Автор конспекта:
Автор(ы): — Габсабирова Р.К,

Место работы, должность: — МОУ Поповская СОШ,учитель

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1) укучыларның алган белемнәрен камилләштерү; 2) монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3) табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 7

Используемые учебники и учебные пособия: —

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Ребус, кроссворд “Кошларым”, кош рәсемнәре, компьютер, проектор.

Используемая методическая литература: —

Учебник 7 класса (автор Ф.С. Сафиуллина)

Толковый словарь С.И. Ожегов

Используемое оборудование: —

Компьютер, проектор

Используемые ЦОР: —

-

Краткое описание: — Табигать һәм кеше.

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;} table.MsoTableGrid {mso-style-name:»Сетка таблицы»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; border:solid windowtext 1.0pt; mso-border-alt:solid windowtext .5pt; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-border-insideh:.5pt solid windowtext; mso-border-insidev:.5pt solid windowtext; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

7нче сыйныфның рус төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

(Ф.С.сафиуллина дәреслеге буенча)

Тема: Табигать һәм кеше.

Дәреснең максаты: 1) укучыларның алган белемнәрен камилләштерү;

2) монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү;

3) табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Ребус, кроссворд “Кошларым”, кош рәсемнәре, компьютер, проектор.

Дәрес барышы.

I.Оештыру өлеше.

Укытучы. -Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле көн, балалар.

- Имин булсын көнебез

Тукай теле – татар телен

Өйрәнергә килдек без.

Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген ничәнче декабрь

-Бүген унсигезенче февраль.

-Атнаның нинди көне?

-Атнаның чәршәмбе көне.

-Һава торышы нинди?

-Бүген көн җылы.Урамда кар ява.

-Сиңа кыш ошыймы? Ни өчен?

-Әйе, миңа кыш ошый, чөнки кышын бик күңелле. һ.б.

II. Актуальләштерү.

1. Ребус чишү.

Укытучы. Укучылар, бу ребуста нинди сүз яшеренгән?

- Әйе, табигать.

- Тәрҗемәсе ничек? (природа)

- Нәрсә соң ул табигать?

Укучылар. Табигать ул – үсемлекләр дөньясы.

Табигать ул – җәнлекләр, кошлар дөньясы.

Табигать ул – урманнар.

Табигать ул – елгалар, күлләр, диңгезләр.

Табигать ул – казылма байлыклар.

Табигать ул- һава. һ.б.

Укытучы. Экранга игътибар итәбез һәм сүзтезмәләрне тәрҗемә итәбез.

Нужно охранять – сакларга кирәк

Ядовитое вещество – агулы матдәләр

Для будущего поколения – киләчәк буын өчен

Отравляет природу – табигатьне зарарлый

Давайте заботиться — әйдәгез, кайгыртыйк

Борется за чистоту – чисталык өчен көрәшә

Радиоактивные вещества – радиоактив матдәләр

Давайте охранять — әйдәгез, саклыйк

2.Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.

3.Табигатьнең күрке-кошлар.Хәзер кошлар турында булган белемнәребезне искә төшереп китик.(сорауларга җавап бирү, рәсемнәрне ачып бару)

1

к

2

о

3

ш

4

л

5

а

6

р

7

ы

8

м

1) Урман “доктор”ы. (тукран)

2) Озын аяклы кош. (торна)

3) Иң тугрылыклы кош. (аккош)

4) Бөҗәкләрне һавада тотучы кош. (карлыгач)

5) Төнге аучы. (ябалак)

6) Тынычлык кошы. (күгәрчен)

7) Бу кошларга язын оялар ясыйбыз. (сыерчык)

8) Аны бар кош та ярата. (җим)

1.Бу кошлар арасында кайсылары кышлаучы кошлар? (тукран, күгәрчен, )

2.Сез тагын нинди кышлаучы кошларны беләсез?(ала карга, песнәк, саескан, кызылтүш, миләш чыпчыгы…)

3. Торна, аккош, сыерчык, карлыгач бу нинди кошлар? (күчмә)

4. Тагы нинди күчмә кошларны беләсез? ( сандугач, тургай..)

III. Тема өстендә эш.

1. Табышмак әйтәм, җавабын тап.

Ямь-яшел, куе булгач,

Һәркем ярата аны.

Анда бик күп агачлар,

Җыр суза сандугачлар.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә?

Балалар. -Урман.

Укытучы. -Әйе, дөрес.Урман ул-табигый байлык.

Балалар, безнең урманнарда нинди агачлар, куаклар үсә?(каен, нарат, имән, чыршы, усак, юкә, тирәк агачлары, шомырт, балан, миләш, гөлҗимеш куаклары)

Нинди җәнлекләр яши безнең урманнарда? (төлкеләр, куяннар, кабан дуңгызлары, бурсыклар, пошилар, керпеләр, еланнар һәм башкалар)

Дәреслек белән эш.

Сүзлек өстендә эш.

Ямь-красота, уют

Кислород чишмәсе- источник кислорода

Ягулык – топливо

Буяу-краска

Зифа –стройная (сүзлекләргә язу)

Текстны укыганчы, сораулар кую:

1. Урманның нинди файдасы бар?

2. Урманнарны ничек саклап була?

а) текстны уку

б) русча сөйләтү

в) камфара, скипидар-сүзләренең мәгънәләрен аңлатып китү.

С. И. Ожеговның аңлатмалы сүзлегеннән:

Камфара-кристаллическое, сильно пахнущее вещество, употр. в технике и медицине.(Камфарное масло. Камфорное дерево — южное вечнозеленое дерево сем. лавровых)

Скипидар- Жидкость с едким запахом, получаемая гл. образом путём перегонки живицы.

Живица – смолистое вещество, выделяющееся при надрезе, повреждении из стволов хвойных деревьев.

IV. Физминутка.

Хәзер бераз ял итик:

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга сулга күз салыйк,

Муен нарны боргалыйк,

Кулларны алга сузыйк

Үткен кайчылар булыйк.

Балалар, урманның файдасы нинди? Аны сакларга кирәкме?(дәреслектәге тексттан сорауга җаваплар табу)

1. Урман — ул кислород чишмәсе.

2. Урманнан без ягулык алабыз.

3. Төзү материалларын, дару үләннәрен дә урманнан алабыз.

4. Урманда гөмбә, җиләкләр, чикләвекләр җыябыз.

5. Урман кошларга, җәнлекләргә азык, торыр урын бирә.

6. Урман кырларыбыз өчен дым саклый.

7. Урман климатны яхшырта. Шулай булгач, урманнарны сакларга кирәк.

Урманда нәрсәләр эшләргә ярамый? (Карточкалардагы җөмләләрне тәрҗемә итү)

- чүп калдырырга ярамый;

- агач ботакларын сындырырга ярамый;

- кош ояларын туздырырга ярымый;

- кечкенә кошларны, җәнлекләрне куркытырга ярамый;

- кырмыска ояларын туздырырга ярамый;

- агулы гөмбәләрне җыярга ярамый;

- җилле көнне учак ягарга ярамый.

V.Ныгыту.

Әйтик, тиздән экологик кичә булачак . Сезгә урманнар турында сөйләргә кушсалар, сез нәрсәләр сөйләр идегез. (укучылар җавабы)

VI.Йомгаклау.

Дәрестә без нәрсә турында сөйләштек.Табигатьне ни өчен сакларга кирәк.

VII.Өй эше.116 бит , 8,9 күнегүләр

7нче сыйныфның рус төркемнәре өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

“Табигать һәм кеше”

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология