Автор конспекта:
Автор(ы): — Кириченко Индира Райнуровна

Место работы, должность: — МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 45 с углубленным изучением отдельных предметов» г. Набережные Челны, учитель татарского языка и литературы, педагог-организатор

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — История
Предмет(ы): — Родной язык
Предмет(ы): — Русский язык

Используемые учебники и учебные пособия: —

А.М.Кондратов "Земля языков — земля людей"

Краткое описание: — А.М.Кондратовның "Земля языков — земля людей" хезмәтенә күзәтү

v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»,»serif»;}

Телче галим А.М. Кондратов “Земля языков – земля людей” хезмәтендә укучыларны мавыктыргыч телләр дөньясы белән таныштыра. Әлеге рефератта китапның соңгы өч бүлегенә күзәтү ясалды. Һәрбер бүлекнең исеме бар, аларның һәрберсе үзенә күрә аерым бер эчтәлеккә ия.

Түбәндә әлеге китаптан алынган кызыклы мәгълүматлар китерелде.

Тигрдан Гибралтарга кадәр.

Хәмитләр турындагы миф.

Җир халыкларының барлыкка килү турындагы библия риваяте болай сөйли: бөтен кешелек нәселе гадел Нойның өч улыннан – Хама, Сима һәм Яфеттан башланып китә. Библияне барлыкка китерүче борынгы еврейлар үзләрен һәм алар белән дуслыкта булган халыкларны Сима нәселенә бәйлиләр. Аларга дошман халыкларны – Хама, нейтраль халыкларны – Яфет нәселеннән булуларын күрсәтәләр.

Симаның буыннар исемлегенә борынгы еврейгә кардәш булган телләрдә сөйләшкән халыклар кертелгән. XVIII гасырда бер-берсенә якын булган сөйләшләр — “семит телләр” төшенчәсе кертелгән.

Мисыр иероглифлары укылгач, Африканың төньяк яр буе, Чүл, Судан, Сомали ярымутравы, Эфиопиянең семит булмаган халыклар өйрәнелгәннән соң, Африкада яшәүчеләрнең телләре, зур семьялык тәшкил итеп, семит телләре белән кардәш бәйләнештә торулары ачыкланган. Әлеге Африка сөйләшен хәмит телләре дип йөртә башлаганнар, ә семьялыкны – семит-хәмит дип.

Әмма чынлыкта бернинди дә үзенчәлекле “хәмит” телләре юк!

Афразия семьялыгында семит тармагы бар, һәм аннан тыш тагын мөстәкыйль һәм бертигез рәвештә Африкада яшәп килә торган дүрт — египет, бербер, кушит һәм чад телләре бар.

Мифик “хәмит”ләрне кайбер көнбатыш галимнәре Төньяк һәм Үзәктә генә түгел, хәтта Көньяк Африкада эзләгәннәр!

Күпчелек африка халыклары антропологик типлары буенча – катнаш; аларда ике раса – европеоид һәм негроид – үзенчәлекләре чагыла. Борынгы тарихчылар африкалыларның мөстәкыйль цивилизацияләр һәм бөек дәүләт төзи алуларына ышанмаганнар. Шуңа күрә Африкада борынгы мәдәният эзләре табылса, аны ак тәнле “хәмит”ләр эшчәнлеге белән бәйләргә ашыкканнар.

Әмма ләкин алардан соңгы тикшеренүчеләр әлеге мифны кире кагалар.

Чад, кушит, бербер телләре.

Бүгенге көндә нинди афразия телләре Африкада таралган? Башка афразия телләре белән борынгы бәйләнештә булган Көнбатыш Судан сөйләшләре “чад” дип исемләнгәннәр. Алар чад тармагын тәшкил итәләр. Әлеге семьялыктан киң таралыш тапкан хаус телендә 11 миллионнан артык кеше аралаша. Хәзер чад тармагы галимнәрнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Ул, бәлки, беренче булып якынча 8 – 9 мең ел элек афразия телләре семьялыгыннан аерылып чыккандыр.

Шул ук вакытлар тирәлегендә кушит тармагының аерылып чыгуы ихтимал. Кушит телләре Кызыл диңгез ярында, Сомали ярымутравында, Эфиопия һәм Судан Республикасында таралган. Алар Кения Республикасының Төньяк- Көнчыгышын чолгап алган.

Чад һәм кушит телләре арасына зиндж телләре кереп кушылган.

Алар Сахрада бүгенге көндә дә күчмә тормыш алып баручы, афразия сөйләшендә аралашучы туарег кабиләләре телләренә үтеп кергән. Барлыгы Африкада 500 меңгә якын туарег яши.

Туарег теле бербер төркеменә карый. Бербер телләре Төньяк Африканың алты дәүләтендә таралган: Мисырның ерак көнбатышында (Сива оазисында), Мавритания һәм Ливия чүлләрендә, Алжир һәм Марокко тауларында, Тунисның кайбер торак пунктларында.

Бербер телләре семит-хәмит семьялыгында аерым тармак тәшкил итәләр. Аны ливий-бербер дип атыйлар.

Ливийлар (туарегларның һәм башка бербер халыкларының борынгы бабалары) турында беренче мәгълүматларны Борынгы Мисыр мәдәният һәйкәлләрендә тапканнар. Ливийлар мисырлыларның көнбатыш күршеләре булган. Алар үзләрен “кызыл халык” дип санаганнар һәм африкалыларны — кара, Азиядә яшәүче халыкны – сары, үзләрен – кызыл-коңгырт, ливийларны ак буяулар белән рәсемгә төшергәннәр. Нил үзәнлегендә урнашкан борынгы мисырлылар шулай ук афразия семьялыгыннан безнең эрага кадәр якынча 6 мең ел элек аерылып чыккан телдә аралашканнар. Соңрак аерым тармак булып, мисыр телләре барлыкка килә. Аның тарихы киң вакыт аралыгында ( безнең эрага кадәр 3 мең ел элек – безнең эраның XVI гасырына кадәр) язма һәйкәлләрдә күзәтелгән булырга мөмкин.

Мисыр текстларының аваз һәм билгеләре.

Мисыр иероглифлары, кешеләр һәм фантастик затлар, күктәге җисемнәр һәм кораллар, корылмалар һәм кошлар, музыка кораллары һәм кеше әгъзаларын сурәтли торган билгеләр озак вакытлар ачылмаслык сер булып кала бирделәр. Күп гасырлар галимнәр Борынгы Мисыр язмалар серен ачу өстендә баш ватканнар.

1822 нче елның 27 сентябрендә Франсуа Шампольон иероглифлар дешифровкасы турындагы доклад белән Париж академиясендә чыгыш ясый. Шул көнне египтология исемле фән дөньяга килә.

Күпчелек мисыр сүзләренең, бигрәк тә үсемлекләр, хайваннар, ташлар, дару исемнәренең мәгънәләре әлегә якынча гына ачыкланган.

Гади язудан тыш, Мисырда тагын аерым серле язу (тайнопись) кулланылган.

Гади язуда күптөрле билгеләр булган – якынча 700-800 иероглиф. Серле язуда исә әлеге билгеләрнең саны 6 меңнән арта! Энигматик (серле) текстлар әле бүгенге көнгә кадәр чишелмәгән. Нинди сузык авазлар әйтелгәнлеге дә билгесез, чөнки алар язуда күрсәтелми.

Галимнәр шартлы рәвештә генә тартыклар арасына “е” сузыгын өстәп укып караганнар.

Борынгы мисыр исемнәренең әйтелеше исә копт телләре нигезендә бирелә.

“Копт” төшенчәсе гарәпчә “кубт” – “мисырлылар” сүзеннән килә. VII гасырда Мисырны яулап алган гарәпләр Нил үзәнлегендә яшәүчеләрне шулай дип йөрткәннәр.

Галимнәр мисыр теленең соңгы үсеш стадиясен копт теле белән бәйләп күрсәтәләр.

Яңа эраның беренче гасырларында Мисыр халкы борынгы язуын гына түгел, хәтта, христиан динен кабул итеп, әүвәлге диннәрен алыштырганнар. Ил гарәпләр идарәсе астында булгач, монда ислам һәм гарәп язуы тарала башлаган. Хәзер Мисырда 3 миллионга якын копт-христианнар яши. Ләкин аларның туган теле итеп гарәп теле санала.

Иң борынгы мисыр текстлары безнең эрага кадәр 3 мең ел элек барлыкка килгән. Бу Борынгы Патшалык вельможалар язмалары һәм пирамидаларга төшерелгән текстлар. Соңгылары арасында архаиклыгы белән “Пирамидалар тексты” аерылып тора. Бу безгә кадәр барып җиткән дини әсәрләр арасыннан иң борынгылары. Иске египет теленнән аермалы буларак әлеге телне кайвакыт “архаик” дип атыйлар.

Урта мисыр теле дәвере безнең эрага кадәрге 2200 елдан башлана. Аны классик тел дип тә атыйлар. Ул, Мисыр халкы инде башка телдә (яңа мисыр, соңыннан демотик) аралышкан вакытта, мисыр мәдәнияте юкка чыгарылганчы, әле әдәби һәм дини текстларда кулланылып килгән.

Галимнәребезнең мисыр телләре турындагы белемнәре сай дип уйлау хата булыр. Түбәндәге фактлар әлеге уйларны кире кагалар. Биш томлык мисыр телләре сүзлегендә 16 меңгә якын сүз китерелгән. Шулай ук безгә барлык дәверләрдәге мисыр теленең грамматикасы билгеле. Инглиз, рус һәм башка телләргә мисырлыларның әкият һәм вәгазь, математик трактат һәм шигырьләре кебек искиткеч әсәрләр тәрҗемә ителгән.

Соломон патша һәм Ганнибал.

Библиянең, дөресрәге аның беренче өлешенең — Иске тәуратның, теле иң борынгы булып саналган, Бибилия үзе исә — Җир шарының иң борынгы китабы.

Двуречье шәһәре хәрәбәләрендә табылган балчыктан ясалган тектслар библиянекенә караганда борынгырак икәнлеген археологлар казылмалары дәлилләде. Ә лингвистлар тикшеренүләре Иске тәуратның язылу вакытын билгеләргә мөмкинлек биргән. Бу төрле вакытта ( безнең эрага кадәр XIII – II гасырлар ) иҗат ителгән төрле әсәрләр җыелмасын тәшкил итә. Библиянең иң танылган текстларның берсе – “Җырларның җырлары” (“Песни песней”) әсәренең авторлыгын Соломон патшага караталар. Тарихчылар мондый кешенең чынбарлыкта да булган икәнлеген билгеләгәннәр. Соломон патша (дөресрәге Шеломо) безнең эрага кадәр X гасырда идарә иткән. Ләкин аның бу текстны иҗат итүче булуы мөмкин түгел. Төрле кисәкләр төрле вакыт дәверендә, төрле авторлар тарафыннан язылган. Тикшеренүчеләр фикеренчә, “Песня песней” – туй җырлары җыентыгы.

Дәвам итеп, автор әлеге бүлекчәдә еврей телләренең эволюциясен тасвирлый. Моны түбәндәге схемада күрсәтергә мөмкин:

Борынгы ханааней теле – борынгы Палестина (хәзерге Израил һәм Иордания) һәм Финикия (хәзерге Ливан) территорияләрендә.

Аморей теле – Сирия далалары һәм Двуречьеның аерым районнарында.

Угарит теле – Сириядәге Рас-Шамра авылында (XX гасырның 20 нче еллар ахырында тарихта Угарит цивилизациясе ачыла!)

Аморей теле безнең эрага кадәр 2 меңъеллыкта Сирия, Двуречьеның бер өлеше һәм Палестинада (көнбатыш төркеме).

Айсор яки хәзерге ассирия теле – Иран, Ирак, СССРның Кавказ арты территориясендә (көнчыгыш төркеме).

Борынгы еврей теле – безнең эрага кадәр 2 меңъеллык ахырында, хәзерге Израил территориясендә.

Иврит – хәзерге көндә Израил дәүләтендә.

Аурупа һәм таудагы “утрау” серләре

Кавказ – “телләр тавы”

Борынгы гарәп риваяте сөйли: Алланың күп төрле телләр сакланган зур капчыгы булган, ди. Дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, ул серле капчыктан һәрбер халыкка телләр таратып йөргән, ди. Алла юлында Кавказ гына калган. Һәм бөек Алла капчыкта калган телләрне Кавказ тауларына чәчкән, ди.

Антик һәм Урта гасырлар чоры сәяхәтчеләре, галимнәре Кавказдагы телләрнең күптөрлелегенә гаҗәпләнгәннәр. Антик чорның география белгече Страбон монда бер-берсенең телен аңламый торган 70тән 300гә кадәр кабилә яшәвен күрсәткән. Борынгы Рим тарихчысы Плиний аның якташларына Кавказ кешеләре белән 130 тәрҗемәче ярдәмендә аралашырга туры килгән дип билгеләгән. Гарәп галиме Масуди X гасырда болай язган : “Бер Алла гына Кавказда яшәүче халыкларны исәпли алыр. Кавказ тавы – телләр тавы”

Бәлки, борынгы галимнәр әлеге фактларны күперткәннәрдер дә. Әмма, чыннан да, Кавказдагы телләр саны 50 дән артып китә.

Тел белгечләре арасында “лингвистик капчык” дигән шартлы төшенчә бар. Андый урыннар күп түгел: Гиндукуш тавы, Яңа Гвинея, Һинд-Кытай һәм Көньяк-Көнбатыш Кытайның тау районнары, Судандагы Кордофан платосында, Калифорния ярымутравында һәм Кавказда. Кавказ телләре бик тә үзенчәлекле. Шуларның кайберләре тартыклар саны буенча дөньякүләм рекордка ирешәләр. Мәсәлән, убых телендә һәм абхаз теленең бзбык диалектында 82 шәр тартык бар. Дагестан телләренең дә килешләр саны гаҗәпләндерә: лак телендә алар – 40, табасаранда – 48.

Кавказда мондый телләр күптөрлелеге ничек барлыкка килгән? “Лингвистик капчык” авыр үтешле җирләрдә, шул ук вакытта халыклар һәм кабиләләр уза торган урыннарда барлыкка килә. Шул районнарда үткәндә, килүчеләр элеккеге яшәүчеләрне тауларга яки джунглиларга кысрыклап чыгаралар, шуннан соң яңа кабиләләр күчеп килә. “Капчыкка” тагын берничә тел өстәлә. Табигать шартлары халыкларның якынлашуына киртә булып торганлыктан, телләр кушылмыйча сакланып калалар.

Этнографлар һәм телчеләр генеалогик классификация ярдәмендә Кавказ телләрен, килеп чыгышларына бәйләп, лингвистик семьялыкларга төркемләп караганнар.

Кавказ телләре саны, сөйләш һәм диалектларны исәпкә алмыйча, 40 ка якын. Алар түбәндәгечә бүленә:

I. Картвель (көньяк-кавказ) төркеменә дүрт тел кергән: грузин, мегрель, чан, сван.

II. Нах-дагестан (көнчыгыш-кавказ) төркеме – телләр күләме буенча иң күпсанлы һәм сөйләшүчеләр күләме буенча иң аз санлы. Килеп чыгышы ягыннан дагестан телләре белән нах телләре якын: чечен һәм ингуш (Чечен-Ингушетиядә) һәм бацбий (Грузиянең төньяк-көнчыгышында).

III. Абхаз-адыгей (көнбатыш-кавказ) төркеме үз эчендә тагын 3 зур тармакка бүленә:

- абхаз һәм абазин телләре;

- кабардин-черкес һәм адыгей телләре;

- убых теле.

Галимнәр менә шул рәвешле күпсанлы Кавказ телләрен бер системага салып өйрәнеп, зур уңышларга ирешкән.

Меңъеллык тарихка күз салсак…

Ностратик, яки борей телләре

XX гасыр башында Дания галиме Хольгер Педерсен, Евразиянең һинд-европа, семит-хәмит, урал һәм башка телләр семьялыкларының борынгы кардәшлекне чамалап, кыю гипотеза чыгара. Педерсен фикеренчә, алар барысы да олы бер “сверхсемьялык”ны тәшкил итә һәм иң борынгы ностратик телгә барып тоташа. Бу төшенчә “ностер” дигән латин сүзеннән оешкан, “безнеке” мәгънәсендә килә.

Педерсен гипотезасы башлыча төрле семьялыкларга кергән телләрдә зат алмашлыкларының тәңгәл килүләренә нигезләнгән. Мәсәлән, мордва телендә мон, тон, сон “мин”, “син”, “ул” дигәнне аңлата. Ә француз телендә — охшаш яңгырашлы сүзләр “минеке”, “синеке”, “аныкы” мәгънәләрендә килә. Әмма ләкин мордва теле һинд-европа семьялыгына түгел, урал телләре семьялыгына карый!

Педерсенга ияреп, күпчелек галимнәр төрле семьялыкларга кергән телләрдә гомуми тамырлар эзли башлаган. Алар эзләнүләр нәтиҗәсендә күпмедер уңышка ирешкән дип тә әйтергә була. Мәсәлән, “исем” мәгънәдәге сүз һинд-европа, юкагир, кушит, фин-угор һ.б. телләрдә бер төрле яңгырый. Бәлки, бу очраклы гына тәңгәл килүдер? Яки телдән телгә күчкән алынмалармы?

Совет телчесе А.Б. Долгопольский санавынча, ностратик телләрендәге сүз тамырлары очраклы рәвештә түгел, ә закончалык буенча тәңгәл киләләр. Әлеге закончалык телләрнең борынгы кардәшлекнең нәтиҗәсе булып тора.

Долгопольский “ностратик телләр” төшенчәсен уңышсыз дип уйлый һәм “борей телләре”н тәкъдим итә (грекча “бореас” – “төньяк” дигәнне аңлата), чөнки безнең “сверхсемьялык” төньяк ареалына кергән.

Әгәр дә ностратик, яки борей, кардәшлеге булган икән, аерым телләр семьялыклары арасында авазлар тәңгәллеге закончалыгы булырга тиеш. Һинд-европа борынгы теленең авазына урал, картвель һәм башка борынгы телләренең билгеле бер авазлары якын килергә тиеш. Шулай итеп, чагыштырма-тарихи метод элеккечә кала, ләкин аның масштабы үзгәрә: хәзер аерым телләр хокукында телләрнең бербөтен семьялыклары килә, борынгы телләр чагыштырыла.

Башка совет галиме, В.М. Иллич-Свитыч, Долгопольский ирешкән нәтиҗәләргә башка юл белән килгән. Парлы чагыштырулардан баш тартып, ул берьюлы берничә тел семьялыкларын чагыштыра башлаган. Һәм һинд-европа, урал һәм башка борынгы телләрнең аваз тәңгәллеге формулаларын китереп чыгарган.

Мондый тикшеренүләр – бербөтен телләр семьялыклары дәрәҗәсендә — лингвистика өчен генә түгел, хәтта археология, борыңгы тарих, этнография, антропология кебек фәннәр өчен киң перспективалар ача.

Димәк, борей телләре семьялыгына нинди тармаклар керә?

Һинд-европа, семит-хамит, картвель, дравидий, урал, төрк, монгол, тунгус-маньчжур, чукот-камчат семьялыклары, юкагир, корей телләре – менә нинди борей семьялыгына кергән исемлек тәкъдим итәләр телче галимнәр. Ереван профессоры Г.Б. Джаукян фикеренчә, борынгы хуррит һәм урарт телләрен (хурри-урарт семьялыгы) дә бу исемлеккә кертергә мөмкин. Яңа тикшеренүләр күрсәткәнчә, монда элам, нивх, япон, эскимос-алеут телләре дә карый.

Эпилог

Дөнья телләрен өйрәнүләр нәтиҗәсендә бик күп хезмәтләр басылып чыккан. Хәтта сөйләшләр турындагы кыска-кыска мәгълүматлар да аерым бер китапта урын алган. Һәберсе турында тәвсилләп сөйләр өчен зур китапханә кирәк булыр иде. Дөньяда 10-20 мең тел яши. Әле һәрберсенең төрле диалектлар бар. Диалектлар бергә алар саны 100 меңгә җитә.

Теләсә нинди тел халык тарихыннан, аның милли мәдәниятеннән, аңыннан, гореф-гадәтләреннән аерылгысыз рәвештә яши. Телдә халык язмышының, аның милли үзенчәлекләренең чагылышын күрсәтер өчен бик күп китаплар кирәк.

Рус теленә күзәтү ясыйк. Аның бер сүзлеге дә борынгы тарихка алып китә, без ишетмәгән халыклар белән бәйләнешен күрсәтә. Мәсәлән, хетларны карыйк. Небис, дулуга, вадар, эдри, нева, петар – небеса, долгий, вода, еда, новый, перо рус сүзләренең бозылган вариантлары булып ишетелә. Бу сүзләр бер үк мәгънәне аңлаталар.

Рус теле сүзлегендә шулай ук Борынгы Мисыр (папироса, химия), Австралия (кенгуру, бумеранг), Һиндстаннан ( томат, каучук, шоколад) һәм башка илләрдән килеп кергән сүзләр бар.

Телдә билгеле бер халыкның борынгы тарихы, мәдәни бәйләнешләре, дөньяга карашы чагылышын күрергә мөмкин. Бер китап аша, әлбәттә, безгә коры һәм кызыксыз булып тоелган сүзлекләр һәм грамматикаларның мавыктыргыч дөньясына бары тик кечкенә ишек кенә ачарга мөмкин.

Файлы: бодливая корова.avi
Размер файла: 8006866 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология