Автор конспекта:
Автор(ы): — Хайруллина Рамзия Лотфулловна

Место работы, должность: —

Учитель татарского языка и литературы МБОУСОШ с.Чалпы Азнакаевского района Республики Татарстан

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — высшее профессиональное образование

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Литература
Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — образовательная программа

Краткое описание ресурса: —

образовательная рабочая программа по татарской литературе для 7 класса базовой школы

“Каралды”

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________ Бакирова Р.Р.

Беркетмә №, “___” ______ 2013 ел.

“Килешенде”

Уку-укыту эшләре буенча директор

урынбасары: ___________Зәкиева Э.Ф.

“___” ____ 2013 ел.

“Раслыйм”

Директор: _________ Авзалов Ф.Г.

Приказ№

“___” _____ 2013 ел.

Татарстан республикасы Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе Чалпы авылы бюджет белем бирү учреждениесе “Чалпы урта гомуми белем бирү мәктәбе

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БАЗА МӘКТӘБЕНЕҢ

7 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

(атнага 2 сәгать,барлыгы 70 сәгать)

Төзеде:I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Рәмзия Лотфулла кызы

2013-2014 нче уку елы.

Педагогик киңәшмә утырышында каралды:

Беркетмә№ —————

“———“———-2013

Чалпы авылы,2013 нче ел.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  • Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законы (7 нче маддә )
  • Россия Федерациясе хөкүмәте раслаган (2001 ел , 29 декабрь. № 1756) «Россия мәгарифен яңарту Концепциясе»;
  • Татарстан Республикасынын «Мәгариф турында»гы Законы (7 нче маддә);((1997 ел, 2 июль. Үзгәрешләр – 2012 ел, 21 июнь
  • “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  • “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  • Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь). 7.Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008. турында 15.04.2013 нче елда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының№1305/13 боерыгы
  • 8. «Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы Мәгариф һәм фән министлыгының 7.09.2013 нче елның №1238/13 санлы хаты.

    9.Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010 10.Дәреслек: Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан .“Мәгариф” нәшрияты, 2006. Приказ 1039/ 09 24.04 2009 №7 4; 11.Мәктәпнең укыту планына нигезләнеп төзелде.

    Эш программасы структурасы.

    Татар теленнән эш программасы биш өлештән тора:

    1)программаның эчтәлеге;

    2)укыту – тематик план;

    3)укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр;

    4)укучыларныңбелемнәрен бәяләүнормалары;

    5)укыту – методик комплекты

    Программаның эчтәлеге

    Дәүләт программасында 7 нче сыйныфта әдәбияттан 68 дәрес каралган, мәктәпнең укыту планыныда һәм эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Өстәлгән 2 дәрес “Таткнигафонд.ru” электрон китапханә системасы белән таныштыру һәм ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау өчен кулланылды.Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгатьләр саны үзгәрешсез калдырылды. Бәйләнешле сөйләм үстерү өчен каралган 5 сәгать вакыт, сыйныфта укучылар саны күп булу сәбәпле, яттан сөйләүне оештыру өчен сарыф ителә. Дәресләрдә интернет ресурслары белән эшләү (веб-квестлар белән эшләү, онлайн презентацияләр карау, аудиоязмалар, видеоязмалар карау, онлайн тестлар эшләү һ.б.), эзләнү-тикшеренү дәресе, диспут-дәресләр, экскурсия-дәресләр дә үткәрү күздә тотыла. Укучы шәхесенә индивидуаль якын килеп эшләү, эшне төркемнәрдә оештыру өчен, әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗатын мөстәкыйль рәвештә өйрәнүгә юнәлтелгән иҗади проектлар эшләтү планлаштырыла.

    Темалар

    Әсәрләрне өйрәнү

    Дәрестән тыш уку

    Бәйләнешле сөйләм үстерү

    Әдәбият теориясе

    Төп программа да әсәрләрне өйрәнү өчен каралган

    сәгать саны

    Эш программасын дагы сәгать саны

    1

    Мәкальләр һәм әйтемнәр. Тугандаш халыклар мәкальләре.

    2

    2

    Мәкаль һәм әйтем.

    2

    “Сөембикә бәете”.

    2

    2

    Бәет.

    3

    Д.Т.Уку.“Сак-Сок” бәете.

    1

    4

    К.Насыйриның тәрҗемәи хәле. “Әбүгалисина” (өзекләр).

    2

    2

    1 – образларга характеристика бирү.

    5

    Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.

    3

    3

    Гипербола.

    6

    Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Кәҗүл читек”.

    2

    2

    7

    Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”, “Рәсем”, “Урысча күп сүзең…”, “Куанды ил…”, “Җәй үтте…”, “Видагъ”.

    2

    2

    1 — Дәрдемәнд шигырьләрен яттан сөйләү (“Кораб”, “Ата-анам йорты өчен…”).

    8

    Һ.Такташ. Шагыйрь турында белешмә. Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” әсәре.

    2

    2

    9

    К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. Мәдрәсәдә беренче көн”, “Бүре зәхмәте” хикәяләре.

    3

    3

    1 – сочинение язу.

    10

    М.Әмир. Язучы турында кыскача белешмә. .“Агыйдел” (өзекләр).

    5

    5

    1 – Артыкбикә образына характеристика бирү.

    1 – повестьтан өзекне яттан сөйләү (“Агыйдел …).

    Повесть.

    11

    Б.С.Ү.I яртыеллыкта үткәннәрне кабатлау.

    1

    12

    С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Тегермән стенасындагы язулар”, “Һәйкәл урынында уйланулар”.

    3

    3

    13

    Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”.

    4

    4

    1 – диспут.

    1 – сочинение язу.

    Типиклык.

    14

    Д.Т.УкуӘ.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга”

    1

    1 — “Габдулла Тукайга” шигырен яттан сөйләү.

    15

    Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты. “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар…”, “Ватаным өчен”.

    2

    2

    16

    Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”.

    1

    1

    1 — “Сөйләр сүзләр бик күп алар…” шигырен, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзекне яттан сөйләү.

    Поэма.

    17

    Д.Т.УкуР.Мөхәммәдиев “Муенсалы күгәрчен”.

    1

    18

    Ә.Еники Әйтелмәгән васыять”.

    4

    4

    2 – сочинение язу.

    Проблема.

    19

    Н.Арсланов “Атлантида”, “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма”.

    2

    2

    20

    Г.Ахунов. Язучының тәрҗемәи хәле. “Артышлы тау буенда” повесте.

    4

    4

    21

    Х.Сарьян “Бер ананың биш улы” (өзекләр).

    4

    4

    1 – диспут.

    Тема.

    22

    Д.Т.Уку.Р.Гаташ шигырьләре..

    1

    1 — Р.Гаташ шигырен яттан сөйләү.

    23

    Язучылар белән очрашу..

    -

    1

    24

    Татарча кинофильм яки спектакль карау һәм фикер алышу.

    -

    1

    25

    Табигатькә экскурсия.-Шигырь.хикәя язу.

    1

    26

    Электрон китапханә белән эшләргә өйрәнү.

    1

    27

    Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

    1

    47 + 4 (ДТУ) + 17 (БСҮ)

    49

    4

    17

    Барысы

    68

    70

    Тематик планлаштыру

    Әсәрләрне өйрәнү:49 ;Д.Т.Уку:4;БСҮ:17С

    к

    Фән

    Сыйныф

    Еллык сәг. саны

    Атналык сәг. саны

    Контроль эшләр саны

    Дәреслек авторы, елы

    Татар теле

    6

    70

    2

    төре

    I

    II

    III

    IV

    Дәреслек:.Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. – Казан .“Мәгариф” нәшрияты, 2006. Приказ 1039/ 09 24.04 2009 №7 4;

    инша

    1

    2

    2

    Д.Т Уку

    1

    2

    1

    Б.С.Ү

    2

    4

    6

    5

    Әдәбияттан укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр:

    •татар әдәбиятындагы аерым язучылар ижаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;

    • текстларны төрле яклап (тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ятыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан) анализлый һәм шәрехли алырга;

    •әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше, тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;

    •әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы; тема, проблема, идея; сюжет, композиция; конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел — сурәтләү чаралары турында белергә;

    •язучы иҗатын гомумиләштереп анализларга, бәяләргә:

    әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;

    Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыруюлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Бу – яңа стандартта эшлекле белемдип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

    Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле , әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм дәлилле итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

    Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

    • тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтең, бәяң булу;
    • сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;
    • әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;
    • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
    • әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;
    • әдәби әсәрнең темасын, төп фикер – идеясен билгеләү;
    • әдәби әсәр героена характеристика бирү;
    • эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;
    • шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;
    • әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу;
    • бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;
    • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
    • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү;
    • әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел – сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;
    • автор сөйләмен һәм персонажлар телен анализлау;
    • әдәби әсәр буенча сочинение язу;
    • ирекле темага сочинение язу.

    Әдәбияттан формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

    • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм ижади, сәнгатьле уку, аларга карата укучыларда мөстәкыйль мөнәсәбәт булдыру;

    — әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;

    • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;

    • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән нзложенне язу;

    • сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

    • фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәләрне тану;

    • әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;

    • төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;

    • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга. хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язарга;

    • татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага язылган әсәрләрне чагыштыру. милли үзенчәлекләрен ачыклау;

    • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
    • Сүзсәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
    • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия буллу

    Әдәбияттан укучыларга җиткерелә торган мәгълүматлар:

    • язучыларның тормышы, иҗаты турында (биографик)белешмә;

    • әдәбият тарихы, аның төрле этаплары, аерым чорларда ижат иткән сүз осталарының иҗаты, татар әдәбиятының, күренекле вәкилләре турында өстәмә мәгълүмат;

    • әдәби әсәрне, язучы иҗатын тирәнтен анализлау өчен кирәк булган өстәмә теоретик: әдәби әсәрне чор белән бәйләп характерлаучы, чорның уңай сыйфатларын, тел кыйммәтләрен табу өчен кирәкле төшенчә алу..

    5-9 нчы сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары:

    • Әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерү, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү.
    • Укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу.
    • Әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү.
    • Татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларының иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрне өйрәнү, үзләштерү
    • Иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен күтәрү
    • Укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк – омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.

    Бурычлар:

    1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.

    2. Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.

    3. Әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру.

    4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.

    5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

    Формалаштырылган белем-күнекмәләр (уку елы башына)

    • Өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү.
    • Өйрәнгән әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру.
    • Әдәби текстны кабул итү һәм анализлый алу, укыган буенча план төзи белү.
    • Геройларга характеристика бирә алу.
    • Әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыра белү, автор позициясен ачыклый алу.
    • Укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерә алу, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
    • Җырлар һәм аларның төрләрен аера белү.
    • Хикәяне фантастик хикәядәнаера белү.
    • Шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү.
    • Автор һәм лирик герой төшенчәләрен аерабелү.
    • Әдәби әсәрләрдән өйрәнелгән сурәтләү чараларын таба белү.

    Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)

    • Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.
    • Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.
    • Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.
    • Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.
    • Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.
    • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.
    • Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.
    • Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.
    • Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.
    • Әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.
    • Рус һәм татар телендәге уртак һәм милли үзенчәлекләрен билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү.
    • Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү
    • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.
    • Сүзсәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).
    • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.
    • Бер минутка 80-125 сүз уку.

    Әдәбияттан предметара эшчәнлек:

    • әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре (музыка, рәсем сәнгате) белән бәйләп, алар мисалында рухи байлыкның кыйммәтен, дәрәҗәсен, матурлыкны танырга өйрәтү, зәвык тәрбияләү;
    • әдәбиятны татар теле белән бәяләп, татар әдәбиятының фикер көчен, хисләр байлыгын танырга күнектерү; әдәби әсәр теленең үзенчәлекләрен, әсәр стиле, язучы стиле кебек төшенчәләрне җиткерү;

    татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, әдәбиятлар һәм халыклар арасындагы уртак хәзин — рухи кыйммәтләргә хөрмәт, башка милләт — халыкларга карата түземле – ихтирамлы мөнәсәбәт (толерантлык) тәрбияләү; дөнья культурасы, кешелек тарихы төшенчәләрен үзләштерүләренә ирешү;

    • әдәбиятны тарих һәм җәмгыять белеме предметлары белән бәйләп, дөнья, яшәү, кешелек җәмгыяте турында күзаллау формалаштыру.

    Әдәбияттан укучыларның шәхси үсеш—үзгәреше:

    • укучының активлыгын, мөстәкыйль фикерләвен, акыл һәм рухи эшчәнлеген активлаштыру, өйрәтү, шәхес буларак формалаштыру;
    • укучыны үзен тәрбияләргә, үзе белән идарә итәргә, алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, тормышта үз урынын сайларга әзерләү;
    • баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
    • әхлак (этик ) нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү

    Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары

    Укуны бәяләү

    Укучыларның 1 минутка уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

    :

    Сыйныфлар

    Беренче ярты еллыкта

    Икенче ярты еллыкта

    хәреф саны

    иҗек саны

    сүз саны

    хәреф саны

    иҗек саны

    сүз саны

    5

    355-600

    155-235

    60-105

    415-650

    160-250

    70-110

    6

    415-650

    160-250

    70-110

    445-700

    170-270

    75-115

    7

    445-700

    170-270

    75-120

    455-725

    180-280

    80-125

    8-9

    455-725

    180-280

    80-125

    485-755

    190-290

    85-130

    10

    465-735

    190-290

    85-130

    495-765

    200-300

    90-135

    11

    475-745

    200-300

    90-140

    500-775

    210-320

    100-145

    • Искәрмә.Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда – 40-50% , ә 8-9 нчы сыйныфларда 50-60 %ка югарырак була.
    • Искәрмәләр. 1) укуның төп максаты – текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү; 2) укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, укуны бәяләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү күнекмәләре алырга тиеш.

    Уку барышында үтәлергә тиешле фонетик, орфоэпик, пунктуацион, грамматик таләпләрнең үтәлешенә нигезләнеп, бәяләр куелырга мөмкин

    .

    Таләпләр

    Билге

    1.

    Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни: 1.фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

    2.татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

    3җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр – иҗекләргә; җөмлә – сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

    4тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә куелса;

    5интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;

    “5” ле билгесе куела.

    2.

    Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

    1кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

    2сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

    3җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

    4укытучының сорауларына төгәл җавап бирелсә;

    “4” ле билгесе куела.

    3

    1.Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә; 2 . текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә; 3.текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

    “3”ле билгесе куела.

    4

    1.Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

    2.Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

    3.Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

    4.Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда

    “2” ле билгесе куела.

    Сочинениене бәяләү нормалары

    Эшнең эчтәлеге һәм теле

    Грамоталылыгы

    Билге

    1

    Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

    1 орфографик (пунктуацион яки грамматик) ялгыш бар

    “5”ле билгесе куела

    2

    Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

    2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар

    “4”ле билгесе куела

    3

    Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

    3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар

    “3”ле билгесе куела

    4

    Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

    7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар

    “2”ле билгесе куела

    5

    Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

    Ялгышлары “2”ле кую нормасыннан артык

    “1”ле билгесе куела

    КАЛЕНДАР-ТЕМАТИК ПЛАН

    Барлыгы– 70 сәгать.

    Шулардан:тема өйрәнү – 49, дәрестән тыш уку – 4, бәйләнешле сөйләм үстерү – 17 сәгать.

    Сочинение– 5 (1)

    Дәрес темасы

    Сәг

    саны

    Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр

    Үтәү вакыты

    План

    Факт

    1 нче чирек:9 атна(18 сәгать)

    Мәкальләр:2

    1

    Мәкальләр һәм әйтемнәр.

    1

    Н.Исәнбәт төзеп бастырган 3 томлыкка кергән мәкальләр белән таныш булу. Мәкаль һәм әйтемнәрнең үзенчәлеген күрсәтә белү. Аларның җыйнаклыгын, фикер тыгызлыгын, шигърилеген, тел-бизәк чараларын аңлау. Сөйләмдә мәкаль-әйтемнәрдән дөрес файдалана белү.

    2.09

    2

    Тугандаш халыклар мәкальләре.

    1

    Тугандаш халыклар мәкальләреннән үрнәкләр белән таныш булу. Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү.

    6.09

    Бәетләр:2+1 Д.Т.УКУ

    3

    “Сөембикә бәете”ндә төп эчтәлек

    1

    Сөембикә турында мәгълүматларны тирәнәйтү. Сәнгатьле уку күнекмәсен камилләштерү.

    9.09

    4

    “Сөембикә бәете”н анализлау..

    1

    Сөембикә образында бөеклек белән фаҗиганең бергә үрелүен аңлау. Бәетнең сәнгатьчә эшләнешенә бәя бирә алу.

    Әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү.

    13.09

    5

    ДТУ. “Сак-Сок” бәете.ндә төп эчтәлек

    1

    Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм анализлау күнекмәсен камилләштерү.

    16.9

    Каюм Насыйри:2+1 б.С.Ү.

    6

    К.Насыйриның тәрҗемәи хәле. “Әбүгалисина”повестенда төп эчтәлек.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    20.9

    7

    К.Насыйри “Әбүгалисина” повестенда төп эчтәлек.

    1

    Әсәрдә акыл көче, гыйлем куәтен раслау, Гыйлемне явызлыкка түгел, шәфкатьлелеккә хезмәт иттерү идеясен ачыклау.

    Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән тиешенчә файдалану, сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламау.

    23.9

    8

    БСҮ. Әбүгалисина һәм Әбелхарис образларына характеристика.

    1

    Әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү.

    27.9

    Габдулла Тукай:3

    9

    Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”.поэмасында төп эчтәлек

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. Әсәрнең дини рухтагы борынгы «Кисекбаш» поэмасы формасында язылуын белү.

    30.09

    10

    Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын анализлау..

    1

    Вакыйгаларның реаль җирлеккә күчерелүен, мифологик образларның шул заманның конкрет шәхес образлары белән аралашып килүен, үзенчәлекле әкияти сюжет ярдәмендә чын картиналар тасвирлануын аңлау.

    4.10

    11

    Г.Тукай. “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”. Гипербола төшенчәсе. Кисекбаш образы, аны сыйфатлауда кулланылган гиперболик алымнар.

    1

    Гипербола турында мәгълүматлы булу. Кисекбаш образына бәя бирү, аны сыйфатлауда кулланылган гиперболик алымнарны күрсәтә алу. Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    7.10

    Гаяз Исхакый:2+1 Б.С.Ү.

    12

    Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. Кәҗүл читек”хикәясендә төп эчтәлек

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. Баланың рухи дөньясын тормышчан ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирүен аңлау. Өстәмә чыганаклардан дөрес файдаланырга өйрәнү. Фәнни фикерләү сәләтен камилләштерү.

    11.10

    13

    Г.Исхакый “Кәҗүл читек”хикәясендә Әхмәдуллага хас сыйфатлар..

    1

    Мактану сыйфатына бәя бирү.

    14.10

    Дәрдемәнд:2+1 Б.С.Ү.

    14

    Дәрдемәнд. Шагыйрь турында белешмә. “Кораб”.шигыренең үзенчәлекләре.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. XX гасыр башындагы иҗтимагый фикернең шагыйрь иҗатында чагылышын, авторның аңа үзенчәлекле мөнәсәбәтен аңлау. Милләт язмышын ил корабы, давыл, дулкын, упкын образларында

    18.10

    15

    Дәрдемәнднең “Рәсем”, “Урысча күп сүзең…”, “Куанды ил…”, “Җәй үтте…”, “Видагъ” шигырьләре.

    1

    сурәтләвен белү. Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге, Туган илгә, туган телгә кайнар мәхәббәтен аңлата алу. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

    21.10

    16

    БСҮ. Дәрдемәнд шигырьләрен яттан сөйләү (“Кораб”, “Ата-анам йорты өчен…”).

    1

    Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү.

    25.10

    Һади Такташ:2

    17

    Һ.Такташ. Шагыйрь турында белешмә.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    Әсәрне сәнгатьле уку, анализ ясау. Образлар бирелешендәге үзенчәлекне билгели белү.

    Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

    28.10

    18

    Шагыйрь иҗатының үзенчәлеге. “Мокамай” әсәре.

    1

    Дустың турында борчыла белүЭчтәлеккә төшенү..

    1.11

    2 нче чирек:7 атна(14 сәгать)

    Кәрим Тинчурин:3+1 Б.С.Ү.

    19

    К.Тинчурин. Язучы турында белешмә. “Мәдрәсәдә беренче көн” хикәясе

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    11.11

    20

    К.Тинчуринның “Бүре зәхмәте” хикәясе.

    1

    Хикәяләрнең конфликт үзенчәлеген билгели, сатирик типларга характеристика бирә белү. Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    15.11

    22

    БСҮ. Сочинение “Явызлык явызлык тудыра”.

    1

    Әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәйләнешле текст төзү күнекмәсен камилләштерү.

    18.11

    Мирсәй Әмир:5+2 Б.С.Ү.

    23

    М.Әмир. Язучы турында белешмә.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    22.11

    24

    М.Әмирнең “Агыйдел” повестеның 1 нче бүлеге.

    1

    Студент яшьләрнең авылда аң-белемне күтәрү, күмәк хуҗалык төзү өчен көрәшләре, бу юлдагы каршылыкларны җиңеп үтүләре.н белү.

    25.11

    25

    М.Әмирнең “Агыйдел” повестеның 2 нче бүлегендә җөп эчтәлек.

    1

    Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    29.11

    26

    М.Әмирнең “Агыйдел” повестеның 3 нче бүлегендә төп эчтәлек..

    1

    Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

    2.12

    27

    М.Әмирнең “Агыйдел” повесте. Повесть турында төшенчә.

    1

    Гаяз, Ильяс, Артыкбикә образлары. Әсәрнең лиризмын билгели белү. Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән тиешенчә файдалану, төрле-төрле төзелештәге җөмләләр белән эш итү.

    6.12

    28

    БСҮ. М.Әмирнең “Агыйдел” повестеннан өзекне яттан сөйләү.

    1

    Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү.

    9.12

    29

    БСҮ. Артыкбикә образына характеристика.

    1

    Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү. Әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

    13.12

    Кабатлау:1(Б.С.Ү)

    30

    Б.С.Ү.I яртыеллыкта үткәннәрне кабатлау.

    1

    Дәрестә өйрәнгәннәрне гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

    Үз хезмәтеңә дөрес бәя бирү күнекмәсен камилләштерү.

    16.12

    С.Хәким:3

    31

    С.Хәким иҗаты турында белешмә. “Юксыну”, “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү. Кешедәге табигый халәтнең — интим-моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы. Анага эчкерсез мәхәббәт хисләре.

    20.12

    32

    С.Хәкимнең “Тегермән стенасындагы язулар” шигыре.

    1

    Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү. Шагыйрьнең детальләрдә авыл язмышын, халыкның авыр язмышын күрсәтә белүен аңлау.

    23.12

    3 нче чирек:10 атна(20 сәгать)

    33

    С.Хәкимнең “Һәйкәл урынында уйланулар” шигыре..

    1

    Әсәрдә җәлилчеләрнең җыелма образын сынландыру омтылышын билгели алу . Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.

    13.01

    Фатих Хөсни:4+2 Б.С.Ү

    34

    Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”повестеның 1 бүлеге.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    17.01

    35

    Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”повестеның 2 бүлеге.

    1

    Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    20..01

    36

    Ф.Хөсни. “Йөзек кашы”повестеның 3 бүлеге..

    1

    Сөйләмне мөмкин кадәр образлы итеп төзү (сөйләү), синоним сүзләрдән тиешенчә файдалану, сүз һәм фразаларны урынсызга кабатламау.

    24.01

    37

    Ф.Хөсни. “Йөзек кашы” повестена йомгак. Типиклык төшенчәсе.

    1

    Әсәрдә лирик хисләрнең тасвирлануын, мәхәббәтнең үкенечле соңын аңлау. Айдар холкының үзенчәлекләрен аңлата алу. Типиклык төшенчәсе турында мәгълүматлы булу.

    27.01

    38

    БСҮ. Диспут “Минем холкым – минем язмышым”.

    1

    Әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан дөрес файдалану күнекмәләрен камилләштерү.

    31.01

    39

    БСҮ. Ф.Хөснинең “Йөзек кашы” әсәре буенча сочинение.Айдарның холкы-бәхетсезлек башы.

    1

    Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Әдәби телдә сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

    3.02

    Д.Т.Уку.Ә.Фәйзи:1+1 Б.С.Ү.

    40

    ДТУ. Ә.Фәйзи “Әүхәдинең хатыны Майшәкәр белән саубуллашуы”, “Бал корты”, “Габдулла Тукайга”.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм анализлау күнекмәсен камилләштерү.

    7.02

    41

    БСҮ. “Габдулла Тукайга” шигырен яттан сөйләү.

    1

    Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү.

    10.02

    Ф.Кәрим:3=1 б.С.Ү.

    42

    Ф.Кәрим. Шагыйрь һәм аның иҗаты.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    14.2

    43

    Ф.Кәримнең “Ант”, “Сөйләр сүзләр бик күп алар…”, “Ватаным өчен” шигырьләре.

    1

    Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенә хас булган хисләр

    кайнарлыгын, аларның гади, самими яктыртылышын ,

    тәэсирле сурәтләр ярдәмендә бирүен аңлау.

    17.02

    44

    Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”поэмасына хас сыйфатлар. Поэма турында төшенчә.

    1

    Фазыл образында гади солдатның , ватанпәрвәрлек

    билгеләре чагылуын белү. оптимистик рухны аңлау. Поэма

    турында төшенчәне белү.

    21.02

    45

    БСҮ. “Сөйләр сүзләр бик күп алар…” шигырен, “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзекне яттан сөйләү.

    1

    Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү.

    24.02

    Д.Т.Уку.Р.Мөхәммәдиев:1

    46

    ДТУ. Р.Мөхәммәдиевнең “Муенсалы күгәрчен”хикәясендә төп эчтәлек..

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү, анализлый алу, үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

    28.02

    Ә.Еники:4+2 Б.С.Ү.

    47

    Ә.Еники турында белешмә.“Әйтелмәгән васыять”. Әсәрдәге пейзаж картинасы.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    Халыкның рухи байлыгына, гореф-гадәтләре, теле, сәнгатенә, әхлак нормаларына сак мөнәсәбәт, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңеллелек мәсьәләләренең куелышын аңлау. Пейзаж

    3.0.3

    48

    Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”.

    1

    картинасын ачыклау. Аның бөтен әсәр рухын, моңын, аһәңен билгеләвен аңлау.

    7.3

    49

    Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”.

    1

    образлы итеп сөйләү, синоним сүзләрдән тиешенчә файдалану, , төрле төзелештәге җөмләләр белән эш итү

    10.3

    50

    Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять”повестенда. Акъәби образы. Проблема төшенчәсе.

    1

    Проблеманы таба һәм куя белү..

    14.03

    51

    БСҮ. Контроль сочинение “Акъәби нәрсәгә борчыла?”

    1

    Әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү. Акъәби образының бирелеше, әсәрнең идея-проблематикасы турында

    17.3

    52

    Б.С.Ү.Сочинениеләрне бергәләп тикшерү.

    1

    Үз эшеңне камилләштерә белү.

    21.03

    4 нче чирек:9 атна(18 сәгать)

    Н.Арсланов:2

    53

    Н.Арслановның “Атлантида” шигыре.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    Шигырьләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсен һәм фәлсәфи

    1..04

    54

    Н.Арслановның “Яз”, “Тәлгәш-тәлгәш миләш”, “Халкыма” шигырьләре.

    1

    тирәнлеген, форма ягыннан камиллеген күрә һәм күрсәтә белү. Әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

    4.04

    Г.Ахунов:4

    55

    Г.Ахуновның тәрҗемәи хәле.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    7.04

    56

    Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестенда 1 бүлек

    1

    Авыл малаеның нефтьчеләр сафына килү юлы сурәтләнүен аңлау. Хәсән холкына хас

    11.04

    57

    Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестенда 2 бүлек

    1

    сыйфатларны билгели алу. Ялгышу аша шәхес буларак формалаша башлавын белү.

    14.04

    58

    Г.Ахуновның “Артышлы тау буенда” повестен йомгаклау.

    1

    Повестьның һәр бүлегендә уздырылган фикерне ачыклый алу, аларның әсәрдәге төп идеяне үстерүдәге ролен аңлау.Әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

    18.04

    Х.Сарьян:4+1 Б.С.Ү

    59

    Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы”. Повестенда 1 бүлекнең эчтәлеге

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    21.4

    60

    Х.Сарьян ның“Бер ананың биш улы”.повестенда 2 бүлек эчтәлеге

    1

    Кешенең тормышка мөнәсәбәтен, җаваплылык хисен тасвирлау үзенчәлекләрен күрсәтә алу. Шәхси

    25.4

    61

    Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы”.повестенда 3 бүлек эчтәлеге

    1

    язмышның нинди булуында халык язмышының ролен билгели алу.

    28.4

    62

    Х.Сарьян “Бер ананың биш улы”. Хикәяләүче образы. Тема турында төшенчә.

    1

    Әсәрдә балаларның анага мөнәсәбәтен күрсәтүдә уңышларны таба белү. Әсәрнең темасын билгели алу.

    2.05

    63

    БСҮ. Диспут: “Исән булса, Хәвадискә яшәү җиңел булыр идеме?”

    1

    Диалогик һәм монологик сөйләм формаларыннан дөрес файдалану күнекмәләрен камилләштерү, әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

    5.05

    Д.Т.УКу.Р.Гаташ:1+1Б.С.Ү

    64

    ДТУ. Р.Гаташ шигырьләре.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    Мөстәкыйль рәвештә әсәрне өйрәнү һәм анализлау күнекмәсен камилләштерү.

    10.05

    65

    БСҮ. Р.Гаташ шигырен яттан сөйләү.

    1

    Сәнгатьле уку, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәләрен камилләштерү.

    12.5

    Текст өстендә эш:4(3 Б.С.Ү)

    66

    БСҮ. Язучылар белән очрашу.А.Гимадиев белән әңгәмә.

    1

    Әдипнең тормыш һәм иҗат юлыннан төп фактларны белү.

    Диалогик сөйләм формасыннан файдалану күнекмәләрен камилләштерү.

    16.5

    67

    БСҮ. Татарча кинофильм яки спектакль карау һәм фикер алышу.

    1

    Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

    19.5

    68

    БСҮ. Табигатькә экскурсия.Шигырь-хикәя язу.

    1

    Иҗади фикерләү күнекмәсен камилләштерү.

    23.5

    69

    “Таткнигафонд.ru” электрон китапханәсе белән эшләргә өйрәнү.

    1

    Электрон китапханә белән эшләү күнекмәсенә ия булу.

    26.05

    Кабатлау:1

    70

    Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

    1

    Дәрестә өйрәнгәннәрне гомумиләштерү күнекмәсен үстерү.

    Үз-үзеңә бәя бирергә өйрәнү.

    30.05

    Укыту-методик комплекты

    Дәреслек:Хатипов Ф.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия. — Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2006.

    Приказ 1039/ 09 24.04 2009 №74

    Методик кулланмалар:

  • Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
  • .Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11нче сыйныфлар).–Казан:“Мәгариф”нәшрияты, 2010. 3. Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978. 4..Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТАРИХ), 2003
  • 3.Сүзлекләр:

    1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.

    2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997

    4..http://www.tatknigafund.ru/ 5..http://miras.belem.ru/

    .6..http://gabdullatukay.ru/

    7… http://gzalilova.narod.ru/adabiyat_deftere/7kl

    Файлы: раб пр по тат лит для седьмого_2.docx
    Размер файла: 94609 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология