Автор конспекта:
Автор(ы): — Хазиева Зульфия Файзелхаковна

Место работы, должность: — МБОУ «СОШ им.Г.Г.Гарифуллина с. Ядыгерь» Кукморского Муниципального района РТ, учитель географии

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — География

Цель урока: —

1.Укучыларда география фәненә кызыксыну уяту.

2. Географиядән алган белемнәрне тирәнәйтү.

3. Туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Используемые учебники и учебные пособия: —

1. Предметная неделя географии в школе. В.Н.Андреева, Ростов-на-Дону, “Феникс”, 2007 г.;

2. География дәреслеге “Материклар һәм океаннар географиясе”(7 кл) В.А.Коринский;

3. Некрасов С.А. “Тесты по географии” 7 кл.,

4.“География тестлар – 7 сыйныф” Мәгариф нәшрияте 2003 ел

Используемое оборудование: —

проектор, компьтер и т.д.

Краткое описание: — “Йолдызлы мизгел” дип аталучы географик уенга җыелдык. Сезнең һәммәгезне дә актив булырга, уенда катнашырга чакырам.

Уенның темасы: “Йолдызлы мизгел” (географик уен)

Уенның максаты:

1.Укучыларда география фәненә кызыксыну уяту.

2. Географиядән алган белемнәрне тирәнәйтү.

3. Туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. Таблицалар;

2. уенның һәр турында җинүчеләрне билгеләү өчен йолдызлар;

3. жюри өчен бәяләмә бите;

4. цифрлар язылган табличкалар;

Методик ярдәмлек:

1. Предметная неделя географии в школе. В.Н.Андреева, Ростов-на-Дону, “Феникс”, 2007 г.;

2. География дәреслеге “Материклар һәм океаннар географиясе”(7 кл) В.А.Коринский;

3. Некрасов С.А. “Тесты по географии” 7 кл.,

4.“География тестлар – 7 сыйныф” Мәгариф нәшрияте 2003 ел

Уенның барышы:

Хәерле көн укучылар, кадерле кунаклар! Бүген без сезнең белән “Йолдызлы мизгел” дип аталучы географик уенга җыелдык. Сезнең һәммәгезне дә актив булырга, уенда катнашырга чакырам. Безнең уенны күзәтеп, бәяләп бару өчен жюри билгеләргә кирәк. Мин түбәндәге кешеләрне тәкъдим итәм: (кешеләрнең исемнәре атала).

Ә хәзер, әйдәгез, уенның шарты белән танышып китик: уенчылар арасында сайлап алу туры уздырыла. Шул турдан соң, иң актив 7 уенчы сайлап алына. Бу уенчылар уенны дәвам итәләр. Ләкин һәр конкурстан соң 1 уенчы төшеп кала, жюри членнары һәр конкурска йомгак ясап баралар. Уенда бары 1 генә уенчы җиңүче була. 2 нче конкурска сайлап алынган уенчыларга 1 дән 5 кә кадәр саннар язылган табличкалар бирелә. Сорауларга шул табличкалар ярдәмендә җавап бирелә, аларны өскә күтәрергә кирәк була. (табличкаларны күрсәтә).

Әйдәгез уенны башлап җибәрик:

1 нче конкурс (сайлап алу өчен сораулар)

1. Җир өслегенең иң биек ноктасы.

2. Иң эссе материк.

3. Җир өйзендәге иң юан агач.

4. Безнең планетадагы иң авыр сыеклык.

5. Дөнья океанындагы иң тирән иңкүлек.

6. Дөньядагы иң зур чүл.

7. Кайсы дәүләт үзе бер материкны алып тора?

8. Дөньядагы иң зур ярымутрау.

9.Иң беренче җир тирәли сәяхәтне оештыручы кем булган?

10. Дөньядагы иң көчле агым ничек атала?

11. Россиядә ничә өлкә бар?

12. Дөньяда мәйданы буенча иң кечкенә дәүләт.

13. Иң кечкенә кош.

14. Дөньядагы иң зур елан.

15. Иң суык материк.

16. Без нинди табигый зонада яшибез?

17. Россиянең иң биек ноктасы.

18. Кара диңгез кайсы океан бассейнына керә?

19. Дөньядагы иң тозлы диңгез.

20. Каспий – диңгезме, күлме?

21. Дөньядагы иң зур утрау.

22. Кайсы имезүче хайванның баласы иң кечкенә булып туа.

23. Динди тауларны “бакырлы” диләр?

24. Кайсы елга иң күп сулы?

25. Миссисипи елгасы кайсы материкта ага?

2 нче конкурс.

Сезнең алда географик объектлар. Аларның берсе артык. Кайсы?

1.Мадагаскар 2.Ява 3.Яңа Гвинея 4.Сомали

1.Альп 2.Дракон 3.Анд 4.Сахара

1.Саргасс 2.Нил 3.Нигер 4.Дунай

3 нче конкурс

Сезнең алда тау системаларының исемнәре. Алар барысы да биеклеге кимү тәртибендә тезелгән. Ләкин бу тәртиптә ялгышлык киткән. Аларның урыннарын алыштырырга кирәк.

1.Анд 2.Гималай 3.Карпат 4.Крым

4 нче конкурс

Сезнең алда тигезлекләрнең исемнәре. Мин санап киткән сыйфатлар аларның кайсына хас?

  • Бу тигезлек төньяктан көньякка берничә табигый зона аркылы, чүлгә кадәр җәелгән. Анда Валдай калкулыгы бар. (1).
  • Бу түбәнлек борынгы заманнарда диңгез төбе булган. Кара һәм Азов диңгезләре буйлап 120-150 км.га көнбатышта Дунай тамагыннан, көнчыгышта Кальмиус елгасына кадәр сузылган. (3)
  • Көнчыгыш Европа тигезлеге
  • Көнбатыш Европа түбәнлеге
  • Кара диңгез буе түбәнлеге
  • Волын калкулыгы
  • 5 нче конкурс

    Сезнең алда бугазларның атамалары.

  • Кайсы бугазлар ике океанны берлштерә? (1,2)
  • Кайсы бугаз ике ярымутрауны бүлә? (3)
  • Кайсы бугаз ике материкны аерып тора? (2)
  • Кайсы бугаз ике Европа илен бүлеп тора? (5)
  • 1.Магеллан

    2.Беринг

    3.Баб-эль-Мандеб

    4.Босфор

    5.Ла-Манш

    6 нче конкурс

    Сезнең алда диңгез исемнәре. Аларны төньяктан көньякка таба географик урнашулары буенча тезәргә кирәк. (1,3,2,4)

    1.АК диңгез

    2.САРЫ диңгез

    3.КАРА диңгез

    4.КЫЗЫЛ диңгез

    7 нче конкурс

    ГРЕНЛАНДИЯсүзенә кергән хәрефләрдән географик объектларның атамаларын аңлатучы сүзләр төзергә кирәк. Кем күбрәк сүзләр төзи, шул җиңүче була. (Ике уенчыга да ручка һәм чиста битләр бирелә)

    (Ике уенчының иң күп сүз төзегәне җиңә) Җиңүче игълан ителә аңа сүз бирелә

    Йомгаклау

    Шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Уенда катнашучылыр үзләренең география фәнен яратуларын, һәръяклап белемле булуларын күрсәттеләр. Жюри членнарына, кунакларга, укучылырга һәм уенчыларга игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

    Файлы: люблю тебя мой край родной внеклассное мероприятие.doc
    Размер файла: 180736 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология