Автор конспекта:
Автор(ы): — Хәмидуллина Алсу Фәрит кызы

Место работы, должность: — Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе” татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Укучыларны М. Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы, укытучы һөнәренең тамырлары һәм статистика мәгълүматлары белән таныштыру, образларга характеристика бирү, тел-сурәтләү чараларына игътибар итү.

Тип урока: — Комбинированный урок

Используемая методическая литература: —

Язучының портреты, китаплары, тормышы һәм иҗаты буенча презентация

Используемое оборудование: —

укытучы һөнәренә багышланган канатлы сүзләр, шигырьләр, Марсель Галиев башкаруында “Укытучыма” җыры.

Краткое описание: — Бүгенге ыгы зыгылы, шактый катлаулы җәмгыятьтә һөнәр сайлау мәсьәләсе чыгырылыш сыйныф укучыларының гына түгел , әти- әниләрнең дә, әби-бабайларның да иң авырткан җире. Бу, беренчедән, җир йөзендә һөнәрләр күплегенә, икенчедән, укырга керү мәсьәләсе белән тыгыз бәйләнгән. Яшьләрнең күбесе, әти-әнисе нинди уку йортына кертә, шул һөнәрне сайларга мәҗбүр. Ләкин монда хыял, максат, эшне ярату кебек иң кирәкле нәрсәләр читтә кала. Хәзерге вакытта иң күп сайланучы профессия – финанс-икътисад өлкәсендә эшләүчеләр, 40% тәшкил итә, аннан программистлар – 15%, юристлар – 14%, сатучылар, эшмәкәрләр – 5%, ә укытучылар – 0,5%, врач булырга теләүчеләр – 0,3%, заводта эшләргә теләүчеләр – 0,1% кына. Бу тиздән шушы һөнәрләр бетү алдында калачак дигән сүз бит. Бер карасаң, борынгы заманнарда укытучы һәм табип һөнәрләре иң мактаулы, иң хөрмәтлеләрдән саналган. Укытучы исә Ана исеме белән янәшә йөри торган изге җан. Кеше нинди генә дәрәҗәләр яуласа да, бу аның үз хезмәт нәтиҗәсе генә түгел, монда азмы-күпме укытучы хезмәте дә кергән. Тик һөнәр сайлаганчы үз йөрәгең белән дә сөйләшү дә кирәктер ул, кая кушсалар шунда авышып йөрүче “җилкәнсезләр” санын арттырмас өчен, без бүген укытучы һөнәре турында тулырак мәгълүмат алырга җыелдык. Б.э.к. 465 нче елларда яшәгән танылган философ, драматург, сәясәт эшлеклесе, тәрбияче һәм нерон императоры ярдәмчесе, остазы Луций Анней Сенека болай дигән: “Әгәр кеше кайсы пристаньга таба юл тотканын белмәсә, аңа бер җил дә юлдаш була алмас”, — дигән. Бу өлкәдә исә М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы чын тормыш мәктәбе. АДПУ профессоры Сания Исмәгыйлева: “Бу әсәрләрне кеше игътибар белән укыса, өйрәнсә, үзенә берничә ел эшләгән укытучы кадәр мәгълүмат туплый, тәҗрибәсез килеш тә үзен стажлы белгеч итеп сизә алыр иде”,- ди. Һәр укытучы кабатланмас шәхес тә.

Татар әдәбияты.

Тема: Йөрәгемне балаларга бирәм.( М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы буенча класстан тыш уку дәресе)

Максат:1. Укучыларны М. Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы, укытучы һөнәренең тамырлары һәм статистика мәгълүматлары белән таныштыру, образларга характеристика бирү, тел-сурәтләү чараларына игътибар итү.

2. Укытучы ия булырга тиешле сыйфатлар турында фикер алышу, үзебезне укыткан һәм ветеран укытучыларның чыгышларын тыңлап, сораулар бирү.

3. Укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү , шушы һөнәрне сайлау теләге уяту.

Җиһазлау: Язучының портреты, китаплары, тормышы һәм иҗаты буенча презентация, укытучы һөнәренә багышланган канатлы сүзләр, шигырьләр, Марсель Галиев башкаруында “Укытучыма” җыры.

Дәрес барышы.

Актуальәштерү.

Бүгенге ыгы зыгылы, шактый катлаулы җәмгыятьтә һөнәр сайлау мәсьәләсе чыгырылыш сыйныф укучыларының гына түгел , әти- әниләрнең дә, әби-бабайларның да иң авырткан җире. Бу, беренчедән, җир йөзендә һөнәрләр күплегенә, икенчедән, укырга керү мәсьәләсе белән тыгыз бәйләнгән. Яшьләрнең күбесе, әти-әнисе нинди уку йортына кертә, шул һөнәрне сайларга мәҗбүр. Ләкин монда хыял, максат, эшне ярату кебек иң кирәкле нәрсәләр читтә кала. Хәзерге вакытта иң күп сайланучы профессия – финанс-икътисад өлкәсендә эшләүчеләр, 40% тәшкил итә, аннан программистлар – 15%, юристлар – 14%, сатучылар, эшмәкәрләр – 5%, ә укытучылар – 0,5%, врач булырга теләүчеләр – 0,3%, заводта эшләргә теләүчеләр – 0,1% кына. Бу тиздән шушы һөнәрләр бетү алдында калачак дигән сүз бит. Бер карасаң, борынгы заманнарда укытучы һәм табип һөнәрләре иң мактаулы, иң хөрмәтлеләрдән саналган. Укытучы исә Ана исеме белән янәшә йөри торган изге җан. Кеше нинди генә дәрәҗәләр яуласа да, бу аның үз хезмәт нәтиҗәсе генә түгел, монда азмы-күпме укытучы хезмәте дә кергән. Тик һөнәр сайлаганчы үз йөрәгең белән дә сөйләшү дә кирәктер ул, кая кушсалар шунда авышып йөрүче “җилкәнсезләр” санын арттырмас өчен, без бүген укытучы һөнәре турында тулырак мәгълүмат алырга җыелдык. Б.э.к. 465 нче елларда яшәгән танылган философ, драматург, сәясәт эшлеклесе, тәрбияче һәм нерон императоры ярдәмчесе, остазы Луций Анней Сенека болай дигән: “Әгәр кеше кайсы пристаньга таба юл тотканын белмәсә, аңа бер җил дә юлдаш була алмас”, — дигән. Бу өлкәдә исә М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романы чын тормыш мәктәбе. АДПУ профессоры Сания Исмәгыйлева: “Бу әсәрләрне кеше игътибар белән укыса, өйрәнсә, үзенә берничә ел эшләгән укытучы кадәр мәгълүмат туплый, тәҗрибәсез килеш тә үзен стажлы белгеч итеп сизә алыр иде”,- ди. Һәр укытучы кабатланмас шәхес тә. Беренче чиратта, ул үз үрнәгендә тәрбияли. Әсәрдәге Рушан Сулимовлар, Гата Сәлахиевлар, Нәркисләр, Хәкимҗаннар кебек саф күңелле, балаларны чиксез яратучы укытучылар булганда, киләчәгебез өчен борчылырга кирәкми. Беренче эш, сүзнең кем турында баруын әйтергә кирәк.

— Нәзәкатьле, эчке культуралы, кыю, горур, тирән мәхәббәткә сәләтле;

— Көтелмәгән хәлләр, сюрпризлар кешесе, бунтарь;

— Сөйкемле, кешелекле, саф җанлы, оптимист;

— Кара эчле, белемсез, көнчел;

— Мичурин белән бәйләнештә, үз хәсрәтен эченә йотып, балаларга белем бирүче;

— Мут, үзен бик яратучы, иркә, кешене тәнкыйтьләүдән курыкмаучы;

— Укучыларны шәхси үрнәге белән тәрбияләүче, гадел, сабыр, төгәл кеше;

Автор укытучы хезмәтенең авырлыгы турында әледән — әле искәртеп тора, шул авырлыкларга мисаллар китерегез.

— Өйдән — өйгә күчеп йөрүләр;

— Дәрестән соң була торган бетмәс-төкәнмәс җыелышлар;

— Кочак-кочак дәфтәр тикшерү,

— Инспектор кереп утырган ачык дәресләр;

— Колхоз эшенә йөрүләр;

— План төү;

— Читтән торып уку; һ.б.

Әсәрдә автор геройларны төрле катлаулы ситуацияләрдә калдыра. Искә төшереп китик әле, алардан персонажлар чыгу юлын табалар.

— Хәкимҗан мәктәптән киткәч, Галәвиев белән кем сөйләшә?

— Рушад укучыларның идән юуына ничек ирешә?

— Гата нинди ялгышлык җибәрә һәм аны ничек җайлый?

— Гата үз фәне белән балаларны ничек кызыксындыра ала?

— Хәкимҗан балалар күңеленә ничек юл таба алган?

“Укытучыларның фидакарьлегеннән, тырышлыгыннан башка җәмгыять үсешен күз алдына да китереп булмый”. – ди республикабызның премьер — министры Рөстәм Миңнеханов. Чыннан да, җәмгыять киләчәге яшьләрдә, ә яшьләрне укытучы тәрбияли. Александр Фадеев: “Безнең балаларыбызның киләчәге, язмышы укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә”, — дип бик дөрес әйткән. ә анды й алтын йөрәкле кешеләр безнең арабызда да бар, 46 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган ветеран укытучыбызга сүзне биреп үтик.

— Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?

— Ул вакытта нинди шартларда укыттыгыз?

— Укучыларны нәрсә белән кызыксындыра идегез?

— Укучыларыгыз белән элемтәдә торасызмы?

“Фронтовиклар” романында геройлар сугыш чоры кешеләренең күркәм сыйфатларын һәм традицияләрен дәвам итүчеләр булып алга басалар. Гомумән, укытучылар образына мөрәҗәгать иткән әсәрләр әдәбиятта шактый. Укытучылар турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар?

— Т.Миңнуллинның “Үзебез сайлаган язмыш”, Ч. Айтматов “Беренче мөгаллим” Г. Исхакый “Мөгаллимә”,М. Мәһдиев “Без – 41 нче ел балалалары”, Г. Әпсәләмов “Яшел яр”, Э.Касыймов “Бир кулыңны, дустым” һ.б. әсәрләр.

Автор сугыш беткәч, авыл мәктәбенә балалар укытырга җибәрелгән Рушад һәм Гатаны сурәтләгәндә, аларның үз эшләренә җаваплы карауларына басым ясый. Бу кайсы очракларда аеруча нык күренә?

Аннан соң балаларны укыту һәм тәрбияләү эшендә автор укытучы белән солдат арасында уртаклык таба. Бу нинди уртаклык?

— Чөнки солдат кебек, укытучы да көрәшче, ул яшь буынны чын кеше итеп тәрбияләү өчен көрәшә.

Геройларның сугышчан үткәне хезмәтләрендә генә түгел, шәхси тормышларында да, мәхәббәт һәм семья мәсьәләләрендә дә чагыла. Алар һәркайда гадел һәм принципиаль булырга тырышалар. Шушы очракларга мисал китерегез.

Әсәрнең идеясе нинди?

— Автор балалар күңеленә ачкычны бары тик намуслы кешеләр генә таба ала дип әйтергә тели, әгәр дә син бу һөнәрне үзләштерәм дисәң, иң беренче, гадел булырга өнди.

Укытучылар турында бик күп матур җырлар язылган. әйдәгез шуларның берсен тыңлап үтик.

Тик, шунысын да онытмагыз, укучылар! Һәр һөнәр иясе намуслы булырга тиеш, гәрчә җәмгыятебездә гаделсезлекләрне еш күрергә туры килсә дә, сез – киләчәк буын вәкилләре андыйларга юл куймассыз дип ышанып калам.

Дәрестә актив катнашкан укучыларга билгеләр куябыз, өйдә Укытучыга мәдхия язарга, теләгән кешеләр шигъри формада иҗат итәргә мөмкин

Файлы: Солдат шинеле.doc
Размер файла: 64000 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

На случай если желается, чтоб праздничные дни прошли превосходно, рекомендуем осведомиться с секс услугами нашенских проституток. Будьте убеждены, что проститутки Набережные Челны ловки вас изумить.