7 генә чакрым Кырлайдан мине Сәгъди абзый үзенә яшәргә алып китте.
24. Бу вакытта Сезгә ничә яшь иде?
- Алты яшь тулып киткән иде.
25. Сәгъди абзыйның гаиләсе зур идеме?
- Аның ике кызы булып, малае миңа кадәр үлгән иде.
26. Сәгъди абзый йортында Сезне көткәннәр идеме?
- Кырлайда мине ачык йөз белән каршы алдылар. Әнием капканы ачты, мине арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.
27. Кырлай малайлары белән ничек күрештегез?
- Ярты телем икмәк белән катыкны бик яхшы аппетит белән ялт иттергәч, әнием рөхсәте белән урамга чыктым. Урамда мине авыл малайлары сырып алдылар. Өстемдә шәһәр киемнәре булганга, алар миңа бик гаҗәпләнеп карадылар. Ләкин мине үз араларына алмыйча, таралдылар. Күземнең кимчелегеннән дә көлделәр.
28. Сәгъди абзыйның кызлары нинди булып исегездә калган?
- Таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле апам Сабира исемле, ә арык кына, сары йөзле, култыгында агач таяклары булган аксак апам Саҗидә исемле иде.
29. Сәгъди абзыйның тормыш-көнкүреше ничек була?
- Аллага шөкер, Сәгъди абзый юлда килгәндә вәгъдә иткәнчә, катык-сөт тә күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.
30. Кырлайда яшәгәндә урлашканыгыз булдымы?
- Әти-әниләр уракка киткәч, без кечкенә балалар булып, кеше бакчаларындагы яшел суганнарны кәҗәдән ким кимерми идек.
31. Сабира апагызның үлемен ничек кичердегез?
- Сабира апа урактан “җенләнеп” авырып кайтып, таң атканда үлде. Аның үлемендә әнием минем гаебемне күрде. “Менә , үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр”,- дип кабатлый торган булды.
32. Аягыгызда җәрәхәт җөе ничек барлыкка килде?
- Бәрәңге казыганда миңа да эш куштылар – мин бәрәңгеләрне капчыкка тутырып тордым. Аякларым яланаяк булганлыктан, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем. Шул вакытта аксак Саҗидә апам, ялгыш, аякка көрәк белән чапты. Мине кызганучы булмады. Яраны туфрак белән каплап, эшемне дәвам иттем.
33. Беренче тапкыр укырга баруыгыз турында сөйләгез әле.
- 1892нче елның көзендә әнием мине җитәкләп Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган. Аның тирәсендә минем кебек кечкенә кызлар да, шулай ук җиткән кызлар да һәм берничә малай да бар иде.
34. Уку өчен күпме түләдегез?
-Ике бөтен икмәк һәм ике тиен.
35. 1893нче елның җәе ничек истә калды?
-Иң ошаганы Сабантуй бәйрәме булды. Ләкин ул җәйне мин “эштә” үткәрдем. Чөнки җәй башында Сәгъди абзыйның ир баласы туды һәм мин аны әни эштә чагында тирбәтеп, юатып утырырга тиеш идем.
36. Мәдрәсәдә ничек укыдыгыз?
- 7 яшь ярымда мине мәдрәсәгә укырга бирделәр. “Һәфтиякне” бик тиз өйрәндем һәм миңа “Бәдәвам”, “Кисекбаш”ларны бирделәр. Үземнең сабагымны тиз белгәч, күп вакыт тик торырга туры килә иде. Шуңа күрә миңа үземнән наданрак балаларны өйрәтергә бирәләр иде.
37. Өйдә йорт хезмәтендә ничек булыштыгыз?
- Иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң аны ябу, мичкә ягар өчен салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу минем өстә булды. Ә кайвакытәти белән Әтнә базарына бара идем. Мин анда атны тотып тора идем.
38. Кырлай авылы сезнең тормышта нинди эз калдырды?
-Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын булды.
39. 1894нче ел – Сезнең тормышта борылыш елы – канат чыгарган вакыт. Ни өчен шулай?
- Бу елның көзендә мине Уральск шәһәрендә яшәүче, әтиемнең бертуган апасы – Газизә апаның ире эзләп таба. Кырлайдан мине Кушлавыч авылы кешесе – Бәдретдин абзый алып китте. Әти-әни башта бик каршы булсалар да, соңыннан риза булып, мине биреп җибәрделәр.
40. Бәдретдин абзыйларда күпме тордыгыз?
- Айдан артык.
41. Андагы күргәннәрегез ничек истә калды?
- Бәдри абзый бик бай гына тормышлы. Аның амбарлары тулы ит, ярма, бодай, арыш. Зур бакчасы умарта оялары белән тулган. Кара һәм ак өйләре бар. Ак өй сап-сары нараттан салынган. Ак өйдә җиһазлар вә язу өстәлләре һәм бик күп китаплар да бар иде.
42.Бәдри абзыйның гаиләсендә кемнәр бар?
- Хатыны – Гайшә, Камалетдин исемле 15 яшьлек улы, Кәшифә исемле 12 яшьлек кызы һәм Нәгыймә исемле имчәк баласы бар иде.
43. Кушлавычтан Җаекка барганда Казанда тукталгансыз. Анда нинди истәлекле вакыйга булды?
- Өйдән китеп бер атна баргач, Казанга килеп кердек. Печән базарына тукталдык. Шунда кешеләр төркеменнән күзләре яшәргән, куллары җәелгән, сакалы агарып бетә язган бер кеше йөгереп килде. Бу – Казан әтием Мөхәммәтвәли иде. Ул мине кунарга үзләренә алып кайтты. Әнием дә мине бик сагынган иде. Аларда бер төн кундым. Әни миңа яңа кәләпүш, тире чалбар кидерде. Тәсбих белән “Мәрьям-ана”лар да бирмәкче иде, мин:” Кирәкми, мин бай җиргә барам”,- дип алмадым.
44. Казанда күпме тордыгыз?
- Мине алып китәргә тиешле Алты-биш Сапый дигән кеше Казанга килеп җитмәү сәбәпле, аны көтеп ике атна яттык.
45. Бәдри абзый аерылганда сезгә нәрсә бирде?
- Алты дәнә икешәр тиенлек унике тиен акча бирде.
46. Аңа нәрсә алдыгыз?
- Ул акчага базардан тозлы балык – вобла һәм симәнкә алып ашадым.
47. Җаекка ничә көндә килеп җиттегез?
- 1894нче елның кышында ат чанасында 18 көнлек сәяхәттән соң, ниһаять, без шәһәргә килеп җиттек.
48. Уральск – Җаек нинди шәһәр?
- Җаек – шәһәрнең иске атамасы. Ул – сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр шәһәре. Күпмилләтле шәһәр. 19нчы гасыр ахырында экономик изү бик көчәйгәч, Казан арты татарлары – сәүдәгәрләр, тегүчеләр, мехчылар – бу төбәккә ябырыла. Апам һәм җизнәм дә Казан артыннан.
49. Апагыз кем исемле?
- Газизә.
50. Җизнәгез кем исемле?
- Галиәсгар Госманов.
51. Галиәсгар җизнәң нинди йортта яши иде?
- Почиталин урамы, 66нчы номерлы ике катлы таш йортта.
52. Җаекта кайда укыдыгыз?
- 1895нче елдан 1898 елга кадәр өч класслы рус мәктәбендә Әхмәтша учительдә укыдым. Шул ук вакытта заманның иң хөр мәдрәсәсе булган “Мотыйгия”мәдрәсәсендә укуымны дәвам иттем.
53. “Мотыйгия” мәдрәсәсендәге остазыгыз кем булды?
- Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин.
54. Кем ул Камил?
- Камил – хәзрәтнең улы – европача киенгән, коръән-хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне “су урынына эчә”торган малай иде.
55. Ни өчен апагыз һәм җизнәгез өеннән яшәргә мәдрәсәгә күчтегез?
- Мин апамнарда Мөхәммәтвәли исемле бер ятим малай белән тордым. Башта көн саен мәдрәсәгә килеп-китеп йөрдек. Бераздан соң апамның Гобәйдулла исемле бик шук, бик зирәк һәм кадерле малайлары үлеп китте. шуннан соң безне торырга мәдрәсәгә күчерделәр. Кырлайдагы хәл монда тагын кабатланды.
56. Мәдрәсәдә нинди телләрне үзләштердегез?
- Гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштердем.
57. Рус әдәбияты белән кайчан кызыксына башладыгыз?
- Мәдрәсәдә укыганда. Безнең мәдрәсәдән ерак түгел бер йортта төрле елларда русның атаклы кешеләре – В.И. Даль, А.С Пушкин, В.А.Жуковский, Л.Н. Толстойлар булып киткәннәр. Бу фактлар минем иҗатымда, һичшиксез, зур роль уйнадылар.
58. “Мотыйгыя”дә нинди газеталар укый идегез?
- Мотыйгулла хәзрәт “Шәркый рус”, “Тәрҗеман”, “Тәраблис” газеталарын алдыра иде. Мин аларның һәрберсен бик яратып, аңламаганннарга аңлатып укый идем.
59. Тормыш итәргә акча кайдан алдыгыз?
- Мәдрәсәдә укыганда фәкыйрлектә гомер иттем. Бар булган доход кыш көне өч бала укытудан һәм җәй көне хәзрәтнең метрикә кенәгәләрен язып алган 1-2 сумнан гыйбәрәт иде. Картрак шәкертләргә русча да өйрәттем.
60. Җәйге ялларны ничек үткәрдегез?
- Мәдрәсә күршесендә яшәүче сәгатьче Камали абзыйның көймәсен алып Чаган суында йөзеп Рощага чыгып, шунда чәйләр эчеп, балык тотып көннәр үткәрдек. Мәдрәсә малайлары белән кузна да уйный идек.
61. 1902нче елда Сезнең мәдрәсәгә Истанбулда укыган шәкерт килә. Аның белән дуслыгыгыз ничек булды?
- Җәй буе без аның белән бергә яшәдек. Ул бик яхшы, акыллы, табигате белән миңа охшаш, өстәвенә әле шагыйрь дә иде. Аның белән җәй буе ачлы-туклы яшәдек. Ләкин бу шәкертнең түземлелеге, әхлаклылыгы, гүзәл тәрбиясе миңа бик нык тәэсир итте. Күңелемдә калган иң яхшы җәй аның белән үтте. Ул җәйдә мин бик күп төрек романнарын, Лермонтов ҺәмПушкин әсәрләрен яратып укыдым.
62. Мәдрәсәдә укыганда рус шигырьләренә мөнәсәбәтегез ничек булды?
- Мин аларны яттан кычкырып җырлап йөри идем.
63. Ни өчен Сезне мәдрәсә шәкертләре “гордый” дип атадылар?
- Чөнки мин алар кебек авыз ачу ашларына, җеназага бик еш йөрмәдем. Ләкин бу сүзне алар миңа турыдан-туры әйтмәделәр. Мин аларга үзләреннән дә әчерәк итеп җавап кайтара идем.
64. Мәдрәсәдә атнакичләре ничек үтә иде?
- Бу кичне чаршау эчләрендә җыелып бәхәсләшеп, сүз көрәштереп утыра идек. 6-7 шәкерт акча җыешып мәҗлес ясап, төн буена Мөхәммәдия (дини эчтәлеге, көйле китап) укып, татар җырларын җырлап утыра идек.
65. “Китмибез” шигыренең язылу тарихы ничек?
- 1905 ел революция дулкыннары Уральскига килеп җиткәндә миңа 19 яшь тулган – канатлар ныгыган чагым иде. Беренче Майда Уральск халкы белән ачыктан-ачык демонстрациягә чыктык. Жандарм офицерлары демонстрацияне камчы белән куып таратты. Берсенең камчы очы минем җилкәмә дә эләкте. Төркиягә китегез, дип киңәш биргән карагруһ министрларга җавап йөзеннән 1907 елда яздым мин аны.
66. “Фикер” газетсында эшли башлавыгыз ничек булды?
- 1905 елның ноябрь аенда революция биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, Камил Мотыйгый “Уралец” дигән газета нәшриятын типографиясе белән сатып алды. Һәм мине анда айга 5 сум хезмәт хакы белән наборщик итеп эшкә алды. Соңыннан хаталарны үзлегемнән төзәтә башлагач, Камил афәнде эш хакын 10 сумга күтәрде. “Мөхәрриргә” шигырен язгач 20 сум ала башладым.
67. Кайчан шигырьләр яза башладыгыз?
- “Фикер”дә корректор булып эшләгәндә газетага мәкаләләр белән бергә шигырьләр дә яза башладым.
68. Иң беренче басылган шигырегез?
- “Мужик йокысы”. Аңа кадәр мәдрәсәдә укыганда муллалар, мөәзиннәр хакында бер шигырь язган идем. Ансы ни сәбәпледер басылмады.
69. “Фикер” газетасы ничә ел чыгып килде?
- Дошманнар донос язу сәбәпле җирле хакимият әмере белән 2 елдан соң ябылды. Камил аны бай Мортаза Гобәйдуллинга сатты. Ләкин ул газетаны бүтән чыгармады, алдады.
70. Кемнәр ул Шәрәфләр?
- Алар – Казаннан. Минем “Фикер” һәм “Әлгасрел-җәдит”тә басылган шигырьләремне нәшер итү правасын гомер буена үзләрендә калдырырга ясап 30 сумга сатып алдылар.
71. “Казан” кунакханәсендә кем белән тордыгыз?
- Габдулла Кариев белән.
72. Репетиция ясап та куя алмаган спектаклегез?
- “Гыйшык бәласе”. Мин Габделсамат хәлфә ролендә, Г.Кариев бер хатын ролендә иде. Камил әфәндегә дә роль бар иде. Ни сәбәпледер без аны уйный алмадык.
73. Казанга ни сәбәпле, кайчан кайттыгыз?
- 1907нче елда, язгы чакырылаш башлангач.
74. Казанда нинди кунакханәгә тукталдыгыз?
- Болгар номерларында.
75. Иң беренче анда кем белән очраштыгыз?
- Яраткан шагыйрем Сәгыйть Рәмиев белән. Уральскида торганда ук мин аңа үземнең шигырьләремне җибәрә идем, ә ул бик теләп үзенең гәҗитендә бастыра иде. Аның янына «Царь-голод»ның тәрҗемәсен бастырылмау сәбәбен сорарга кердем.
76. Камил Мотыйгый белән арагыз ни сәбәпле бозылды?
- Мин күп эшчеләрне хезмәт хакын арттыруны сорап забастовкаларга котыртып йөрдем. Шул сәбәпле ул мине эштән куды. Ике атнадан соң аның “Фикер” газетасы да, “Прогресс” китап магазины да ябылды.
77. “Прогресс” ниндирәк магазин иде?
- Бу китап кибете шәһәрдә мөгътәбәр булып, бик күп русча китаплар да бар иде. Мин аннан җаным теләгәнчә Крылов, Пушкин һәм Лермонтов кеби рус әдипләренең әсәрләрен алып укый идем. Камил, бергә эшләгәнгә күрә, миннән аның өчен хак та алмады.
78. Г. Камал белән беренче очрашуыгыз кайчан булды?
- 1907 елның көзе иде. Мин Һ.Максудиның “Йолдыз” газетасы нәшриятына килдем. Ул урынында юк иде. Редактор өстәле янындагы урындыкка утырып газеталарны актара башладым. Кырыйда утырган әфәнде миңа кырын карап калды. Мин: “Һади әфәнде тиз килерме икән?” – дип сүз башладым. Ул аның тиздән киләчәген әйтте. Ул мине танымады булса кирәк. Мин үземнең “Фикер” нәшриятыннан икәнемне әйттем. “Алай булгач, сез анда газета-журналларда шигырьләр яза торган Тукайны бик яхшы беләсездер?” – дип сорады. “Ул мин булам инде”, — дигәч, бик аптырады. Без бик тиз уртак тел таптык.
79. “Кисекбаш”, яки “Печән базары” ничек язылды?
- Г.Камал белән “Яшен”не чыгарабыз. Шул вакытларда Казан циркына карәхмәт дигән бер әзмәвер көрәшче килде. Г.Камал миңа мөселманнарның милли рухы кузгалуы турында язуымны үтенде. Мин риза булдым. 3-4 көндә “Кисекбашны” язып та бетердем. Ләкин Г.Шәрәф алданрак җитеште. Ул минем номерга килеп, шигырьне сатып алып китте. Тиз генә бастырып та чыгарды. Китап бик тиз сатылып та бетте.
80. Казаннан тыш тагын кайсы шәһәрләрдә булдыгыз?
-Г. Камал белән, ул бик үгетләгәч,Мәкәрҗәгә бардым. Миңа ярминкә ыгы-зыгысы бик ошамады. Ләкин мин анда Кариев һәм аның “Сәйяр” труппасы белән очраштым. Сәхнәдә алар белән дирижерлык та итеп алдым.
Икенче сәяхәтем Сембер губернасына фабрикант Акчурин чакыруы буенча кунакка бару булды. Ул яңа әдәбиятны сөюче булып, минем шигырьләремне укып барган һәм мине күрәсе килгән. Анда мине бик каты сыйладылар.
Өченчесе – Троицк шәһәренә кымызга бару булды. Әстерханда да булдым. 1912 елда яз көне Уфага баруым да бик истә калды. Уфадан Петербургка да сәфәр кылдым.
81. Казанда яши башлагач Газизә әниегез белән күрешә идегезме?
- Яңа Бистәдә җимерек кенә җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдән бер көнне мин, ничектер, шул өйгә чакырылдым. Анда минем әнкәем көтеп торачак икән. Вакыт төн иде. Мин әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем.Кергәч тә, түрдә яше 40лардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде. Әнине танып: “Исәнме, әни”, — дип күрештем.Ул кулын бирде дә: “Син дә саләмәтмени соң әле?” – дип, егълап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды да, ничек тә үземне тота алдым.
82. Ул карчык кем иде соң?
- Соңыннан сорашып белдем, ул карчык минем әниемнең анасы икән.
83. Сез ни өчен әниегез белән төнлә күрештегез?
- Әнием, мин барындагы ире үлгәч, Баһави мөриткә кияүгә чыккан. Ул мөрит аны минем белән күрештермәскә карар биргән икән. Шул сәбәпле әни, төнлә берлән генә, үзенең мөритеннән яшеренеп, аналарына килеп, мине чакырткан икән. Әнием белән кара-каршы утырып чәй эчтек.
84. Газизә әниегез Сезгә шул төндә нинди киңәш бирде?
-“Угылым, саклан, тәүфикълы бул, Казан бик бозык, сиңа мин әйтмичә, кем әйтер”, — диде.
85. Әниегез Сезне кунакка чакыргач ник риза булмадыгыз?
- Чөнки Баһави мөритне күрәсем килмәде.
86. “Кисекбаш” әсәрендә үз исемнәре белән бирелгән геройлар кемнәр?
- Болар – тирече Вәли, шәмче Гали, Гайнан ишан, Дәүләт Думасы депутаты Садри Максуди һ.б.
87. Сез язган Яңа Һәм 11нче йөз шагыйре Дәрвиш Гали язган иске “Кисекбаш” арасында нинди уртаклык бар?
- Минеке иске “Кисекбаш”ка пародия рәвешендә язылды.
88. Яңа поэмагызны Казан халкы ничек кабул итте?
- Поэма зур яңгыраш алды. “Кисекбаш” белән мин казанлылар алдында имтихан тоттым. Чөнки мин әлерәк кенә Уральскидан килгән аз билгеле бер шагыйрь идем. Аннан соң мин үткен, усал телле, искелекнең хәтәр дошманы булган Тукай буларак танылдым.
89. Кисекбаш нинди образ?
- Поэмадагы төп образ Кисекбаш – җыелма образ. Надан кадимчеләр, бозык сәүдәгәрләр,мәхәллә халкы алдында яхшы булып күренеп , тормышта бөтен әшәкелекне кылып йөргән каткан фикерле искеләр.
90. “Кисекбаш” – сатирик әсәр. Аның берәр нәтиҗәсе булдымы?
- Мин печән базары искеләренең зур дошманына әверелдем. “Дин вә мәгыйшәт” исемле реакцион журнал миңа каршы һөҗүм ачты. Моңа башка матбугат органнары да кушылды. Кадимчеләр, мине сүгеп, китап та чыгардылар. әмма поэманың сатирик көче көннән- көн артты гына.
91. Шагыйр буларак, үз бурычыгызны нәрсәдә күрәсез?
- Беренче чиратта, хезмәт халкы өчен иң әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрү, шигырьләрем белән дөньяга аваз салу. Мәсәлән, “Дусларга бер сүз”, “Хөррият хакында”, Яз галәмәтләре”, 1905нче елның 17 октябрь манифесты уңаеннан язылды. “Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре” 1913нче елда Романовларның 300 еллык юбилеен бәйрәм иткәндә, патша хөкүмәтеннән татар хезмәт ияләренә рус халкы белән бертигез хокуклар таләп итеп язылды.
92. Иҗатыгызда фәлсәфи мушкага урын бармы?
- Бик зур урынны иҗатымда шуңа бирдем дә. Яшәү мәгънәсе нәрсәдә? Мине чолгап алган мохит нинди? Син ул мохиттан ризамы? Риза булмасаң, ниләр тәкъдим итәсең? Бу сораулар мине һәрдаим борчый.
93. Рус һәм Көнбатыш классикларыннан кемнәрне үрнәк итеп саныйсыз?
- Толстой, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Гейне, Шиллер, Байрон.
94. Сезнеңчә бәхет нәрсәдә?
- Халык азатлыгы өчен көрәшеп яшәүдә. Мин ышанам: Туачак татарның сәламәт рухлы яшьләре һәм алар 1905нче елның революцион идеалларын терелтеп көрәш башлаячаклар. “Аң” һәм “Татар яшьләре” шигырьләрем – шуңа мисал.
95. Табигать күренешләрен тасвирлауны иҗатыгызда ничек файдаландыгыз?
- Иң элек алар минем үземнең күңелемә кагыла, аны кузгата. Табигать күренешеннән мин халык күңеленә, халык язмышына, тормыш тәртипләренә, социаль контрастларга, фәлсәфи нәтиҗәләргә килеп чыгам. Пейзаж лирикасын мин күптөрле шигъри чараларның иң активыһәм уңайлысы дип саныйм.
96. Ни өчен мәхәббәт лирикасы сезнең шигырьләрдә чагыштырмача азрак урын ала?
- Мәхәббәт – минем өчен бик кадерле, югары хис. 20нче йөз башында җәмгыятьтә чын мәхәббәт йолдызы балкып яна алмады. Гейне әйткәнчә, мәхәббәт – ул иң изге хис, “гали” хис. Мәхәббәт хисе белән янган йөрәкне мин мактыйм. Шундый шигырем дә бар – “Мәхәббәт”. Ә сәүдәгәрлек, милләтчелек белән томаланган татар тормышында мәхәббәт хисенең дуңгызлар актарынып йөри торган тиреслеккә төшеп әрәм булуы минем йөрәгемне әрнетә. “Мәхәббәт шәрхе” шигырендә бу ачык чагыла. Татар хатын-кызлары саф, тигез мәхәббәткә лаек.
97. Кайсы публицистик әсәрләрегезне иң уңышлысы дип саныйсыз?
- “Безнең милләт үлгәнме әллә йоклаган гынамы?”, “Бәйрәм, без вә руслар”, “Казанга кайтыш”.
98. Сез шигырьләрегездә нинди әдәби чараларны кулландыгыз?
- Пародия – “Кисекбаш”. Ирония – “Безне урынсыз яманлыйлар”. Сарказм – “Авыл халкына ни җитми?”. Гротеск, гипербола – “Яңа Кисекбаш”.
99. Тагын нинди традицон жанрларда иҗат иттегез?
- Мәдхия- “Ике кояш”- беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллинага багышлана.
- Газәл – “Өзелгән өмид” – ике юллык бәетләрдән төзелә.
- Робагый – 1,2,4нче юллары рифмалашкан 4юллыклардан тора – “Яшен яшьнәгәндә”
- Элегия – кайгылы, сагышлы җыр – “Өзелгән өмид”
- Кыйтга – кыска шигырь – “Толстой сүзе”
100. Сезне ни өчен “интеллигент татар”дип йөрттеләр?
- Чыннан да, мин Уральскида укыганда һәм эшләгәндә эшчеләр миңа шундый исем тактылар. Чөнки мин бик яхшы русча сөйләшә, рус киеме киеп йөри идем.
101. “Ялт-йолт” журналы кайчан чыга башлады?
- 1909нчы елның 25нче ноябрендә. Мин аның җаваплы сәркатибе идем.
102. Казанда Болгар номерларында ничәнче бүлмәдә яшәдегез?
- 40нчы бүлмәдә, икенче катта. Тәрәзәм Кабан күленә карый иде. Мин анда 1907нче елда Уральскидан килгән көздән башлап 1912нче елның декабренә кадәр яшәдем.
103. Иҗади остазларыгыз дип кемнәрне атыйсыз?
- Татар халкы арасыннан чыккан бөек остазлар берәү генә түгел: Кол Гали, Мәүлә Колый, Габделҗаббар Кандалый, Габдрәхим Утыз-Имәни, Акмулла – мең еллык халык әдәбияты – болар барысы да минем иҗатыма орлык салдылар.
104. Балалар өчен язылган иң уңышлы әсәрләрегез дип кайсыларын саныйсыз?
- “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык әкияте”, “Япон хикәясе”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кичке теләк”, “Мияубикә” һ.б.
105. Кайсы рус әдипләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттегез?
- Пушкин, Плещеев, Крылов, Майков, Федоров, Буренин әсәрләрен.
106. Казанда яши башлагач, Өчилегә тагын кайттыгызмы?
- 1911-1912нче елның кышында өч ай ярым әниемнең бертуган абыйсы Кәбиров Әмир һәм Рәбига җиңгиләрдә яшәдем. Сәламәтлегем начар булу сәбәпле, җылы мичле авылга кайтырга киңәш бирделәр. Чөнки мин торган кунакханәдә бик салкын иде.
107. Галиәсгар Камал белән бергә нинди журнал чыгардыгыз?
- 1908-1909 елларда Казанда Камал белән бергә рәсемле сатирик журнал чыгардык. Барысы 10 сан.
108. Әстерхан шәһәре янындагы Калмык Базары авылында Сез мөгаллим Шәһит Гайфи өендә өч атна кымыз эчеп дәваланасыз. Ш. Гайфи Сезгә нинди бүләк ясады?
- Алар минем “Бер шәехнең мөнаҗәте” шигыренә инсценировка ясап, аны үземә уйнап та күрсәттеләр. Миңа бик ошады. Бу 1911нче елда булды.
109. Иң якын дусларыгыз кемнәр булды?
- Габдулла Кариев, Фатих Әмирхан, Гафур Колахмәтов, Хөсәен Ямашев, Сәгыйть Сүнчәләй.
110. Чистай өязеннән шәхсән Сезне күрергә дип килгән, соңыннан Сезне кайбер сөю шигырьләрен язарга рухландырган 15 яшьлек туташ кем ул?
- Аның исеме Зәйтүнә Мәүледова. 1908нче елның язында ул Казанга абыйсы янына кунакка килде. Ярыйсы гына укымышлы, матур әдәбият белән яхшы таныш, минем язганнарым белән дә яхшы таныш кыз минем янга “Әльислах” редакциясенә килде. “Кызык гыйшык” шигыре дә аңа багышлана:
…Мин моны яздым, бу – гыйшкым миследер,
Чөнки гыйшкым нәкъ минем шул төследер.
Мин сөям, хәтта ки гакълымнан шашам –
Сөйгәнемнән шүрәле төсле качам… (1908)
111. Зәйтүнәнең алдагы тормышы Сезгә билгелеме?
- Зәйтүнә Казаннан киткәч укый, үзе дә укыта. Тормыш авырлыгы аркасында әнисе аны Троицкидагы “Расулия” мәдрәсәсенең хәлфәсе Кадыйр Рәсуловка кияүгә бирергә риза була. Моны белгәч, Зәйтүнә көндәлек дәфтәренә мондый сүзләр яза: “Беттем, харап булдым!” Кияүгә чыккач та ул укытучылык эшен дәвам итә. 1932нче елда КДПИга укырга керә. Көндез эшли, кич укый. Юанычы, куанычы булган улы Атилла Расих хөрмәткә лаек язучы дәрәҗәсенә күтәрелә.
112. Бөек Тукайга багышланган “Пар ат”, “Кырыгынчы Бүлмә” шигырьләрен кем язды?
- Сибгат Хәким.
113. “Тукай” романын кем язды?
- Әхмәт Фәйзи. Ләкин бу роман тәмамланмаган.
114. Сезнең турыда драма әсәрләре язылдымы?
- Әйе. Әхмәт Фәйзи – “Тукай” әсәрен, Ибраһим Нуруллин “Тукай – Петербургта” әсәрен, Р.Аюпов “Печән базары” әсәрен язды.
115. “Тукай” маршын кем язган?
- Композитор Заһидулла Яруллин.
116. Сезнең иҗатны тирәнтен өйрәнүче татар галимнәре, иҗатчыларыннан кемнәрне әйтер идегез?
- Болар – Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Әхмәт Исхак, Мөхәммәт Гайнуллин, Ибраһим Нуруллин, Хатип Госман, Гали Халит, Туфан Миңнуллин, Хәсән Туфан, Риза Ишморат, Фәрит Яруллин һ.б.
117. Әдәбият өлкәсендә Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчан булдырылды?
- 1958нче елда.
118. Бүгенге көндә бу бүләккә ничә кеше лаек булды?
- 154 шәхес һәм бер аерым коллектив – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
119. XXI гасыр яшьләренә нинди киңәш бирер идегез?
- Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньсын,
Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.
Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, “вак” диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.






“Димәк,йөз елдан соң да
Тукайны онытмыйлар.
Халкым… милләтем…
минем җаным тыныч…”











ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

1. “Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр”, ТаРИХ – 2002.
2. “Кылдан нечкә, кылычтан үткен”, Рабит Батулла, Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1996.
3. “Татарстан” журналы, 4/2006.
4. “Татарстан яшьләре” гәҗите. 04/2006
5. “Тукай һәм мәхәббәт”, Гөлфинә Хәмаева.
6. “Күк капусы ачылганда”, Батулла. Могҗизаи кыйсса.
7. “Шигьрият рухы”, Марсель Галиев.
8. “Татар әдәбияты”, 10 сыйныф, Х.Й.Миңнегулов, 2000, 222-226 бит.
9. “Габдулла Тукай”, альбом, 1974, Раиса Даутова.
10.“Исемдә калганнар”, Г.Тукай.

Файлы: сочинение Г.И.doc
Размер файла: 33280 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология