Автор конспекта:
Автор(ы): — Шарафутдинова Лилия Габдулхаковна

Место работы, должность: — школа, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Мәктәп белән гаилә дуслыгын ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау

Тип урока: — Комбинированный урок

Краткое описание: — Бәйрәм төрле этаптан тора, һәрберсендә яңа уеннар тәкъдим ителә.

Гаилә – бәхет ачкычы
Татарстан Республикасында да, Россиядә дә 2008 нче ел – Гаилә елы дип игълан ителде, чөнки гаиләне дәүләтнең нигезедиләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә – кеше тормышындагы иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул – әти –әни, әби – бабай, абый – апа, эне- сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаиләләр дип санала, анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, анда бер – береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы.
Бүгенге ачык сыйныф сәгатендә әти –әниләргә балаларын тагын да яхшырак белергә ярдәм итү; зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатларны үстерү, бердәмлекне ныгыту шикелле максатлар куелды.
Менә без сезнең белән бу матур җиһазланган залга җыелдык. Һәрберебезнең өйдә дөнья кадәр эше, хәл ителмәгән мәсьәләләре көтеп калгандыр. Ләкин сез аларның барысын да зал ишегенең теге ягында калдырып торыгыз һәм бергә – бергә күңелле ял итәргә тырышыгыз. Шулай итеп, “Гаилә – бәхет ачкычы” дип исемләнгән
гаиләләр ярышын башлап җибәрәбез.
Инде мөхтәрәм жюри әгъзалары белән танышып үтик. Таныш булыгыз: бүгенге бәйгедә гадел хөкемне менә шушы кешеләр чыгарачак (жюри әгъзалары белән таныштыру).
Бәхетле без бу дөньяда
Әти – әни булганга.
Туган җирем күкләренең
Күге аяз булганга.
Бәхет кайда? безнең өчен
Ул бары янда гына.
Әти – әниле булу
Зур бәхет була безгә.
Сүзне гаиләләр белән таныштырып башлыйк. Һәр гаилә үзе турында берничә сүз әйтеп үтсен иде.
* “Солдатта булган диләр” Разминка үткәреп алыйк. Һәр гаилә буй буенча тезелеп бассын иде (бу уен ярышка керми)
* Iуен- “Артист гаилә” , монда өй эшен тикшерик. Һәр гаиләгә бер әкият сәхнәләштерергә бирелгән иде. Сүзне гаиләләргә бирәбез. Жюри үзенең бәясен куяр, гадел хөкем итәр дип ышанабыз.
*II уеныбызныбашлыйбыз. Аны “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” дип атарбыз. Җиңүче гаиләгә “Спорт сөюче гаилә” дигән мактаулы исемгә лаек була.
1) аяк киемен теге баштан сызык буенча тип – тигез итеп тезеп килергә.
2) аяк киемен түгәрәк итеп тезәргә һәм,беткәч, гаилә белән эченә кереп басарга.
3) Күңелле эстафета. Киемнәрне киенеп, һәр кеше чаба. Кайсы гаилә алдан тәмамлар икән. Команданың барлык кешесе дә катнаша.
4) паровоз уены. Һәр кеше бер – бер барып, иптәшен алып килә. Калганнар ияреп йөри.
5) гаилә җебе. Гаиләдәге һәр кеше, үзендә булган әйберләрдән мөмкин кадәр озын иттереп бау ясый. Кемнеке иң озыны, шул гаилә җиңүче дип табыла.
* III уеныбызныбашлыйбыз.Аны “Күңелле тәнәфес” дип атасак, дөресрәк булыр, мөгаен. Уенны әниләрдән башлыйк.

1) “Янгын сүндерүчеләр” . Әниләрнең артына юеш мамык кисәкләре бәйлибез.Артка таба бөгелеп, алар янып торган шәмне сүндерергә тиеш булалар. Кем беренчерәк сүндерер икән?
Җырлыйбыз әтиләр хакында
Үсәбез аларның кулында.
Әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та.
2) Әтиләргә эшнең авыррагы туры килә инде. Аларны түргә дәшәм. Күзләрен бәйләп, каршылыклар полосасын үтәргә кирәк аларга. Җепкә бәрелмичә чыгу сорала.
3) Әтиләр өчен бәйге. Уртада – балалар, кырыйда – хәләл җефетләрегез. Күзне бәйләгән килеш, ялгышмыйча аларны табу сорала. Музыка!
*IV уен – Интеллектуаль Һәр гаиләгә 5 сорау бирелә.Дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.
1. Начар билгеләр алганда югалып тора торган документ (көнд)
Кашыкта аягын салындырып утыра. (токмач)
Кайсы елны кешеләр күбрәк ашый (кәбисә)
Казан шәһәренең үзәк мәйданы кйсы язучы исемен йөртә (Г.Тукай)
М.Җәлилнең дусты, әкиятләр авторы (Алиш)
2 төркем сораулары.
Жирафның кайсы аяклары озын – алгысымы, әллә аркымы (тигез)
Җир шарының кайсы җирендә иң озын тәүлек (бөтен җирдә дә 24 сәгать)
Казан Кремле янында кайсы язучыга һәйкәл куелган (М.Җәлил)
Мәктәпнең президенты (директор)
Шәвәли – кайсы шагырь герое – (Ш.Галиев)
3 төркем сораулары.
Чүп – чар тартмасы – сумка.
Рәсем ясау өчен агач дәфтәр – парта.
Балалар газетасы.
Язны каршылау бәйрәме – Нәүрүз.
Татарстандагы дәүләт телләре.
4 төркем сораулары.
Суыра торган таяк – ручка.
Кыш көне сикерми торган туп – бүрек.
Татар халкының сөекле ханбикәсе – Сөембикә.
Яңа уңыш бәйрәме – Сөмбелә.
Казанда опера һәм балет театры кем исемен йөртә – М.Җәлил.
5 төркем сораулары.
Һәрчак, ялгышып, тәрәзәгә килеп эләгүче әйбер – туп.
ТНВ да балалар өчен нинди тапшырулар бара – Күчтәнәч, Тамчы, Хочу мульфильм.
Чит кеше сыртында бара, үзе йөк салып бара – рюкзак.
Числосыз, атна исемнәрен әйтмичә 5 көнне рәттән санап чыгарга( өченчекен, кичә, бүген, иртәгә, берсекөнгә
Артык хайванны атагыз — песи, тавык, эт, селәүсен, каз.
Бик тырыштыгыз, рәхмәт Сезгә. Ә хәзер, жюри билге куйган арада, укучыларның чыгышларын карап үтик.
*V уен –Иң белемле гаилә.
1)Мәктәпләрдә укыганда,
Юлдаш була дәреслек.
Сүзлек – дусты укучының,
Аң – белемдә – дөреслек.

“Сүзлек белән эшлибез” бәйгесе. Һәр гаиләгә берничә сүз бирелә. Сүзлектән шуларның мәгънәләрен табарга.
2) Сүз эченә сүзләр яшерелгән.
Ни бар икән бу сүз эчендә?
Уйлатыйкчы, башны, яңа сүзләр
Хасил булсын минут эчендә.
Сүз эчендә хикмәт бар , ди татар халык мәкале. Бу дөрестән дә шулаймы икән? Сезгә табышмак дигән сүз бирелә. Бер минут эчендә кайсы гаилә ничә сүз таба алыр икән? Шул сүзләрне язып бирегез.
Ә шул вакытта без кечкенәләрне сәхнәбез түренә дәшәбез һәм алардан шар тутыруларын сорыйбыз.
3)Бирелгән аңлатманы бер сүз белән әйтергә.
1)Үз – үзен тотышында җәмгыятьтә кабул ителгән кагыйдәләрдән чыкмый торган кеше – тәртипле.
2)кызгану, мәрхәмәт күрсәтү – шәфкатьлелек.
3) инсафлы, тыйнак, үзен тота белә торган – әдәпле.
4)Тиешле әдәп кагыйдәләренә өйрәтү – тәрбияләү.
5)кешенең уйлау, фикер йөртү сәләте, аңлылык дәрәҗәсе – акыл.
6) дөреслекне яклый торган, хак – гадел.
7) намуслы, гадел, вөҗдан белән эш итә торган – вөҗданлы.
Рәхмәт, бик төгәл җавап бирдегез. Уенда телгә алынган күркәм сыйфатларны без үз алдыбызга бердәм таләпләр куеп эшләгәндә генә балаларыбызда тәрбияли алырбыз. Үзара хезмәттәшлек итик. Балалар – безнең бәхетле киләчәгебез.
— — V I уен Гаилә нигезе нык булсын дип атала. Бу ярышта “Иң нык гаилә” статусын алу өчен көрәш барачак.Сезнең алдыгызда йорт макетлары.Мин өләшкән сүзләр белән сез аны өеп менәргә тиеш буласыз . Кайсы рәткә кайсын куяр идегез.
Ике командага да йорт макеты һәм тугыз карточка бирелә, һәр команда шушы макетта карточкаларны урнаштырып, йорт төзи. Алар карточкаларны түбәндәге тәртиптә ябышты­рып чыгалар: иң элек йортның нигезен төзи­ләр, аннан соң 1 нче катны, 2 нче катны һәм торбадан кирәкмәс дип тапкан сыйфатны чы­гарып җибәрергә тиеш булалар. Аннан соң төзелгән йортларның ныклыгы тикшерелә.
Йорт төзелешенең дөреслеген түбәндәгечә тикшерергә мөмкин.
«Нигез»дә булырга тиешле карточкалар: тату гаилә, сәламәтлек, шәфкатьлелек. «1 нче кат»та — алдашмау, сүзеңдә тору, ярдәмчел­лек, «2 нче кат»та — яхшы уку, бердәмлек, кү­ңелле ял. Ялкаулыкны чыгарып җибәрәсе.
Менә уеныбыз ахырына да якынлашты. Катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт. Сүзне жюрига бирик әле. Барыгызга да рәхмәт, уңышлар Сезгә!
Шәрәфетдинова ЛИЛИЯ Габделхак кызы, Буа районы, Түбән Наратбаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

— — — — — — — — — — — — — — — — —
Файлы: СУ анасы урок.doc
Размер файла: 67584 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология