Автор конспекта:
Автор(ы): — Саляхова Зиля Савитовна

Место работы, должность: — МБОУ «Байрякинская СОШ», учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Математика

Цель урока: —

: -күбурынлы саннарны дөрес язу күнекмәләрен

камилләштерү; язып тапкырлау алгоритмын кабатлау һәм

ныгыту; гамәл эшләү тәртибен ныгыту;

-төрле кызыклы фактлар ярдәмендә балаларның аң-белем

дәрәҗәсен үстерү;

-табигатькә, әйләнә-тирә мөхиткә карата сакчыл караш һәм

мәхәббәт тәрбияләү.

Используемое оборудование: —

Индивидуаль эшләр язылган карточкалар, материклар

картасы, лимон, помидор,көнгерә, пингвин, шарлавык

рәсемнәре, мәсьәлә схемасы, улчәү берәмлекләре

таблицалары,телдән исәпләү материалы.

Краткое описание: — Галәм киңлегенә сәяхәт ясау. Кояш белән Җир арасындагы ераклыкны табу. Җир шары, материклар һәм океаннар буйлап сәяхәтне мисал һәм мәсьәләләр чишеп дәвам итү.

1.Оештыру моменты.

—Балалар, бездә бүген кунаклар бар, барыбыз да аларга карап алабыз да дәресебезне башлыйбыз.

2.Дәрес темасын һәм максатын балаларга җиткерү.

-Без сезнең белән күбурынлы саннарны берурынлыга тапкырлауны кабатлап үтәрбез, төрле мисаллар һәм мәсьәләләр чишәрбез. Мин барыгызның да актив булуын һәм катнашып утыруыгызны телим.

— Бүген без сезнең белән сәяхәткә чыгабыз. Һәм сәяхәтебез вакытында үткән дәрес материалын искә төшереп кабатлап үтәбез.

Ләкин сәяхәткә чыкканчы регистрация үтәргә кирәк.

3. Телдән исәпләү.

— Балалар, сезнең алдыгызда билетлар ята, анда һәрберегезнең урыннары күрсәтелгән. Ә урыннарның номерын белү өчен бирелгән мисалларны чишәргә кирәк.

Карточкалар белән эш.

Кемнәрнең галәмгә очасы килә? Әйдәгез,Кояшка сәяхәткә чыгабыз!Әйтегез әле, анда барып буламы? (Юк.) Ни өчен дип уйлыйсыз?Әйе, анда эссе. Кояшның өслегендә 6000 С кызулык,әгәр без ай зурлыгында кар әвәләп кояшка ыргытсак ул ярты минутта эреп юкка чыгар иде. Бу күпме секундка тигез? (30с).

Ә бездә җәй көнендә температура +30с га җитсә дә, эссе дибез. Җирдәге (бездәге) температура кояштагы температурага җитсен өчен термометрда температура ничә градуска күтәрелергә тиеш? (5970). Кояшка барып җитү өчен күпме ара үтәргә кирәк? (150 млн. км). Тактада язып күрсәтергә кирәк (150000000). Элекке вакытта бер техника да булмаган заманда нәрсәдә йөргәннәр. (Атта). Менә шул арбада яки атлар җигелгән заманда. Кояшка барып җитү өчен 500 ел кирәк булыр идее. Ул ничә гасыр була. (5). Кешеләр автомобиль уйлап тапкач, шул ук араны үтү өчен 5 тапкыр әзрәк вакыт. Ә самолета 10 ел очарга кирәк булыр идее. Бу ничә ай?(120ай). У лбу араны минутына 15км очып үтәр иде.

Ә ракета бу араны 1 елда үтә. Быел кәбисәелы булса ул ничә көн очар иде. (366 көн). Кояш нуры бу араны бары 8 минутта үтә.

Мәсьәлә:Кояшның беренче нурлары Гүзәлне иртәнге сәг. 7дә уята. Кояш офыктан ничәдә күтәрелә? (6 сәг. 52мин.).

Нәтиҗә: — Шулай итеп без Кояшның бик ерак урнашканын белдек һәм ул планета түгел ә зур йолдыз – газлы, утлы шар.

— Димәк без Кояшка бары хыялда гына сәяхәт итә алабыз. Ә хәзер без үзебез яшәгбн Җир шары буйлап хәрәкәт итик.

1тукталыш: Антарктида(Тактада пингвин.)

— Бу нинди кош? ( Пингвин). Ул кайда яши? ( Антарктида да). Бу кош очамы.

(Юк)

— Кошка ярдәм итик. Аңа оя ясарга ташлар кирәк. Ә ташлар бары бирелгән мисалларны эшләгәч кенә урыныннан күчәләр.

565 х 20 453 х 30

863 х 12 295 х 16

146 х 42 232 х31

— Нинди кагыйдәне кабатладык?( Санны икеурынлы санга тапкырлау ). Молодцы.Кемнәр дорес эшләгән тикшерәбез дә үзебезгә билгеләр куябыз.( Тактада кеше рәсеме )

-хатасыз

-1 хата

— 2 хата

— дөрес түгел

-Юлыбызны Һинд океаны аша дәвам итәбез.

2 тукталыш: Австралия.

— Балалар, Австралиядәге иң киң таралган җәнлекне атагыз. (Көнгерә). Әйе. Ә көнгерәнең сумкасында безгә биремнәр бар. Нинди биремнәр алар? Тактада тигезләмәләр языла.

1) Х-14=3600:100

Х-14=36

Х=36+14

Х=50 -Австралидә 50 төр көнгерә билгеле.

2) Х+320=664: 2

Х+320=332

Х=332-320

Х=12- төр көнгерә агачка үрмәли ала. Аларны агач көнгерәләре диләр.

3) 400-Х=170 х 2

400-Х=340

Х=400-340

Х=60- бу көнгерәләрнең буйлары уртача 60см.

4) Х*10=540:3

Х*10=180

Х=180:10

Х=18- бу көнгерәләр 18м биеклектән сикерә алалар.

Сәяхәтебез дәвам итә.

Физминутка

3нче тукталыш

Без сезнең белән Африка ярларына килеп җиттек. Африка халкы һәм табигате ягыннан күптөрле һәм кызыклы материк.

-Балалар, менә бу саннарга игътибар итегез әле. Бу саннар турында нәрсә әйтергә була? Нинди эзлеклелек хас аларга?

1760 2100 1550

1770 2220 1695

1780 2340 1840

1790 2460 1985

1800 2580 2130

1800-бу дөньядагы иң зур «Виктория» шарлавының киңлеге;

120- бу сан шарлавыкның биеклеге;

ә инде 3 баганадагы аерма 145-ул дөньядагы иң тәбәнәк кешеләрнең буйлары. Бу кешеләрне пигмейлар дип йөртәләр.

Атлантик океан зурлыгы ягыннан бары Тын океаннан гына калыша. Анны үтеп без Америкага барабыз. Әйдәгез башта

4нче тукталыш

Көньяк Америкага тукталыйк. Монда инде иң күп сулы һәм 500 дән артык кушылдыгы булган Амазонка елгасы ага. Ә инде бирелгән аңлатманы дөрес итеп эшләсәк, аның озынлыгын да белеп була.

(6890 — 5918) : 3 х 2 = 6480

6890-5918=972 972:3=324 324х20=6480 Молодцы!

5нче тукталыш:

Көньяк Америкада иң зур елга Амазонка булса,Төньяк Америкада Миссисипи-Миссури елгасы иң озыны. Аның озынлыгы аңлатманың кыйммәтенә яшеренгән

428 х 3 х 5 = 6420

428 х 3=1284 1284 х 5= 6420

Димәк, Миссисипи- Миссуриның озынлыгы күпме булды?

Мәсьәлә:

-Балалар, әйдәгез мәсьәлә дә чишеп карыйк әле

Бер качык бәрәңге 50 кг авырлыкта. Америкада үстерелгән иң зур лимонның авырлыгы бәрәңге массасыннан 46 кг 912 кг га ким, ә иң зур помидорның массасы лимон массасыннан 19 кг 412г га артык . Иң зур лимон һәм помидорның авырлыгы күпме?

Бәрәңге- 50 кг

Лимон- ?кг, 46кг 912г-га ким

Помидор- ?кг, 19кг 412г-га артыграк.

-Балалар, сүз нәрсәләр хакында бара?

Мәсьәләне чишү өчен нинди үлчәү берәмлеге куллану уңайлырак?

Нинди зурлыкларга әйләндерәбез?

Граммнарга.

50 кг = 50000 г

46кг 912г = 46912г

19кг 412г =19412г

50000-46912=3088(г)

3088+19412=22500(г)

—Шундый авырлыктагы лимон һәм помидор булырга мөмкинме?

—Мондый мәгълүмәтләр Гиннес рекордлары дигән китапта бик күп икән.

Сәяхәтебезне дөньядагы иң зур, иң тирән океан аша дәвам итәбез. Бу Тын океан. Аның иң тирән урыны Мариан иңкүлеге 11022метр.

6 нчы тукталыш .

-Чираттагы тукталыш иң зур материк-Евразия тукталышы. Ул нинди өлешләрдән тора? (Европа һәм Азия) Аны нинди тау ике өлешкә бүлә? (Урал) Молодцы!

-Балалар, тактадагы тапкырлауларның җавапларын табарга кирәк.

1806 х 9=16254 5072 х 2=10144

1213 х 7= 8491 3598 х 5= 17990

Жавапларны үсә бару тәртибендә укып чыгыгыз. Нинди сүз килеп чыга? (Идел) Ул елга нинди шәһәр яныннан үтә? (Казан)

-Димәк, без балалар туган ягыбызга кайтып җиткәнбез.

Йомгаклау:

-Сез бүген дәрестә нәрсәләр эшәдегез?

— Күп мәгълүмәтләр тупладыгыз. Ә хәзер кемнәрнең бик игътибарлы булуын беләбез:

-Мәйданы ягыннан иң зур океан?

— 1 урында- Тын;

— 2 урында – Атлантик;

— 3 урында – Һинд.

Океаннар барлыгы ничәү?(4), Кайсы океан калды?

—Молодцы, балалар! Сез бик актив булдыгыз.

(Билгеләр кую)

Өстәмә материал — чылбыр

( 3079 х 3 + 8413 ) : 5 = 3530–Бу Идел елгасының озынлыгы.

Билгеләрне жетоннар санына карап куябыз. Барыгызга да рәхмәт балалар.

Файлы: Урок обобщения и систематизации.docx
Размер файла: 26994 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология