Автор конспекта:
Автор(ы): — Ахметова Эльмира Фалиховна

Место работы, должность: — МОУ «Каракашлинская СОШ» Ютазинского района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Библиотекарь
Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Классный руководитель

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Основы безопасности жизнедеятельности

Цель урока: — Познакомить учащихся видами транспортных средств, научить полученные знания применить на практике,повторить дорожные знаки

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Краткое описание: — “Юл билгеләрен коткарабыз.” Эзтабарларга уен-сәяхәт.

“Юл билгеләрен коткарабыз.”

Эзтабарларга уен-сәяхәт.

Цель:

Познакомить учащихся видами транспортных средств, научить полученные знания применить на практике,повторить дорожные знаки

А.б. Җәен,көзен,яз, кышын,

Иртән,кичен,көндезен

Ача, йома өч күзен.

Телсез әйтәдер сүзен.

Бик тиз аңлыйлар үзен.

А.б.Бу нәрсә балалар?

Бүген без сезнең белән уен сәяхәткә чыгабыз .Безгә каршылыкларны җиңеп юл билгеләрен коткарырга туры килер .Сез әзерме?

Хәзер командалар белән танышып китик.Командалар исемнәрен,девизларын һәм әзерләнеп килгән шигырләрен укыйлар.

А.б .Тылсымлы патшалык кунаклары! Сез УЙК нең нәрсә икәнен беләсезме?

Балалар. Урамда йөрү кагыйдәләре.

А.б. Тыңлагыз! Тыңлагыз!Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк! Тылсымлы патшалыкта йөрү кагыйдәләре:

· Юлның уң ягыннан йөр!

· Сеңелең яки энең утырган чакта яки колясканы бары тик тротуардан,ягъни юл кырыеннан гына алып бар!

· Велосепедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

· Тротуар булмаган урыннарда сул яктан, каршы килүче транспортка карап бар!

· Урамны тиешле урыннарда гына каршы чык!

· Машина юлыннан йөрү,якынлашып килә торган транспорт алдыннан урам аркылы чыгу ,машина артына асылынып бару,транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

А.б.Сәяхәтебезнең беренче тукталышы.

“Шундый ук кагыйдәне тап” дип атала.Сезнең алдыгызда юл билгеләре.Алып баручы күрсәткән юл билгесен тиз генә башкалары арасыннан табып күрсәтергә кирәк.Бал шул чакта куела кайсы команда тизрәк табып күтәрсә.Аңлашылдымы?! Башладык.

А.б. Сәяхәтебезнең икенче тукталышы.

Табышмаклар иле.”

1.Барам- барам очы юк(юл)

2.Маңгаенда пар мөгезе

Мөгез астында күзе,

Үгез түгел үгездәндә

Катырак үкерә үзе.(мотоцикл)

3.Тимердер умырткасы

Агачтыр кабыргасы

Шушы умыртка өстеннән

Тимер атта чабасы.(тимер юл)

4.Кыяга асылына

Тимергә таяна

Утырып чаба

Теләсә кая.(трамвай)

5.Көч ала бу аргамак,

Бензин,май һәм дә судан.

Көтүлеккә барып тормый.

Җилдерә асфалҗт юлдан.(автомобиль)

6.Яңа йорт төзелгән җирдә,

Сугышчы йөри,калканы бар үзендә,

Ул үткән җир шомара,

Тигез мәйдан ясала.(бульдозер)

7.Бу машина – шәп машина,

Өй кадәр бар түбәсе

Тәгермәче исә,күрсәң

Хәтсез биек синнән,миннән.(самосвал)

8.Ике пар аягына-

Ике кул баш очында.(Троллейбус)

9.Йөргән чакта мин аякта торам,

Туктыйм исә — егылып китәм.(велосипед)

10. Дүрт дөбердек

Ике елтырык

Бер ыңгырык(машина)

11.Ура, суга,җилгәрә

Үзе төяп җибәрә.(комбайн)

12.Бу машина еш кына

Кинәт бәйдән ычкына:

Йөрәкләргә шом салып,

Елый- елый кычкыра.(янгын сүндерү машинасы)

13.Чүп-чар,тузан йота ул,

Юлны чиста тота ул.

Себереп кенә калмый,

Яңгыр яудырып үтә ул.(су сиптерү машинасы)

14.”Тыр-р” дисәң,туктамый.

“На-а” дисәң атламый,

Печән салсаң ашамый.(трактор)

А.б. Ял минуты.

Алып баручы шәһәр транспортын атаса, тамашачылар чүгәлиләр,җәмәгать транспорты булмаса басалар.

Бульдозер, троллейбус,экскаватор, су сиптерү машинасы, комбайн, трамвай, такси,йөк күтәрү краны,трактор,янгын сүндерү машинасы, автобус,КАМАЗ.

А.б. Сәяхәтебезнең өченче тукталышы.

Мозайка” дип атала.

Һәр команда киселгән юл билгесен җыя. Өстәмә бал куела әгәр дә команда юл билгесен аңлатып та бирсә.

А.б. Музыкаль тәнәфес.

Уткүз. З.Гыйбадуллин көе,Р.Хафизова шигыре

1.Шәһәр урамнарын бизи,

Елмая безгә Уткүз.

Каршы ала,озатып кала,

Әйтә кебек җылы сүз.

Кушымта:

Юллар хуҗасы Уткүз,

Яшел,сары,кызыл күз.

2.Янса кызылланып Уткүз,

Көт,туктап тор,дигән сүз.

Юлга әзерлән дип әйтә,

Кисәтә ул Сары күз.

Кушымта.

3.Төсләр алмашына балкып,

Нурын сибә Яшел күз.

Хәерле юл тели безгә,

Сәламен бирә Уткүз.

Кушымта.

А.б. Сәяхәтебезнең дүртенче тукталышы.

“Әйе, юк”дип атала.

Мин сезгә сораулар бирәм сез алдыгыздагы ак биттәге номерларга әйе,юк дигән җавапларны гына язып барасыз.

1.Юл аркылы светафорның сары утына чыгарга ярый ,чөнки транспорт туктап тора.(Юк)

2.Машина һәм автобус артына ябышып барырга ярамый.(Әйе)

3.Кызыл ут янганда урам аша чыгарга ярый ,чөнки машиналар күренми.(Юк)

4.Хәрәкәт вакытында транспорт йөртүче белән сөйләшергә ярамый.(Әйе)

5.Автобусны,троллейбусны артыннан урап чыгарга кирәк.(Әйе)

6.Якыннашып килүче транспорт алдыннан йөгереп чыгарга ярый(Юк)

А.б. Сәяхәтебезнең бишенче тукталышы.

Игътибарлы бул” дип аталган уен.

Балалар түгәрәк буенча баралар.Регулировщикның сигналын тыңлыйлар.Сигнал буенча “Светофор!” –диелсә туктыйлар,”Күчү урыны”- атлап баралар,”Автомобиль”-куллары белән руль тоталар.

А.б. Соңгы тукталыш.

Уен сәяхаткә йомгак ясау.Җиңүчене билгеләү.

Ютазы муниципаль районы Кәрәкәшле гомуми утра белем бирү мәктәбе

II нче квалификацион

категорияле башлангыч

сыйныфлар укытучысы Ахметова Э.Ф.

2009-2010 уку елы

Файлы: Пешин Владимир Евгеньевич.odp
Размер файла: 3090612 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология

услуги бульдозера, автокрана и перевозка техники