Автор конспекта:
Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

«Кошлар – безнеңдусларыбыз», «Кошларны саклагыз!» дигән

плакатлар, кошлаучы кошларнын рәсемнәре, ребуслар.

Краткое описание: — Данный урок — викторина посвящен изучению зимующих птиц в родном крае для 4 класса.

4 нче сыйныф өчен дәрес-викторина

Тема:Канатлы дусларыбыз.

Жиhазлау:«Кошлар – безнеңдусларыбыз», «Кошларны саклагыз!» дигән

плакатлар, кошлаучы кошларнын рәсемнәре, ребуслар.

Алып баручы: Без буген канатлы дусларыбызга багышланган КВНга жыелдык. КВНда ике команда көч сынашачак. Без кошларны бик яратабыз.

Алар табигатькә, кешеләргәзур файда китерә. Кошлар бик куп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрәбез кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш. Хәзер кичәне баш –

лыйбыз. Кичәдә«Сыерчык» һәм «Карлыгач» командалары катнаша. Коман-

далар бер – берсен сәламлиләр.

1. Сәламләү.

«Сыерчык» командасы– «Сыерчык» (И.Шәмсетдиновкое, Г.Лотфисүзләре), «Карлыгач» командасы«Карлыгач» җырын(З.Хәбибуллинкое, Г.Тукайсүзләре) башкара.

2. Тапкырларбәйгесе.

Командаларбер– берсенәтабышмакларәйтешәләр.

«Сыерчык».

Башы тарак,

Койрыгы урак,

Кычкыртып боргысын,

Уята барысын.

(Әтәч)

Yзе озын,

Чабуы кыска.

(Торна)

Соскы борын – бакылдык,

Күп сөйләшә– такылдык.

(Yрдәк)

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек җыдый бу чүкеч?

(Тукран)

«Карлыгач».

Төнләочарга ярата,

Көндез очмый, йокыга ята.

(Ярканат)

Yзе йомырка басмый,

Баласын да бакмый.

(Күке)

Ука – ука тыш кына,

Су коена инештә

Оча алса да, җирдәйөри,

Ите яхшы бәлешкә.

(Yрдәк)

Агач башында йорты,

Эчендәяши җырчы.

(Сыерчык)

3. Уен «Бу нинди кош ?»

Алып баручы кошлар тормышы турында язылган җөмләләр укый. Уенда катнашучылар кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклыйлар.

1) Безнеңурманнарга ноябрь – декабрь айларында килә. Яз башында

ул төньякка китә. Нарат hәм чыршы күркәләре уңмаган елны анны очрата алмыйсын. Бу кошларны кышкы салкын куркытмый, алар шундый шартларда яшәргәяраклашкан, декабрь – февраль айларында бала чыгаралар.

(Чукыр)

2) Кышын ул иртәдән кичкәкадәр ашарга эзли. Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бу кошныңбер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.

Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк.

Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр – унау бала чыгара. Ата hәм ана кош

нәниләренәкөненә400-600 тапкыр төрле бөҗәк китерәләр.

(Песнәк)

3) Кошныңкорсак асты hәм баш арты – кып- кызыл. Кара канатлары аркылыга берничәрәт ак сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгәтери дәтомшыгы белән җиргәкечкенә кайры кисәкләре очыра, агачтан корт эзли. «Урман докторы» диләр аныңтурында.

(Тукран)

4) Бу кошлар кешеләр янәшәсендәяши. Алар – төрле шартларда яшәргәҗайлашкан кошлар. Оялары- тәрәзәбашында, йорт кыегында , ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенәоч тапкыр бала чыгара.

Җиләк – җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана.

(Чыпчык)

5) Бөрчек – бөрчек яшькелт, шәмәхәтөсләр белән жемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яши. Ул – игенчеярдәмчесе. Җәй буена унарча меңкорткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр.

(Сыерчык)

6) Нәни кошчык, парланып торган җир өстеннән күтәреләдә, канатларын тиз – тиз җилпеп, зәңгәр күктәюгалгандай була. Yзе кеп – кечкенә, ә ягымлы

тавышы белән басуга ишетелә. Җирдә– язгы сулар тавышы, hавада – аның җыры. Бәлкем ул игенчеләрәсабан ашлыгы чәчәр вакыт җитәдип хәбәр саладыр.

(Тургай)

7) Борыны hәм тәпиләре кызыл, аркасы күксел соры, башы куе коңгырт, корсагы ак төстәге кошлар. Камышлы күлләрдә, елга култыкларында hәм сазлы урыннарда яшәргәярата. Безнеңелгаларда hәм күлләргәапрель башында кайталар. Алар – кыю hәм җитез кошлар. Балык ашап туеналар.

(Акчарлак)

8) Ата кошныңгәүдәсе сары, канатлары чем- кара, аркылыга ак сызыклар белән чуарланган. Томшыгы төбеннән күзләренәтаба кара тап сузыла. Анасы

соргылт – яшел төстә, канатлары кара. Безнеңурманнарга майныңикенче яртысында гына кайталар. Ике ботак япьләнеп үскән аркага нык hәм пөхтәитеп оя коралар. Күп кенәкошлар ашамый торган йонлач, чәнечкеле кортларны , кыр кандаларын, яфрак кондызларын ашыйлар, дистәләрчәмеңкорткычларны юк итәләр.

(Шәүлегән)

4. Капитаннарга бирем.

Билгеләнгән вакыт эчендәкем күпме кышлаучы яки күчмәкош исемнәрен әйтәала?

5. Кошларга багышланган җыр исемнәрен санау.

(Мәсәлән: «Кәккүк» Ә.Бакиров кое, Ш.Мөдәррис сүзләре,

«Карлыгач» З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре,

«Минем әтәчем» Ж.Фәйзи көе, М.Җәлил сүзләре,

«Ун чыпчык» А.Ключарев көе, Н.Дәүли сүзләре,

«Кәккүк» М.Мозаффаров көе, Ә.Ерикәй сүзләре,

«Сайра син, тургай» З.Хәбибуллин көе, Г.Насыйри сүзләре,

«Сыерчык» И.Шәмсетдинов көе, Г.Лотфи сүзләре,

«Каз» Ә.Бакиров көе, Ә.Бикчәнтәева сүзләре) hәм башкалар.

6. Уен «Кем тизрәк?»

Һәр командадан бер укучы төрлечәкиселгән фигуралардан кош рәсемен төзи, кошныңисемен әйтә.

7. Уен « Кем күбрәк?»

Һәр командадан берәр катнащучы такта янына чыга hәм билгеләнгән вакыт эчендәкош исемнәрен яза.

(Мәсәлән: карга, торна, чукыр, чыпчык, песнәк, сыерчык, карлыгач, сандугач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак, кенәри).

8. Капитаннарбәйгесе «Әйтеп бетер».

1. Бар нәрсәйокыга талгач,

Бакчалар тынып калгач,

Куактан куакка кунып,

Сайрый сары …..

(Сандугач)

2. Арыш кыры белән бу кош

Аерылмас дус бугай -

Башаклар җырга кушыла,

Сайрап җибәрсә…..

(Тургай)

9. Уен «Син кошларны таныйсыңмы?»

Кошлар турында дүртьюллык укыла, уенда катнашучылар бирелгән кош рәсемнәре арасыннан кирәклесен алып күрсәтәләр.

Шәүлегән

Әй, щәүлегән, шәүлегән,

Курыкма уз шәүләннән –

Күптән белергәвакыт:

Шәүлән бит үз гәүдәннән …

Чебенче .

Бу кош – Чебенче атлы,

Бу кош чисталык яклы –

Бакчаны hәм йорт тирәсен

Шакшы чебеннән саклый.

Сыерчык.

Yзенчәҗыр чыгарырга

Сыерчык вакыт тапмый.

Эштән бушаган арада

Башка кош җырын ятлый.

Карлыгач.

Бөтерелә, тыз –быз килә,

Эй , кылана карлыгач ….

Юк, кыланмый, черки куа,

Карлыгачнын карыны ач….

Кызылтүш.

Тизрәк бул, кызылтүш,

Чыпчык күргәнче җитеш:

Карга мин ярма сиптем –

Син аша, әмин киттем.

Тукран.

Тукранныңтукылдавын

Хупламасан хуплама,

Тик белеп тор: бу тырыш кош

Утын ярып туклана!

Торна.

«Торыйк – торыйк!» — дип киләдә,

Торыр көне калмагач,

Китеп бара – туны юк шул,

Тәпие дәялангач.

Яңадан кайтыр өчен.

Китмичә ни эшлисен?

Купшыл.

Купшыл бер дәкупшы түгел –

Көн дәкием алышмый.

Киемен пөхтәтотканга

Купшылардан калышмый.

10. «Сынамышлар бәйгесе»

Кайсы команда кошларга бәйле сынамышларны күбрәк әйтер?

Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

Карлыгач иртәкилсә, көннәр тиз матурланыр.

Тургай килгәч – тугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.

Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы унар.

Карлыгачлар җәй көне түбән очса, яңгыр булыр.

Аккош иртәкилсә, яз начар булыр, озак торыр.

Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.

Каз югарыдан очса, яз көне су күп булыр.

11. «Буталган хат» уку.

12. Җиңүче команданы билгеләү. Бүләкләр тапшыру.

Кулланылган эдэбият:

1. «Табигать мизгелләре» К.Тәхау.

2. «Yги кыз» . Рэшит Бэшэр.

3. «Балалар жырлый». Г.Гэрэева.

4. «Юлдаш» газетасы. №6 (47), 1994 ел.

Файлы: Канатлы дуслар.doc
Размер файла: 3981312 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология