Автор конспекта:
Автор(ы): — хайруллина Рамзия Лотфулловна

Место работы, должность: —

Учитель татарского языка и литературы МБОУСОШ с чалпы Азнакаевского района Республики Татарстан

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — высшее профессиональное образование

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — образовательная программа

Краткое описание ресурса: —

Образовательная рабочая программа по татарской литературе для 6 класса базовой школы

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Бакирова Р.Р.

Беркетмә № , “___” ______ 2013 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________ Зәкиева Э.Ф.

“___” ____ 2013 ел.

“Раслыйм”

Приказ№

Директор: _________ Авзалов Ф.Г..

“___” _____ 2013 ел.

Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе“Чалпы авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БАЗА МӘКТӘБЕНЕҢ

6НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(атнага 2 сәгать, барлыгы 70 сәгать)

Төзеде:Iквалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәмзия Лотфулла кызы.

2013-2014 нче уку елы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә№——

“——-“———2013

Чалпы авылы,2013 нче ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  • — Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законы (7 нче маддә )
  • Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган (2001 ел , 29 декабрь. № 1756) «Россия мәгарифен яңарту Концепциясе»;
  • Татарстан Республикасынын «Мәгариф турында»гы Законы (7 нче маддә);
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  • “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  • Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  • 7.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008 турында 15.04.2013 нче елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының№1305/13 боерыгы 8. «Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы Мәгариф һәм фән министлыгының 7.09.2013 нче елның №1238/13 санлы хаты .

    9.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010

    10Дәреслек:Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. — Казан: Мәгариф, 2006. Приказ 1039/09 24.04.2009 №73 11.Мәктәпнең 2013-2014 нче уку елы өченукыту программасына нигезләнеп төзелде.

    Эш программасы структурасы.

    Татар теленнән эш программасы биш өлештән тора:

    1)программаныңэчтәлеге;

    2)укыту – тематик план;

    3)укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр;

    4)укучыларныңбелемнәрен бәяләүнормалары;

    5)укыту – методик комплекты

    Программаның эчтәлеге:

    Программада әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Җитмәгән дәресләрне тутыру өчен, М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен өйрәнү 1сәгатькә арттырылды, ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлауга 1 дәрес өстәлде.

    Темалар

    Әсәрләрне өйрәнү

    Дәрестән тыш уку

    Бәйләнешле сөйләм үстерү

    Әдәбият теориясе

    Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

    сәгать саны

    Эш программасындагы сәгать саны

    1

    Татар халык җырлары.

    3

    3

    Җыр, озын һәм кыска җырлар, такмаклар турында төшенчә.

    2

    Д.Т.Уку.Халык җырлары.”Әпипә”,”Иске кара урман”,”Ашказар””Азамат”,”Сандугач”

    1

    3

    Г.Тукай “Милли моңнар” (“Әллүки”), “Өзелгән өмет”.

    2

    2

    4

    Д.Т.Уку.Г.Тукай”Туган авылым”

    1

    5

    Галиәсгар Камал. “Беренче театр”.

    3

    3

    Конфликт турында төшенчә.

    6

    С. Рәмиевнең тәрҗемәи хәле,шигырьләре: ”Уку”,”Таң вакыты”,”Авыл”,”Мин”…

    2

    2

    7

    Д.Т.Уку.Н.Думави “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”.

    1

    8

    Әхмәт Фәйзинең тәрҗемәи хәле, “Тукай” романы.

    5

    5

    1

    9

    Хәсән Туфан шигырьләре.

    5

    5

    1

    Строфа турында төшенчә.

    10

    Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”.

    4

    4

    2

    11

    Д.Т.Уку.Н.Исәнбәт “Уракчы кыз”, “Коммуна тимерлегендә”, “Туган ил”

    1

    12

    Д.Т.Уку..Мәҗит Гафуриның”Үзем һәм халкым”,”Мин кайда?”,”Кызыл байрак”шигырьләре.

    1

    13

    Гариф Гобәй. “Маякчы кызы”.

    3

    3

    1

    14

    Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”, “Йолдыз кашка турында баллада”.

    2

    2

    Баллада турында башлангыч мәгълүматлар.

    15

    Ибраһим Гази хикәяләре.

    4

    4

    1

    16

    Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”.

    4

    4

    1

    17

    Р Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”,”Кунак егетләр”, “Батырлык эшләр идем…”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

    2

    2

    18

    Ләбибә Ихсанова .“Наил белән Фаил “ повесте”.

    4

    4

    1

    19

    Д.Т.Уку.Туфан Миңнуллин .“Авыл эте Акбай”.

    1

    20

    Мөхәммәт Мәһдиевнең тәрҗемәи хәле, .“Без– кырык беренче ел балалары”.

    4

    5

    1

    21

    Фәнис Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы, шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”. “Ак төнбоек” хикәясе.

    3

    3

    1

    22

    Ел буена үтелгән материалны гомумиләштереп кабатлау.

    1

    23

    Язучылар белән очрашу өчен резерв дәресләр.

    2

    50

    52

    6

    12

    Тематик планлаштыру

    Фән

    Сыйныф

    Еллык сәг. саны

    Атналык сәг. саны

    Контроль эшләр саны

    Дәреслек авторы, елы

    Татар теле

    6

    70

    2

    төре

    I

    II

    III

    IV

    Дәреслек:Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. — Казан: Мәгариф, 2006. Приказ 1039/09 24.04.2009 №73

    инша

    2

    2

    2

    2

    Д.Т Уку

    3

    1

    2

    1

    Б.С.Ү

    инша

    1

    1

    3

    1(к)

    4

    1

    4

    2

    Әдәбияттан укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

    •татар әдәбиятындагы аерым язучылар ижаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

    • текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ятыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;

    •әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

    •әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция; конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел — сурәтләү чаралары турында белергә;

    •язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә:

    әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;

    • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

    Әдәбияттан формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

    • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм ижади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

    — әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

    • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

    • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән нзложенне язу;

    • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

    • фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәләрне тану;

    • әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

    • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

    • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга. хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

    • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру. милли үзенчәлекләрен ачыклау;

    • диалогта яисә бәхәстә катнашу.
    • сүзсәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
    • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу

    Әдәбияттан укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

    • язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик);

    • әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда ижат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының, күренекле вәкилләре турында өстәмә;

    • әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик: әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, тел — кыйммәтләрен табу өчен кирәклемәгүлүматлар булдыру.

    5-8 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

    • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
    • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
    • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.

    Бурычлар:

    1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

    2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

    3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

    4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

    5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

    Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр

    • Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
    • Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
    • Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
    • Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
    • Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
    • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
    • Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
    • Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
    • Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
    • Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
    • Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
    • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
    • Сүзсәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
    • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
    • Бер минутка 75-115 сүз уку.

    Әдәбияттан предметара эшчәнлек:

    • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
    • әдәбиятны татар теле белән бәяләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;
    • татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзин — рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт — халыкларга карата түземле – ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;
    • әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

    Әдәбияттан укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:

    • укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
    • укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
    • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
    • әхлак (этик ) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү.

    Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

    Укуны бәяләү

    Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

    Сыйныфлар

    Беренче ярты еллыкта

    Икенче ярты еллыкта

    хәреф саны

    иҗек саны

    сүз саны

    хәреф саны

    иҗек саны

    сүз саны

    5

    355-600

    155-235

    60-105

    415-650

    160-250

    70-110

    6

    415-650

    160-250

    70-110

    445-700

    170-270

    75-115

    7

    445-700

    170-270

    75-120

    455-725

    180-280

    80-125

    8-9

    455-725

    180-280

    80-125

    485-755

    190-290

    85-130

    10

    465-735

    190-290

    85-130

    495-765

    200-300

    90-135

    11

    475-745

    200-300

    90-140

    500-775

    210-320

    100-145

    • Искәрмә.Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда – 40-50% , ә 8-9 нчы сыйныфларда 50-60 %ка югарырак була. Искәрмәләр. 1) укуның төп максаты – текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү; 2) укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, укуны бәяләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү күнекмәләре алырга тиеш.

    Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин

    Таләпләр

    Билге

    1.

    .

    Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер 1.Фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә; 2. Татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

    3. Җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә; җөмлә – сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

    4. Тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса;

    5. Интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса; укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

    “5” ле билгесе куела.

    2.

    Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

    1.Кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

    2.Сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

    3.Җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

    4.Укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

    “4” ле билгесе куела.

    3

    1.Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә; 2 . текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә; 3.Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

    “3”ле билгесе куела.

    4

    1. Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

    2. Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

    3. Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

    4. Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда

    “2”ле билгесе куела.

    Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

    Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

    Сочинениене бәяләү нормалары

    Эшнең эчтәлеге һәм теле

    Грамоталылыгы

    Билге

    1

    Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

    1 орфографик (пунктуацион яки грамматик) ялгыш бар

    “5”ле билгесе куела

    2

    Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

    2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар

    “4”ле билгесе куела

    3

    Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

    3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар

    “3”ле билгесе куела

    4

    Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

    7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар

    “2”ле билгесе куела

    5

    Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

    Ялгышлары “2”ле кую нормасыннан артык

    “1”ле билгесе куела

    КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН

    Барысы:70 сәгать;әсәрләрне өйрәнү: 52сәгать;бәйләнешле сөйләм үстерү:12 сәгать; дәрестән тыш уку:6 сәгать:инша( 5 сәг)

    Дәрес темасы

    Сәгать

    саны

    Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

    Үтәлү вакыты

    План

    Факт

    1 нче чирек:9 атна(18 с)

    Җырлар:5 сәг+2 сәг Д.Т.Уку

    1

    Җыр турында төшенчә. “Гөлҗамал”, “Көзге ачы җилләрдә”.

    1

    Җыр турында төшенчә алу.8нче биттәге сорау

    ларга җавап бирә белү .Моңның әһәмиятен белү.

    2.09

    2

    Татар халык җырлары: “Туган ил”, “Яшә, республикам!”

    1

    Халыкның рухи тормышыннда җырның ролен, аның көй белән бергә яшәвен аңлау. Көйләрдә моңның әһәмиятен белү.

    4.09

    3

    Татар халык җырлары: “Ай былбылым”, “Сабан туе”, “Шома бас”.

    1

    Озын һәм кыска җырлар, такмаклар турында төшенчәгә ия булу. Аларда кеше халәтенең төрле яклары чагылуын аңлау.

    9.09

    4

    ДТУ. Халык җырлары. “Әпипә”, “Иске кара урман”, “Ашказар”, “Азамат”,”Сандугач”..

    1

    Халык җырларының матурлыгын аңлау.16 нчыбиттәге сорауларга җавап бирә алу

    11.09

    5

    Г.Тукай.”Әллүки”( “Милли моңнар” ) җырларының үзенчәлеклре

    1

    Тукайның милли көйләребез, милли җырларыбызның әһәмиятен ачык күрә һәм күрсәтә белүен , әдипнең халык көенә, моңына тирән мәхәббәтен аңлау.

    16.09

    6

    Г.Тукайның“Өзелгән өмет”әсәрендә төп фикер.

    1

    “Тәфтиләү” көенә җырлана торган бу җырда лирик геройның моңсу хисләре гәүдәләнүен аңлау.

    18.09

    7

    ДТУ. Г.Тукайның“Туган авыл” шигыре

    1

    Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп яттан сөйли белү.

    23.09

    Г.Камал: 3 сәг

    8

    Галиәсгар Камал – күренекле драматург. “Беренче театр”комедиясе.

    1

    Г.Камалның татар театрын үстерүгә керткән өлешен аңлау.

    25.09

    9

    Г.Камалның “Беренче театр”комедиясендә төп эчтәлек.

    1

    Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп укый, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

    30.09

    10

    Г.Камалнең “Беренче театр” комедиясендә образларның бирелеше. Конфликт турында төшенчә.

    1

    Әсәрнең эчтәлеген һәм ни өчен комедия икәнен аңлау, комедия турындагы белемнәрне киңәйтү. Төп образларның үзенчәлекле сыйфатларын белү. Искелек гәүдәләнеше буларак Хәмзә образына бәя бирә алу.

    2.10

    С.Рәмиев: 2 сәг

    11

    Сәгыйть Рәмиев – нечкә күңелле лирик.

    “Уку”,”Таң вакыты”шигырендә төп эчтәлек.

    1

    С.Рәмиевнең тормыш юлын аңлау, аның иҗатына лиризм хас булуны төшенү.белемгә өндәү,рухи уянырга чакыруны аңлау.

    7.10

    12

    С.Рәмиевнең “Авыл” ,”Мин”шигырьләрендә төп эчтәлек

    1

    С.Рәмиевнең шигырьләренең эчтәлеген аңлау.туган якка мәхәббәтне тою.

    9.10

    Н.Думави: 1 сәг Д.Т.Уку.

    13

    ДТУ. Н.Думавиның “Мәхбүс”, “Авыл мужигының шәһәр баена әйткәне”, “Авыл малайларының ягъмур теләве”шигырьләре

    1

    Н.Думави турында белешмә алу,шигырьләренең эчтәлеген аңлау.Тоткынлык газапларының бирелешен тою.

    14.10

    Ә.Фәйзи: 5 сәг +1 сәг Б.С.Ү

    14

    Әхмәт Фәйзи – Тукай турында иҗат итүче әдип.

    1

    Ә.Фәйзи тормышын аңлауга ирешү.биографияне план төзеп өйрәнү.

    16.10

    15

    Ә.Фәйзинең “Тукай” романыннан өзекләр.

    1

    Г.Тукай биографияен тагы бер кат искә төшерү, ныгыту. Әсәр эчтәлеге аша Тукай язмышының төрле борылышларга бай булуын, аның тормышында булган яңалыкны белү.

    21.10

    16

    Ә.Фәйзинең “Тукай” романыңңан өзекләр

    1

    Габдулланың укуга карашын күзәтү.

    23.10

    17

    Ә.Фәйзинең”Тукай”романында Габдулланың мәдрәсә тормышы.

    1

    Борылышларның халык язмышына бәйлелеген күрсәткән ситуация һәм вакыйгаларны аңлау һәм аңлата белү.

    28.10

    18

    Ә.Фәйзинең “Тукай” романын өйрәнүне йомгаклау.

    1

    “Тукай” романының эчтәлеген аңлау. Тукайның халык баласы булуын аңлата алу.

    30.10

    2 нче чирек:6,5 атна (13 с)

    19

    БСҮ. Сочинение “Бәләкәй Апуш ничек зур Тукай булды?”

    1

    Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    11.11

    Хәсән Туфан:5 сәг+ 1 сәг Б.С.Ү.

    20

    Хәсән Туфан – авыр язмышлы әдип.

    1

    Х.Туфан тормышындагы кайбер биографик моментларны аңлау (Бөек Ватан сугышында булмавы).

    13.11

    21

    Х. Туфан шигырьләре: “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Моабитны күрдем төшемдә”, “”Иртәләрем-кичләрем”.

    1

    Х.Туфан шигырьләрендәге хисләр драматизмын, фәлсәфи тирәнлекне, сәнгатьчә нәфислекне аңлауга ирешү.

    18.11

    22

    БСҮ. Х.Туфанның “Гөлләр инде яфрак яралар” шигырен яттан сөйләү.

    1

    Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә әсәрне сәнгатьле итеп сөйли, әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

    20.11

    23

    Х. Туфан шигырьләре: “Каеннар сары иде”, “Илдә ниләр бар икән?”, “Чәчәкләр китерегез Тукайга”. Строфа турында төшенчә.

    1

    Х.Туфан шигырьләрендәге хисләр драматизмын, фәлсәфи тирәнлекне, сәнгатьчә нәфислекне аңлауга ирешү. Строфа турындагы мәгълүматны үзләштерү.

    25.11

    24

    Х. Туфан шигырьләре: “Киек казлар”, “Кайсыгызның кулы җылы?” Күчерелмә мәгънә турында төшенчә.

    1

    Шагыйрьнең хисләрне табигать фонында, кошлар, җәнлекләр язмышы белән бәйләп яки күчерелмә рәвештә аңлатуын белү.

    27.11

    25

    Х. Туфан шигырьләре: “Аралагыз мине”, “Алмаз”.

    1

    “Алмаз” шигырендә туган телгә мәхәббәт, аның мәңге яшәргә тиешлеге идеясенең чагылуын аңлау.

    2.12

    Г.Ибраһимов: 4сәг+2 сәг Б.С.Ү.

    26

    Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр”повестеның 1 нче бүлегендә төп эчтәлек

    1

    Сыйнфый көрәшнең кешеләр язмышына тәэсирен, ягъни бергә үскән малайларның алга таба көрәш эчендә төрле сукмактан китүе, бер-берсенә дошман булып әверелүен аңлау.

    4.12

    27

    Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” хикәясендә төп эчтәлек

    1

    Эчтәлекне сөйли белү,дуслык турында күзаллау.

    9.12

    28

    Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр”хикәясендә геройларның язмышы.

    1

    Образларга бәя бирә белү.

    11.12

    29

    БСҮ. “Кызыл чәчәкләр” повестеның “Башлам” өлешен яттан сөйләү.

    1

    “Башлам” әлешенә салынган мәгънәне аңлау һәм аның әдәби вазифасын билгели алу.

    16.12

    30

    “Кызыл чәчәкләр” әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

    1

    Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

    18.12

    31

    БСҮ. Г.Ибраһимовның “”Кызыл чәчәкләр” повесте буенча контроль сочинение .“Кеше язмышы- ул бер җыр”.

    1

    Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу

    23.12

    3 нче чирек:11 атна:(22 сәг)

    Д.Т.Уку:2 сәг(Н.Исәнбәт: 1 сәг;М.Гафури:1 сәг)

    32

    ДТУ. Н.Исәнбәтнең “Уракчы кыз”, “Туган ил”,“Коммуна тимерлегендә”шигырьләре.

    1

    Әсәрләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

    13.01

    33

    ДТУ. М.Гафуриның “Үзем һәм халкым”,”Мин кайда”,”Кызыл байрак” шигырьләре.

    1

    М.Гафури әсәрләренең эчтәлегенә төшенү.

    15.01

    Г.Гобәй:3 сәг+1 сәг Б.С.Ү

    34

    Гариф Гобәй – киңкырлы иҗат кешесе. “Маякчы кызы”әсәренең 1 нче бүлеге

    1

    Г.Гобәйнең тормышын аңлауга ирешү.

    20.01

    35

    Г.Гобәйнең “Маякчы кызы”повестеның 2-3 бүлекләрендә төп эчтәлек

    1

    Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Маҗаралылык,серлелек роле.

    22.01

    36

    Г.Гобәйнең“Маякчы кызы”повестен йомгаклау.

    1

    План төзү күнекмәсенә ия булу.Эзлекле сөйләү.Илсөяр,Бикмүш карт образларына бәя бирү.

    25.01

    37

    БСҮ.Г.Гобәйнең “Маякчы кызы” әсәре буенча характеристика язу. “Илсөяр кем ул?”

    1

    Илсөяр турында тулы күзаллау булдыру. Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    27.01

    И.Юзеев:2 сәг

    38

    Илдар Юзеев иҗаты турында гомуми мәгълүмат. “Бакчачы турында баллада”сында төп эчтәлек..

    1

    И.Юзеев иҗаты турында башлангыч мәгълүматларга ия булу. Баллада турында башлангыч мәгълүмат алу.

    29.01

    39

    И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.

    1

    Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

    31.01

    И.Гази: 4 сәг+1 сәг Б.С.Ү

    40

    Ибраһим Гази – тирән фикерле язучы. “Кызыл томаннар артында” хикәясе.

    1

    И.Газиның тәрҗемәи хәле турында мәгълүматлы булу. Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

    3.02

    41

    И.Гази ның “Мәүлия нигә көлде?” хикәясендә үзенчәлекләр.

    1

    Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү

    5.02

    42

    И.Газиның “Өч Мәхмүт” хикәясендә төп эчтәлек.

    1

    И.Газиның хикәя иҗат итүдәге осталыгын, сурәтләрнең тыгызлыгын, лирик, юмористик төсмерләргә бай булуын, гыйбрәтле хәлләрнең яктыртылуын, характер аныклыгын аңлау.

    10.02

    42

    И.Газиның “Өч Мәхмүт”хикәясендә образларга хас сыйфатлар.

    1

    Үзбәя булдыру.3 Мәхмүт образын чагыштыра белү.

    12.02

    44

    БСҮ. Сочинение “Мин нинди кеше?”

    1

    Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу

    17.02

    Ч.Айтматов: 4 сәг+1 сәг Б.С.Ү

    45

    Чыңгыз Айтматов – дөньякүләм танылган әдип

    1

    Ч.Айтматов тормышы, иҗаты, ата-анасы хакында мәгълүматлы булу.

    19.02

    46

    Ч.Айтматов “Беренче мөгаллим”.

    1

    Әсәрнең эчтәлеген аңлау. Әсәргә карата дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

    24.02

    47

    Ч.Айтматовның”Беренче мөгаллим”әсәрендә төп эчтәлек.

    1

    Укыган өлешнең эчтәлеген белү.

    26.02

    48

    Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим”повестен йомгаклау.

    1

    Әсәрдә мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылуын аңлау. Дүшән һәм Алтынай образларына бәя бирә белү. Әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре чагылышын күрә белү.

    3.03

    49

    БСҮ. Ч.Айтматовның “Беренче мөгаллим”әсәре буенча сочинение: “Яхшылык җирдә ятмый”.

    1

    Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    5.03

    Р.Миңнуллин:2 сәг

    50

    Р. Миңнуллин шигырьләре: “Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем!”,

    1

    Шигырьләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.юмор аша шәфкатьлелек тәрбияләү.

    10.03

    51

    Р. Миңнуллин шигырьләре: “Кунак егетләр”,“Батырлык эшләр идем…”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!”

    1

    Татарча көрәшнең башка халыклар өчен дә кызыклы булуын аңлау.Шагыйрьнең бала күңеле нечкәлекләрен мөлаем юмор ярдәмендә чагылдыруын тою. Туган илгә, туган якка мәхәббәтне бала исеменнән оста әйтеп бирүен күрү.

    12.03

    Л.Ихсанова:4 сәг +1 сәг Б.С.Ү.

    52

    Ләбибә Ихсанова – балалар язучысы.

    1

    Л.Ихсанованың тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлы булу.

    17.03

    53

    Л.Ихсанованың“Наил белән Фаил”повестенда образларга хас сыйфатлар.

    1

    Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.Әхлак сыйфатларына ия булу.

    19.03

    4 нче чирек: 8 .5 атна: (17 с)

    54

    Л.Ихсанованың “Наил белән Фаил”повестенда Фаилнең хаталары.

    1

    Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.

    2.04

    55

    Л.Ихсанованың “Наил белән Фаил”әсәрен анализлау.

    1

    Әсәр герое турында төшенчәне үзләштерү. Үзәк героөның шуклыгы, хаталары, холкы турында фикер йөртә белү.

    7.04

    56

    БСҮ.Л.Ихсанованың “Наил белән Фаил”әсәренә нигезләнеп, сочинение “Минем дусларым”

    1

    Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу

    9.04

    Д.Т.Уку: 1 сәг(Т.Миңнуллин)

    57

    ДТУ. Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” драмасы турында белешмә.

    1

    Әдәби текстның сюжетын сөйли белү. Әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

    14.04

    М.Мәһдиев:5 сәг+1 сәг Б.С.Ү

    58

    Мөхәммәт Мәһдиев – күренекле татар язучысы.

    1

    М.Мәһдиев биографиясендәге үзенчәлекле моментларны аңлауга ирешү.

    16.04

    59

    М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”әсәрендә сугыш кайтавазы..

    1

    Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылыш үзенчәлекләрен күрү, Яшүсмерләр образларын бүгенгесе белән

    капма-каршы куеп ,тыныч тормыш кадерен белү.

    21.04

    60

    М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”әсәрендә сугыш кайтавазы..

    1

    Бөек Ватан сугышы авырлыкларының әсәрдә чагылыш үзенчәлекләрен күрү, Яшүсмерләр образларын бүгенгесе белән капма-каршы куеп ,тыныч тормыш кадерен белү.

    23.04

    61

    М.Мәһдиевнең “Без-кырык беренче ел

    балалары”повестенда образлар бирелеше.

    1

    Авторның персонаж һәм вакыйгаларны нечкә юмор белән сурәтләвенә төшенү. “Мин “ образының бирелү үзенчәлекләрен тоемлау.

    28.04

    62

    М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен анализлау.

    1

    Әсәрнең ни өчен шулай аталуын аңлауга ирешү.Сугыш булмаса гына тормыш матур була икәнен аңлау.

    30.04

    63

    БСҮ.Мәһдиевнең “Без- кырык беренче ел балалары”әсәренә нигезләнеп, инша: “Сугыш елы балалары”

    1

    Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    5.05

    Ф.Яруллин:3 сәг+ 1 сәг Б.С.Ү.

    64

    Фәнис Яруллин – батыр йөрәкле әдип.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлына карап, соклану хисләрен белдерә алу.

    7.05

    65

    Фәнис Яруллин шигырьләре: “Иң гүзәл кеше икәнсез!”, “Әйбәт тә минем әби!”, “Гайни”, “Ялкау ялы”.

    1

    Шигырьләрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.шигырьдә бала рухын чагылдыру үзенчәлекләрен тою.

    12. 05

    66

    Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясендә төп эчтәлек.

    1

    Әсәрнең эчтәлеген аңлауга ирешү.Сорауларга җавап бирә белү.

    Кешегә яхшылык эшләүнең күркәм гадәт икәнен.әмма аны гел искә төшереп торуның кире тәэсир ясавын күрсәтү осталыгын белү.

    14.05

    67

    БСҮ.Ф.Яруллинның “Ак төнбоек”хикәясенә нигезләнеп, әңгәмә-бәхәс. “Изгелек эшләү нигә кирәк?”

    1

    Әдәби телнең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    19.05

    Ел буенча үткәнне кабатлау:1 сәг

    68

    Ел буена үтелгән материалны кабатлау.

    1

    Тестларны чишә белү.

    21.05

    Б.С.Ү:2 сәг(Язучылар белән очрашу,бәхәстә катнашу өчен)

    69

    БСҮ. Язучылар белән очрашу өчен резерв дәрес.Альбина Мортазинаның “Яңгыр моңы”китабы турында сөйләшү.

    1

    Язучы иҗатына бәя бирә белү.Авылыбызның күренекле шәхесләре белән горурлану.Бәхәстә катнашып,үз фикереңне әйтү күнекмәсенә ия булу.

    26.05

    70

    Б.С.Ү.Ф.Сафин белән очрашу.”Ләлә белән Арслан”китабы турында сөйләшү.

    1

    Хикәяләренең эчтәлеген белү,үз фикереңне әйтү..

    28.05

    Укыту-методик комплекты

    Дәреслек:Ф.Ә.Ганиева, И.Г.Гыйләҗев, Ф.Ф.Исламов. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. — Казан: Мәгариф, 2006. Приказ 1039/09 24.04.2009 №73

    .Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

    Методик кулланмалар:

  • Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчысыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. — Казан: Мәгариф, 2007.
  • Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  • Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
  • Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
  • Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
  • Сүзлекләр:

    1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

    2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997

    .

    http://miras.belem.ru/

    http://gibrahimov.ucoz.ru/

    http://gabdullatukay.ru/

    http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/6kl.html

    Файлы: тат лит для шестого!.doc
    Размер файла: 413696 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология